Download as doc, pdf, or txt
Download as doc, pdf, or txt
You are on page 1of 495

.

Автордан
Гомерендә, ул бөйөк затны үзенә үрнәк итеп алган
яшләргә,

Камил инсан һәм гүзәл әхләк эзләгән һәр бер


кешегә,

балаларының бәхетене һәм сәгәдәтене теләгән


һәр бер ата-анага,

таләбәләренә, укучыларына АЛЛАҺ расүленең


гүмерене өйрәтергә теләгән һәр бер мөгаллим
вә мөгаллимәгә,

Аллаһның рөхсәте белән, шул кечкенә әсәребез файда


биргән һәр бер кешегә,

кыйммәтле бүләгемдер

автор.
Кыскартулар

Җ. Җ . : җәллә җәләәлүһү

Г. С. : гәләйһис сәләм

Хз. : хәзрәти

Һ. : һиҗри

М. : милади

Р .г . : разый аллаһү ганһү

Р. Ганһә : разый аллаһү ганһәә

С.г.в : салләллаһү гәләйһи вә


сәлләм
2

бисмилләһир рахмәнир рахим


МУКАДДИМӘ

Кешеләрне вә бөтөн галәмнәрне бөйөк


бер хикмәт вә максат белән яраткан , кешеләрнең
һәм җиннәр төркөменең дөнья һәм ахирәт
сәгәдәтенә ирешеүләрене вәсилә һәм сәбәбләргә
бәйләгән АЛЛАҺҮ зүл Җәләлгә хәмдү - сәнәләр
булсын .
Гәләмнәргә иң бөйөк рәхмәт , иң бөйөк
шәфәгәтче , иң бөйөк пәйгамбәр , Мүхәммәд
мустафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмгә аның
әһленә вә әсхабына саләт һәм кыйәмәткә кадәр
аңа табиг булганнарның барысынада сәләм
булсын .

Бөтөн адәм балаларының таныуы , белеүе


һәм аңа ияреүе кирәк булган кеше 18 мең
галәмгә рәхмәт буларак җибәрелгән пәйгамбәрләр
пәйгамбәре Мүхәммәдәнил мустафа салләллаһү
гәләйһи вә сәлләмдер .

Каләмнәр аны аңлатырга гаҗиз калган ул


бөйөк расүлнең гүмерене әлбәттә һәр нәрсәдән
тагын якшырак беленүе кирәкледер .
чөнки аның хаяты , тормошо беленмичә
исламның каинат эчендәге төп максаты аңлашыла
алмас . кем ки сирете небине (пәйгамбәр
тормошо ) ны белмәсә Аллаһның расүле сөйөкле
пәйгамбәребез Мүхәммәд мустафа с.г .в. не
дөрөс итеп хаккы белән таный алмас , һәм
кемдә Аллаһ расүлене хаккы белән таный алмаса
ислам диненедә кирәкле шикелдә аңлый алмас .....

Кирәк бу дөнья да , кирәк моннан соңго


гәләмләрдә шәрәфле һәм якшы кеше булу,
каинатның әфәндесе Мүхәммәд Мустафа с.г.в.- не
якшы белеү , якшы таныу һәм чыннанда аңа
өммәт булыу белән буладыр . бер моселманның
чын мөьминлеге чын иманга кауышыуы :
пәйгамбәрене сөюүгә һәм аның китергәннәренә
табиг булу эйәрүгә бәйледер .....

Әсхаб : аркадаш вә сохбәт сүзеннән килер. вә


әсхабы кирам - дип әйткәнебез кешеләр
барысыда пәйгамбәр әфәндебезнең сохбәте (вәгәзе)
белән динләрене үрәнгәннәр һәм иң гүзәл әхләк
иң гүзәл тәрбиәне шул вәгәз
сәбәбе белән алып тулы , камил иманга ия
булганнар . аның өчөндер ки сохбәтнең , вәгәзнең
әһәмиәте динебездә бик бөйөкдер .
вәгәз рухның азыгыдыр .Бу дин вәгәз , насихат ,
гүзәл үгетләр белен аякта торор , дәвам итәр вә
пәйгамбәребез бер хадисендә без өммәтенә “ Бер
мөселманның өйендә көндә бер тапкырда булса
диннән иманнан аңлатылмаса ул өйгә зөлмәт
( караңгылык) яуар “ бу сүздән чыгып үзебезне
уйлап карыйк без бу вазифаны үтибезме яки ни
кадәр үтибез ..

Вә бу сүздән аңлашылганча һәр мөселманга


тейешле булган илк вазифа үз гайләсендән
башлаярак бөтөн җәмгиятнең котолыуы өчөн
(феләхы ) тырышыуыдыр .
Бер мөселманның өйендә илк кылачак вәгәзе
Аллаһның расүле хаккында булыуы тиешледер.
Чөнки көрьәннең тулысынча әхләге аңардадыр ,
аның тормошоның һәр бер яфрагы бөтөн ислам
әһле өчен иң гүзәл бер үрнәктер вә үгеттер .
Һәм дә үзенә үрнәк эзләгән кешегә үрнәк
буларак әсхабы кирамның Аллаһ расүленә( 5)
булган сөюләре , аңа булган итагәтләре әлбәттә
бөйөк бер үрнәктер .. (6)
Вә бигрәктә шул факирнең язган “ Акабе биаты ,
худәйбиә биаты , мекке фәтхендәге биат ,
хатыннарның биаты ягни гомумән әйткәндә
әсхабы кирамның расүлүллаһка булган
бәйләнеүләре һәм итагәтләре бөтөн кешелек өчөн
әлбәттә зур игтибарга эйә .
Чөнки ул сәхәбәләр Аллаһ расүленә килеп кулына
тотоноп , аңа чын күңелдән ышандыкларыны
һәмдә бөтөн күңелләре белән аңа бәйле
булачакларына вәгдә , сүз биргәннәр . Сугышлар
булган , харбләр булган бик ауыр һәм мәшәккәтле
вакытлар булган әммә шундый ныклы тулы иман
белән итагат белән пәйгамбәргә бәйле иделәр ки
бер вакытта биргән сүзләреннән кире
кайтмаганнар . Бүгенге көндәдә бөтөн
мөселманларның сөйөкле пәйгамбәребезгә , аның
варисләренә , әмирләренә шундый ук садакат
(тугрылык ) , шундый ук итагат һәм сөйөү
белән бәйле булыу әлбәттә тиешледер .
Мөбәрәк китабыбыз Көрьәнил кәримнең 4/3
элекке кәумләрдән , өммәтләрдән һәм
пәйгамбәрләрдән аңлатыр вә буда күрсәтәки
тарихны белеү шарттыр . бу шартның үтәлеүе
өчөн һәм бигерәктә яшь үсмер мөселман балалар
өчөн һәм бөтөн кеше җиңел бер рәүештә
укылып файда бирсен өчөн без бу мухтасар
китабызны яздык ...
Бөйөк раббымызның рөхсәте һәм ярдәме без бу
әсәрдә “ Җаһилиәт дәүере “ дип аталган
пәйгамбәребездән әүүәлге шул доньядагы
милләтләрнең хәленнән , Меккә шәһәре , Кәгбәи
Мугаззама , Зәмзәм суы хаккында аңлатыу
белән башладык .
Һәм пәйгамбәр әфәндебезнең доняга килеүе ,
балалыгы , яшлеге һәм өйләнеүе белән дауам
иттердек . соңодан Инде пәйгамбәрлек
килеүеннән алып 23 ел дауам пәйгамбәр
тормошон яздык .
Кыйәмәткә кадәр дауам итәчәк булган
хәдисәләрнең бер үрнәге булган ул заман , бөтөн
доняга гыйбрәт биргән , күзләргә яшләр
булып тулган, күңелләргә йөрәкләргә кыйыулык
биргән хәдисәләр белән тулы булган ул дәүер
бөтөн мәсәләнең иң төп ноктасы булуга эйәдер.
Пәйгамбәр әфәндебезнең һәм тәүге моселманнарның
каршылаштыгы ауырлыклар , бөтөн җәфаларга
булган түземлелекләре ,7 сабырлылыклары , кирәк
булган чакта малларыны , мүлкләрене ,
җирләрене , йортларыны вә бөтөн нәрсәләрене
ташлап Аллаһ ризасы өчөн һиҗрәт итеүләре ,
пәйгамбәребезнең һәм әсхабының Исламны
аңлатып үрәтеү методлары , әсхабы кирамның
пәйгамбәр әфәндебезгә вә аның әмирләренә
нинди бөйөк бер садакат белән бәйләнеп итагәт
һәм буйсыныу күрсәтеүләре , Әнсар һәм
Мүхаҗирларның арасындагы кардәшлекне
харбләрдә , сугышларда вә фәтихләрдә иман
көчөнең һәм мутлак итагәтнең галибиәтене (өстөн
килеүене) , мөшрикләрнең һәм яһүдилернең һәм
бер кайчанда калмый торган монафикларның
Исламга каршы корган тозакларыны , хәйләләрене
һәмдә инде бөтөн моселманнарның белергә һәм
аны үз гөмөрендә үтәргә кирәк булган “Ведаг “
хөтбәсене бу китапта зур теләк белән кызганып
укыячак вә чыннанда ул көннәрдә яшәгән кебек
тәсир итәчәгене өмөт итәбез...

Пәйгамбәр әфәндебезнең чирләүе , донья


галеменнән ахирәт галәменә күчүе ,
расулүллаһның шикел вә шәмаиле вә (8).
мүкариме әхләгендән аңлатыу белән бу әсәрнең
сиере нәби өлөшене тамамладык .

Сон өлөштә исә Хуләфәи рашидин заманыны


кыскача аңлатып , Ислам хәлифәлегене дәвәм
иттергән Әмәвиләр вә Габбасиләр заманыннанда
кыскада булса аңлатып үттек . Илк моселман
төрөк дәүләте турасында аңлатып , аның эченнән
Сәлчуклылар , Тимур угыллары вә доньяда иң
озак яшәгән моселман дәүләте “ Госманлы “
хаккында аңлатып үттек .
Һәмдә тамамладыгыбыз бу әсәр һәр укыучы һәм
укытучыга һәр яш һәм олы кешегә файдалы
булачагыны өмөт вә тәмәнни итәбез .
Җенабы хак ризасына муафык , фахры каинат
әфәндебезнең шәфәгәтенә иазһар әйләсен .
9
Пәйгамбәр әфәндебездән әүүәл доньяның
хәле ...

һ и н д и с т а н .

һиндистан ислам дине доньяга килгән вакытта


бик күп әмерлекләрдән йөзләрчә
хөкемдарлыклардан тора иде . Кубта , Чаника
вә Кумара буларның иң мәшһүрләреннән иде .
араларында гөрөф гадәт , сыйныфлар арасында
аеручанлык бик алга киткән һәмдә идарәдә нәсел
нәсәб бик нык игтибарга эйә иде ...
Һиндистан дини вә иҗтимагый яктан иң ауыр
вакытларын яши иде вә бигерәктә брахманизмның
ойошторган Каст системы халыкны тәгәрмән
кебек изә иде ...
Халык дүрт сыйныфка бүленгән иде :

1 дини кешеләр ( брахманлар)


2 гаскәр һәм идарәдә булган байлар
3 сәүдәгәрләр һәм крестияннар
4 хезмәтчеләр .
10
бу дүрт сыйныф арсында бик нык аермалар бар
иде , бер сыйныфтан икенче сыйныфка күчмәк
яки икенче сыйныфтан кыз алыу биреү
бик катгый тыелган иде .Иң югары сыйныф
булган брахманлар золом белән булсада калган 3
сыйныфны юк итсәдә гаепсез саналырлар иде ,
чөнки алар үзләрен бөтөн гонаһлры гафү итегән
дип санарлар иде ...
Һиндистанда хатынлар һич игтибарга вә
ихтирамга эйә түгел иделәр . Ире үлгән хатын тере
тере туфракка күмеләләр иде яки дә алар үз
үзләрен яндырырлар иде .Тол хатынның ихтирам
күреүе түгел аңа кияүгә чыгарга да тыелган иде
.Гиффәт вә намус хаккында сүздә юк иде хәттә
бер ир үз хатынын отошло уйыннарда да
отторорга мүмкин иде ..
К и т а й.

Ислам дине чыккан вакытта китай караңгылык вә


тулы бер каос хәлендә иде .
Җирле халык белән җирле булмаганнар арасында
мөгамәлә бик каты вә аерым иде (11)
.Кешелек вә гаделлек сыйфатыннан мәхрүм иделәр
. Китайда да хатыннарның кыймәте вә һич бер
хакы юк иде . Ир кеше гайләдә бик өстөн
саналыр иде . Хатыныны вә балаларыны
теләгән вакытта сатарга хәттә үтерергәдә хаккы
бар иде . Шулай ук хатыннарына һәм
балаларына үзе янына утырып ашарга бик сирәк
рөхсәт ителә иде .
Әниләр өчөн кыз бала табу бик бөйөк гаеп эш
тип саналыр иде ..Кыз бала булган өйдә тагын
бер кыз бала туарса һәм дә ул гайлә факир
булса ул гонаһсыз бала йә кыш көнө сыуыкта
үлсен өчөн тышка атылыр йә дә йырткыч
хайванларга җем буларак ташланыр иде.

Я п о н и я. Бу өлкәне , халыкның (хаша)


кояш тәңресенең нәселеннән килгәненә
ышандыгы бер император идарә итә иде .
Японнар доньяны бары тик япон утырауыннан
тора дип уйлыйлар иде .Пәйгамбәре , китабы вә
гибадәте булмаган Sinto диненә мәнсуп иделәр
.Аталарына , түрәләренә вә потларга табыналар
һәм бер ничә төркөм тилечә хәрәкәтләрне гибадәт
дип саныйлар иде .
Өлкә соң дәрәҗәдә элекке ,иске (первобытный)
шикелдә , ысулдә идарә ителә иде .Әммә хатын
кызның намусына бик игтибар итәләр иде хәттә
бер хатын кызга усаллык эшләнелсә аның ир
туганнары җанларына кадәр бирегә әзер иделәр .
Бер ата җазага дучар ителсә гайләсендәге оло
яштәге улларыда шул ук җазага тарттырылыр
һәм кесе яштәге уллары исә сөргөнгә җибәрелә
иде , кыз балага мирас хаккы бирелми иде ......
Е в р о п а
д ә ү л ә т л ә р е ..
Алтынчы гасыр европасы җаһиллекнең ве
золомның караңгылыгында , канлы сугышлар
эчендә яши иде .Европа гыйлем ве мәдәнияттән
бик ерак иде . Ни дә аларның донья хаккында ,
ни дә доньяның алар хаккында тугры дөрөс
белеме юк иде ..
Алар чисталыктан , пакьлыктан су кулланыудан
чигенәләр иде . Хатынның әле кешеме әллә
хайванмы булганын , рухның мәңгеме юкмы вә
кешеләрнең алыу сатыу хакы бармы юкмы дип
тартышалар иде .
Башта франция вә германия буларак урта һәм
көнd батыш европаны кул астында тоткан
френкләр үзләренә махсус кануннар белән эш
итәләр иде . Элекке мәдәният бишеге дип
саналган италия хаксызлыкның вә анархияның
корбаны булган иде .
Британия утраулары исә , бишенче гасыр
башларында иңглизләр тигән исем белән
танылган англо саксон , диңгез пиратларының
басып алыуына дучар булган иде . Урлашыу вә
талау белән мәшгул булган бу пиратлар
алтынчы гасырда ул җирдә яшәгән халыкның
барысында җиңеп Британия утрауларына
тулысынча хаким булдылар .Моннан соң ул
җиргә иңглизләр өлкәсе тигән исем бирделәр .

Ул дәүердәге европа хаккында , европаның


фикер эйәләренеңдә , тарихчеләренеңдә язган
сүзләре , китаплары бар әлбәттә мәсәлән
алардан берсе Robert Briffauld шулай әйткән :
Европаны бишенче гасырдан алтынчы кадәр
дауам иткән куйы бер караңгылык каплаган ,
һәмдә киткән сайын куйылашкан бер
караңгылык каплаган иде . Ул замандагы
карышыклар , җитешсезлекләр арта бара арта
бара иде , вә кыскача буларак доньяның һәр
җирендә сугышлар , хак вә хаксыз җиргә кешеләр
арасында ыгы зыгы дауам итә иде .

В и з а н т и я.

Иран вә төрөкләргә күрше булган бу империя


тыныч бер хәлдә иде исә дә эчендәге үз хәле
теге дәүләтләрдән якшырак түгел иде. Рүшвәт вә
салым түләүләр бик нык арткан , халыкны
төрле кызыктырыучы, отошло уйыннар солгап
алган иде .
Тәхет вә мәзһәп гаугалары , сыйныфлар
арасында булган көрәш вә золым Византияны
батырганнан батыра иде.
Сиксән мең кешелек спорт салоннарында кешеләр
белән кешеләр арасындагы яки дә кешеләр белән
хайваннар арасында булган сугышны карап
шатланалар зәүк алалар иде.
Уйыннары һәр вакытта канлы булыр иде ,
биргән биргән җазалары бик авыр һәм кот
очкоч булыр иде .

м ы с ы р.

Тарих буйынча бик күп мәртәбә башка


дәүләтләр тарафыннан басып алынган бер
дәүләт иде , мәсәлән элек бөйөк Искәндәр ,
римлылар басып алган иде.
Римлыларның куйы золомы , шиддәтле
баскыннары астында християнлык Мысырда
таратыла иде. Мәзхәп каршылыклары , дин
каугалары киң таралган вә бу кебек нәрсәләрдән
халык бик арыган иде.
Авыр салымнар астында изелгән бу халык ,
ислам фатихләрене коткарыучы буларак каршы
алачаклар иде.

Г Ә Р Ә Б С Т А Н.

Пәйгамбәр әфәндебез килмәдән алда Гәрәбләр


бер төркем батыл инанычлар вә хурафәләрнең
тәсире астында калып хак динне (Дине Ханиф )
не онотканнар , хак вә дөрөс юлдан язганнар ,
потларга һәм һәйкәлләргә табына башлаганнар
иде . Батыл бер төшөнеүнең нәтиҗәсе буларак
кыз балаларын тере тере туфракка күмәләр иде
.Отошло уйыннар , эчке , фахишәлек гадәткә
кергән нәрсәләрдән иде .Кешеләр төркемләргә ,
кабиләләргә айырылган вә үз ара сугышлар
күбәйеп бер берсенә теш кайраган дошманнар
булып киткәннәр иде . Хактан , гадәләттән
ераклашкан бер җәмгиәттә , күәтлеләр
зәгифләргә , гаҗизләргә баскын итеп кулларында
нәрсәсе бар исә барысында тартып ала иде.
Коллар , әсирләр бик ауыр хәлдә иделәр , хатын
кызның җәмгиәттә һич бер роле юк иде . Ул
базарларда йөрөтелеп ,акча белән алынып сатылган
җиңел генә бер әйбер кебек иде .
Тарих вә әдәбиәтчеләрнең (Фәтрәт дәүере)
Җаһилия дәүере дип исемләндергән , җиһанның
золомга баткан бу дәүердә , бөтөн кешелек
үзләрене бу даләләттән коткарачак бер коткаручы ,
бер пәйгамбәр көтәләр иде .
Аллаһү тәгәлә тарафыннан , яһүдиләргә
индерелгән Тәүратта вә Гайса пәйгамбәргә
индерелгән Инҗилдә ; ахыр заманда бер коткаручы
, бер бөйөк пәйгамбәрнең киләчәге сөенчеләнгән
иде .. Бу сәбәптән әһле китап булган яһүдиләр вә
христианнар аны көтәләр иде . Ул инде
галәмнәргә иң бөйөк рәхмәт булган Мүхәммәд
мостафа с.г.в .
Бөтөн дон я милләтләренең мәгнәви яктан
түбәнлек вә карангылыкка баткан ул заманда
Гәрәбләр , калган милләтләргә караганда нәсел
нәсәбкә игтибар биргән , хакны дөрөсне таныган
бер милләт иде .Дон я милләтләренең һәр яктан
артта , киредә калган вакытта гәрәбстанда әдәбият
бик алга киткән килешкән иде . Умми (уку язу
белмәгән) булганнары хәлдә араларында бик матур
шигыр сөйләүчеләр бар иде . Гәрәпләрдә ,
шәһәрдә яшәгән булсын яки ауылда(ягни бәдәви)
алар шигыр язмаслар , бары тик сөйләрләр иде ,
чөнки язу белгәннәр биктә әз иде . Әммә хусуси
буларакта бәдәвиләрнең сөйләгән шигырлары биктә
күңелгә тиюче иде, чөнки алар кырларда ,
болоннарда йөрөрләр һәм анда хис иткәннәрене
язарлар иде.
Һәр ел Мәҗәннә ,Зүлмәҗаз вә бигрәктә Указ
ярминкәләренә җыйылган бик күп халык алдында
әдәби ярышлар , шигри ярышлар булыр иде .
Гәрәбләр язган шигырларыны кагидәсенә күрә
интонция белән сөйләп арларында иң шәрәфле
кабилә булган Курәиш кабиләсенә такьдим
итәләр, әгәрдә Курәиш рөхсәт бирерсә
беренчелекне алган шагирләр яки әдипләр
бүләкләрләр һәм дә аның шигрыны хөрмәтләп
Кагбә диварына асалар иде . Фәсәхәт һәм
бәләгат ягыннан кыйммәте булмаган шигрләргә
һич игтибар ителмәс иде . Елларча дәвам иткән
ярышмаларда бары тик җиде кешенең шигры
беренчелекне аларак Кагьбәнең диварына асылган
иде . Тарихта бу җиде шигырга “Мугалләкаты
сәбга” дип әйтелер . Аларныңда арасында иң гүзәл
, иң күркәм шигыр Имрул Кайсныкы булып теге
шигырлардан тагын да югарыгарак асылган иде
.Бу шигыр пәйгамбәр әфәндебез доньяга килгәнче
үк асылган иде .
Ул җаһилиәт дәүерендә , гәрәбләрнең бәләгат вә
фәсәхәткә бу кәдәр игтибар биреүләрендә безгә
әлбәттә бик күп гыйбрәт бар , чөнки даләләтнең
вә җәһәләтнең төбөндә булыуларына карамастан ,
гәрәб әдәбиәтенең бик килешеүе , камилләшеүе ,
дөрөслектә Аллаһү тәгәлә тарафындан бу тел
белән киләчәк китабны аңлар өчөн аларны
хәзерләү һәм чакырыу иде ..
Гәрәбләр , гасырлар буйынча бу камил телләрене
саклап килгәннәр . Хз. Мүхәммәд (с.г.в)дән әүүәл
язылган язулар , арадан 1500ел үтеүенә карамастан
, бүгенкедән һич бер кәлимәседә бер грамматика
кагидәсе үзгәрмәгәндер .Ә калган башка милләтләр
исә телләрене төзәтәбез дип башка башка сүзләр
керетеп , үзгәртеп торганда гәрәпләрнең андый
эшкә һич Бер заман ихтияҗы булмагандыр ,
чөнки бу бай һәм гүзәл тел бөтөн
ноксанлыклардан азаттыр.
Пәйгамбәр әфәндебездән әүүәл ,Гәрәбстанда
әдәбиятнең бик нык алга китеүе , Гәрәбчә теленең
камилләшеүе ; Аллаһү тәгәлә тарафындан
җибәреләчәк китапның , кодтси вә кыйммәт
икәнен аңласынлар өчөн иде .
Чөнки ул Аллаһның кәләмы , фәсәхәт вә бәләгәт
ягыннан, кешенең көче җитмәячәк кәдәр бер
мөгҗизәдер .

мәккә и мүкәррәмә вә
кәгьбә..
Гәрәб ярымутрауының һәм бөтә дөньяның йөрәге
булган Мәккә и мүкәррәмәдә мөселманнарның
намаз гибәдәтене үтәгәндә йөзләрне аңа табан
йүнәлтеүне Аллаһү тәгәлә тарафыннан әмер
ителгән мүбәрәк Кәгбәне Хз. Ибраһим вә улы
Исмәгил а.с. бергәләп төзөделәр , бина иттеләр .
Вә шулай итеп Мәккә халкының гибәдәте өчөн
Бәйте харем төзөлде . Бу мөбәрәк Кәгбә : гибәдәт
итеүчеләр , рөкүг вә сәҗдә итеүчеләр өчөн бик
чиста ,пак иде эчендә пот , һәйкәл юк иде бары
тик соңодан гәрәбләр үз куллары эшләп табынган
потларын анда тутырдылар . Тирә яктан килгәннәр
ул потларга курбан чала башладылар ягни
араларында ширк йөри башлады .
Мәккә , бик боронго бер шәһәр булып Кәгбәне
зиярәт өчөн килеүчеләр анда сәүдә эшләре
беләндә мәшгүл булалар иде . Йәшелчә үстереү
мөмкин булмадыгы өчөн , Мәккә халкы вакыт
вакыт тирә якка сәүдә өчөн кәрәваннар җибәрәләр
иде . Мәккәдән , Йәмәнгә вә Шамга сәүдә
кәрәваннары китеп килә иде вә шуның өчөн Гәрәб
ярымутрауы эчендә ,Мәккә, бик зур игтибарга эйә
һәм бөйөк бер үзәк булып торган .
Үзе чүл булыуына карамастан Мәккә шәһәренең
игтибары шул кәдәр бөйөк иде ки хәттә Рим һәм
Византия императорлары һәм тирә яктагы
патшалар барысыда бу гүзәл шәһәрне үз
буйсындырулары астына алырга телиләр иде ,
әммә Исламнанда алда алган исме белән (Үммүл
кура ) шәһәрләрнең анасы дип әйтелгән Мәккә ,
бер кайчанда чит һәм ят булганнарның баскысы
астында калмагандыр .

кәгьбәдәге вазифәләр :
Мөкаддәс Кәгбәгә булган хезмәтләр , пәйгәмбәр
әфәндебезнең нәселенә бирелгән иде.
Бу хезмәтләр шулардыр :

1) Сигайә : Кәгбәне зиярәт итәр өчөн килгән


Хаҗиларның суыны тәьмин итеү, зәм зәм
койосыны карау , хаҗиларга су таратыу вазифәсе
иде . Бу вазифә Хашим уллары өстендә иде .
2) Имаре : Кәгбәне карау , бозок җирләрне
төзәтеү вазифәсе иде . Бу вазифәне үтәргә һәр
кабилә катнаша иде . Бу вазифәне идәрә итеү
янә Хашим улларында иде .

3) Рифадә :Килгән хаҗиларны каршы алу ,


аларның калачак җирләрене билгеләү вазифәсе иде
.Курәиш арасында бу вазифә Нәфәл улларында
иде .

(4) Сиданә : Кәгбәнең бикләрене , йодакларыны


саклау . Бу вазифә Изар улларында иде .

(5) Исар : Һәр бер эш өчөн күрәзәчелек итеү һәм


нәтиҗәсене сөйләү вазифәсе иде . Бу вазифә бәни
Җумһ өстөндә иде.

(6) Әмвалы Мухҗәрә : Кәгбә өчөн дип тотолган


маллар һәм акчалар белән эш итеп аларны тиешле
урынында кулланыу иде . бу вазифә Сәһим
улларында иде .

(7) Нәдвә : Нәдвәдәге җыйылышларда баш булу


вазифәсе иде .Бу вазифә Әсәд улларының рәисе
өстендә иде.
Курәишлеләр , Кәгбә янында төзелгән Дарун нәдвә
исемле бинада җыйылырлар , мөһим булган
эшләрне күрешеп карар алырлар иде . Сугыш ,
солох ,тиҗарәт кәрәваннарыны тәртип итеү вә
никах гакедләре бу бинада үткәрелә иде .

(8) Хилфул Фузул : Фазылларның


(фазиләтлеләрнең) җыйылышыуы, аңлашыуыдыр
.Гадәләт карашы белән , золом вә фәсатны
туктатыу өчөн карар алу . Бу
җыйылышның рәисе Абдулла ибне Җуда иде . Бер
вакыт пәйгамбәр әфәндебездә ун алты яшендә икән
бу җыйылышка катнашкан иде .
Бу җыйылыш хакында тагында соңорак әфәндебез
: “ Абдулла ибне Җуданың өйөндә бер иттифакка
шаһит булдым , әгәр шуның кебек бер иттифакка
тагын чакырылсам әлбәттә барыр идем “
Вә шул ук бу җыйылышта Йәмән иленнән булган
бер сәүдәгәрнең малларыны алып акчасыны
бирмәгән Мәккә мөшриге Ас ибне Ваилгә
бурычыны үтәттереп бу золомны туктатканнар , вә
моннан соң золомга һич бер юл булмаячак дип
карар алганнар.
(9) Лива : Байрактарлык вазифәсе иде . Сугыш
вакытында байрак ташыучы вазифәле
кешеләр була иде .

(10) Киадә : Әмирлек(камандир) вазифәсе . Сугыш


һәм сәүдә сәфәрләрендә кафиләнең башында Әмир
булыу . Бу вазифә Өмәййә улларында иде .
З ә м З ә м.
Зәмзәм , Хз. Хаҗәрнең Кәгбә и Мугаззама янында
сусызлыктан тыпранган улы Исмәгил өчөн , су
эзләп бер ничә тапкыр Сафа белән Мәрвә түбәсе
арасында йөгереп ,чара була алмыйча тирә ягына
каранган вакытта , Кәгбәнең һәмән якынындан
Аллаһү тәгәләнең ихсан иттеге мөбәрәк бер судыр .
Хз. Хаҗәр , бер беренә якын Сафа белән Мәрвә
түбәләре арасында су эзләп җиде мәртәбә
йөгергән вә иң азакта , бер кошның аягының
тырнагы вә канаты белән җирне казыганыны һәм
аннан суның чыкканыны күргән . Йөгереп килеп су
агып китмәсен өчөн алтын томалаган һәм ул
судан савытыны тутырарак улына эчергәндер .
Вә бу су белгәнебез зәмзәм суы булып , раббыбыз
кош сәбәбе белән иләһи бер бүләк буларак бу
шифалы суны мөминнәргә ихсан иткәндер . .
Зәмзәм аякта , кыйблага йүнәлеп , Салават шәриф
укыларак вә ният итеп эчелер .
Пәйгамбәр әфәндебез “ Зәмзәм ни өчөн эчелерсә
аңадыр .
Месәлән : бер кеше карны ач булса да карныны
туйырыр өчөн , шул ниәт белән эчсә карны туяр ,
сусаган булса сусызлыгын бетерер өчөн эчсә
сусаганы бетәр . Вә иң якшысыда “Бөтөн
дәртләремә шифа булсын дип эчәргә кирәк .
Бер вакытта Җүрһүм кабиләсеннән Мудад ,
Мәккәгә дошман һөҗүм иткәндә ,качкан вакытта
кәгбәнең бөтөн хазинәләрене зәмзәм койосына
ташлаган һәм ул кое
ныда җир белән бер тигездә итеп күмеп сизелмәс
хәлгә китергән . Ничә еллардан соң , пәйгәмбәр
әфәндебезнең картәтисе Абдулмутталиб күргән төш
белән ул зәмзәм суыны яңыдан ачып чыгарып
тирә ягын чистартып кое хәленә китергән .
Чистартылган коедан зырхлар (доспехи) , кылычлар
вә алтын кейек һәйкәлләре чыкты . Кое
чистартылгач элеккесе кебек тулы тулы су ага
башлады .
Абдулмутталибның бу хизмәте бик макбул булды .

Әбрәһәнең Кәгьбәгә һөҗөме

Кәгьбәнең , Гәрәбләр һәм кодтсилегене аңлый


белгән һәр бер кешенең янында бөйөк бер
игьтибары бар иде . Төзелгәненнән бирле ерактан
якыннан бик күп кеше аны зыярәт итәр өчөн
килә иде .Мәккә шәһәре, кешеләрнең
җыйылдыгы , кайнаштыгы мөһим бер зыярәт җире
вә айыручада бөйөк бер сәүдә үзәге иде . Моны
күреп , хөсетлеге сәбәбе белән һич бер ничектә
кәнәгәт булмаган Һәбәшистан патшасы Әбрәһә ,
Сангада бөйөк бер бина төзетте һәм тирә якка
хәбәрләр җибәрәрәк :“ Бу инсанннар ни өчөн
Гәрәбләрнең Кәгьбәсене китеп зыярәт итәләр ?
Монда килсеннәр , минем бинамны зыярәт
итсеннәр , һәм мин килеүчеләрне монда ашатып
эчереп бик якшы кунак итеп озатачакмын “ диде .
Аның бу хәрәкәте гәрәбләргә һәм бигерәктә
көрәишлеләргә бик ауыр булды. Араларыннан бер
ничә кеше Әбрәһәнең бинасына киттеләр .

Әбрәһә аларга - мөкаддәс биналарыны ташлап


миңә килделәр - дип бик нык хөрмәт күрсәтте.
Ашатты , эчерде һәм ул кичне аларны ул
бинасында кунак итте. Тик алар ул кичне калкып
бинаны бик нык керләтәләр , пычыраталар , ватып
җимереп чыгып китәләр .

Иртә белән моны күргән Әбрәһә бик нык


ачуланып котордо һәм китеп аларның кәгьбәсене
җимерәм -дип карар алды . Һәм ул көнне
филләрдән торган бөйөк бер гәскәр әзерләде . Иң
бөйөк филнең исме Мамуд иде .
Шуннан ул бу бөйөк гәскәре белән Мәккәгә табан
юл тоттолар , хәттә Җәбәле Кубәис (Кубәис
тауына ) кәдәр килделәр . Ул таудан Кәгьбә күренеп
тора иде . Ял итәр өчөн ул тау янында калды
һәм ул вакытта пәйгәмбәр әфәндебезнең карт
әтисе Абдулмутталибның басуда үлән ашап йөрегән
ики йөз дөйәсене кул астына алды .
Моны ишеткән Абдулмутталиб дөйәләрене алырга
-дип Әбрәһә янына килде һәм : Монда үлән ашап
йөрегән дөйәләремне алгансыз аларны кире алырга
килдем -диде . Моны ишеткән Әбрәһә : Димәк ки
миннән бары тик дөйәләреңне сорыйсың , миндә
уйлаган идем Кәгьбә хаккында миңа ялварырсың
-дип әйтте.
Моңа каршы Абдулмутталиб аңа ; “ Әйе , мин
дөйәләрнең хуҗасымын шуңада дөйәләремне
сорыйм ә Кәгьбәгә килгәндә аның хуҗасы Хз.
Аллаһтыр .Ул белер Кәгьбәсене ничек сакларга “
-диде .

Бу сүз Әбрәһәнең тәнене тетерәтеп ярып үтте һәм


дөйәләрне шунда ук кире бирде .
Абдулмутталиб дөйәләрене алып Мәккәгә кайтканда
Кәгьбә янына килде . Бәйте -Шәрифнең кара
япмасыны кочаклаярак җылады .Аллаһка ялварды :
“ Әй раббым ! Безнең кулыбызда ул азгын
Әбрәһәгә каршы көчебез юк , Кәгьбәнең хуҗасы
Синсең , Бәйте - Шәрифне Син сакла әй Раббым !
“ –дип дога итте .
Әбрәһә , бөтен гәскәрләрене торгызды . Алда иң
бөйөк фил булган Мамуд һәм дөйәләрене Кәгьбә
тарафына юнәлтте әммә Мамуд вә дөйәләр җиргә
яттылар бер төрледә кәгьбә тарафына йөремиләр .
Шам , Йәмән , Ирак тарафына борсалар һәмән
йөриләр , Кәгьбә тарафына борсалар бер адым
дәхи атламадылар .

Әбрәһә вә гәскәрләренең
һәләк булуы.
Әбрәһә , гәскәрләрене Кәгьбәгә һөҗүм итәргә
мәҗбүр кылганда Җенабы Хак тургайга окшаган
бер ничә төркем кош халк әйләде. Аларны зур бер
көтү хәлендә Әбрәһәнең гәскәрләре өстенә
җибәрде . Кошларның аякларында кызыл
балчыктан , утта пешерелгән , өстендә исеме
язылган зур борчак кадәр ташлар бар иде . Ул
ташта кемнең исеме язылган исә , кошларда ул
ташны аңа ата бирделәр . Бу ташлар , Әбрәһәнең
гәскәрләренең башыннан керделәр , эч органнарын
харап итәрәк аска кәдәр төштеләр вә барысыда
кырылып - һәләк булдылар .
Бу хәлне күргән Әбрәһә качты , сараена барды. Бөтен
күргәннәрен халыкка аңлатты . Ташында аның исеме
язылган кошта аны эзли иде . Тапты , ташыны атты
вә Әбрәһәдә шунда һәләк булды.
Бу хәдисә пәйгәмбәр әфәндебез тууыннан 50 -55 ел алта
булды
.пәйгәмбәр әфәндебезнең дөньяга
килеүе .
Миладның 571, рәбигуләүүәл аеның 12. кичәсе
(апрель аеның 20. көнне ) Мәккә офоклары агарган
вакытта Пәйгәмбәр әфәндебез , Хз. Мөхәммәд
Мустафа Саллаллаһү Гәләйһи вә Сәлләм дөньяга
килде , дөньяны шәрәфләндерде .Ул туган сабаһ
вакытында гәләм бөтенләй башка бер гәләм иде ,
бөтен җиһан нур белән тулды . Чөнки аның тууы
гади бер хәл түгел иде . Бөтен пәйгәмбәрләр
киләчәгене сөйөнчеләдеге ,инсу җиннең вә
мәләикә и кирамның аның киләчәгене көткән бер
пәйгәмбәр иде . Аның өчен , кичәләр эчендә
моңа окшаш бер кичә юк иде .Каинатның иң
бөйөк хәдисәсе бу кичтә вакиг булгандыр . Бөтөн
гәләм бу кичне көтә иде .
Пәйгәмбәр әфәндебезнең әтисе Абдуллаһ , бер аз
алтарак вәфат иттеге өчөн , әнисе Хз. Әминә һич
авырлык күрмәдән дөньяга китергәне бу нурлы
сабыйны карт әтисе Абдулмутталибка сөенчеләгәч ,
бәхетле картәти оногының тууына бик сөенде . Һәмән
бер зыяфәт әзерләйәрәк аңа исем куйды .
Корәиш ололары ; “ Бу зыяфәткә сәбәб булган балага
нинди исем куштың ? “ –дип сораганнарга ,
Абдулмутталиб : “ Мөхәммәд исемене куштым “ –
диде .
Алар ; “ Нәселеңдә булмаган бу исемне кушудан
морадың нәрсәдер ?” –дип сорагач ,
Абдулмутталиб ; “ Өмөт итәмен ки аны җирдә халыкта
, улвилекләр галәмендә Хак та мактаячак “ –дип
бирде . ( Чөнки , Мөхәммәд сүзе “ Бик күп хәмдү сәнә
ителгән (макталган ) кеше “
мәгнәсендә бер сүздер .)
Пәйгәмбәр әфәндебез туган кичәдә дөньяда бик күп
хәдисәләр булып үтте. Шулай ки :
Ул вакытта бөйөк дәүләт е Кисраның сараенда,
мимарларның мүһәндисләрнең ( архитектор , инҗенер )
егылмас –дип рапорт биргән ун дүрт баганалары
егылды .

Сава күле короды .

Мәҗүсиләрнең байтак вакыттан бирле яндырып


табынган утлары сүнде .

Мөшрикләрнең Кәгьбә өстенә куеп табынган потлары


егылып төшеп кырылды , ватылды . Вә буның кебек
ничә ничә хәлләр хәдисәләр булып үтте .Бөтен булар
бик мөһим нәрсәгә ишәрәт вә бәшәрәт (сөенче) иде
.Чөнки хак килгән, батыл заил(юк) булган иде . Хакны
тәлъкин вә тәблигъ итәчәк булган Каинатның
әфәндесе , Пәйгәмбәрләр пәйгәмбәре , Фахры галәм ,
Мөхәммәд Мустафа с.г.в. туган иде .

Чынлыкта алтагы вакытларда Иранның салтанаты


егылачак , Византия императорлыгы таралачак ,
потпәрәслек сүнәчәк , көфөрнең батаклыгы короячак
иде .

пәйгәмбәр әфәндебезнең нәсәбе.


Пәйгәмбәр әфәндебезнең нәсәбе , ширкне , көфөрне рәд
(юк) иткән Ханиф динене таратыучы Хз. Ибраһимгә
таяныр .Әтисе Абдуллаһ Һашим уларыннандыр .Әнисе
Әминә Зүһрә улларыннан булып , бер ничә буыннан
соң нәселләре берләшер .Һәр икеседә Мәккәледер .
Ибраһим гәләйһис сәләмнең улы хз. Исмәгилнең
балары эчендә Гаднан , Гаднаниләр эчендә бәни
Мудар , Мудариләр эчендә Курәиш кабиләсе
калганнарыннан тагында бөйөк бер шәрәфкә эйә
иделәр . Янәдә Курәиш кабиләсе эченннән Хашим
тармагы тагында игтибарга вә ихтирамга эйә иделәр .

Хашими тармагының нәселе:

Хашимнең атасы Габдимәнаф , аның атасы Кусаий


(Зеид) , аның атасы Килаб , аның атасы Муррә , аның
атасы Кагб , аның атасы Лувәий , аның атасы Галиб ,
аның атасы Фихр , аның атасы Малик , аның атасы
Надр , аның атасы Кинане , аның атасы Хузәймә , аның
атасы Мудрикә ( Амир) , аның атасы Иляс , аның атасы
Мудар , аның атасы Низар ,аның атасы Магд , аның
атасыда Гаднаныр .
Буларның эчендә кайчан ки беренең ике улы булса
Хз.Мөхәммәд иң хәерле , иң шәрәфле тарафта була
иде . Һәр гасырда Аның җәдде(нәселе) кем исә ,
йөзендәге нурдан аңлашылыр иде . Чөнки Хз .
Исмәгилнең мангаенда бер нур бар иде , йолдозлар
кебек якты иде бу нур .Ул аңа әтисеннән калган иде .
Соңыдан атадан улга улдан - улга дәвам итеп
пәйгәмбәр әфәндебезгә кәдәр килеп җитте ул нур
.Инде шул нур Каинат әфәндесенең җәддене(нәселене)
ап ачык итеп күрсәткән нурдыр . Пәйгәмбәрдән
пәйгәмбәргә үтеп күчкән нурдыр .Бу нур Адәм г.с.
белән Һавва р. гәнһәнең дөньяга индерелеүеннән бирле
күчеп килгән нур иде .Ул нурның чын эйәсе кем иде?
Фахры – Каинат әфәндебез иде .

ПӘЙГӘМБӘР ӘФӘНДЕБЕЗНЕҢ СӨТ ӘНИСЕ.

Мәккәлеләр , вә бигерәктә Мәккә ололары , яңы туган


балаларыны тагында тизерәк ,ныгырак вә сау - сәләмәт
үссен өчен бер вакытка югары җирләрдә яшәгән
кабилә хатыннарына бирәләр иде . Алар Мәккә
шәһәренә киләләр , балаларны алалар , үзләренә алып
кайтып имезәләр , карыйлар , үстерәләр һәм
килешелгән вакыты килгәс баланы кире үз ата-анасына
китереп тапшыралар һәм ата ана аларга әлбәттә
моның өчен каршылык аларның хаккыны үтәр иде
ягьни акчасын түләр иде .
Янә бу сәбәбтән шәһәргә хатыннар ( ягни бала
имезеүче сөт әниләр ) килделәр .
Бәни Сагд кабиләсеннән килгән хатыннар үзләренә
балалар сайлаганнар иде .Әммә Хз. Мөхәммәд с.г.в. –не
әле алучы юк иде . Күп хатыннар ятим- дип , акча
күп бирмәсләр –дип алырга уйламаганнар иде .Әммә
янә Бәни Сагд кабиләсеннән Харис тигән берсенең
гайләсе булган Халимә , башка бала да
калмадыгыннан икеләнеү эчендә Аны алды . Алды да
һәм алганына бик шат вә бик кәнәгәт һәм мәмнун
булды .Чөнки ул ятим бала аларга бик уңышлы
булып чыкты .Халимә хатын аны үз баласыннанда
күберәк яратты . Шейма исемендәге кыз баласыда Хз.
Мөхәммәдне бик яратыр иде . Аның белән бергә
кәрдәш- кәрдәш
уйнап –көлеп яшәрләр иде .
Хәлимәнең ире Харис да , гәйләсенә шулай диде:
“Хәлимә ! Бу баланың аягы безгә бик унышлы
булды . Ул безнең өйгә аяк басканы бирле
көтеүләребезнең сөте күбәйде , сөтебезнең мае
күбәйде , өебез бәрәкәтләнде , эшләрбез уңышка китте.
Мин бу балада бер башка хәлләр күрәм .
Йөрөргә башлаган вакытта , әнисе Әминә хатын Аны
шәһәргә алып кайтырга теләде . Халимә моңа нык
каршы булды .”Аны шәһәргә алып кайтмагыз чөнки
ул җирләрнең һавасы тагында авырдыр , бераз вакытка
тагын безнең яныбызда калып торсын .” –диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез , кырда бу гайлә белән биш ел
кәдәр калды .Хз. пәйгәмбәребез сөт әнисене бик сөяр
, яратыр иде .Янына килгәндә, “әнием” –дип каршы
алыр , бик хөрмәт итәр иде. Әле 3-4 яшләрендә генә
икән , кирәк Хәлимә кирәк ире Харис , Пәйгәмбәр
әфәндебездә башка кешеләрдә күрелмәгән бөйөк ,
югары хәлләр күрделәр . Бу хәл аларны , “мондый бер
кыйммәтне карый, саклый алмасак.....,
Аңа берәр нәрсә булса ....., кебек уйларга төшергәч
алар артык бу баланы әнисенә китереп тапшырырга
карар бирделәр вә Мәккәгә алып барып Хз.Әминәгә
баланы тәслим иттеләр
мәдинәгә барулары.
Улыны озын замандыр күрмәгән әни , улына
кауышыуына бик шат һәм кәнәгәт иде .
Әминә хатынның Мәдинәдә , Бәни Надҗардан
туганнары бар иде .Һәм туганнарын күрергә һәм дә
улына әтисенең каберене зыярәт иттерер өчөн алар
Мәдинәгә табан юлга чыктылар . Бу вакытта
пәйгәмбәр әфәндебезгә ни бары алты яшь кенә иде .
Мәдинәдә туганнарында бер айга якын кунак
булдылар .Әтисенең кәберене зыярәт иттеләр . Шуннан
соң Хз. Әминә Улы һәм тугьры хизмәтчесе булган
Үммө Әймән белән бергә Мәккәгә кире кайтырга юлга
чыктылар .

Мәдинәдән 23 км ерак булган Әбва авылына кәдәр


килделәр . Ул кич ул авылда кунарга калдылар . Әммә
әни , авыр бер чир белән чирләгәне өчен , соң
минутларыны яшәгәнене сизгән кебек булды .
Әтисеннәндә ятим калган улыны үз янына
утыртарак , Аны шәфкәт тулы яшле күзләре белән
озын озак карады....үпте.....үпте.....һәм аны бөтен
мәрхәмәт вә шәфкәте белән җылы кочагына кочты .
Әле әнисенең карынында икән әтисеннән ятим
калган бу бала , инде хәзер әнисеннәндәме мәхрум
калачак ? Әни бу әче хәлне хис иткәндәй булды .
Тагын бер тапкыр күрә алмыячак булган улының
мәгьсум йөзенә карый карый шул бәетне сөйләде :
“Һәр тере үлер , һәр яңы искерер
һәр картайган күчәр , һәр фани да юк булыр
мин дә үләчәкмен , ләкин моңа өзелмим
Чөнки дөняга,бөйөк һәм хәерле барлык калдырам”

Бу сүзләрдән соң яшле күзләрене бу фани дөньяга


йомды. Үммө Әймән инде ятим баланы алып Мәккәгә
кайтты. Моннан соң Хз. Мөхәммәд с.г.в. –не картатасы
Абдулмутталиб янына аларак ана вә атадан ятим
калган оногыны , ике ел карады . Вәфат итәчәге
вакытта абызыйсы Әбү Талибка әманәт итеп
тапшырды.

пәйгәмбәр әфәндебезнең
балалыгы .

Хз. Пәйгәмбәребезнең картатасы Абдулмутталиб,


яше йөздән үткән булган хәлдә үлем түшәгенә төшкәч
, ул вакытта сигез яшендә булган оногы Хз.Мөхәммәд
с.г.в. –не улларыннан берсенә тапшырыр өчен бөтен
улларыны чакыртты ,янына җыйды .

Әбү Ләһәбкә шулай диде : “ Син байсың әммә


йөрәгеңдә мәрхәмәт юк .Бала ятим , йөрәгедә шулай
ук яралы . Син аны якшы карый алмассың . Синең
каты , явыз булыуың баланың йөрәгенә тияр -дип аңа
бирмәде.

Соңодан улы Габбаска карады : “ Син бу эшкә


лаексың әммә гәйләң бик зур..... “-диде .Бу арада сүзгә
Әбү Талиб кушылды : “ Әтием , дөреслектә минем
малымда аз әммә шәфкәтем бар .Кардәшем
Абдулланың улыны карарга үз өстемә алырмын “-диде.

Абдулмутталиб , кечкенә оныгыныңда күрешене


алырга онытмады .Аңа табан юнәлеп : “Улым, кайсы
абызыеңа барыр идең” –дип сорады .
Бала урыныннан торып , йөгереп барып Әбү Талибның
итәгенә менеп утырды вә шулай итеп бала Әбү
Талибның канаты астында калды .Бу хәдисәдән бер
ничә көн соңрак оло ата , бу фани дөньяга күзләрен
йомды . Әбү Талиб ,Аңа ятимлекне сиздертмәс өчен
кулыннан килгәнче тырышты , Аңа үз баласы кебек
карады .
Пәйгәмбәр әфәндебез , 10-12 яшендә икән абзыйсы
Әбү Талибның вә Мәккә халкының сарыкларыны көтә
иде. Кырларның чиста , саф һәвасы аның өстен
зиһнене саклады һәм килештерде .Бер вакыт кырда
көтү көткәндә бүреләр килеп ташландыгыны күрде .
Моннан гыйберәт аларак ; “ Һәр кем көттеге көтүдән
җәваплыдыр , әманәткә сак булырга кирәк .”
Пәйгәмбәр әфәндебез көтү көтүне түбән күрмәде,
киресенчә бер хәдисе шәрифләрендә ; “ Олы Аллаһ
һич бер пәйгәмбәр күндермәде ки Ул көтүче
булмасын .Муса пәйгәмбәр көтүче булды , Даут
пәйгәмбәрдә шулай ук .”

Бер тапкырында сарыкларны иптәшләренә калдырып ,


бер аз йөреп килергә тирә якны күрергә -дип Мәккәгә
төшәргә уйлаган иде . Китеп барганда шәһәрдә бер
туйга очрады . Туйны карарга башлаган вакытта гына
аны йокы басты вә шулай итеп туйны карый алмады.
Ул үзедә шулай ук көфер вә җаһилият гадәтләрен
яратмас адардан хушланмас иде .
Аны һәр начарлыктан оло Аллаһ саклый вә киләчәк
өчен әзерли иде.

шам сәяхәте.

Әбү Талиб вакыт вакыт сәүдә нияте белән Шамга вә


Йәмәнгә китә иде .(Племяннигы) дәвамлы сораганы
өчен , бер тапкыр аны да үзе белән алды сәфәргә .
Пәйгәмбәр әфәндебез әле 12 яшендә генә иде .
Гәрәбстанның һәр вакыт ачык һәм кояшлы
һәвасында булган бу сәяхәт, Аның беренче сәяхәте
иде . Бу сәфәр бик кызык вә бик рәхәт үтте.Бер болот,
дәвамлы буларак кәрәванга өстән эйәреп барып аны
күләгә астында тотты . Шамга якын булган Бусра
тигән җирдә ял итәргә туктадылар.
Мәккә тарафындан килгән бу кәраванны , асыл исеме
Җерҗис булган рахип Баһира , инзивага-дип утырган
монастырыннан бик еракта икән үк күргән иде.Һәм дә
шулай ук кәраванда гәдәттән тыш булган хәлләр бар
икәнен сизгән иде .Шулай ки ; “Кәраванга дәвамлы
рәвештә бер болот эйәреп йөреп аны күләгә астында
тота иде һәм дә кәраван туктаса болотта туктый ,
кәраван хәрәкәт итсә болотта хәрәкәт итә . Вә
кәраван үткән һәм туктаган җирләр яшелләнеп кала
иде.”
Инҗил китабында , Аның киләчәге хәбәр бирелгән
ахыр заман пәйгәмбәре , бу кәраванда булырга
мөмкин-дип рахип Бахира бик тулкынлана иде .
Кәраван рахипка якын булган бер җирдә , Бусрада
короган бер хөрмә агачы янында туктаган иде . Бахира
, болотның тагын анда тукткганыны һәм дә хөрмә
агачының да яшелләнгәнене , тулкынланыуы тагын да
ныгырак артты . Шунда ук тиз генә әзерленеп ,
кәравандагыларны кунакка дәште .

Әбү Талиб , әйберләрнең янында пәйгәмбәр


әфәндебезне калдырып , кәравандагы кешеләр белән
чакырылган җиргә киттеләр .Әммә болот , кәраван
белән бергә калды , кәраваннан аерылмады . Моны
күргән Бахира , чакырылган кешеләрнең иң кирәге
килмәгәнен аңлагач , Әбү Талибкә ; “Арагыздан бер
кеше килмәгән шикелле , зинһар өчен аны да
чакырың , ул да килсен .”-диде.
Әбү Талип ; “ Барыбызда килтек , бары тик бер яшь
баланы әйберләрне карасын –дип әйберләр янында
калдырдык “ дип әйтсәдә , рахип ныклап таләп итте .
Барып алып килделәр .Инҗилдә пәйгәмбәр
әфәндебезнең шәмаилене вә сыйфатларыны укыган
булган бу Бахира , пәйгәмбәр әфәндебезне күрер
күрмәс хакикатны аңлады . Әбү Талибка юнәләрәк ; “
Бу бала кемнең? “-дип сорады .

Әбү Талиб ; “ Минем улым .” диде .


Бахира ; “ Ююк ... Моның әтисенең исеме Абдуллаһ ,
әнисенең исеме Әминә булырга вә һәр икеседә вәфат
иткән булырга тиеш .”диде .

Әбү Талиб ;” Әйе шулай “ диде.

Бу арада Бахира , пәйгәмбәр әфәндебезнең күлмәгенә


кулын сузарак ; “Рөхсәт итәрсезме ? Бер ноктага гына
карыйм .”диде .

“Рәхим итегез !“ –дигәч ,


Бахира , хөрмәтле бер шикелдә , Пәйгәмбәр
әфәндебезнең сыртыннан күлмәгене ачты . Сыртында
ике көрәк сөяге арасында , кош йоморткасы
шикелендәге «Нөбүүәт , пәйгәмбәрлек мөһере « не
күргәч , эйелеп , хөрмәт вә ихтирам белән үпте .
Рахип Бахира , сорауларына тугьры җәвап бирсен
өчен пәйгәмбәребезнең ,башта Лат вә Узза тигән
потларга йәмин(ант) итеүен сорады .

Пәйгәмбәр әфәндебез ; “Мин аларга йәмин итмим ,


минем иң нык нәфрәт иткәнем нәрсәләр потлардыр
диде.”
“ Аллаһ өчен сөйләрмесең .” дигәч :
“Сөйләрмен “ диде .

Хосуси хәлләреннән вә яшәүенең бик күп


хосусиятләреннән сораулар сорады . Аеруча ,
йокылары ничек ? Төшләре нинди шикелдә ?
нәрсәләрне яратыр , нәрсәләрдән хушланыр ? нәрсә
ашар нәрсә эчәр ? тәнендәге ишарштләр һ.б.

Сорау вә җәваплар беткәч рахип Бахира ,Әбү Талибкә


юнәләрәк ; “ Бу бала соң пәйгәмбәр булачактыр . Шам
яһүдиләре эчендә , Аның сыйфатларыны белгән вә
гәләмәтләрене таныган кешеләр бардыр . Мөмкин ки ,
Аңа хыйәнәт итәрләр . Аларның начар эшләреннән
куркылыр . Син Аны , Шамга алып барма .”диде .

Вә Әбү Талибта , Бахираның сүзене тыңлады .


Малларыны Бусрада сатып кире кайтырга юлга
чыкты .

ф и җ а р с у г ы ш ы.
Исламияттән алда , Гәрәбләр арасында азагы соңы
булмаган сугышлар булыр иде .Быларның эченнән иң
канлыларыннан вә куркынычларыннан берсе дә ,
Фиҗар сугышы иде . “Әшһүрүл Хурум” ягьни хөрмәт
ителеүе кирәк булган мүбәрәк айларда ( зилкәгьдә ,
зилхидҗә , мөхәррәм вә рәҗәп ) айларында бу сугыш
булдыгы өчен , гөнаһ мәгнәсенә килгән Фиҗар
сугышы –дип исемләндерелгән иде .
Бу сугыш , Кайс кабиләсе белән Курәишлеләр
арасында бара иде. Башта җиңеү Кайс кабиләсе
ягында булсада , дүрт ел дәвам иткән бу сугышның
нәтиҗәсе Курәиш тарафында булып бер килешеү
төзегәннәр иде .

Курәиш халкы вә Курәишнең шәрәфе өчен куркыныч


якынайганы өчен ; балалыгында пәйгәмбәр әфәндебездә
бу сугышта катнашкан ид .Ягьни турыдан туры
сугышмады , абыйларына ук җыеп йөреде .

пәйгәмбәребезнең сәүдә эше


белән шөгәлләнә башлауы.

Мәккәлеләр ,электән бирле сәүдә белән эш итәләр иде.


Чөнки сәүдә белән шөгәлләнмәүчеләр бер нәрсәгә эйә
була алмаслар , тормош мәшәкәтләреннән үзләрен
коткара алмаслар вә яшәү авыр булыр иде. Курәишнең
бай һәм игьтибарлы гайләләреннән булган Х.з. Хәтиҗә
, кайбер кешеләргә мал мөлкәтен биреп казанышта
уртак булалар иде . Шамга барачак булган кәраван
белән , ул да мал җибәрергә тели иде .
Әбү Талиб дә сәүдә белән мәшгүл булган кешеләрдән
иде. Әммә гәйлә фәрдләренең күплеге , королок һәм
уңышсыз еллар Әбү Талибның сәүдәсе вә мал
мөлкәте зәгыйфләгән иде. Бу арада пәйгәмбәр
әфәндебезгә ; “Хәзер инде үстең , 25 яшеңә килдең
.Үзеңә бер сәүдә эше сайларга кирәк .Якында ,
Курәиш сәүдә эше белән Шам тарафына кәраван
җибәрергә тели .Синең бу кәраванга кушылырга
бер мөмкинчелеген бар . Гыйффәт һәм намусы белән
танылган мәшһүр мүхтәрәм тол хатын, Хувәйлит кызы
Хәтиҗәне таныйсың . Ул һәр ел Курәиштән бер кеше
белән тирә якка мал җибәреп сәүдә иттерә вә
кешеләренә эш хаккында бирә . Бу эшкә бу тапкыр син
теләк белдерерсең . Синең йөрәгеңнең чисталыгы ,
тугьрылыгын вә әхләгың бөтен кешегә белендеге өчен
,өмет ителер ки ул сине бу эшкә шунда ук кабул итәр
.” –дигән иде.
Арада нәрсә булачак исә булды . Булачак нәрсә ачыкка
чыкты . Бөйөк әхләклы , күркәм характерлы хатын ,
Пәйгәмбәребезнең теләгене кабул итте . Бер кеше
җибәреп әфәндебезгә шундый тәклиф ясады :” Курәиш
кәраванына кушылып , Шам тарафына сәүдә өчен
барачагыңны ишеттем . Әгәр риза булып минең
малның башында булуны кабул итсә , аңа башкаларга
биргән эш хакының 2 тапкыр күберәген бирермен.”
диде.
Хз. Пәйгәмбәребез бу тәклифне абызыйсы Әбү
Талибкә хәбәр бирде . Әбү Талибның кәнәгәте зур
иде .Бөйөк бер ризалык белән каршы аларак ; “Бу,
Аллаһның сиңә ихсан иттеге бер ризыктыр .Моңардан
якшырагы булмас . Әлбәттә кабул ит.” –диде .
Аңлаштылар . Хз. Хәтиҗә хизмәтчесе Мәйсәрәнедә
пәйгәмбәр әфәндебезнең әмеренә бирде вә шундый
кисәтеү ясады : Сиңә нәрсә әмер итсә шунда ук итагәт
итәчәксең .Һич бер әйткәненә каршы килмәячәксең
.Бер тигәнене ике димәячәксең .”
Кәраван юлга чыкты . Рахип Бахираның
гибәдәтханәсенең алдына кәдәр килделәр . Әммә
Бахира үлгән , аның урынында Настура исемендәге
бер рахип бар иде. Бу да якәы бер кеше иде .
Кәраванның янына килде . Мәйсәрәне электән үк
таный иде . Бер аз сүләшеп алганнан соң Настура
Мәйсәрәгә юнәләрәк ; “ Бу зат ахыр заман Пәйгәмбәре
булачактыр . Сак булыгыз Шамга бармагыз . Андагы
яһүдиләр , сезне танырларса һич шиксез сезгә зарар
бирерләр . Мин Аның китерәчәге дингә вә үзенә
хәзердән ышанамын . Зинһар Шамга бармагыз алыш
бирешегезне монда ясагыз .” диде .

Алучыларда күп булдыгы өчен малларын Бусрада


сатып , 3 ай дәвам иткән сәфәрдән соң , Мәккәгә
кайттылар .
Хз. Хәтиҗә , бер ничә хатын белән кәрванның
кайтуын югары бер җирдән көзәтеп торганда
ерактан күрделәр ки дөясе өстендә пәйгәмбәр
әфәндебез килә һәм аны ике фәрештә канаты белән
күләгә астына алган иде . Моны хатынлар хайран
калып карап тордылар .

Өйлә вакыт , Хз. пәйгәмбәребез Мәккәгә керделәр .


Алып кайткан малларыны Хз. Хатиҗәгә тапшырды .
Хз. Хәтиҗәдә аларны бик күп файда белән шундук
сатты.

пәйгәмбәребезнең өйләнеүе .

Хз. Хәитҗә бер төш күргән иде. Моны , элекке дин


буйынча гибәдәт кылган Аллаһның сөйөкле
колларыннан берсе булган , абзыйсының улы Варака
бин Нәүфәлгә аңлатты . Варак , Тәүрат вә Инҗилне
укыган , бу китаплардан ахырзаман пәйгәмбәренең
киләчәгене белә иде .Аңа бу төшене ; “ Син
ахырзаман пәйгәмбәре белән өйләнәчәксең .” -дип
юрады .

Пәйгәмбәр әфәндебез 25 , Хз. Хәтиҗә 40 яшләрендә


икән , ике тарафтан да васыталар (сәбәбләр ) бар
булды вә ниһаят көтелгән карар бирелде . Никах , һәр
заман гәдәт буйынча булганы кебек Хз. Хәтиҗәнең
өйендә гакд булды . Хз. Хәтиҗәнең вәкиле
абзыйсының улы Варака бин Нәүфәл , Пәйгәмбәр
әфәндебезнең вәкиле абзыйсы Әбү Талиб иде.
Әбү Талиб аякка басып сүзгә башлады ; “ Шөкер
Аллаһка ки , безне ; Ибраһимның зөрриятеннән вә
Исмәгилнең нәселеннән яратты . Безне , Бәйте
Мүкәррәменең сакчысы , Хәрәме Шәрифнең
хизмәтчесе кылды . Бу сәбәб аркылыда кешеләрнең
хакиме вә рәисе кылды . Нинди куаныч ки
барыбызда шталыклы бер вакытны үткәрер өчен
җыелдык . Кардәшемнең Улы Мүхәммәд бин Абдуллаһ
ки , Аның белән Курәиш яшләренең һич берсе
тартылымас , үлчәнәмәс .Чөнки Ул нәсәб , гакыл вә
фазиләт ягыннан барчасыннан өстендер . Ләкин малы
аздыр , әммә мал тигәнең нәрсәдер ки ? Булып бетүче
бер күләгәдер бары тик . Моннан соңда Аның шаны ,
дәрәҗәсе бик югары булачактыр.

Әбү Талибтан сонра , аякка калкып Варака шул


сүзләрне сөйләде : “ Аллаһка шөкер ки безне
сөйләдеген кебек яратты . Бер кемдә сезнең
фазлыгызны инкар итәчәк түгелдер . Хәер вә
шәрәфегезнедә күрмәмәскә тырышмас . Бездә сезнең
белән якынлык корырга истәклебез . Әй җәмәгәт шаһит
булыгыз ки , мин Мүхәммәд бин Абдуллаһны Хәтиҗә
бин Хувәйлидкә никахладым .” диде . Курәишнең
ололары бу никахның гакденә шаһит иттеләр , туй
булды , дөяләр киселде , Чакырылганнар бик якшы бик
күркәм сыйланылды .
Пәйгәмбәр әфәндебезнең балалары.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең өч ир дүрт кыз балалары
дөньяга килгәндер . Ир балалары ; Касим , Абдуллаһ
вә Ибраһимдыр (Абдуллаһ , Тайиб вә Таһир дип тә
йөретелә)Кыз балалары ; Зәйнәб ,Рукыйә , Үммү
Гөлсем вә Фатимадыр .
Хз. Ибраһимнан башка барысыда Хз . Хәтиҗәдән
тугандыр .

Пәйгәмбәр әфәндебезнең , дөньяга килгән беренче


баласы Касимдыр .Аның өчендә пәйгәмбәр әфәндебез
Әбүл Касим диптә йөретеләр . Касим белән
Абдуллаһ кечкенә чакта вәфат иттеләр .Кызләрының
барысыда исән сау үстеләр вә аларның барысында үзе
өйләндерде . Иң оло кызы Зәйнәбне , Әбүл Ас белән
өйләндерде . Рукыйә вә Үммү Гөлсемне абзыйсы
булган Әбү Ләһәбнең улларыннан Утбә белән Утәйбәгә
өйләндергән иде . Исламияттән соң Әбү Ләһәб белән
хатыны аларны улларыннан аердылар . Соңыдан
пәйгәмбәр әфәндебез ,Рукыйәне Хз. Усманга никахлады
.Ул вәфат иткәч Үммү Гөлсемне никахлады .Аның
өчендерки Хз. Усманга ике нур эйәсе мәгнәсенә
килгән “Зиннурәйн “ дип әйтелгәндер .
Иң бәләкәй кызы , хаккында Сәййедәтүн Ниса
(хатынларның әфәндесе ) дип танылган Фатиматү
Зеһраны да Хз. Гали белән өйләндерде .
Пәйгәмбәребезнең мүбәрәк нәселе ,Әһле Бәйт аның
нәселеннән дәвам иткәндер . Хз. Фатмадан башка
бөтен балалары , пәйгәмбәр әфәндебездән алда вәфат
иттеләр .” Радый Аллаһү Тәгәлә Гәләйһим әҗмәгин.”

Кәгьбәне яңартуда пәйгәмбәр әфәндебезнең хакимлеге.


Хз . Ибраһим , улы Хз. Исмәгил белән бергә төзегән
Кәгбәнең , йөз еллардан бирле яуган ямгыр һәм сел
сулары сәбәбле диварлары ныклап черегән иде . Бер
хатынның чыгарган ялкын белән Кәгьбәнең япмасыда
янган иде .Шул ук вакытларда Кәгбәнең эчендәге коеда
яшерелгән булган, энҗе һәм төрле җәүһәрләр белән
бизәлгән булган алтын кейек һәйкәлләре , караклар
тарафындан урланган иде .

Курәишлеләр , шикләнәрәк Һузза кабиләсендән Мәлиһ


бин Өмәр улларының азат иткән колы Дүвәйкнең
өйен тентеүдә урланган һәйкәлләрне таптылар . Җәза
буларак Дүвәйкнең кулын кистеләр вә Кәгьбәне
яңыдан салырга , төзергә карар бирделәр .
Хәбәшстанда (Эфиопия) фарслылар электән бер
чиркәү төзөгәннәр иде .Ул чиркәүне Рум иле хөкемдары
, архитектор Бакум белән аны яңартырга , төзәтергә
теләп Мысырдан көймәләргә төяп төзелеш
материяллары алып килә иде . Көймә Җиддә ярларына
бәрелеп ватылгач артабан китәргә бераз авыр иде
әлбәттә .Моны күреп торган Мәккәлеләр , төзелеш
әйберләрен сатып алып ,Кәгбәне егып , яңадан төзи
башладылар .
Чират мүбәрәк Хаҗәрүл Әсвәдне урынына куярга
килгәндә , Курәиш кабиләләре арасында тартышыу
талашыу барлыкка килде . Кайсы кабилә ташны
куячак ? Һәр бер кабилә рәисләре үзләрен асыл , нык
һәм фазиләтле дип исәпләде . Аның өчен ул ташны
куярга без тагында лаеклырак калганнарга карата
диештеләр . Хәттә кайбер кабилә рәисләре , мүбәрәк
Хаҗәрүл Әсвәдне үз кулыбыз белән урынына куябыз
дип кулларын кан чүмләгенә батырып ант иткәннәр
иде. Ягьни кылычлар уйнаячак , кешеләр үтереләчәк
кәдәр бу эш кызган иде. (Җаһилият дәүерендә ,
Гәрәбләр бер мәсәлә хаккында нык җитдилек күрсәтеп
йә бу эш , йә дә үлем диделәрме , кабилә рәисләре
кулларын кан тулы чүмләккә батырып ант итәрләр
иде. Әгәр әйткәннәре килеп чыкмаса , кылычлар
күтәрелер , кешеләр үтерелер , сугышлар булыр иде .
Соңыдан да кем җиңсә шуның теләгәненчә эш барыр
иде.»

Бу арада , Әбү Үммия шул тәклифне ясады :


“Иртә белән Сафа капкасыннан кем беренче килеп керә
шул хакәм булсын бу мәсәлә хаккында “ –диде . Вә бу
тәклиф кабул ителде .
Иртә белән Сафа капкасыннан беренче булып килеп
кереүче Хз. Мүхәммәд с.г.в. булды . Аны күргән бөтен
кеше бик шатланды .
Чөнки Ул , аларның араларында тугрылыкның ,
дөрөслекнең , хак вә гәделлекнең иң күркәм үрнәге
иде . Аны таныган һәр кем аңарда булган
дөрөслектән , гәделлектән һәм күркәм әхләктән , аңа
Мүхәммәдүн Әмин (ышанычлы Мүхәммәд, тугры
Мүхәммәд)- дип йөретәләр иде .
Ул кергәч , аңа бу хәлне адлаттылар . “Сине хаким
иттек йа Әбәл Касим “ диделәр .
Аллаһның сөйекле колы көлемсәде ,” Әйдәгез
миңә бер кием бер әйбер бирегез ” диде.
Әйбер алып килделәр . Ул аны ипләп кенә җиргә
җәйде һәм Хаҗәрүл Әсвәдне дә ул әйбер өстенә куйды
. Һәр кабиләдән бер кешене сайлагыз диде .
Сайладылар . Аларга , һәр беренә әйбернең бер як
кырыеннан тотоп күтәрергә кушты . Күтәрделәр .
Соңодан Ул мүбәрәк куллары белән Хәҗәрүл Әсвәдне
әйбернең эченнән алып урынына куйдылар .
Вә шулай итеп Әфәндебез бөйөк бер низагны (спор)
бик тыныч , бик күркәм бер юл белән капладыгы ,
бетердеге өчен бөтен кеше тынычлык , сәгәдәт вә
кәнәгәт эчендә калды.
Вә бөтен курәишлеләр пәйгәмбәр әфәндебезнең бу
ысулене соң дәрәҗәдә якшылык белән каршы -ладылар.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең кәгьбәнең бу төзелешендә
шәхси буларак үзенең таш ташыдыгы , хәттә таш
ташыганда кул башлары яраланганы риваятләрдә бардыр
. Вә бу төзелештә мөһим бер хәдисә булган иде :
Пәйгәмбәр әфәндебез , абзыйсы Габбас белән бергә
таш ташыганда , Хз. Габбас Аңа , ихрамыны җыеп
кулбашына куеуыны вә шуның белән кулбашы
изелмәячәк икәнен сөйләде. Вә әфән- дебез дә шулай
эшләргә уйлады. Ихрамыны җыеп кулбашына куйды .
Тәненең кайбер урыннары ачылгач һушыны югатарак
егылды ,җиргә төште . Бу хәлдән аелгач , җәһәт кенә
торып ихрамыны алып бөтен тәнене шундук япты ,
каплады. Соңодан Әбү Талиб кызыксынып бу хәлне
әфәндебезгә сораган иде . Әфәндебездә җәвап буларак
шулай диде : “ Ихрамымны җыеп кулбашыма куеп
тәнем ачылгач шундый бер тавыш
ишеттем :“Йа Мүхәммәд ! (с.г.в.) әгьзаларыңны капла .
Син пәйгәмбәр булачаксың, сиңә килешмәс.”
Пәйгәмбәр әфәндебезнең гаибтән ишеткәне беренче
тавыш бу иде . Ул вакытта Аңа 35 яшь тирәсе иде .

ПОТПӘРӘСЛЕКНЕҢ ЕГЫЛЫУЫНА ТАБАН

Гәрәбләр,Хз Ибраһимның алып килгән Ханиф


динене,Тәүхид динене онотканнар,пот потларга
һәйкәлләргә табына башлаганнар вә мүбәрәк кәгбәнең
өстене вә эчене потлар белән тутырганнар иде .Анда
җыелырлар , ашарлар эчәрләр , шигыр сөйләрләр , күңел
ачарлар , сәүдә эшләре хакында сүз итәрләр иде .
Кабиләләр арасында канлы сугышлар әз түгел иде .
Бары тик Әшһүрүл Хурул (мүхррәм , рәҗәб , зилкәгдә ,
зилхидҗә айларында ) гына сугышмаслар , калган
айларда үз араларында сугыш биктә әз булмас иде.
Гәрәбләр эчендә кайберләре бариде ки ;потларга һич
кыйммәт бирмәс, аларны һич сөймәс , Әбү Бәкер
Әссыддыйк , Вәрака бин Нәүфәл ,Кус бин Сайдә ,
Үбәйдуллаһ бин Җахш , Усман бин Хувәйриш кебек .
Вәрака бин Нәүфәл Тәүрат вә Инҗилне укыр иде. Кус
бин Сайдә , соң пәйгәмбәрнең киләчәге якын -дип
хәбәр биргән кешеләрдән иде. Фәсәхәт һәм бәләгәте
белән бик мәшһүр булган хатиб Кус бин Сайдәнең
Сук - у Указда ( гәрәбләрнең һәр ел корылган иң зур
,иң күп кеше булган Указ ярминкәсендә ) кызыл дөя
өстендә сөйләгән мәшһүр хөтбәсене ,пәйгәмбәр
әфәндебез яшь чагында тыңлаган һәм бик нык
ошаткан иде ерактан булсада бик озак тыңлап
торды.Ул вакытта Аңа пәйгәмбәрлек килмәгән иде әле .
Кус бин Сайдәнең сөйләдеге хөтбәнең мәгнәсе
шулайрак иде:

Әй кешеләр !.... килегез , тыңлагыз ,аңлагыз , гыйбрәт


алыгыз . Һәр яшәгән үләр , һәр үлгәндә
китеп барыр . Булачак нәрсә булачактыр . Ямгыр яуар ,
үләннәр үсәр , балалар туар , туарда ата ана урынын
тотар , соңодан барысыда юк булырда куяр
.Вакигаларның соңы бетмәс , барысыда бер берсенең
артыннан эйәреп барыр .Колакларыгыз-ны ачыгыз
игьтибар белән тыңлагыз . Күктә хәбәр бар , җирдә
гыйбрәт алачак нәрсәләр бар . Җир йөзе киң бер
түшәктер , күк йөзе бейек бер түшәмдер .Йолдызлар
йөрер , диңгезләр торыр . Килгән калмас , киткән кире
килмәс , киткән җирләреннән бик разый һәм мәмнүн
булганнары өченме кире килмиләр икән яки дә анда
ташланганнары өчен йокыгамы чумдылар . Ант итеп
әйтәмен ки ; Аллаһның гиндендә бер дин бардыр ки
эчендә яшәгәнебез бу диннән тагында дөрестер ,
тагында сөйкемледер . Аллаһның киләчәк бер
пәйгәмбәр әфәндебез әйгәмбәре бардыр ки аның
килеүе бик якын булды , күләгәсе башыбызның
өстендәдер , Аңа иман иткән кешеләр нинди бәхетле
кешеләр , Аңа каршы килгән , гыйсьян иткән
кешеләрдә нинди бәдбәхет кешеләр , нинди бәдбәхет
кешеләр .
Әй җәмәгәт !.... Кая әле ул безнең ата-бабаларыбыз ?
Кая таштан сарайлар төзегән Ад вә Сәмүд
кавемнәре ? , Кая дөня малларына ышанарак, таянарак
кавеменә ; “ Мин сезнең раббыгызмын “ дигән
Фиргәвен вә Нәмрүд ?! Алар сезгә караганда тагында
баерак тагында күүәтлерәк түгелләрме иде ? Бу җир ,
кара туфрак аларны үз тигермәненә салып изде , тузан
итте ,юк итте хәттә сөякләре дә череп таралды
.Өйләредә җимерелеп , таралып хәзер инде анда бары
тик этләр генә һаулайдыр . Сак булыгыз алар кебек
гәфләткә төшмәгез , аларның юлыннан бармагыз .Һәр
нәрсә фанидыр , баки булган бары тик Аллаһтыр ки
бердер , уртагы һәм окшашы юктыр . Гибәдәт ителәчәк
бары тик улдыр . Тумаганда вә тудырмаганда . Бездән
әүүәл килеп киткәннәрдән алачак гыйбрәтләр күптер .
Үлем елгасына керергә урыннары бардыр әммә
чыгарга урыннары юктыр .Оло кече барысыда күчеп
китә . Киткән кире әйләнеп кайтмый .Аңладым ки һәр
кемгә килгән нәрсә һич шиксез миңәдә киләчәктер .”
Сук-у Указда бу гәләмәтләрне санаган шәхеснең
сөйләгәннәре барысыда бер вакыттан соң туры килгәч,
кешеләр арасында кайберләренең ололыгын аңлап була
әлбәттә.

Илк вәхи вә рисәләтнең башланыуы.


Пәйгәмбәр әфәндебез , 38 яшендә икән күп кенә
яктылыклар ,ачыклыклар күргән ,тавышлар ишет-кәниде,
әммә буларның нәрсә икәнлеге аңлашылып бетмәгән
иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез 39 яшендә икән , күргән төшләре
, күргәне кебек бик дөрес килеп чыга башлады .
Көндез булачак хәлләр , йокы белән уяныклык
арасында күрсәтелә иде , Пәйгәмбәр-леккә әкерен генә
үрәтелә иде . Бу хәл алты ай дәвам итте .
Моннан соң,үзендә; шәһәрләрдән ,кешеләрдән
өйләрдән ераклашу Мәккәнең тау араларына , ягьни
тыныч бер урыннарга чумып ялгыз калырга теләде .
Мүбәрәк айларда , вакыт вакыт Мәккәгә өч мил
ераклыкта булган Хира тауына , икенче исме белән
Нур тауындагы куышка килер , анда иләһи
яратыкларның ололыгы һәм бөйөклеге хаккында тирән
уйга чумыр иде . Вә шулай итеп Хира тауы
Каинатның әфәндесе өчен гибәдәт урыны иде .
Хира тауында булган чакта Аңа йә фәрештә күрелер
йә дә тавышлар ишетелер иде .
Милади 610 нчы елның мүбәрәк Рамазан айының 17
дүшәмбе көне иде , Аллаһның рәсүле тагында Хира
тауында иде. Бер төн алдарак төшләрендә ; зур бер
шикел ,бер сүрәт , бер төс күргәннәр иде. Бу ; үзенә
сер тапшырыу вазифәсе бирелгән вә үзеннән рухның
батынии
тарафы үрәнелгән Намусы - Әкбәр сифатлы ,
Җәбраил –иде.
Җәбраил г.с. пәйгәмбәр әфәндебез тау куышында икән
күренде .Вә “Икра “(Укы) -диярәк Аллаһның әмере
белән беренче вәхине тапшырды.
Каинатның әфәндесе уку –язу белми иде ,үмми буларак
яшәгән иде. “Мә әнә би кариин” –диде (мин уку язу
белмим)- диде . Җенабы Хакның хикмәтенең
кирәктергәненчә пәйгәмбәр әфәндебез ул яшкә кадәр
һич бер җирдә , һич бер кеше алдында утырып дәрес
сабак алмаган иде .Чөнки Раббыбыз, Аның тәгьлим вә
тәрбиәсене үз өстенә алган иде.
Җәбраил г.с. өч мәртәбә шул ук әмерне кабатлады һәм
шул ук җәвәбны алгач, пәйгәмбәр әфәндебезнең
мүбәрәк күкрәгене өч мәртәбә кысты вә Аллаһның
исме белән укымасыны таләб итте .Шулай итеп , гәҗәп
көдрәт эйәсе булган Җибрил тарфыннан Аңа мәгнәвии
бер - гә мәлият эшләнде булды .
Асылда Көрьәнил –Кәримнең бер нөсхасы Ләүхе –
Махфузда бер нөсхасыда пәйгәмбәр әфәндебезнең
калбендә(йөрәгендә) язылган иде.
Җибрил тарафыннан эшләнгән бу гәмәлият белән ,
Фахры-Каинат әфәндебезнең йөрәге өстеннән пәрдә
алынган , күтәрелгән вә бердән укыр хәлгә килгән иде.
Вә шулай итеп иң бөйөк мөгьҗизә ачыкланды булды .
Менә илк беренче вәхи .... Ул вакыт фәрештә, мәвәрадан
(гаибтән) килгән бер татлы тавыш белән; “Икра ,бисми
раббикәлләзии халәк,...
(Сине юктан бар кылып яраткан Раббыңның исме
белән укы !. Ул , бик кәрим (юмарт) булган Раббыңның
хаккы өчен ки , Ул кәләм белән өйрәтте ,кешегә
белмәгәнен өйрәтте . (Гәләк сүрәсенең
башында булган бу аятләр илк вәхи иде.
Расүлүллаһ әфәндебез буларны барысында Җәбраил
г.с.-нең тавышына эйәреп шул ук итеп кабатлады .
Пәйгәмбәр әфәндебезнең кабат кабат сүз сүзенә аятне
укып бетергәнче көтеп торган фәрештә , Аллаһның
Кәләмы , Аллаһның Рәсүленең теленә һәм йөрәгенә
җирләшкәнен, сеңкәнен күрер күрмәс күздән юк булды
.
Бу хәл бер пуляның бөйерне тишеп чыкканчы вакыт
эчендә булып үтте .Пуляда бөйерне тишеп үтәр -үтмәс
тәьсире башлаган иде инде .

Пәйгәмбәребез үзенә вәхи ителгән аятләрне алып


аңлап сеңдергәннән соңра ,йөрәге тетерәйәрәк
тулкынланган бер хәл белән өйенә кайтты .Хз.
Хатиҗәнең янына килде . Хз. Хатиҗә аны каршылады
“Ата анам сиңа феда булсын ! Мин синең йөзеңдә
әлегә кәдәр күрмәгән бер нур күрәмен , Синдә әлегә
кәдәр тоймадыгым бер хуш ис тоямын “ диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез ;” Мине каплаң,..... мине
каплаң ....”-диде .
Хз. Хатиҗә Аны каплады . Тетерәүе үткәнчегә кәдәр
төрөнеп әйбергә уралып ятты.
Кыска бер вакыттан соң бу хәл үзгәрде. Аллаһ рәсүле
үзенә килгәч , аякка басты һәм булган хәлне булганы
кебек үк Хз. Хатиҗәгә аңлатты . Вәхи ителгән аятне
Аңа укыды .Хатиҗәдә нык тулкынланыу белән бергә ,
аны юатты “ Һич куркуга һәм кайгыга сәбәб юк ,
юкка гына борчоласың , Аллаһ , синең кебек бер колына
начарлык иттермәс ,Чөнки син туганлык хакларына
игьтибар итәсең ,сүзеңдә тугьрысың ,авырлыкларга
чыдамлысың, түземлесең ,юлчыларны , мосафирларны
ихтирам итәсең , авыр хәлгә төшкәннәргә ярдәм
итәргә ашыгасың,
вә бөтен кешеләр карашында син Мүхәммәдүн
-Әминсең , шундый бер колыны Аллаһ ялгыз вә
ярдәмсез калдырмас .
Хз. Хатиҗә , киемнәрене киде .Рәсүлүллаһ-ныда аларак
абзыйсы Вәрака бин Нәүфәлгә киттеләр . Бу гәдәттән
тыш булган хәлне Вәракага аңлаттылар .Вәрака бик
сөенде. “Күддүсүн ! Күддүсүн ! Әгәр хәл аңлатылганы
кебек исә , Аңа килгән ; Хз. Мусага килгән Намусы
-Әкбәрдер, ягни бөйек бер фәрештәдер .Эх.... ни булыр
иде .... Халыкны ,син яңы дингә чакырган вакытта яшь
булсам иде.... Кавемең сине үз йортыңнан чыгарган
вакытта сиңә ярдәмче була алсам иде .

Пәйгәмбәр әфәндебез ; “Алар мине йортымнан да мы


чыгарачаклар ? дип сорады .
Вәрака ; “Эйе . Чөнки , синең кебек бер нәрсә алып
килгән , вәхи тәблигь иткәндә дошманлыкка очрамаган
һич бер пәйгәмбәр юктыр . Әгәр синең
дингә чакырыу көннәреңә ирешсәм сиңә бөтен көчем
белән ярдәм итәчәкмен эй Мүхәммәд”-диде.

Беренче мөселманнар.
Хз.пәйгәмбәребез пәйгәмбәрлегене иң башта иң нык
ышандыгы , таяндыгы кешеләргә аңлатты . Үзене бу
юлда , һәр кемнән алдарак дөрес һәм тугры дип иман
итеп һәм һидәят белән мүшәррәф булган
мөселманнар ;
Кадынлардан Хз. Хатиҗә ,
Хөр ирләрдән Хз. Әбү Бәкр
Балалардан Хз. Гали,
Азат коллардан Зәед ибне Харис
Коллардан Биләл-е Хәбәшии булды .

Хз . Әбү Бәкрнең тырышлыгы һәм гәйрәте белән,


Хз. Усман , Зөбәер ибне Аввам ,Абдуррахман ибне Ауф ,
Сагд ибне Әби Вәккас ,Тальха ибне Убейдуллаһ
Мөселман булдылар вә пәйгәмбәребез белән бергә
намаз кылдылар . Булар , Мөселманлыкны кабул
итүдә , намаз кылуда , Пәйгәмбәр әфәндебезне вә Аңа
Аллаһ тарафыннан килгәнне тәсьдик(тугьры )- дип
тануда барысыннанда бик үттеләр .
Хз. Хатиҗә (Р.гәнһә) нең мөселман булуы.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең бөтен хәлләрене белеп торган


, дөньяның иң зиһенле хатыны булган Хз. Хатиҗә- түл
Күбра шулай ук та әфәндебезнең бөйек юатучысы да
иде.Кирәк Мәйсәрәнең Шам сәяхәтендән кайткач
аңлатканы булсын вә кирәксә бөйек галим абзыйсы
Вәрака бин Нәүфәлнең ачыклаганы булсын , кирәксәдә
ул заманның иң мәшһүр рахибы Аддасның аңлатканы
белән тулы бер мәглүмәт алган иде .
Җибрил-е Әмин хаккында да бик күп ишеткән иде ,
белә иде. Аятләр инәр инмәс дәгвәт хаккында аятләр
ишеткәс бөтен кешеләрдән алдарак Хатиҗә-түл Күбра
иман иткән , әз генә дә
шикләнеүе юк иде. Дөньяның бер хатынына да насиб
булмаган бу бөйөк шәрәфне казаныу бәхетенә
ирешкәндер .
Хз. Әбү Бәкрнең (р.ганһ)-ның мөселман булыуы.
Әбү Бәкр , Курәишнең бай , игьтибарлы вә сүзе иң нык
үткән кешеләрдән берсе иде. Пәйгәм-бәребез белән
электән үк бик якын дуслыгы бар иде. Пәйгәмбәребезне
эзләгән кеше Әбү Бәкрнең кибете янында табар иде .
Ул башка кешеләр кебек потларга табынмас , дөньяга
килгән көннән бирле аларны бик тә ярат-мас, киреченсә
нәфрәт итәр иде вә калган кеше-ләрнеңдә
табыныуыны теләми иде. Әммә нинди аяныч ки
кешеләр , потларга табынарак алардан ярдәм истиләр ,
телиләр иде. Дөреслектә алар үзләредә потларга
ышанмыйлар , инанмыйлар әммә янә дә аңа табыналар
иде. Ерак чүлгә юлга чыкканда , кичтән татлы хөрмәдән
пот ясап башта аңа табыналар, аңа дога итәләр ,соңодан
да карын-лары ачыккач көлә -көлә аларны ашап ,чәйнәп
йоталар иде.
Хз. Әбү Бәкр р.г. буларны барысында белә иде шуның
өчендә потларга һич табынмый иде. Бары тик бер
Аллаһ бар икәненә инанган, әммә аңа юл күрсәтәчәк
бересе булмагач күңеленең эзләгәненә тыныч кына
сабыр итә килә иде. Пәйгәмбәр әфәндебезгә рисәләт
килгәч , һич шикләнмәдән , икеләнмәдән хак динне
кабул итеп мөселман булды. Соңыдан да тирә
ягындагыларга бу бөйөк динне аңлатырга башлады
,әммә бердән бөтә кешегә түгел яшерен буларак бик
ышанганы кешеләргә генә мөселман булуларыны
сөйли иде.

Хз. Алинең мөселман булуы.

Хз. Али ,пәйгәмбәр әфәндебезнең абзыйсы Әбү


Талибның улыдыр . Әбү Тлаибның гайләсе бик зур
булганы өчен Хз. Алины пәйгәмбәр әфәнде-без үз
янына алган иде. Ул вакытта Хз. Али бала гына вә ни
бары биш яшь кенә иде әле .

Бу кечкенә яштән бирле Ахырзаман пәйгәм-бәре


тәрбиәсе астында үскән Хз. Али , Рәсүлүллаһ
әфәндебезгә пәйгәмбәрлек килгәннән соң бер вакыт
Хз. Пәйгәмбәребезнең Хз. Хатиҗә белән бергә намаз
кылуларын күргәч ; “ Йә Мүхәммәд бу нәрсә? диде.

Пәйгәмбәр әфәндебездә ; Йә Али ! Бу , Аллаһ-ның


сайладыгы дөрес бер диндер . Мин сине , бер булган
Аллаһка ышанырга чакырам , кешегә ни дә файдасы ни
дә зарары булмаган Лат һәм Үззага бәйләнеүдән
тахзир итмен диде.”
Хз. Али ; “ Мин , бу дин хаккында бүгенгә кадәр һич
ишетмәдем . Бу хакта әтием белән бер киңәшләшим
диде. “
Пәйгәмбәр әфәндебез пәйгәмбәрлекне ачык-лауны әле
иртә дип белдеге өчен ; Йә Али... сиңә сөйләгәнемне
эшләсәң эшлә, әгәр эшләмәсәң яшерен тот бер кемгәдә
сөйләмә.” диде.
Ул төн үтте . Иртә сабаһтан Хз. Али Пәйгәмбәр
әфәндебез янына килде вә “Миңә сөйләгән нәрсәгезне
тагын бер кат сөйләрмесез диде “.
Пәйгәмбәр әфәндебез сөйләгәнене бер кат
кабатлагач ,Хз Али мөселман булды вә мөсел-
манлыгыны әтисе Әбү Талибтан куркарак яше-рен
тотто . Хз. Али мөселман булган чакта якынча ун
яшләрендә иде.
Хз. Әбү Бәкр , мөселман булгачта шунда ук бик яраткан
иптәшләре янына китте . Аларныда мөселман булырга
чакырды .Әсхабы кирамның (Р.ганһүм) алда
килгәннәреннән Усман бин Аффан
Талха бин Үбәйдуллаһ , Зүбәер бин Аввам ,
Абдуррахман бин Ауф , Сагд бин Әби Ваккас кебек
кавемнең алда килгән бөйек шәхесләре буларның
билгеле бер башлары иде . Беренче мөселман булган бу
затларга сәбикун –ы әүүәлин-дип әйтелер .
исламга ачыктан дәгьвәт.

Пәйгәмбәр әфәндебез , иң тәүдә халыкны Ислам диненә


яшерен рәүештә дәгвәт вә потлардан аера башлады .
Аңа , күберәге яшләр , халыкның зәгыйф вә факир
булганнары иман итте .Вә шулай ук беренче әмер
гибәдәтне яшерен эшләү иде. Чөнки аларга иман
итмәгәннәрдән зарар тияргә мүмкин иде. Хәттә намазда
Көрьәнил Кәрим яшерен укыла иде. Һәр кем
укыганыны яшерен итә иде . Бу хәл өч ел дәвам итте.

Бу заман эчендә исламиятне кабул итеүче-ләрнең саны


кыркка җитте . Инде хәзер Исламиятнең тулысынча
мәйданга чыкарылыуы , халык алдында ислам
байрагын күтәреү , исламга ачыктан ачык дәгьвәт
кылыу вакыты килгән иде инде. Пәйгәмбәр әфәндебез
гайләсене дингә чакырыу беләндә әмер ителде вә
аның өчендә шул аят назил ителде , индерелде ;
“Вә әнзир аширәтәкәл акрабин... (Якын туганнарыңны
җәннәт һәм җәһәннәмне һәм Аллаһның хөкемнәрене
аңлату белән куркыт .Сиңә эйәргәннәргә рәхмәт
канатыңны ач . Әгәр сиңә каршы килеп тыңламасалар
әйт ; “Мин сезнең эшләгәннәрегездән еракмын “
(Шуара ,214-216) “Фәсдәг бимәә түьмәр... ( Сиңә әмер
ителгәнне ачыктан ачык аңлат , мөшрикләрдән
йөзеңне бор “( Сүрә Хиҗр 94)
Бу аятләр ингәч , беренче эш , аңа кәдәр яшерен
укылган Көрьән инде ачык буларак көр тавыш белән
укыла башлады .

Туганнарына беренче дәгьвәт вә бер мөгьҗизә.

Пәйгәмбәр әфәндебез , Хз. Алины янына чакыра-рак ;”


Безгә бер кешелек ит ашы әзерлә һәм бер савыт сөт
алып кил . Соңыдан бөтен Абдул-мутталиб улларын
ашка чакыр . Алар белән сөйләшәсе сүзем бар , миңә
әмер ителгән нәрсәне аларга да җиткерәсем бар” .
Хз. Али аш әзерләгәннән соң бөтен Абдул-мутталиб
улларын Әбү Талибның өенә чакырды. Чакырылган
кешеләр ; пәйгәмбәр әфәндебезнең абзыйлары Әбү
Талиб , Габбас , Хәмзә , Әбү Ләһәб вә Абдимәнәф
улларыннан кайберләре вә ике хатын белән бергә 45
кеше иделәр .
Пәйгәмбәр әфәндебез ,бер кешелек итне бүлге-ләде һәм
чакырылганнарга ; “Бисмилләһ , җитеше-гез ризыкка “
диде.

Барысыда ул табактан итне туйганчы ашадылар .


Соңыдан бер савыт белән бер кеше эчәчәк кәдәр сөт
китерделәр. Һәр берсе ул сөтне, ул савыттан эчтеләр
һәм туйганчы эчтеләр. Ашау эчү беткәч табактагы ит
һәм савыттагы сөттә шул ук торалар иде.Һич ашал-
маган һич эчелмәгән кебек иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез , җае һәм уңае белән , аларны


Аллаһка иман итәргә , гибәдәт итәргә чакыра башлаган
гына иде ки , Әбү Ләһәб урыныннан сикереп торды һәм
(гибрәт алырга кирәк булган аш мөгьҗисәсеннән һич
бер гибрәт алмаганы кебек ) ;” Без бүгенге кебек бер
сихер күрмәдек”–дип иләһи чакыруга каршы чыкты ,
җәмәгәтне таратты.

туганнарыны икенче чакыру.

Беренче чакыруда , Әбү Ләһәбнең ямсез сүзләре һәм


кылынулары, пәйгәмбәр әфәндебезгә бик авыр булды.
Бер ничә көн сабыр итте. Соңыдан Җәбраил (г.с.)
килеп , “Аллаһның әмерен сонга калдырмаска кирәк
икәнен “ пәйгәмбәр әфәнде-безгә җиткерде вә аңа бер аз
кыюлык өстәде.
Шуның белән пәйгәмбәр әфәндебез , Хз. Алины
чакырды һәм; Әй Али ! Шул кеше синең-дә ишеткәнең
кебек ямсез сүзләре белән, сүземне кисте , бүлде . Мин
аларга бер нәрсә аңлата алмадан таралып беттеләр.
Син тагын теге вакытта булганы кебек бер аш әзерлә
һәм аларны тагын бер чакыр әле.”-диде.

Бу икенче җыелыштада ашап эчкәннән соң Аллаһ


рәсүле ; Хәмед ,мактау , ололау Аллаһка тиешледер ки
Мин Аңа хәмед итәмен . Ярдәмнедә аңардан теләрмен .
Аңа инаныр , Аңа таянырмын . Шөбһәсез белер вә
белдерәмен ки Аллаһтан башка иләһ юк. Ул бердер ,
Аның иптәше , уртагы юктыр .Һәр хәлдә гайләсе өчен
үлән эзләп киткән кеше килептә гайләсенә ялган
сөйләмәс .Валлаһи мин , бер кемгәдә ялган сөйләмәм
,бөтен кешеләргә ялган сөйләгән булсамда янә дә сезгә
ялган сөйләмәм .Бөтен кешеләрне алдаткан булсамда
янә дә сезне алдатмам . Сезгә аңлатканым Аллаһ ,
шундый бер Аллаһ ки аңардан башка иләһ юктыр
.Миндә Ул Аллаһның хусуси буларак сезгә , гомуми
буларакта бөтен кешеләргә җибәргәне пәйгәмбәрмен .
Валлаһи сез, йокыга киткәнегез кебек үләчәксез .
Йокыдан уянганыгыз кебектә кире тереләчәксез вә
бөтен эшләгәннәрегездән хисап бирәчәксез .Игелекнең
каршылыгында игелек , явызлыкныңда каршылыгында
да җәза күрәчәксез. Булар мәңге җәннәттә калыу йә дә
мәңге җәһәннәмдә калыу димәктер . Кешеләрдән ахирәт
газабы белән беренче куркытканым кешеләр сезләрсез”
диде.
Бу сүзләргә күрә Әбү Ләһәбтән башка барысыда
аңлаешлы һәм йомышак сүзләр сөйләделәр.

ике нәрсәгә чакыру вә Хз. Алиның җәвабы.

Пәйгәмбәр әфәндебез ; “ Әй Абдулмутталиб


уллары ! Валлаһи , Гәрәбләр эчендә , минең сезгә
китергәнем дөнья вә ахирәтегез өчен хәерле булган
нәрсәдән тагын хәерлесене вә фазиләт-лесене
кавеменә китергән бер егет белмим. Мин сезне телгә
җиңел булган , мизанга авыр баскан ике кәлимәгә
чакырам ки , ул да ; “Аллаһтан башка иләһ
булмаганына вә минемдә , Аллаһ-ның Рәсүле
булганыма таныклык(шәһәдәт) ките-реүегездер .”
Бөйек Аллаһ сезне моңа чакы-руымны әмер итте
.Сез моның хаккында ,элек күрмәгәнегез кайбер
мөгҗизәләр дә күрдегез.
Шулай булгач , кайсыгыз миңә бу юлда иҗабәт итәрәк
вәзирем һәм ярдәмчем булачак ?” диде .
Бу сүзләрне ишеткәч барысыда тынып калды-лар
.Пәйгәмбәр әфәндебез бу сүзләрне өч тапкыр кабатлады.

Калганнарның тынып калыуына каршы буларак һәр


тапкырдада аяк үрә баскан Хз. Али өч тапкырындада
басып ;”Йә Рәсүлүллаһ !.... Сиңә ярдәмче мин
булырмын мин ! Чынлыкта , булар-дан яшь буенча иң
кечкенәсе минмен . Уйларым җинелчә генәдер бәлки ,
тәнемдә бәләкәч , кулларымда зәгыйф , аякларымда
нечкәдер әммә, моңа карамастан бу эштә синең вәзирең
вә ярдәмчең булырмын “. диде.

Анда булган барчасыда моңа көлделәр , күзләрене бер


Әбү Талибкә бер бу сүзләрне сөйләгән балага
йөгерттеләр . Әле 13 яшендә-генә булган бала нәрсәләр
сөйли иде. Әммә шулай булсада , һаман насибсезләрдә
күз яше күренми , күңелләре эреми , хакка , дөрескә
тәслим булмыйлар иде. Чара юк . Аллаһ мөһер баскан
кальбләрне ,йөрәкләрне бер кемдә ачал-мас .Һәм
һидәяттән насибе булганнаргада бер камачаулый алмас.

ГОМУМИ БЕР РӘВЕШТӘ ЧАКЫРЫУ.

Пәйгәмбәр әфәндебез , үзенең якын туган-нарыны


хакка дәгвәт иткәннән соң ,чират бөтен Мәккә
халкына килгән иде .Бер көн өеннән чыгып Сафа
тавына барды . Анда зур бер ташның өстенә чыкты .
Шәһәдәт бармак-ларыны колакларына куеп ;
“Әй Курәиш уллары , Әй Һашим уллары , Әй Фәһир
уллары . Ашыгыгыз әй Курәиш халкы , сезгә мөһим
бер хәбәрем бар .”-дип тирә якка тавыш салды .
Бу шундый бер дәгьвәт иде ки , Фахры Каинатның
чакырыуы бер мөгҗизә буларак алты сәгәт
ераклардан ишетелә иде. Чөнки Фахры Каинат
сөйләшеүе , мәгнәви бер радио белән сөйләшкән
сымак булды .Вә сөйләгәндә гади генә берсе түгел
иде . Бер пәйгәмбәр иде. Якыннан ерактан
ишеткән һәр кем килеп алдына җыелдылар .
Пәйгәмбәр әфәндебез аларга шуны сорады ; “ Мин
сезгә шул тауның артындан дошман гәскәре килә
дисәм ышаныр идегезме? “ Андагылар барысыда бер
тавыш белән күкләрне яңгыратып ; Әйе ! Әйе ! Әйе !
Ышанырбыз .Чөнки ,Синнән бер кайчанда ялган
ишетмәдек . Рия күрмәдек.Син безнең арабызда
тугрылыкның , дөреслекнең иң күркәм үрнәге-сең. Син
Мүхәммәдүл-Әминсең .” –диделәр.

Аларның бу җәвапларына каршы Пәйгәм-бәр әфәндебез


дә ;"Мин сезнең киләчәгегездә булган каты газапны
белдереүчемен . Сезне “ Ләә иләһә илләллааһ вәхдәһү
ләә шәрикә ләһ.(Аллаһтан башка иләһ юктыр . Ул
бердер . Аның иптәше , уртагыда юктыр )” дип
шәһәдәт китереп иман итәргә чакырамын ! Мин дә Ул
Аллаһның колы вә Рәсүлемен ! Сөйләдегемне кабул вә
тәсдик итәрсәгез җәннәткә керәчә-гегезгә вәгьдә
итәмен . Сез “ Ләә иләһә илләллаһ” дип әйтмәдекчә ,
миненеңдә сезгә ни дөньяда ни дә ахирәттә бер
файдам булачак-тыр , иман итегез “ диде.

ӘБҮ ЛӘҺӘБНЕҢ КАРШЫЛЫГЫ.


Ул вакытта пәйгәмбәр әфәндебезгә шундук ышан-
ганнарда бар иде .Ышанмаганнар арасында да үз ара
сөйләшеүләр башлады. Шулай ки хәттә бер берлә-ре
белән тартыша башладылар . Ул арада Рәсүлүл-лаһның
абзыйсы Әбү Ләһәб урыныннан сикереп тороп ;“Вай !
Син безне шуның өченме чакырдын ?”
дип бакырып җикереп ике кулына берәр таш
алып” Тәббән Ләк ( Сине һәләк итәмен ) “ дип
атарга теләсәдә , Җәбраил г.с. мәгнән артыннан
килеп беләкләреннән тотты . Тырышты маташты
әммә ата алмады.

Аның бу кыланышыннан пәйгәмбәр әфәнде-без


тәьсирләнде . Аның өчен Аллаһү Тәгәлә ,
хабибене юатыр өчен “Тәббәт сүрәсе”-не индерде . “
Хабибем син борчылма . Сине һәләк итәчәкмен
дигән Әбү Ләһәбнең ике кулыда , дөнясы да , ахирәте
дә , балаларыда , гәйләседә һәләк булды.”- дип
боерды.
Әбү Ләһәб , пәйгәмбәр әфәндебезгә беренче булып
каршы чыкты. Хатыны Үммү Җәлиләдә дингә каршы
чыгыуда , дошманлыкта иреннән һич тә калышмады.
Шулай ки ; Әбү Ләһәбнең хатыны , төнләрдә
таулардан каты , кискен энәле үләннәрне тигенәкләрне
җыеп алып килер ,пәй-гәмбәр әфәндебезнең өйе
белән мәсҗиде арасы-ндагы юлга сибәр , җәяр иде .
Аның өчен Җена-бы Хакта, Тәббәт сүрәсендә аны
утын ташыушы дип кимсетте.
Улларыда Пәйгәмбәр әфәндебезнең ике кызы белән
никахланган иде. Әбү Ләһәб вә хатыны улларын
чакырып ;” Хәзер үк хатыннарыгызны аерың ,
аермасагыз безгә уллар түгелсез “ диделәр . Аларда
шундук аердылар . Улларыннан Үтәйбә бик бөйөк
тәрбиәсезлек күрсәтте. Сөекле пәйгәмбәребезнең
хозурына килеп , “Мин синең динеңне инкар
итеүчемен вә сине һич сөймәм . Син дә мине
сөймәссең .Аның өчендә кызыңны аердым .” Буның
белән дә бетмәде .Каинатның әфәндесенә һөҗүм
итәрәк , күлмәгене ертты вә мүбәрәк йөзенә төкерде .

Бу залимнең бу эшеннән Аллаһ Расүле бик мүтәәссир


булды. Аның өчен ;” Йа Рабби ! Аның өстенә
җанаварлардан бер җанавар мусаллат ит” дип
бәддога итте. Күп тә үтмәдән Үтәйбә әтисе Әбү
Ләһәб белән Шамга барганда Зәрка тигән урында
әтисе һәм аркадашлары арасында йоклап ятканда
бер арслан килеп аңа ташланды да өзгеләп ,ерткылап ,
бүлгеләп ташлап китте .Бу да пәйгәмбәр әфәндебезнең
догасының кабул ителеүене ачыкча күрсәтте .

Пәйгәмбәр әфәндебезнең китергәне бөйөк дин-гә


каршы бөтен дошманлыгыны эшләгән ,әммә диннең
таралыуына һич тә камачаулый алмаган мөшрикләр ,
Пәйгәмбәр әфәндебезнең ике улы вәфат итеүе сәбәбе
белән үз үзләрен шулай юаталар иде : “Аның Касим
белән Абдуллаһтан башка улы юк , әгәр үзе дә
үләрсә улларыда үлеп бетте вә шулай итеп аның бу
Ислам дәгвасы бетәчәк , короячак “ –дип уйладылар.

Әммә алар белмиләр иде . Белмиләр иде ки ,


донья Аның өчен яратылган иде . Бөтен кешелек
аның өчен иде. Һәр нәрсә аның өчен яратылган иде.
Ул булмаса иде бу дөнья булмаячак иде . Буларның
бересене дә мөшрикләр белмиләр иде. Аларның бары
тик белгән нәрсәсе бар исә пот , сын , һәйкәл ясап
аңа табыныу иде. Хәтер-ләренә килми иде ки Аның
шәригәте кыямәт көненә кадәр дәвам итәчәк ,
өммәтедә аңа үз балалары һәм якыннары кебек
булачак иде.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең иң бөйөк мөгҗизәсе


көрьәндер.

Муса гәләйһис-сәләм вакытында сихер һәм


сихербазлык бик алга киткән иде. Кешеләр сихер
белән бик мауыгып киткәннәр иде. Җенабы- Хакта
Хз. Мусага бер таяк биргән иде. Бу таяк белән
барлыкка килгән харикул гәдәт (тәбигый гәдәттән
тыш) хәлләр , хәдисәләр Аңа бирелгән мөгҗизәләрнең
иң бөйөге иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез заманында исә халык ара-
сында шигыр һәм әдәбиәт киң таралган иде. Әзме
күпме сөйләшергә белгән һәр кем шигыр сөйләр
шигыр язар иде.
Гәрәбләр , үзләренең арасында төзегән ши-гыр
ярышларында югары интонация белән ши-гыр
сүләгәндә , аят аят ингән Көрәнил Кәрим-нең бер
аятенә окшаш бер шигыр ,бер сатыр яза алмаганнар
вә язада алмаячаклар иде. Чөнки Көрәне Кәримдә
Җенабы Хак ; Әй Хабибем ! Син аларга әйт ки ;
Әгәр бөтен кешеләр һәм җинниләр , Көрәнгә бер
мисел(окшаш) китерергә җыелсалар, тырышсалар ,
маташсалар кайберләре кайберләренә ярдәмче дә
булса , һич әммә һич бер окшаш , һич бер мисел
китерә алмаслар .”дип боера . ( Сүрә и Исра ,89)

Мөнкирләр , бергә җыелып Аның мислене язарга


тырышып , маташып караганнар иде. Әммә бул-дыра
алмадылар , көчләре җитмәде. Язган нәрсә-*ләреннән
үзләредә көлә башладылар . Шулай ки ; Көрәнил
Кәримдәге аятләрнең бер кәлимәсе генә бер китап
язачак мәгнә ташыганыны күргәннәр , аңлаганнар иде.
Аңлаганнар иде әммә соң аңлаганнар иде.
Вә шулай ук та гәрәб телендәге элекке кәли-мәләрне
, шул ук вакытта бер кәлимәнең бөтен мәгнәсене
белеүчеләр вә мәҗаз гыйлемене белеүчеләр ,
укылган Көрәнннең тирән мәгнәсе-не аңлап зәукыны
яшиләр иде. Көрәни Кәримне кабат-кабат уку кешене
һич тә арытмый һич тә биздерми иде. Бу да күрсәтә
иде ки , Ул кеше-ләрнең язганы бер гади генә китап
түгел иде. Гәрәбләрнең эчендә кайберләре моны
аңлый иде вә аңлаганнары өчен дә мөселман булалар
иде.

Әммә шундый да китаплар бар ки бер мәртә-бә


укылганнан соң тагын бер тапкыр укыйм дип кулга
алынганда кешегә ялыку бизеү ките-рергә мөмкин
.Ләкин Көрәни Кәрим гасырлар буе укылып килә вә
кешеләр Аны укыудан һич тә ялыкмыйлар ,
бизмиләр . Бу да бөйөк Көрән-нең хусусиятләреннән
бары тик берсе генә әле.

Гәрәб теле әдәбиятыны якшы белүчеләр тагын-да


тизерәк мөселман булалар вә Көрәнне укыйлар .
Аның мәгнәсе өстендә дәресләр бирегә тырышалар
иде. Әлбәттә ки барысыныңда өйрәтеүчесе Пәйгәмбәр
әфәндебез иде. Ул да вәхи юлы белән буларның
мәгнәләрене Аллаһү Тәгә-ләдән өйрәнә иде.
Мөселман булмаганнар дәхи Көрәни Кәримнең
кешенең такатының(көченең) тышында бер кә-ләм
икәнен аңлыйлар , беләләр иде . Месәлән курәиш
мәшһүрларыннан Вәлид ибне Мүгирә Пәйгәмбәр
әфәндебезнең хозурына килеп ; “Миңа Көрәннән
берәй аят укырмысыз?” дип сорады.
Рәсүле Кибрия да шул аятне укыды : “Иннәллаһә
йәьмүрү бил гәдли вәл ихсәни вә итәәә и зил курбәә
вә йәнһә гәнил фәхшәә и вәл мүнкәри вәл бәгьии
йәгизүкүм ләгәлләкүм тәзәккәрүүн .( мәгнәсе: Һич
шиксез Аллаһү Тәгә-лә гәдәләтне , якшылыкны һәм
туганнарга бирер-гә әмер итә , начарлыклардан ,
төрле азгынлык-лардан , золомнан да тыя .Вә сезгә
шуның белән үгет бирә ки өмет ителер сез аны якшы
итеп аңлап тотарсыз” дия . (Сүрә и Нәхел 90) .

Вәлид ибне Мугирә бу аятне җаны күңеле бе-лән


тыңлаганнан соң шуларны сөйләде : “Валлаһи, моңарда
бер күңелләрне үзенә тарту үзенчәлеге бар . Бик тирән
вә файдасы күп булган кәләм икәненә ышанамын .
Бу аятне һәм калганнарыны кеше сөйләямәс .”
Соңыдан кавеменә боролоп шулай диде : “ Сезнең
арагызда шигырларны миннән дә якшырак аңлаган
юктыр . Шигырларның һәр төрлесене сездән
якшырак аңлармын , белермен . Вә җин
шигырларының мәгнәсене дә бит миңа сорыйсыз .
Мүхәм-мәдиләрнең укыганы кәләм сезнең
укыганыгыз һәм тыңлаганыгыз һич бер кәләмгә
окшамый . Бу кәләм бөтен белгәнегез вә
тыңлаганыгыз шигыр-дан , бәеттән өстендер .”

Янә бер көн Хәтәмүл-Әнбия әфәндебез , Хәрәме


Шәрифнең бер кырыенда утырганда теге як
кырыенда да курәишләрнең мәшһүрлары утыра иде .
Алардан Вәлид исме белән мәгруф булган Үтбә бин
Рәбига калганнарына шулай дигән иде ;” Нәрсә
әйтерсез , хәзер китеп Мүхәм-мәд белән сөйләшәбез
вә үзенә теләгән рүт-бәне(дәрәҗәне) вә теләгәне һәр
нәрсәне бирәбез җитәр ки ул дәгьвасыннан баш
тартсын-дип әйтимме ?”
Тирә- ягындагылар ; “ Әйе сөйлә . Әгәр ка-бул итәрсә
Аны теләгәненә ирештерербез , теләгәнене
бирербез .”-диделәр . Кайберләре кабул итәчәк дип
уйлыйлар иде. Әммә күрик , Ул кабул итәчәкме ?
Үтбә , Рәсүлүллаһ янына килде бик күп нәрсәләр
сөйләде , үзенә күрә нәсихәт иткән булды .

Пәйгәмбәребез ; Бетте ме ?”диде .


Үтбә : “Әйе , бетте.” дип җәвап бирде .
Моңа каршы пәйгәмбәр әфәндебез ,” Алайса хәзер
мине тыңла .” диде вә аңа озон озак сөйләмәде бары
тик бер сүрә укыды . Бу сүрә аны туры юлга
китерергә җитәчәк вә артачак иде.
‫بسم ا الرحمن الرحيم‬
‫الم تنزيل الكتاب ل ريب فيه من رب العالمين‬

(мәгнәсе : Әлиф ләм мим . Бу китапның инде-релеүе


ки , анда һич шөбһә юктыр . Ул гә-ләмнәрнең
раббысынннан индерелгәндер ). (сүрә и сәҗдә 1,2 )
дип сәҗдә сүрәсен укырга башлады . Сәҗдә аятенә
килгәч калкып сәҗдә итте . Үтбәгә боролоп ;
“Ишеттеңме ?! әй Әба Вәлид ? ишеттеңме ?! әй Әба
Вәлид ? дип сорагач ,

Үтбә :” Ишеттем . Менә Син, менә Ул” –дип җәвап


бирде .
Үтбә шундук урыныннан калкарак, туп-туры үзе-нең
иптәшләре янына китте вә аларны аны бик
кызыксынып көтеп топганнарыны күрде . Кайберләре
;” Нәрсә булды ?”-дип сорады ,
Үтбә; “Һич тә сорамагыз, бер кәләм ишеттем ки, бу
кәләмны әлегә кәдәр бер кемнән дә ишетмәгән
идем . Валлаһи бу сүз шагир сүзе түгел, сихер
түгел, кәрәмәт түгел . Әй Курәиш ололары ; миңа
калса сез Мүхәммәд белән һич маташмагыз . Мине
тыңлагыз, Аңа һич тимәгез. Аны үз хәленә
калдырыгыз.”

Үтбәдән бу җәвапны алгач нәрсә әйтергәдә аптырап


калдылар. Әммә янә дә бер кысмы мөш-рик булудан
баш тартмадылар.

Аңа нәрсә генә әйтмәделәр.

Кайсысы “мәҗнүн” дигән иде, кайсысы “каһин” вә


кайсысы да “шагир” дигән иде. Курәиш кавеме, хаҗ
вакыты килгәч Ислам дине нык таралыр дип
куркалар иде. Мона ирек бирмәс өчен бер ничә хәйлә
корога уйладылар .

Араларыннан берсе; “Хаҗ заманы якынаеп килә. Хәзер


һәр тарафтан кешеләр киләчәк. Әгәр берәй тәдбир
алмасак алардан да кешеләр алда-тылачак, Мөселман
булачаклар. Моны тыяр өчен чарасын табарга кирәк .
Нәрсә әйтергә кирәк икән аны хәзер үк уйлап
карарлаштырып куяек”диде.
Бу фикер кабул ителде . Нәрсә әйтәчәкләрен
карарлаштыра башладылар . Араларыннан кай-берләре
“Каһин”-дип әйтик диделәр.

Әммә Вәлид ибне Мугирә моңа; “Ул каһин түгел.


Аның сүзләре һич каһин сүзенә окша-мый”-дип
каршы килде.

Кайберләре дә “Мәҗнүн” –дип әйтик диде-ләр.

Вәлид ибне Мугирә ; “Булмас, мәҗнүн дисәк кем


ышаныр. Аңарда һич тилелек гәләмәте юктыр.

“Шагир-дип әйтик”-дигәннәр дә булды.

Вәлид ибне Мугирә; “Бу да булмас, Аның


укыганнары шигыр түгел. Чөнки шигырларның
кысымнарыны беләбез. Бу сүзләр һич бер шигыр-ның
һич бер кысымына туры килми бит.”

Вә хәттә кайберәре “Сихер дип әйтик”-диделәр.

Вәлид ибне Мугирә; Бу да һич бармый. Сихербазга


кайсы җире окшый? Укып өфләүеме бар? Шуннан
төенме бәйли? Ягьни кыскача сихербазның эшләренә
окшаш берәй эше бармы? Юк. Аңа ничек сихербаз-
дип әйтәсең. Моңа кем ышаныр?”-диде.

Рәсүле Әкрам хаккында нәрсә әйтәчәкләрене карар


бирә алмадылар. Чөнки Ул сөйләгәннәре-нең һич
берсе Аңа туры килми иде. Аңа әйтә-чәк булган
сүзләренең Аның белән ерактан якын-нан һич бер
элемтәсе юк иде. Дөреслектә Аңа ифтира атарга һич
әммә һич көчләре җитмәде.

Аларның шундый бер мөгҗизәне күрептә Аның


пәйгәмбәр икәнлегенә ышанмаулары нинди бөйөк бер
кайгы, нинди бөйөк бер насибсезлек түгелме?

Ниһаят Хаҗ вакыиы килеп җитте. Рәсүле Әкрәм


агым-агым Мәккәгә килгән хаҗиларны хак дингә
дәгвәт итә иде. Мәдинәнең яртысыннан күбесе
мөселман булган иде. Бәни Сәләмә кабиләсеннән бер
ничә кеше Көрәннән аятләр тыңлаганнар иде, әлегә
кадәр ишетмәгәннәре нәрсәләр булганы өчен шундук
мөселман булганнар иде. Кабиләләренә кайткач Хз.
Пәйгәмбәребездән аңлатарак Аның гади бер кеше
түгел икәнлегене һәм үзләренеңдә мөселман
булганнарыны сөйлә-деләр. Каршы чыгыучылар
булсада, яклаучылар-да бик күп булды әлбәттә.Хәттә
шул кабиләдән Амр ибне Җәмуһ мөселман булган
улына; “ Ул заттан ишеткән сүзләрдән бер аз миңа
да укы әле”-диде.
Фатиха сүрәсен укыды. Әтисе моны ишеткәч
хәйран булып калды.

“Бик гүзәл ,бик матур. Калган сөйләгәннәре дә


моның кебек гүзәлме?”

Улы җәвап бирде:”Тагыда мртурыраклары бар.”


Бәдәви гәрәбләрдән бересе, “Фәсдәг бимәә түмәр.
(мәгнәсе: Сиңә әмер ителгәнне (башларын ярырдай )
ачыктан ачык бәян ит , (өзелсә өзелсен ,кырылса
кырылсын , ертылса ертылсын мөшрик-ләрдән
йөзеңне бор.) (сүрә и Хиҗр 94). аятене ишеткәч
шундук сәҗдәгә барды вә шулай диде:” Бу сүзнең
фәсәхатына сәҗдә иттем.”

Икенче бер кешедә йософ сүрәсе укылганда иман-га


килде. Хәттә бу сүрәнең 80-нче аяте укылгач шулай-
дип әйтте:”Шәһәдәт итәмен ки һич бер мәхлук моңа
окшаш бер сүз сөйли алмас.”

Әбү Зәр дә кардәшенең сүзләрен ишеткәннән соң


иманга килде. Кардәше дә Мәккәнең иң күр-кәм
танылган шагирләренең берсе Әнис иде. Аның
шигырларыны һәр кем бик мауыгып зәук белән
тыңлый иде. Бер көн Әнис Мәккәгә килгән вакытта
пәйгәмбәр әфәндебезнең сүзләре-не ишеткән иде.
Кире әйләнеп кайткач кардәше Аның сифатларыны
бәян итте. Әбү Зәр кардәше-нең аңлатканы шәхес
хаккында тагында күберәк мәглүмәт алыр өчен
сорауларының соны юк ке-бек иде.

“Мәккәлеләр аның хаккында нәрсә әйтәләр?”

Әнис:” Шагирдыр, каһиндыр, сихербаздыр, диләр.


Мин каһинләрнең сүзләрене ишеттем, соңодан
шагирларның да шигырыны тыңлаганым бар вә
сихербазларны да күргәнем булды. Мүхәммәд (с.г.в.)
дигән затны алардан кемсәгә окшата алмадым.
Аңладым ки Мүхәммәд (с.г.в.) тугьрыдыр калганнар
ялганчыдыр.”
Бу сүзләрдән сон Әниснең кардәше Әбү Зәр, һич
икеләнмәдән мөселман булды. Кардәшенең сүзе
белән мөселман булганнар шул кадәр күп иде ки ,
артык пәйгәмбәр әфәндебезне күрмә-дәндә мөселман
булучылар көннән көн арта барды.

Көрәнил Кәримнең һич бер нәрсәгә окша-мауы,


бары тик үзенә генә окшауы Аның дәрәҗә-сен
тагында югарыга күтәрә иде. Ул шигыр да түгел
бәеттә түгел. Ул тулысынча бер мөгҗизә-дер. Бөтен
аяти кәримәләр бәләгәт ягыннан бер булмыйча берсе
берсеннән тагын өстенерәктер. Әммә барысыда
мөгҗизәдер. Ягни аның мислене , окшашыны
барлыкка китереүдән бөтен кешеләр гаҗиздер. Хәттә
кешеләр генә түгел бөтен каи-нат гаҗиздер.
Мөшрик галимнәреннән кайберләре, Көрәнил Кә-рим
кебек бер китап иҗат итәчәкләрене сөйләп аны
язарга тырыша башладылар. Әммә тыры-шыулары
теләгәннәре кебек килеп чыкмады. Чөнки сөйләгән
сүзләре бик гади һәм һич тә күркәм түгел иде.

Мүгәлләкат-ы сәбгә, Кәгбә диварында асылган тора


иде. Аларны укучылар бар иде . Шигыр язу шигыр
уку гәрәбләрнең кызыксынган эшләре иде әлбәттә. Ул
заманнарда иң җаһил кемсә дә үз хыялына күрә
шигыр язар вә ул шигырлары белән дә ярышларга
катнашыр иде. Арала-рындан иң матуры сайланып
язучыларына бүләкләр, һәдияләр бирелер иде.

Бәләгәтнең иң югары дәрәҗәсендә булган Көрән


аятләре инә башлагач шагирләр арасында да
сөзелүләр башлады. Вә шул аяти кәримәне;
‫بسم ا الرحمن الرحيم‬
‫و قيل‬

мәгәле шәриф Аллаһү тәгәлә тарафыннан әйтелде


ки :”Әй арз (җир) суыңны тот, әй күк синдә тот.” Су
туктады эш булып бетте, (Көймәдә) Җуди (тауында)
утырып калды. Вә залимнәр хаккында ерак булыгыз -
дип әйтелде.(сурә Һуд 44 ) ишеткән, тыңлаган,
бәләгаттан аңлаган һәр кем мөселман булды һәм бик
күп кешегә бу аят нык тәьсир итте.

Ул заманнарда, Мүгәлләкат-ы сәбгә шагир-


ләренең иң мәшһүре Имрүл Кайс иде. Кардәше яши
иде әле. Бу аятне ишеткәннән соң шулай диде:
“Хәзер инде бер кемнең дә әйтер сүзе кал-мады.
Кардәшемнең шигыры бу сүзләр янында тора алмас.
Дөрес сүзләр бу сүзләрдер.”
Туп туры Кәгбә янына килеп, кардәшенең
шигырыны Кәгбә диварыннан төшерде. Иң югарыда
булган кардәшенең шигыры индерелгәч калган астагы
шигырларның һич кыйммәте кал – мады. Югарыдагы
төшерелгәч астагыларның һич хөкеме калырмы? Вә
хәзер инде Кәгбә дива-рында бары-тик Көрьән
аятләре асылып тора иде.
Халык аларны укып бөйөк сәнгәтнең зәүкыны ала
иде. Калган әсәрләргә боролоп караучы да юк иде.
Мөшрик булып калырга дәвам итеү-челәр бу хәлне
күреп бик нык кызалар, ачула-налар әммә
кулларыннан бер нәрсә килми. Тынып калудан башка
чараларыда юк иде.
Бик күпләредә, бу аятләрнең Аллаһның кәлә-ме
икәнлегенә ышаналар иде. Чөнки пәйгәмбәр
әфәндебезнең үмми икәнлегене беләләр иде. Мындый
сүзләрне үз башына сөйләүе мөмкин түгел иде.
Сөйләр өчен белеүе кирәк , белеү өчен дә йә
ишетергә тиеш йә дә укырга тиеш. Ә Пәйгәмбәр
әфәндебезнең белеме юк иде, башкасыннан да
ишетмәгән һәм бер кемнән дә дәрес-сабак алмаган
иде.

Шулай булсада иң бөйөк бер мөгҗизә буларак


Җенабы-Хак бик әз бер вакыт эчендә бөтен
үткәннәрнең һәм киләчәкләрнең гилемене
хабибе Мүхәммәдәнил Мустафа(с.г.в.)-гә ихсан иткән
һәм Аны һәр төрле гилемнең вә хикмәтнең кайнагы
кылган иде.

беренче мөселманнар һәм очраганнары җәфалар.

Мөшрикләр, беренче мөселман булганнардан


яклаучысы, саклаучысы булмаган зәгыйф, фәкыйр
булганнарга эшләмәгән золом, җәфалары калмады.
Аларны ач,сусыз тоталар, нык итеп тукмыйлар,
кызган ком өстенә яткырып газап итәләр,
интектерәләр иде.

авыр җәфага очраганнарның кайберләре.


Ясәр гәйләсенә казнь: Әбү Җәһил, Курәиштән
берсенең мөселман булыуын ишетсә, Аңа килер вә
Аның малына, сәүдәсенә тыгылып аңа зарар итәр һәм
иттерер иде. Аммар бин Ясәрнең башы-на утта
кыздырылган чәч куеп җәфалыйлар, интектерәләр
иде. Аммарның әтисе Ясәр, кар-дәше Абдуллаһ вә
әнисе Сүмәййә дә иманнары сәбәпле Мәккәнең
кызгын чүленә чыгарылып интектерәләр, җәфаланалар
иде.

Аллаһ рәсүле аларга барып аларның каты


газабыны үз күзләре белән күрә иде, әммә
мөселманнарның әз һәм зәгыйф булыуыннан һич бер
нәрсә эшләргә хәлдән килми һәм аларга әулай әйтә
иде: “Сабыр итең әй Ясәр гәйләсе, сезгә җәннәт
вәгьдә ителгән”
Ясәр, пәйгәмбәр әфәндебезгә;”Заман гел ш
улаймы үтәчәк дип сорагач, пәйгәмбәр әфән-
дебез:”Аллаһым! Ясәр гәйләсенә рәхмәт вә мәгь-
фирәтеңне ихсан ит!”-дип дога итә иде.

Бер вакыттан соң Ясәр, бу кәдәр каты газапка


түзә алмыйча җан бирде. Зәүҗәсе (хатыны) Сүмәййә
бик ологайган зәгыйф бер хатын иде. Әбү Җәһил
Сүмәййәгә:”Син, бары тик йөзенә гашыйк булганың
өчен Мүхәммәдкә иман иттең”-дигәч Сүмәййә аңа бик
авыр сүзләр әйтте. Әбү Җәһилдә аңа бик кызып
кулындагы сөңгесене атып аны шәһид итте.

Дин юлында ирләрдән беренче шәһид Ясәр,


катыннардан да беренче шәһид аның зәүҗәсе
Сүмәййә булды.
Биләл-е Һәбәши: Нәсел игтибары белән, Һәбәш
(эфиопия) иленнән булып бер зәнҗидер. Үмәя-түбни
Халәфнең колы иде. Үмәя Исламның бөйөк
дошманнарыннан булганы өчен, колына эшләмәгәне
газап калмады.Аны кызган комнар өстенә яткырып,
күкрәгенә ташлар куеп сәгәтләр буе кызу кояш
астында тота иде. Биләл, иманның биргән көче һәм
күүәте белән боларга түзә,”Аллаһ бер, Аллаһ бер”-
дип бу авырлыкларны күтәрә иде.

Биләл-е Һәбәшине яклаячак бер кеме юк.


Муенына җип тагып балаларның кулына биреп
сүрәтеп йөретәләр иде. Муеныны җип кисә, каннар
ага әммә авызыннан бары тик “Аллаһ бердер, бер”-
сүзе чыга иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез аннан үткәндә Биләл-е


Һәбәшигә мындый авыр газаплар килгәч вә Аның
“Йә Әхәд!....Йә Әхәд!...( Әй бер булган Аллаһым! ,
Әй бер булган Аллаһым! -диярәк Җенабы Хакка
илтиҗа иткәнен күрде. “Дәвам ит. Ул Әхәд исеменең
хуҗасы якында сине коткарыр.” –диде.

Пәйгәмбәр әфәндебез бу хәлне сәхәбәләренә


аңлатты. Моны ишеткән Хз. Әбү Бәкер, йөге-реп
килеп аларга: “ Сез моны газап итеп үтерә-чәксездә,
аның белән бер нәрсәдә кулыгызга кермәс! Аның
өчен сез миңа аны сатыгыз”-диде.
“Сатмыйбыз”-диделәр. Бик зур күләмдә акча
сорадылар. Шулай ки, Хз. Әбү Бәкернең бөтен
акчасын бетертеп Аны башкаларга мохтаҗ
калдырырга теләделәр мөшрикләр.

Хз. Әбү Бәкер китеп, акча җыеп , туплап килде


һәм ул акча белән Хз. Биләлне сатып алып Аллаһ
ризасы өчен азат итте.

Мөшрикләр мондый бер хәлгә бик хәйран калып


аптыраштылар, шаштылар. “Кеше башка бер кеше
өчен үзенең бу кадәр акчасы белән сатып алып азат
итә алмас. Булса булыр бәлки Биләлнең Әбү
Бәкердән алачак акчасы бардыр да Ул аны шуның
белән сатып алгандыр.”-дип уйлаштылар.

Җенабы Хак индергәне аяттә мөшрикләрне тәкзиб


итте вә “ Минем колом Әбү Бәкер янында башкасына
тиешле һич акча юктыр. Ул бары тик Раббысының
ризасы өчен моны эшләде. Раббысы Аҗардан, Ул да
Раббысындан разый-дыр”-боерды.

Суһайб-еРуми: Мөшрикләр, Суһайбны мөсел-


манлыктан кире кайтарыр өчен нәрсә сөйлә-дегене
белмәгәнчегә кадәр аны кыйныйлар иде.
Бер көн Суһайб, Аммар вә Хуббаб бергә китеп
барганда Курәиш мөшрикләре белән каршылаш-
тылар.
Мөшрикләр: “Мүхәммәднең бергә булган
кешеләре менә шулар инде”-дип мыскыллап көлә
башладылар.
Суһайб: “ Әйе без Аллаһның пәйгәмбәре белән
бергә булган кешеләр. Аллаһның пәйгәм-бәренә без
иман иттек, сез көфөр иттегез. Без Аны тәсдик
иттек, сез тәкзиб иттегез, мөселман-лыкта
кыйммәтсезлек булмас, мөшрикләр дә бер кайчанда
өстен булмас”-дигәч тегеләр Аңа таш-ландылар да:
“Аллаһның безнең арадан нигмәт вә
рәхмәтенә ирешкән кешеләр булар имеш һа!....-
диярәк Суһайбны кыйнадылар.

Бу кадәр җәфа вә золомга карамастан һидәят


юлыннан кире кайтучы, түзә алмаган, чыдый
алмаган, шөбһә вә кайгыга төшкән, эче пошкан, иман
тойгысы күләгәләнгән, көфергә юнәлгән яки
юнәлергә уйлаган бер генә кеше дәхи булмады.

мөшрикләрнең башлары.

Әбү Җәһил: Әбү Җәһил, мөселманнарның иң бөйөк,


иң азгын дошманы, көфернең җитәкчесе иде. Ул
барлыклы, көчле- күүәтле вә теләгәне вакытта бөтен
курәиш халкыны үзенең тирәсенә җыячак бер көчкә
эйә иде. Мөселманнарның аның кулыннан һәм
теленнәнән күрмәгәне явызлык калмады. Шулай ки
мөселманнарга иң авыр золомны эшли һәм эшләтә
иде, Исламиятнең таралыуын туктатыр өчен хәлен-
нән килгән бөтен нәрсәне кыла иде.
Әбү Ләһәб : пәйгәмбәр әфәндебезнең үз абзыйсы
булуына карамастан, Исламиятнең иң бөйөк
дошманнарыннан бересе иде. Хатыны Үммү Җәмилә
дә ире кебек үк дошман, пәйгәмбәр әфәндебезгә кулы
белән дә теле белән дә зарар кылучылардан иде. Әбү
Ләһәб чирле булганы өчен Бәдир сугышына бара
алмаган, үзе урынына бик күп акча җибәргән. Бәдирдә
мөселманнарның җиңеүен ишеткәч, ике тапкыр үлгән
иде.

Вәлид ибне Мугирә : Курәишнең бик

Ас ибне Вайл : Исламият вә аның пәйгәмбәрене бик


нык мыскыл иткән, Пәйгәмбәр әфәндебезнең улы
Касыйм вәфвт иткәч “Мүхәммәд әбтәрдер, ир баласы
яшәми, аның соңы юктыр”-дигән бу әдәмдер.
Баласыны югалтып йөрәге әрнегән бер атаны юатыр
урынга ул шундый сүзләр белән яра өстенә тоз
сипкән инсафсыз бер кешедер. Фахры Каинат
әфәндебезнең дошманнары, донья-лыкта нинди генә
урында утырсада кешелектән бу кадәр ерак иделәр.
Җенаюбы Хак кәүсәр сүрәсенең ахыргы аяте
белән “Ас ибне Вайлнең үзенең әбтәр икәнлегене”
беян итеп аны хурлады. Үлеме дә шулай булды : Бер
тапкырында ул ишәгенә менгән Мәккә якынындагы
бер читеннән китеп барганда ишәге аны өстеннән
атып бәрде һәм аягын тешнәде. Бу яра аягының
шешеүенә һәм үлеменә сәбәб булды.
Надр ибне Харис : Пәйгәмбәр әфәндебезгә вә
мөселманнарга бик күп җәфа чиктергән кеше-дә бу
әдәм иде. Чит ил хикәяләрене бик әйбәт белә иде
“Мүхәммәд сезгә әсәтир-е әүүәлин (үткәннәрнең
әкият)-ен сөйли”-дияр иде. Буның хаккында аятләр
төште. Бәдир сугышында әсир алынды вә пәйгәмбәр
әфәндебезнең әмере белән үтерелде. Калган
дошманнар: Үммиә ибне Халеф,
Үтбә ибне Рабиа, Үбәй ибне Халеф, Хүбәйрә ибне
Әби Вәһб, Хакем ибне Әбүл Ас.....һ.б.-дыр.
ХАБӘШИСТАНГА ҺИҖРӘТ.
Хз. Хамза вә Хз. Гомәрнең мөселман булулары
инанганнарны бер аз рәхәтләткән иде. Әммә янә дә
мөшрикләрнең мөселманнарга карата эшләгән әза вә
җәфаларының соңы юк кебек иде. Рәсүлүллаһ
әфәндебез сәхәбәләренең каты газап астында
изелеүен күргәч : “Барыгыз сез ңир йөзенә
таралыгыз. Бөйөк Аллаһ сезне тагын бер урында
җыяр”-диде.

“Йә Рәсүләллаһ! кая китәек ?-диделәр.


Аллаһ Рәсүле Хабәш өлкәсе тарафына ишарәт
итәрәк: “Әнә шул якка! Сез Хабәш өлкәсенә китсәгез
якшы булыр. Хабәш хөкемдары янында бер кем дә
золомга очрамас.Ул як тугрылык йортыдыр. Аллаһ
сезне анда рәхәткә кавыш-тырыр”-диде.
Вә бигьсәтнең 5-че елы рәҗәб аенда
Хабәшистанга китәргә теләгән 10 ир 5 катын
барысы 15 кешелек бернче мүһаҗир кафиләсе
мөшрикләргә белдермәдән, кайсысы атлы кай-сысы
җияү буларак яшерен рәвештә Мәккә-дән
аерылдылар. Шуайба дигән биргшә килеп җит-кәч,
анда Хабәшистанга китеп барган сәүдәгәр
көймәләренә ярым динар акча түлшп утырып
киттеләр.
Курәиш мөшрикләре эшнең нәрсә икәнен аңлап
алгач, мүһаҗирләрне кире кайтарыр өчен дингез
ярларына кадәр килделәр.Әммә көймәләр күптән
инде дингезгә үк чыкканнар иде. Мөшрикләр
мүһаҗирләрдән берсен дә тота ал-мыйча кире
Мәккәгә әйләнеп кайттылар.
Мүһаҗирләр Хабәш өлкәсендә киң, рәхәт итеп бер
тын алдылар, тыныч бер хаятка кавыштылар.
Авырлыклардан соң гыйбәдәт һәм хозурга
күмелделәр. “ Без монда якшы, хәерле бер күрше,
динебезгәдә тимәүчеләрне күрдек. Кыен һәм хуш
булмаган һич бер сүз ишетмәдән Аллаһка гыйбәдәт
иттек.”-диделәр.

ҺИҖРӘТ ИТКӘН БЕРЕНЧЕ КАФИЛӘ:

Хз. Усман вә зәүҗәсе Хз. Рукийә,


Әбү Хүзәйфә вә зәүҗәсе Сәһлә,
Зүбәер ибне Аввам,
Мисьаб ибне Үмәер,
Абдуррахман ибне Ауф,
Амр ибне Рәбиа вә зәүҗәсе Ләйлә,
Әбү Сәләмә вә зәүҗәсе Үммү Сәләмә,
Сүһәйл ибне Бәйда (Вәһб) иделәр.
Киткән бу кафиләнең анда якшы каршы алынулары
вә дини гибәдәтләрне рәхәт кылып хозур эчендә
булулары хәбәре килгәч, бер ел соңра 83 ир вә 12
катын ягьни 95 кеше форсат табып кафилә кафилә
Хабәшистанга һиҗрәт иттеләр.

МӨШРИКЛӘРНЕҢ, МҮҺАҖИРЛәР ХАККЫНДА


НӘҖАШИ БЕЛӘН ӘНГӘМӘЛӘРЕ.
Мөшрикләр, Мөселманнарның Хабәшистанда хозур
эчендә яшәүләренә төзә алмадылар. Хабәш короленә
вә сарай кешеләренә бик кыйммәтле бүләкләр
әзерләп, ике илче белән җибәрделәр вә
илчеләргә шундый кисәтеү ясадылар: “Сез Нәҗаши
(Хабәш короле) белән күрешмәдән алда, хөкемәт
кешеләренә , идарә әгьзаларына бүләкләрне
тапшырың да соңыдан бүләкләрне Нәҗашигә
тәкьдим итең вә аңардан Мөселман-нарны (кире
кайтару өчен) сезгә тәслим итеп биреүен истәң “-
диделәр. Бу илчеләр Абдуллаһ ибне Әби Рабиа вә
Амр ибне Ас иде.

Бу ике илче Хабәшистанга барып Курәишле-ләрнең


әйтеп җибәргәне кебек хәрәкәт иттеләр. Бүләкләрне,
Һәдияләрне тәкьдим итеп күреш-теләр, соңыдан :”
Бездән кайбер гакылы зәгыйф яшләр, милләтләренең
диненнән аерылдылар. Сезнең дә динегезгә
кермәделәр. Безнең дә сезнең дә белмәгәнебез бер
яңа дин белән килеп чыктылар. Алар хәзер сезнең
өлкәгезгә сыенганнар. Без аларның кире кайтуларын,
һәм аларны безгә тапшырыуыгыз өчен кавемебезнең
олылары тарафыннан җибәрелгән илчеләрбез”-
диделәр.
Абдуллаһ ибне Рабиа белән Амр ибне Асның бу
сүзләре Нәҗашины бик кыздырды.
Нәҗашигә, якынындагы кешеләр исә “Әй Хөкем дар!
Булар дөрес сөйлиләр. Үзлзреннән булганнар, әлбәттә
үзләренекенең башкаларыннан әйбәт белер
ләр.Кимчелекләрене дә башкаларыннан тагын як-шы
күрерләр. Аларны буларга тапшыр. Үз йорт-ларына, үз
кавемнәренә кайтсыннар.”-диделәр.
Нәҗаши тагында ныгырак кызды : “Булмас! Юк!
Валлаһи чарасыз калган, минем тирәмә килгән, өлкәмә
сыенганнар, башкалардан мине сайлаган-нарны мин
буларга кире тапшырмыйм. Бары-тик аларны
чакырыйм, шуларның сөйләгәннәрене аларга сорармын.
Әгәр эш буларның әйткәне кебек килеп чыкса аларны
буларга кире тапшырырмын. Әгәр дә эш киресенчә
булса, мин аларны саклар-мын. Иң якшы бер рәвештә
саклармын”-диде.
Вә Нәҗаши, Рәсүлүллаһның әсхабыны янына ча-
кыртты. Мүһаҗирләр җыелышып бер-берсенә ка-рап
“Баргач Нәҗашигә нәрсә әйтәбез!”-диештеләр.
Соңыдан “Безнең бу хакта белгәннәребез, Пәй-
гәмбәребезнең безгә өйрәткәненнән гыйбәрәттер!-
диярбез. Бу юлда нәрсә булачак исә булачактыр!-
диделәр!”-диделәр.
Хз.Җәгьфәр: “Бүген сезнең сүзчегез мин булыр-мын”-
диде. Барысыда Аңа эйәрделәр. Барысы бергә
Нәҗашинең сараена киттеләр.

Мүһаҗирләрнең Нәҗаши хозурында хөкем


ителүләре
Нәҗаши хозурына рахипләрне дә чакыртты. Рахипләр
китапларыны тирә-якларына тараттылар. Хз. Җәгьфәр
Нәҗашинең хозурына килгәч сәләм бирде сәҗдә
итмәде.
Нәҗашинең кешеләре Хз. Җәгьфәргә :”Син нәрсә дип
Хөкемдарга сәҗдә итмәдең?”-диделәр.
Хз. Җәгьфәр :”Без бары-тик Аллаһка сәҗдә итәр-без!”-
диде.
“Ни өчен”-дип сорадылар.
Хз. Җәгфәр :”Аллаһ безгә рәсүлене җибәрде. Ул да
Аллаһтан башкасына сәҗдә итмәвебезне безгә әмер
итте!”-диде.
Амр ибне Ас вә аркадашлары Нәҗашигә :”Без
буларның хәлен сезгә белдермәдекме ни!”- диде-ләр.
Нәҗаши Мүһҗирләргә :”Әй хозурыма китерелгән
җәмәгать! Миңа белдерегез. Сез өлкәмә ни өчен
килдегез? Хәлегез нәрсәдер? Сәүдәгәр түгелсез. Бер
теләгегез дә юк. Алай булгач минем дәүләтемә ни өчен
килдегез? Сезнең шул Пәйгәмбәр дигәнегез кешенең
хәле нинди? Һәм миңа әйте-гезче, сез нигә үз
халкыгыздан миңа килгәннәрнең сәләм биргәннәре
кебек сәләм бирмисез?-диде.
Хз. Җәгьфәр, килгән илчеләрдән бары-тик берсенең
генә сөйләшеве хакында Хөкемдардан әмер теләп
кайбер сораулар сораячагыны белдерде. Бу тәклиф
белән ике илчедән Амр ибне Ас үзенең сөйләшевене
белдерде. Моннан соң Хз. Җәгфәр, Амр ибне Ас вә
Нәҗаши арасында шундый әнгәмә булып үтте :
Хз. Җәгьфәр :”Әй Хөкемдар! Сорагыз бу кешегә, без
тотылып әфәнделәребезгә кире бирелә торган
колларбызмы?”-диде.
Амр ибне Ас :”Ююк, аларның барысыда асил вә хөр
кешеләр.”
Хз. Җәгьфәр :”Безнең алардан хаксыз җиргә алга-
ныбыз берәр мал яки үтәмәгәнебез бурычыбызмы
бар?”
Амр ибне Ас :”Ююк! Бер грамм бурычларыда, бер
дирһәм тартып алганнары маллары да юк. Хз.
Җәгьфәр :”Без хаксыз җиргә берәйсенең канын
түккәнбездә, кысас өченме безне кире кайтарырга
телиләр?”
Амр ибне Ас: “Ююк! Ни дә бер тамчы кан түккән-нәре
бар нидә мондый бер теләгебез бар!
Хз. Җәгьфәр :”Шулай булгач нинди бер сәбәб белән
безне кире кайтарырга сездән сорыйлар.”

Монда игтибарга алыначак бер нокта бар. Дәүләт-ләр


хокукының исеме ишетелмәгән, дипломатик гыйлемнәр
беленмәгән бер заманда, чит илгә сыгынган кире
кайтару өчен нык һәм күвәтле сәбәбләр кирәк
икәнлегене мөьминнең фирасәте кәшеф иткән вә
сәбәбсез кире кайтаруның мөмкин түгел икәнлегене
Хабәш хөкүмәт кешеләренә аңлатып, җиткереп биргән.
Амр ибне Ас :”Аларда бездә бер үк дин кешеләре идек.
Алар бу динне ташладылар. Мүхәммәдкә вә аның
диненә эйәрделәр.”-диде.
Нәҗаши Хз. Җәгфәргә боролоп :”Сез ул динне ташлап
ни минең дингә, ни дә башка милләтнең диненә
кермәгәнегез хәлдә нәрсә дип бары-тик үзегезнең генә
белгән бер дингә кердегез? Башка хөкемдарны тәгел дә
минем өлкәмне сайлавы-гызның сәбәбе нәрсәдер? Ул
динегез нинди бер дин? Эйәргәнегез пәйгәмбәрнең
хәле, торошы ничек?-дип үзләре вә пәйгәмбәрләре
хакында мәгьлүмәт бирүләрене таләп итте.
Хз. Җәгьфәр :” Әй Хөкемдар! Без җаһил, надан бер
милләт идек. Потларга табыныр, үләксә ашар идек. Һәр
төрле начарлыклар кыла идек. Туганнар белән араны
өзә, кисә, күршеләребез кыенлык китерә идек. Көчле
булганнар зәгыйфләрне изә иде. Бөйөк Аллаһ безгә
үзебездән нәсел-нәсәбене, тугрылыгыны, дөреслегене,
әминлегене, гыйффәт һәм намусыны белгәнебез бер
кешене пәйгәмбәр буларак җибәргәнчегә кадәр без бу
хәлдә идек.
Ул пәйгәмбәр безне Аллаһка, Аллаһның берлегенә
инанырга, Аңа итагәт итәргә, безнең аталарыбызның
табынган Аллаһтан башка һәйкәлләргә, потларга
табынмаска, аларны таш-ларга чакырды. Сүздә тугъры
булырга, биргән вәгьдәне үтәргә, аманатны урынына,
җиренә җиткерергә, туганнар белән араны өзмәскә,
күршеләр белән якшы мөнәсәбәттә булырга,
гөнаһлардан һәм кан түгүдән саклануны безгә әмер
итте. Һәр төрле әхләксызлыктан, әдәпсезлектән, ялган
сөйләүдән, ятимләрнең малын ашаудан, намуслы
хатынларга тел тидерүдән һәм ифтира итүдән безне
тыйды. Һич бер нәрсәне Аллаһка тиң, уртак итмичә
ялгыз Аллаһка гына гыйбәдәт итүне, намаз кылуны,
зәкәт бирүне, ураза тотуны безгә әмер итте. Бездә Аны
тәсьдик иттек вә Аңа иман иттек. Аның Аллаһтан
китереп тәблигь (тап шырганнарына) иткәннәренә
эйәрдек һәм ку-шылдык.Бер нәрсәне дә Аллаһка уртак
һәм тиң кушмыйча Аңа гына гыйбәдәт иттек. Аның
безгә хәләл кылганын хәләл, харам кылганында харам
итеп кабул иттек. Менә инде бу сәбәбтән үз кавемебез
безгә дошман булып каршыбызга чыкты. Бик нык золом
итте. Безне динебездән кире кайтару өчен, Аллаһка
гыйбәдәт итеүдән бороп безне потларга табындыру
өчен төрле әза- җәфаларга, михнәтләргә дучар иттеләр.
Безгә тагын элекке начарлыкларны эшләтер өчен бик
катфы золом ясадылар. Безне кысканннан кыс-тылар.
Безнең белән динебез арасына керергә вә динебездән
аерыга тырыштылар. Бездә йорты-бызны, өебезне
ташлап синең өлкәңә килдек, сиңа сыендык.
Хөкемдарлар арасыннан сине сайладык. Безнең
пәйгәмбәребез безне сезнең яныгызга вә өлкәгезгә
җибәргәндә: “Нәҗашинең өлкәсендә бер кемдә золом
күрмәс, аның өлкәсе тугрылыкның, гәделлекнең
йортыдыр”-дип безгә аңлатты. Бездә синең саклавыңа,
яклавыңа күңел ашкынуы белән килдек. Синең яныңда
хаксызлыкка, золомга очра-масбыз- дип өмет итәбез әй
Хөкемдар!

Сәләм бирү эшенә килгәндә: без сине Рәсүлүллаһ ның


сәләме белән сәләмләдек ки бер беребезне дә шулай
сәләмлибез. Җәннәткә керүчеләрнең дә сәләме шундый
булачак икәнен безгә Рәсһлүллаһ әфәндебез хәбәр
бирде. Шуның өчен без дә сине шулай сәләмләдек.
Сиңа сәҗдә итү эшенә килгәндә :Без Аллаһтан
башкасына сәҗдә итүдән Аллаһка сыенабыз.....-диде.
Нәҗаши: “Синең яныңда Аллаһтан килгән бе- рәр
нәрсә бармы?”-дип сорады.
Хз. Җәгфәр: “Әйе бар”-дигәч, Нәҗаши: “Аны миңа
укы әле”-диде.
Хз. Җәгфәр, Мәрьям сүрәсенең баш тарафын нан
укый башлады. Укылган Көрьәнне тынычлык һәм бөтен
күңеле белән тыңлаган Нәҗашинең күзләре теләр
теләмәс яшәрде вә һөнгер-һөнгер җылады. Күзләреннән
аккан яшләр белән сакалы дәхи җеүшләнде.
Рахибләрдә җыладылар.
Нәҗаши вә рахибләр: “Әй Җәгфәр бу татлы һәм
гүзәл Кәламеңнән күп итеп укы!”-диделәр. Хз. Җәгфәр
Кәһф сүрәсенедә укыды.
Нәҗаши үзен тота алмыйча :”Валлаһи болар Хз.
Гайса вә Хз. Мусага килгән кәлам белән бер үк
кәламдыр бер үк нурдыр”-диде.
Курәиш илчеләренә боролоп: “Китегез! Валлаһи
мин аларны сезгә кире дә бирмим, аларга бер
начарлыкта уйламыйм”-диде.

мөшрикләрнең бетмәгән хәйләсе вә Нәҗашиның


соңгы сүзе.

Абдуллаһ ибне әби Рабига белән Амр ибне Ас,


Нәҗашиның хозурыннан чыктылар. Амр ибне Ас
аркадашларына: “Валлаһи, иртәгә аларның бер
кәбәхәтләрене китереп чыгарып, Нәҗашиның күзеннән
аларны шулай төшерәчәкмен ки”-дип үзенчә бер хәйлә
корды.
Иртәнгесе көнне Нәҗашиның хозурына чы-гып:”Әй
Хөкемдар!Алар Мәрьям улы Гайсага авыр авыр сүзләр
сөйлиләр. Аларны яныңа чакырып үзең бер сора әле бу
хакта”-диде.
Нәҗаши, Хз. Гайса хакында мосафир мөсел-
маннарның фикерене белер өчен бер кеше җибәреп
аларны янына чакыртты: “Сез Мәрьям улы Гайса
хакында нәрсә уйлыйсыз?”-дип сорады.
Хз. Җәгфәр: “Без Хз. Гайса хакында Пәйгәмбәр
әфәндебезнең безгә Аллаһ раббыбыздан китереп
тапшырганын сөйләрбез”-диде һәм Мәрям сәрә-сенең
29-33 аятләрен укыды. (Укылган аятның меале шәрифе:
Хз. Мәрям (бишектәге улы) Гайсага (сөйләш-дип)
ишарәт итте. (кавеме) “без бишектә яткан бала белән
ничек сөйләшербез?”-диделәр. (Ул вакытта Гайса телгә
килеп әйтте ки) мин дөреслектә Аллаһның колымын, Ул
Аллаһ миңа китап бирде вә мине пәйгәмбәр кылды).
Нәҗаши бик тойгыланды, бик мүтәәссир булды.
Кулына бер таяк алып җиргә чызык чызды вә «Валлаһи,
Мәрям улы Гайса да шул ук сезнең сөй ләгәнегездән
башка бер нәрсә түгелдер. Арада шул чызык кадәр дә
аерма юк»-диде.
Бу келамны ишеткәннән соң мөселманнарны
тагында ныгырак сөйде. Мөшрикләргә аларны кире
биреү шулай торсын, аларны элеккесеннән тагында
ныгырак яклый башлады вә мөселман муһаҗирләргә:
”Сезне вә яныннан килгән затны тәбрик итәмен! Мин
шәһәдәт итәмен ки Ул Рәсүлүллаһтыр. Без Аның
киләчәген Инҗилдән өйрәнгән идек инде. Шулай ук Ул
Рәсүлне Мәрям улы Гайса да хәбәр иткән иде. Валлаһи,
әгәр Ул өлкәмдә яшәсә иде мин Аның аяк кейемен
ташып аягын юуар идем. Китегез. Өлкәмдә рәхәт рәхәт
яшәгез. Һәр төрле явызлыктан, начарлыктан әмин һәм
тыныч хозурлы итеп яшәгез. Сезгә явызлык итүче
һәләк булыр! Сезгә явызлык итүче һәләк булыр! Сезгә
явызлык итүче һәләк булыр! Мин падшаһ булып та
сездән берсене кыерсытырга риза түгелмен”-диде.
Нәҗаши моннан соң Курәиш илчеләренең китергән
бүләкләрне: “Минем быларга ихтияҗым юк”-дип
алмады кире какты.

Хз. Хамзаның мөселман булуы.


Хз. Хамза пәйгәмбәр әфәндебезнең абзыйсы-дыр.
Курәишнең бик игтибарлы, пеһливан, баһа-дир, сүзе
үткер, Курәиш егетләре арасында бик оло шәрәф һәм
ихтирамга эйә булып, хаксызлыкка азгыннарга нык
каршы булган җер зат иде. Мөселман булуы шулай
булды:
Пәйгәмбәр әфәндебез Сафа тавында утырганда Әбү
Җаһил һәм аркадашлары Аның янына килеп
Каинатның әфәндесене төрле авыр сүзләр белән
мыскыллап сүгеп китте.
Пәйгәмбәр әфәндебез һич бер нәрсәдә әйтмичә
тороп өенә кайтып китте. Бу хәлне күреп торган
Абдуллаһ ибне Җүданның азат иткән колы, баштан
аякка кадәр коралланып аудан кайтып килгән Хз.
Хамзага барысында аңлатып бирде. Бу хәлне ишеткән
Хз Хамзаның ачуы бик нык кабарды. Ук һәм җәясен
алып туп туры Кәгбә янына китте. Бик кызган хәле
белән Әбү Җаһилне эзләп табып ”Минең кардәшемнең
улын мыскыллап сүккән кеше әле синме ни?!-дип
ярсып ук җәясе белән Әбү Җаһилнең башына каты итеп
берне тондырды. Җаһил булган Әбү Җаһилнең башы
бу кадәр каты сугуга ярылып масма кан булды.
Хамзаның боларга каршы нык кызып мөселман
булып китүеннән курыкканнары өчен һич тавыш-лары
чыкмады һәм каршылык бирегәдә теләмә-деләр.
Бер аз соңыдан Хз. Хамза туп туры пәйгәмбәр
әфәндебезнең өенә китте. Булып үткән хәлне аңлатты.
“Тыныч бул, кәнәгәт бул”-диде.
Шул җәвапны алды: “Мин бары тик синең мөселман
булуың белән генә тыныч һәм кәнәгәт булырмын”.
Аллаһ юлыннан башка бер теләге булмаган
Рәсүлләр рәсүленең бу кисәтүенә карата Хамзада
кинәттән үзгәреү, уяну барлыкка килеп мөселман
булды. Хз. Хамзаның мөселман булуы Пәйгәмбәр
әфәндебезне бик сөйендерде.

Бәйте Әркамда булган хәлләр.

Мөшрикләрнең золом вә басуларыннан сакла-ныр


өчен Пәйгәмбәр әфәндебез Мәккәнең бер тыныч
урынында, үзләренә “Дарул-Әман вәл Ислам ( Әминлек
һәм тынычлык йорты)” сайлап гыйбәдәтләрне анда
кылырга вә Ислам динене анда таратырга карар кылды.
Аның өчен дә беренче мөселманнардан булган Әркам
(р.г.)-ның Сафа тавының көн чыгышындагы Бәни
Шәйбә өенә якын тар бер урам эчендәге өйне мүнасиб
күрде. Пәйгәмбәр әфәндебез гел анда булыр, теләге
булучыларны яшерен рәвештә анда чакыралар һәм алар
анда килеп пәйгәмбәр әфәндебез белән мүшәррәф
булып Мөселман булалар иде.
Хз. Гөмәр мөселман булганчыга кадәр Аллаһ-ның
рәсүле аркадашлары белән анда утырды, гыйбәдәт итте
вә Ислам диненә яшерен яшерен дәгвәт кылды.
Пәйгәмбәр әфәндебез бу мөбарәк өйдә бер дүшәмбе
кичәсе: “Аллаһым! Исламиятне һич булмаса ике
Гөмәрнең бересе белән күәтлән-дер”-дип дога итте.
(Бу ике Гөмәрнең берсе Гөмәр бин Хаттаб, тегесе дә
Амр ибне Һишам (Әбү Җаһил)-дер. Бу шәрәф Гөмәр
ибне Хаттабның насибе икән ки мөселман булды.
Тегесе Амр ибне Һишам көферендә калып, дәвам итеп
аздыгы өчен соңы-дан үзенә Көфер атасы, көфер
лидеры мәгнәсендә булган Әбү Җаһил исеме тагылып
калды).

Хз. Гомәрнең мөселман булуы.

Курәиш мөшрикләренең алда йөрүчеләре, бер кичен


Даруннәдвә-дип атаганнары мәҗлес уры-нында
җыелып бу дин киткәннән китә, таралганнан тарала
бара, көчәйгәннән көчәя бара-дип күреш-теләр. Озон
озон сөйләшкәннән соң Әбү Җаһил-нең тәкдиме белән
Пәйгәмбәр әфәндебезнең гөме-рене туктатырга
уйладылар. Бу куркыныч карарны араларында иң кыю
булган Гомәр ибне Хаттабка бирделәр вә әйдә Гомәр
батырлыгыңны күрсәт әле диделәр.
Хз. Гомәр ул вакытта утыз өч яшендә иде. Гайләсе
мөселманлык хакында сөйләшәләр иде. Җизнәсе Сәгид,
кыз кардәше Фатима мөселман булганнар иде. Гомәрнең
болардан һич хәбәре юк иде. Кылыч вә коралларыны
тагынды кәгбәне таваф кылганнан соң Сафа тавына юл
алды. Мөселманнар да Бәйте Екрамда җыелганнар иде.
Гомәрнең нияте барып Пәйгәмбәр әфәндебезне
үтерергә иде. Әллә Аны үтерәчәкме иде яки үз
нәфсенме үтерәчәк иде. Икенен бере булачак иде. Әммә
чынлыкта Ул Пәйгәмбәрне үтермәячәк үзен
Мөселманнар арасы-на керергә килә иде.
Юлда Абдуллаһ улы Нуаемга очрады. Бердә күрде
ки Гомәр кылычыны коралыны таккан кызу -кызу
каядыр ашыга иде. Ни хәлдер бу әй Хаттаб улы кая
болай юл тоттың кызу кызу?-дип сорады.
Ул да: “Гәрәбләрнең арасын аерган Мүхәм-мәднең
гөмөрене өзәргә барам”-диде.
Валлаһи син бик авыр бер эшкә тотынгансың.
Мүхәммәднең әсхабы Аның тирә-ягыннан һич тә
аерылмыйлар. Вә әгәрдә бу эшне китереп чыгарсаң да
уйлыйсың сине Абдулменаф уллары җир йөзендә болай
гына калдырырмы? –диде.
Бу сүзләр чыннан Гомәргә тәсир иткәне өчен: “Син
дә ме мөселман булдың”-дип кашларын җыерып алды.
Нуаем: “Йә Гомәр!.... Син миңә карама, башта
үзеңнен гайләңә кара. Җизнәң вә абызыеңның улы
Сәгит белән хатыны булган кыз кардәшең Фатима да
мөселман булдылар”-дигәч
Гомәр бик нык кызып шундук кыз карләшенең һәм
җизнәсенең өенә килде.
Ул вакытта Хәббаб ибне Әред өй эчендә булып
янындагы Көръән-Кәрим сәхифәсеннән Таһа сүрәсе-не
(башка бер риваяткә күрә Хадид сүрәсене) аларга укый
иде. Хз. Гомәрнең килеүен ишеткәч, Хәббаб өйнең бер
почмагына яшеренде вә Көръәнил Кәрим сәхифәсене дә
яшерделәр.
Гомәр өйнең янына килгәндә үк Хәббабның аларга
Көръәне Кәрим укыганын ишеткән иде. Өйнең эченә
керер кермәс аларга: “Шул ишеткәнем тавыш нәрсә
тавышы иде?-дип сорады
“Син бер нәрсәдә ишетмәдең. Арабызда сөйлә-
шелгән бер нәрсәдә юк”-диделәр.
Гомәр :”Әйе! Валлаһи икегезнеңдә Мүхәм-мәднең
диненә кердегез, Аңа эйәрдегез вә барысы хаккында
миңа хәбәр бирелде инде”-диде.
Сәгит: “Әй Гомәр! хак вә дөрөс диннең синең
динеңнән башка дин икәнен әле күрмәдеңмени, һаман
аңлый алмадыңмыни?”-дигәч, Гомәрнең башына кан
савып китте һәм йөгереп барып җизнәсенең якасына
ябышты вә аны калдырып җиргә аттып бәрде. Фатима
ирен аралап алырга-дип арага кергәч Гомәр каты итеп
берне сугып аныңда йөзен яралады.
Эш бу кадәр кызгач Фатима да Сәгит дә икесе бергә
кычкырып:”Әйе! Мөселман булдык. Аллаһка вә
Рәсүленә иман иттек! Әй Гомәр! Хак вә дөрес дин синең
динеңнән башка диндер! Без шәһәдәт итәбез ки
Аллаһтан башка иләһ юктыр, тагын шәһәдәт итәбез ки
Мүхәммәд с.г.в. аның рәсү-ледер. Син инде теләсә ни
эшлә, кулыңнан нәрсә килсә шуны калдырма.
Гомәр кыз кардәшенең йөзене, күзене кан эчендә
күргәч эшләгән бу эшенә үкенеп куйды. Кыз кардәше
Фатимага: “Кая әле, баягынак сездән ишеткән шул
язулы кәгәзне миңа китерегез әле. Мүхәммәдкә килгән
нәрсәне бер күрим әле”-диде. Гомәр катип иде. Укырга,
язарга белә иде.
Аның бу теләгенә каршы Фатима: “Аңа оятсызлык
итеүеңнән куркабыз”-диде.
Гомәр: ”Курыкмагыз”!-диде. Укыганнан соң кире
бирәчәгенә ант итте.
Фатима, моның белән Гомәрнең мөселман булуыны
өмет итте дә; “Кардәшем! Син Аллаһка ширк кушкан
бер диндә булганың өчен пычыраксың! Көрьәнне исә
бары тик чиста куллар белән тотарга ярый. Шулай
булгач тор! башта бер юунып кил”-диде.
Вә Гомәр торып юуынып, госел коенып килде.
Фатима да аңа Көрьәнил кәрим сәхифәсене бирде.
“Бисмилләһир рахмәәнир рахиим, Та Һа! мәә
әңзәлнәә гәләйкәл Көрьәнә литәшка. иллә тәзкирәтән
лимән яхшә,...илә ах. (Әй Мүхәммәд! Без Көрәнне сиңа
авырлык булсын-дип индермәдек. Бары тик Аллаһтан
курыкканнар өчен бер үгет -нәсихәт булсын -дип
индердек. Җирне һәм бейек күкләрне бар итүче катында
бер китап буларак индердек. Ул Рахман булган Аллаһ,
аршка хакимдыр. Күкләрдә һәм җирләрдә вә икесенең
арасында булган һәм туфракның астында булган һәр
нәрсә Аныкыдыр. Син, сүзне теләсәң ачыктан сөйлә,
теләсәң яшер бердер, чөнки Ул Аллаһ бөтен серләрне дә
вә серләрнең иң яшеренедә белер. Аллаһтан башка иләһ
юктыр. Иң матур исемләр Аныңдыр. Мусаның хәбәре
сиңа килдеме? Ул бер ут күрде дә гайләсенә; “Туктагыз
мин бер ут күрдем. Я сезгә аннан бер утлы күмер алып
килермен я дә ул ут янында юл күрсәтүче табармын”-
дигән иде).... (сүрә Та Һа 1-16)вә башка бер риваяттә
“сүрә Хадид 1-8 укыды.

көрән кәримнең тәьсире

Гомәр үзен тота алмады: ”Бу нинди матур, нинди


изге, шәрәфле кәлам! Бу сүздән тагында матурырак,
тагында тәмле сүз булмас!”-диде.
Хаббаб Гомәрнең бу сүзен ишеткәс, яшеренгән
урыныннан чыгып Аңа; “Нинди сөйенеч әй Гомәр!
Телим ки Рәсүлүллаһның кылган догасы синең
хаккында кабул булачак. Чөнки кичә кич белән Ул
“Аллаһым! Ислам динене йә Әбүл Хакем бин Һишам
белән йә дә Гомәр ибне Хаттаб белән күүәтләндер”-
дип дога иттегене ишеттем. Аллаһ! Аллаһ! кара әле бу
эшкә әй Гомәр!-диде.
Гомер; “Рәсүлүллаһ әле кайдадыр”-дип сорады.
Фатима: “Әгәр, Аңа лаек булмаган бер хәрәкәт вә
ярамаган бер эш эшләмәячәгеңә ант итәрсәң каяда
икәнен сиңа сөйләрмен”-диде.
Гомәр: “Әйе, Аллаһ белән ант итәмен”-дигәч,
Фатима да Хаббаб да бергә: “Ул хәзер Әркамның
Сафа тәпәсе янындагы өйдәдер. Янындада Әсхабыннан
кайбер кешеләр бардыр”-диделәр.
Гомәр Хаббабка: “Әйдә син мине Мүхәммәд (с.г.в.)
кә алып бар, мөселман булачакмын”-диде.
Гомәр кылычыны, коралыны алып Рәсүлүллаһ вә
әсхабының булганы өйгә килеп ишегене шакыттылар,
эчтән:
“Кем ул?” дип сорагач,
Гомәр, “Хаттаб улы”-диде.
Гомәрнең пәйгәмбәр әфәндебезгә каршы икәнен
беләгәннәре өчен вә хәзер якшы ният белән килгәнен
белмәгәннәре өчен сахабиләр башта ишекне ачмадылар.
Гомәрнең тавышын ишеткәч Әсхабтан Биләл-е Һәбәши
торып ярыктан тышка карады вә күрде ки Гомәр
кылычыны ,коралыны тагынып килгән. Пәйгәмбәр
әфәндебезгә бер зарары тияр- дип курыкты вә шундук
пәйгәмбәр әфәндебез янына килеп: “Әй Аллаһның
рәсүле! Гомәр ибне Хаттаб Ул! кылычыны, коралыны
та-гып килгән! Аның шәрреннән Аллаһка сыенабыз”-
диде.
Хз. Хамза: “Җибәрең Аны, килсен монда! Әгәр
хәерле бер теләк белән килгән исә түребезгә үтсен. Әгәр
дә инде начар ният белән килгән исә аны үз кылычы
белән үлдеребез!”-диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез: “Ачыгыз ишекне, чакы-
рыгыз, килсен монда! Әгәр Аллаһ Аңа хәер морад итсә
Аны туры юлга күндерер!”-диде.
Биләл-е Һәбәши китеп капканы ачты.
Пәйгәмбәр әфәндебез урыныннан тороп, Гомәр
килгәнче аякта көтеп торды. Килгәч, Аны киеме-нең
җыелган урыныннан вә кылычынын бауыннан тотып
нык итеп тартып куярак: “Әй Хаттаб улы! нигә килдең?
Валлаһи Вәлид ибне Мугирә кебек, синең хаккыңда
бөйөк Аллаһның рәзил вә русвай итүче шиддәтле
аятләр индергәнене күрергә телә-мим! Аллаһым! Бу
Хаттабын улы Гомәрдер! Аллаһым Ислам динене
Хаттабын улы Гомәр белән күүәтләндер!”-диде.
Гомәр, Пәйгәмбәр әфәндебезнең һәйбәтеннән, үткер
вә кыюлыгыннан тетерәп, аның алдында тезләренә
бөкләнгән иде. Гомәр: “Әй Аллаһның рәсүле! Мин
Аллаһка вә рәсүленә, Аның Аллаһтан китергәннәренә
иман итәр өчен килдем!”-дигәч,
Пәйгәмбәр әфәндебез тәкбир китерде. Анда булган
сәхабиләрдә тәкбир китерделәр. Бу шундый бер
дәшһәтле вакыт булды ки, тәкбир тавышлары Мәккәнең
урамнарыны яңгыратты! Мәсҗид-е Харамда булган
мөшрикләр дәхи бу тавышны ишеттеләр. Хз. Гомәр ул
вакыт Мәккәдәге ир сәхабиләрдән 40 нчы кеше иде.
Үзен туры юлга күндергәне өчен, Ислам диненә
кавыштырганы өчен Алаһка шөкер вә миннәтене,
Рәсүлүллаһка булган баглылыгыны белдерер өчен Хз.
Гомәр күңел түреннән чыгарып бер мөнәҗәт сөйләде.
Мөшрикләрнең эшләгән золом вә җәфа сәбәбле
мөселманнар авыр вә мөшкел хәлдәләр иде. Өй-
ләреннән, яшәгән урыннарыннан читкә тайпыл-ганнар
иде. Алар, Хз. Хамза вә Хз. Гомәрнең мөселман булуы
белән күргән газап вә җәфала-рының бераз
җиңеләячәгене өмет иттеләр, чөнки бу ике затның
Пәйгәмбәр әфәндебезне саклая-чагыны, дошманнарны
да бераз урыннарына утыр-тачакларыны беләләр иде.
Абдуллаһ ибне Мәсгүд әйтә ки: “Хз. Гомәрнең
мөселман булуы, Исламият өчен бер фәтих иде. Аның
һиҗрәте бөйөк бер ярдәм, халифәлеге дә рәхмәт булды.
Хз. Гомәр мөселман булганчыга кадәр кәгбәнең янында
җыелып җәмәгәт белән намаз укырга көчебез җитмәде.
Хз. Гомәр мөсел-ман булгач үзе Кәгбә янында намаз
кылганчыга кадәр вә бездә үзе белән бергә намаз
кылганчы Курәиш мөшрикләре беән көрәш алып
барды”.
Хз.Гомәр үзе әйтә ки: “Рәсүлүллаһ вә әсхабы
мөшрикләрдән сакланган, яшеренгән вакытта мин
мөселман булгач: “Әй Аллаһның рәсүле! Без тере
булсакта, үле булсакта Хак вә дөрес диндә түгелбез
мени?”-дидем.
Пәйгәмбәр әфәндебез: “Әйе! Барлыгым Аның кулында
булган Аллаһка ант итеп әйтәм ки, сез тере булсагыз да,
үле булсагызда дөрес вә хак диндәсез”-диде.
Шулай булгач нәрсә-дип яшеренәбез? Сине Хак Дин
белән күндергән Аллаһка ант итеп әйтәмен ки һич
тартынмадан, курыкмадан утырып Исламиятне
ачыкламаганым бер көфер мәҗлесе калмаячактыр.
Сине Хак Дин белән күндергән Аллаһка ант булсын ки
чыгабыз, Исламияткә ачыктан ачык дәгвәт итәбез!”
дидем.
Ике саф хәлендә Әркамның өйеннән чыктык.
Беренче сафның башында Хамза бар иде икенчесендә
дә мин идем. Зур һәм кыю адымлар белән җирнең
туфрагын он кебек изеп Мәсҗид-е Харамга кердек.
Курәиш мөшрикләре аптыраган, курыккан вә өреккән
күзләре белән бер миңа бер Хамзага карыйлар иде. “Әй
ВАҺ! Гомәр безне икегә аерды”- диләр иде. Алар,
бүгенгә кадәр очрамаганнары бер хәсрәткә очраган
кебек иделәр.
Мөшрикләр: “Әй Гомәр! Артыңдагылар кем нәр?”-
диделәр.
Ләә иләәһә илләллаһ! Әгәр сездән берәрегез
кымылдарса аны кылычым белән турап ташлармын!”-
дидем.
Рәсүлүллаһ бәйтүллаһны таваф итте. Өйлә вакыты
иде. Ачыктан намаз кылганнан соң янындагылар белән
бергә Әркамның өйенә кайтты. Ул вакыт Рәсүлүллаһ
”Хак вә дөрес белән батыл вә буш булганның арасыны
аердым” дия миңа «Фарук» исемен бирде.
мөшрикләрнең мөселманнарга
бойкот итеүе.
Исламиятнең Мәккәдән ташып, башка кабиләләр
арасында тарала башлауы мөшрикләрне бик нык
уйландыра, төшендерә башлады. Хз. Хамза вә Хз.
Гомәр кебек ике каһарманның мөселман булуы да
аларны нык кына тетерәтеп куйган иде. Шулай булгач
бу хәл аларны яңы һәм нык карарлар алырга дучар итте.
Ниһаят, Һашим улларына бойкот иглан итеп аларны
кысарга, мәҗбүр итәргә дигән ныклы карар алдылар.
Мөшрикләрнең бойкот карары өчен, араларын-да
язып Кәгбәгә асканнары язу шундый иде:
Пәйгәмбәр кабиләсе булган Һашим уллары белән
арадагы элемтә тамам өзеләчәк.
Алар белән алыш-биреш киселәчәк.
Алар белән бер нинди дә никахлашу булмаячак.
Вә мөселманнар өч ел буе бу бойкот астында
калдылар. Хәлләре беткәнчегә кадәр ач калган чаклары
булды. Вә Аллаһү тәгәлә үзләрен коткар-ганчыга кадәр
бу залим карарлары дәвам итте.
Бу озын вә әче бойкот хәрәкәтене Курәиштән
кайбер якшы йөрәкле кешеләр бик тә ошатмады. Аның
өчен бу кәгәзнең ертылуы хаккында ара-ларында
аңлашу кордылар. Курәиштән биш кеше бу ният белән
Кәгбәгә килделәр. Араларыннан Зүһәйр ибне Әби
Үмәййә исемле кеше тороп, Кәгбәне җиде тапкыр таваф
кылганнан соң калын тавыш белән Курәиш халкына
шулай хитаб итте: “Әй Мәккәлеләр! Без ашап- эчик,
киенеп- ясаныйк та теге якта Һашим уллары алыш
бирештән мәхрум ителсеннәр, юксыллык һәм тарлык
астында калып изелсеннәр бу дөрес эшме? Валлаһи, ул
туганнык араларын өзгән залим кәгәз ертылып
атылмаенча җиргә утырмаячакмын!”-диде.
Ул вакытта мәсҗиднең бер ягында, Зүһәйрнең бу
сүләшүеннән кызышып торган Әбү Җаһилнең тавышы
яңгырады: “Ялган сөйлисең, ертал массың!”-диде.
Земга ибне Әсвәд Әбү Җәһилгә ”Валлаһи иң
ялганчы синсен! Без ул язуга язылган вакытта ук риза
түгел идек!”
Әбүл Баһтери: “Земга тугъры сөйли. Без ул язу да
булганның барысында кабул итмәгән идек.”- диде. Бу
сөйләшеүләр каршысында Әбү Җаһил бик ныкыша
алмады вә шулай диде: “Һәр хәлдә бу эшегез моннан
башка бер җирдә карангы төндә күрешелгән,
сөйләшелгән һәм карар алынган булса кирәк!
Ул заман Мугтыйм ибне Адий торды һәм күрде ки
кәгәзнең өстендә бер корт бар. Ул корт бөтен кә гәзне
ашап тишек тошок иткән иде. Бары тик Аллаһ исеменә
тимәгән иде. Вә шулай итеп мөсел-маннарга карата
булган өч еллык золомның ахыры әнә шулай итеп бетте
булды.
Рәсүлүллаһ әфәндебез бу корт хәдисәсене күптән
инде абзыйсына шулай хәбәр биргән иде: “Абзый,
Аллаһ аларның үз арасында корган аңлашмаларына бер
корт җибәрәчәк. Вә ул корт Аллаһ исеменнән башка
барысында ашап, кимереп тишек тошок итәчәк.” Менә
шулай итеп Рәсүлүл-лаһның мөгҗизәсе ап ачык
тәхаккук итә иде.
Бу бойкоттан котолу чарасыны уйлаучылардан
берседә Һишам ибне Амр иде. Бу зат курәиш каби-
ләсенә карата бик мәрхәмәтле кеше иде. Һашим уллары
бик авыр көннәрдә яшәгәндә Ул дөясенең өстенә бер аз
ризык йөкләп Һашим уллары яшәгән тарафка җибәрә
иде. Вә Һашим уллары менә шулай итеп бераз
ризыкланалар иде. Соңыдан алар аның атын килгән
ягына кире борып җибәрәләр иде.
КАЙГЫ ЕЛЫ

Пәйгәмбәр әфәндебез белән мөселманнар бераз


рәхәт итәчәкләре бер вакытта абзыйсы Әбү талиб һәм
аңа беренче иман иткәннәрдән Хз Хатиҗә кебек юмарт
һәм терәк булган тормош иптәш-ләренең бер бер артлы
вәфат итүләре Рәсүлүлаһ әфәндебез өчен бушлыклары
тутырылмаячак кадәр бер югату иде. Бигсәтнең 10нчы
елына туры килгән бу хәдисәләр Хз Пәйгәмбәребезгә
гомере буенча онотмаячагы хәсрәтләр китергәне өчен
бу елга “Кайгы елы, хөзен елы”-дип әйтелгәндер.
Әбү Талиб вафат иткәне вакытта 87 яшендә иде. Үзе
мөселман дәхи булмаган хәлдә Пәйгәмбәр әфәндебезне
аның дошманнарына каршы гоме-ренең сонына кадәр
саклый һәм яклый иде.
Шул ук елда рамазан-шәриф аенда, бөтен
мөъминнәрнең әнисе булган Хз Хатиҗә валидәбез дә 65
яшендә вафат итте. Хз Хатиҗә валидәбез
Пәйгәмбәребезнең пәйгәмбәрлегене иң беренче тәсъдик
итүчеләрдән, иң авыр көннәрдә дә пәйгәмбәр
әфәндебезгә иң зур ышыаныч һәм иң оло бер таяныч
булган тормош иптәше иде. Пәйгәмбәр әфәндебез
белән 25 ел бергә яшәде. Пәйгәмбәребез Хз. Хатиҗә
әниебезне якшылык белән рәхмәт белән хәтерли, искә
ала иде. Пәйгәм-бәребезнең, Хз Ибраһимнән башка
бөтен балалары Хз Хатиҗәдән туган иде. Бары тик Хз
Ибраһим Аның вафатыннан соңра Хз Мария исемле
катыныннан тугандыр.
Бер мәлҗә* элзәү вә таифка бару

Әбү Талибның вафатыннан соң мөшрикләр


Пәйгәмбәр әфәндебезгә Әбү Талиб исән булган чакта
эшли аламаган золом вә кабахәтләрене эшләделәр,
Аллаһ рәсүлене, күзен ача алмас хәлгә китергәннәр иде.
Рәсүлүллаһ әфәндебез бигьсәтнең 10-нчы елы
шәүүәл аеның 27 кичендә азатлы колы Зәйд ибне
Харисәне үзе белән алып Таифкә китте. Максады
мөшрикләргә каршы Сакиф кабиләсенең үзен сак
лаулары, аларга каршы ярдәм итүләрен вә Бөйөк
Аллаһтан китергәннәрен кабул итүләрен сорау иде.
Пәйгәмбәребез Таифкә баргач анда Сакиф
кабиләсеннән кайбер кешеләр белән күрешергә теләде
ки алар да Абди Ялил ибне Амр, Мәсгүд ибне Амр,
Хабиб ибне Амр исемле өч кардәш иделәр. Аллаһ
рәсүле булар белән күреште. Аларны Аллаһның
берлегенә кабул итәргә, Ислам диненә ярдәм итәргә
чакыра иде. Мәккә мөшрик-ләренә каршы торорга
ярдәм сорар өчен хәленнән килгән барысында сөйләде.
Өч кардәш һәр бере аерым аерым җәваплар биргән
булып, кире кагып төрле төрле авыр сүзләр сөйләп
кимсеттеләр, рәнҗеттеләр. Яшләрнең Ис-лам диненә
тартылуыннан куркып пәйгәмбәр әфәндебезгә:
“Мәмләкәтебездән чык. Каяда кит-сәңдә кит!”-диделәр.
Бу гына да җитмәде арала-рыннан шыр надан, акылы
ирмәс, балаларны һәм баудан ычкынган кемсәләрне
кышкыртып-котор-тып, гәләмнәргә рәхмәтбуларак
җибәрелгән хабибуллаһка өскеттеләр. Аларны юлның
ике тарафына куеп, ороп-сүгеп Рәсүле әкрамны таш
ямгырына тоттылар. Зәйд ибне Харисә Рәсүлүл-лаһны
саклар өчен үз тәнен ташларга кал-кан итеп куярга
тырыша иде. Аның да башы яраланган, аякларыннан
кан ага башлаган иде инде.
Пәйгәмбәр әфәндебез ниһаят арыган, талган бер
хәлдә Мәккәдән Рәбиа уллары Утбә вә Шәйбәнең Таиф
тышындагы җәйләү өенә барып сыгынгач кына
Таифның әдәпсезләре кире борылдылар.
Пәйгәмбәр әфәндебез бер аз тын алып тыныч-
ланганнан соң Аллаһү тәгәләгә шулай илтиҗада итте:”
Аллаһым! Көчсез һәм чарәсез калганымны, халык
күзендә хур һәм түбәнсетелгәнемне бары тик сиңа гына
шикаят итәм, сиңа гына сыгынам вә синнән генә ярдәм
сорыйм.
Әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе! Хур-лыкка
калганнарның, рәнҗетелгәннәрнең вә бича-раларның
Раббысы Синиең! Синсең минем Раббым! Син мине
начар холоклы, йөзсез бер дошман кулына төшермәячәк
кадәр миңа мәр-хәмәтлесең.
Аллаһым синең газабыңа дучар булудан, иләһи
ризалыгыңнан ерак калудан сиңа, ул карангыларны
яктыртып бәндәләреңне туры юлга куйган синең
нурыңа сыгынамын! Аллаһым! Син риза булганчы
синең гәфүеңне сорыймын. Аллаһым! Һәр кодрәт, һәр
көчнең эйәсе бар тик синсен!”
Аддасның мөселман булуы

Рәбиа уллары Утбә вә Шәйбә, Таиф халкының


пәйгәмбәр әфәндебезгә карата эшләгәннәрен ерак-тан
күргәннәр һәм мәрхәмәткә килгәннәр иде. Христиан
булган коллары Аддасны чакырдылар һәм аңа:” Бер
тәҗгәл йөзем ал, шул табакка куй һәм аны шул затка
алып бар вә рәхим итеп ашагыз-дип әйт”-диделәр.
Аддас аларның кушканын үтәде. Табакны алып
барды һәм :” Рәхим итегез, ашагыз диде”.
Пәйгәмбәр әфәндебез кулыны йөземкә сузганда:”
Бисмилләһ”-диде вә йөземне алып ашый башлады.
Аддас пәйгәмбәр әфәндебезнең йөзенә карады һәм
“Валлаһи бу сүзне бу бәлдәнең халкы сөйләмәсләр вә
белмәсләр”- дип үз алдына сөйләнә торгач, пәйгәмбәр
әфәндебез аңа:”Әй Аддас! Син нинди диярдансың вә
динең нәрсәдер?”-дип сорды. Аддас:” Мин
христианмын. Диярым(мәмләкәтем) Ниволадыр”-диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез:” Димәк ки син, ул изге кеше
булган Юныс пәйгәмбәрнең мәмләкәтеннән-сең?”-диде.
Аддас:”Син Юныс пәйгәмбәрне кайдан беләсең?”-дип
сорады.
Пәйгәмбәр әфәндебез:” Ул минем кардәшемдер. Ул
бер пәйгәмбәр иде, миндә пәйгәмбәрмен!-дигәч, Аддас
шатланып, куанып пәйгәмбәребезнең башыны, кулыны,
аякларыны үпте вә мөселман булды.
Моны күргән Рәбиа улларының берсе икенче-сенә:”
Синең бу кешең күз алдыңда колыңның иманыны
бозды!”-диде.
Аддас аларның янына кире боролып килгәндә алар
икеседә бер авыздан Аддаска:” Нинди бөйөк аяныч
сиңа әй Аддас!Барыпул әдәмнең кулларын аякларын
үптең һаа”-дип ныкышып тордылар.
Аддас аларга:”Әфәндем! Җир йөзендә бу заттан
тагын хәерле кеше юк! Улмиңа бер нәрсә өйрәтте ки
аны бары тик бер пәйгәмбәр белә алыр”-диде.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең рәхмәт һәм шәфкате

Пәйгәмбәр әфәндебез Сакыф кабиләсеннән


(таифлеләрдән) бик өзелгән хәлдә Мәккәгә юнәлгән
иде. Төшенә төшенә йөрергә дәвам итеп Мәккәгә ике
километр ераклыкта булган Карн-ы сәгалиб- дигән
урынга заман, башының өстендә бер болот Аны
күләгәли икәнен күрде вә тагында ныгырак итеп
карагач күрде ки болотның эчендә асли хәле белән
Җәбраил икәнен күрде.
Җәбраил тавыш биреп әйтте ки: “Һич шөбһә юк ки
Аллаһү тәгәлә ул кавем сиңа нәрсә сөйләгәнен вә нәрсә
эшләгәнен күрде вә ишетте. Аллаһү тәгәлә сиңа шул
тауларның, җирләрнең, күкләрнең фәрештәсене
җибәрде. Халкың хакында нәрсә теләсәң әмер ит ул
фәрештәгә!”диде.
Моны ишетеп торган гәҗәп кодрәт эйәсе булган
фәрештә тавыш белән пәйгәмбәр әфәндебезгә сәләм
бирде һәм әйтте:” Әй Мүхәммәд Җәбраил дөрес
сөйләде. Нәрсә теләсәң сөйлә! Әмерең астындамын.
Әгәр теләсәң ки шул ике бөйөк тауны ул халык өстенә
бер бер артлы аударуымны, әмер ит шундук
аударамын”-диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез:”Булмас! Юк! Мин аны
теләмим. Телим ки Аллаһ бу мөшрикләрнең нәселеннән
Аллаһка бер нәрсәнедә уртак итмичә гыйбәдәт итәчәк
бер нәсел китерп чыгарсын!”-диде.
Таифтә булган авырлык вә яфа пәйгәмбәр
әфәндебезгә ухуд көненнән тагында авырырак бул-ган
иде.
Пәйгәмбәребез Мәккәгә кермәдән алда Батн-ы
Нахлә дигән урынга килеп утырдылар. Таифлеләр-нең
күрсәткән чиркен харакәтләренә бик нык өзелгәннәр
иде. Анда Рахман сүрәсене укыганда җин таифәсеннән
бер групп килеп тыңладылар вә иман иттеләр.
Пәйгәмбәребез бер аз вакыт анда утырганнан соң
Мәккәгә килделәр. Мәккәгә кермәдән элек Мугтыйм
ибне Адий исемле бер кешегә хәбәр җибәреп аңардан
үзене яклавын вә саклавын истәде. Ул да кабул итте.
Килеп әфәндебезне каршы алды һәм өенә алып барып
кунак итте.
Харәм шәрифтә намаз кылганда, Әбү Җаһил Аны
күргәч Мугтыймгә:” Саклавыңдамы юк исә ялгыш кына
синең белән ме?”-дип сорады.
Мугтыйм:”Әйе! Саклауымда”-дип әйткәч тавы-ын
чыгармады.
Мугтыймнең бу игелегене муселманнар бер вакытта да
онотмады. Бәдир әсирләре хаккында сөйләшер өчен
Мугтыймның улы Мәдинәгә килгәч Хз. Пәйгәмбәребез
Аңа:”Әгәр әтиең исән булып шул бозылып исләнгән
әсирләрхаккындашәфәгәтсораса иде һич шиксез
багышлар идем”-диде.

Мигъраҗ
Миграҗ сүзлектә гуруҗ итү, күтәрелеү мәгнәләренә
килер ки, бу иләһи дәгвәт белән кичнең әз
бервакытында Фахры Каинат әфәндебезнең, Мәккәдән
(Мәсҗиде Харамнан) Кудүскә(Мәсҗиде Аксага)
аннанда сәмаватка вә сәмәваттанда тыш бөтен
гәләмнәргә булган бер сәяхәтедер. Бу китеп килеү кич
белән вакыйг булганы өчен “Исра”-дип әйтелер.
Исра вә Миграҗ мөгҗизәсе һиҗрәттән ел ярым элек
Мәккәдә вакыйг булгандыр. Бу мөгҗихә хаккында
Көрәне Кәримдә шулай аңлатыладыр:
Сүбхәнәлләзий әсра бигабдиһи ләйлән минәл
Мәсҗидил Харами иләл Мәсҗидил Әкса....иләх.
(Ноксан сифатлардан мүнәззәһ, камил сифатлар белән
мүттасиф булган Ул Аллаһ хас колы булган Хәбибене
кичнең бер мизгелендә Мәсҗиде Харамнан Мәсҗиде
Аксага йөретте. Без ул мәсҗиде Аксаның тирә-ягыны
Хәбибебезгә күрсәтик дип мәддән, мәгнән бизәдек. Һич
шөбһә юк ки хаккы белән күрүче һәм ишетүче
Аллаһтыр.
Пәйгәмбәр Әфәндебезнең Миграҗ сәяхәте “Рух
белән ме яки тән белән ме”-дигән хосуста бик күп
ихтилафлар булсада, бу мөгҗизәне хәбәр биргән аяте
кәримәдә әйтелгән “гәбд” сүзе бу ихтилафларга бик
ачык һәм бик аңлаешлы җәвап бирәдер. Чөнки “гәбд”-
сүзе бары тик рухка гына түгел вә бары тик тәнгә генә
дә түгел ә икесенә дә бергә әйтелгәне өчен Фахры
Каинат әфәндебезнең бу миграҗ сәяхәте һәм рух белән
һәм дә тән белән бергә булганы мухаккактыр.
Аның хаккында “Ләу ләәкә, ләу ләәкә ләмәә
халактул әфләәкә,(син булмаса идең син булмаса идең
бу гәләме гулвии белән гәләме суфлиине бар итмәячәк
идем, яратмаячак идем, бөтен барлыкны синең
хөрмәтеңә бар иттем )-дип боерылган бер пәйгәмбәрнең
Аллаһ катындагы мүхәббәтене, сөйкемлеген е
аңлаганнар өчен миграҗ хәдисәсе акылга һичтә ерак
түгелдер.
Миграҗ кешенең акылының аңлый алмыячагы акыл
өсте бер хәдисәдер, метафизикдер. Ягни бер сүз белән
мөгҗизәдер. Кеше аны акыл үлчәве белән үлчәргә
тырышса үлчи алмас, көче җитмәс, акыл үлчәве
ватылыр. Монда заман мәкән(урын), ераклык-
якынлык(растояние) кебек нәрсәләр дә юктыр. Ягни бу
Пәйгәмбәребезнең иләһи бер лөтуфка, рәхмәткә
ирешүедер.
Бүген гыйлем ничә харикулгәдәләрне(гәдәттән тыш
булган хәлләрне) кабул итеп ачыклап күрсә түдәдер.
Мәсәлән: төрле тулкыннар сәбәбе белән бик еракларга
тавышларның һәм дә рәсемләрнең җибәрелгәнен
беләбез, күрәбез һәм ишетәбез. Элекке кешеләр өчен
хыял буларак күренгән күп кенә нәрсәләр бүген
тормошка ашудадыр. Каинатта булган күүәтләр бүгенге
көндә кәшеф ителә, бик күп хакыйкатлар мәйданга
чыгарыла.
Аллаһның биргән акыл һәм зәка сәбәбе белән
бүгенге кеше һавада оча, югарыга күккә чыгып айны
һәм башка күк җисемнәрен тикшерә ала, исәп хисап
итә. Шулай булгач гыйлеме һәр нәрсәне солгап алган
Бөйөк Аллаһның кодрәте белән сөйөкле колы Хз.
Мүхәммәд(сгвс)нең Мәккәдән Кудүскә баруы, аннанда
күкләргә чыгуы ягни бөтен барлыкның тәк бер сәбәбе
булган Рәсүлүллаһ әфәндебезнең Аллаһның рөхсәте
белән күкләр гәләмене вә бөтен каинатны йөреп, күреп
сәяхәт итеп килүе ни өчен мөмкин булмасын?
Нинди бөйөк аяныч ки, кичәге бу Көдрәталлаһ-ка
инанмыйча инкар итүчеләрнең “Кеше һавада очар
имеш, авыр бер җисем ничек һавага чыксын ди”-дип
авыр сүзләр белән көлүчеләрнең балалары бүген һавада
очалар, күккә чыгып анда төрле ачышлар ясыйлар.
Шулай булгач алар элекке үз ата бабаларыны
ялганлыйлар булыр чыга. Һәм дә бу мөгҗизәне инкар
итүчеләргә бу мөгҗизә хаккында язылган китапханәнәр
тулысы китаплар ны оялмича яндырырга туры килер.
Хәзер инде Миграҗ заманыбыздагы гыйлем вә
техниканың алга баруы сәбәбле һәр кем тарафын-нан
тагын да җиңел кабул ителәчәк иләһи бер хакикаттыр.
Без мөселманнар ни кадәр сөенчәк, Мәүлабызга
никадәр шөкер итсәк вә ни кадәр ифтихар итсәктә янәдә
аздыр. Чөнки гыйлем безнең белән, фән безнең белән,
һәр нәрсә безнең беләндер.
Фахры Каинат әфәндебез бу хосуста мәгәлән
боердылар ки :
“Миграҗда барганым төндә Мин Мәккәдә йокы
белән уяныклык арасында икән Җәбраил килде. Тор
Әй мүхәммәд(сгвс) диде.
Тордым бер дә күрдем ки янында Микаил вә
Исрафил гәләйһис сәләмдә бар. Кардәшем Җибрилгә
сораганымда әйтте ки :”Әй Мүхәммәд! Раббым тәгәлә
мине сиңа җибәрде. Бу кичтә моннан элек һич бер
кемгәдә бирмәгән вә моннан соң да һич бер кемгә насиб
булмаячак икрамны сиңа лөтуф вә ихсан итәчәк. Син
Раббың белән сөйләшергә вә аны күрегә телисең, бу
кичтә син Раббыңның гәҗәп булган, Аның азамат һәм
көдрәтеннән күп нәрсәләр күрәчәксең”-диде.
Соңыдан миңа мәгнәүи бер операция эшләнде. Эче
иман вә хикмәт белән тулы булган алтыннан бер савыт
китерделәр, богазымнан эчемә кадәр ярдылар, Зәмзәм
сулары белән юуып иман һәм хикмәт белән
тутырдылар. Ике кул башымның арасын хәтәм-е
нүбүввәт белән мөһерләделәр. Быннан соң Җәбраил
кулымннан тотты, Зәмзәм суына алаып барды. Андагы
фәрештәгә шулай диде:” Миңа Зәмзәм суыннан бер
чиләк су алып кил”. Соңыдан ул су килгәч мин су белән
тәһәрәт алдым, ике рәкәгәт намаз кылдым. Соңыдан
“Әйдә китәбез”-диде.
Кая барабыз дип сорадым,
Раббыңа, Раббыңның теләгәне җирләргә”-диде.
Вә бик матур ак Бурак динелгән гәҗәп бер мәхлүкка
менеп юлга чыгарылдым.

Мәсҗиде Харамнан Мәсҗиде Аксага

Бурак, адымыны күзенең күргәне соң ноктага кадәр


куя иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез, Мәккә белән Мәдинә
арасында булган Әзрак үзәнене бу нинди үзән-дип
сорады.
“Әзрак үзәне” диделәр.
Пәйгәмбәребез карагач, Хз Мусаның “Ләббәйк,
Аллаһүммә Ләббәйк”-дип югарыдан инүене, Хз
Даутның шәһәдәт бармагыны колакларына кадәр
күтәреп калын тавыш белән “Ләббәйк, Аллаһүммә
Ләббәйк”-дип үзәннән үтеп барганын күрде.
Пәйгәмбәребез Җүһфә якынындагы Херша түбә
сеннән үткәндә “Бу нинди тау түбәсе2-дип сорады?
“Херша түбәседер”-дип җәвап бирделәр.
Пәйгәмбәр әфәндебез ул түбәгә карагач, анда Хз
Юнусның кызыл төйле инә дөянең өстендә, софтан
(йоннан) чапанына төренгән, дөясенең йөгәненнән
тотып “Ләббәйк, Аллаһүммә Ләббәйк”-дип үтеп
барганын күрде.
Пәйгәмбәр әфәндебез Җәбраил г.с. белән бергә
Бәйтүл Макдискә (Мәсҗидүл Аксага) барды. Анда
Пәйгәмбәрләрдән Хз Ибраһим, Хз Муса, Хз Гайса вә
доняга килеп киткән бөтен пәйгәмбәрләрнең вә бөтен
Әүлиәуллаһның руханиятене җыелып аны көтеп
тоганын күрде. Алар барысыда Пәйгәмбәр ләр
пәйгәмбәрен каршы алырга –дип җыелганнар иде.
Әфәндебез аларның һәр бересе белән аерым аерым
күрешеп барысыныңда хәл хәтерен сорады.
Барысынада имам булып ике рәкәгәт намаз кылды.
Пәйгәмбәр әфәндебезгә өч чынаяк тәкдим ителде ки ,
аларның бересенде сөт, икенчесендә су, өченче сендә
шәрбәт иде. Чынаяклар тәкдим ителгәндә бер тавыш
ишетелде ки: “Әгәр суны алырса үзе дә өммәте дә
ихтияңсыз кәнәгәткәр булыр. Әгәр шәрбәтне алырса
үзедә һәм өммәте дә мәхрум-лыкка очырар. Әгәр сөтне
алырса үзе дә өммәте дә туры юлда булырлар!”-
диделәр.
Пәйгәмбәр әфәндебез сөт чынаягыннан эчте.
Җәбраил: “Әй Мүхәммәд! Син иң күркәмен,
тәбигый булганын сайладың. Үзеңдә өммәтең дә туры
юлдасыз”-диде.
Мәсҗиде Аксадан Сәмәватка(күкләргә)

Пәйгәмбәр әфәндебез Мәсҗиде Аксадан Җә-браил


г.с. белән бергә сәмәватка (күкләргә) күтәртелде,
чыгартылды. Мәләкүт гәләменә сәяхәт итте.
Беренче кат күктә бик нурани бер зат күрде. Аның
уң һәм сул ягында бер төркем карангы карангы
нәрсәләр бар иде. Уң ягына караса шатлана, елмая иде.
Сул ягына караса җылый һәм мәхзүн(кайгылы) була
иде. Пәйгәмбәребез бу затның кем икәнен таный
алмады вә кызыксынып Җәбраилдән сорады.
Җәбраилдә: Ул синең һәм бөтен нәселләрнең атасы
булган Хз Әдәмдер”-дип танытты.
Шулай тигәс Пәйгәмбәребез Аңа сәләм бирде.
Ул да Пәйгәмбәребезнең сәләмене шулай алды:
“Мәрхабән бинәбий вәл вәләдис салих (Мәрхаба
(исәнме) Әй пәйгәмбәр! Әй салих, изге әүләд) -диде.
Икенче кат күктә Хз Яхья вә Хз Гайса,
Өченче кат күктә Хз Йосуф,
Дүртенче кат күктә Хз Идрис,
Бишенче кат күктә Хз Харун,
Алтынчы кат күктә Хз Муса,
Җиденче кат күктә Хз Ибраһимны күрде ки, Бәйтүл
Мәгмур капкасы янында бер көрси өстендә утыра иде.
Бәйтүл Мәгмүрга һәр көн җикмеш мең фәрештә керер,
һәр керүчегә дә кыямәткә кадәр кире борылыу чираты
килмәс ти.
Җәбраил г.с. җиденче кат күктән Пәйгәмбәр
әфәндебезне алып шундый бер урынга чыгарды ки
Пәйгәмбәребез анда тәкдирләрне язган каләмләрнең
тавышын ишетә иде. Вә бер аздан соң Пәйгәмбәребезгә
Сидрәтүл Мүнтәһә сафхасы ачылды.
Җәбраил:” Менә бу инде Сидрәтүл Мүнтәһәдыр.
Минем сәяхәтемнең беткән урыны. Моннан артабан
китә алмам. Бер адым алга атларга булсам әгәр янып
көл булырмын. Минем торошым моннан алдагы
сәяхәткә мүтәхәммил(күтәрә алу) түгел”-дип ул урында
торып калды.
Пәйгәмбәр әфәндебез: “Ничек инде, моннан соң мин
нәрсә белән барачакмын?-дип әйтеп бетерә алмады ки
офокның ачылганын һәм алдына бер Рәфрәф (мәгнәви
бер лифт) куелып рәхим ителгәнен күрде. Бер шагир бу
хәлне:
Сөйләшкәндә Җәбраил белән кәләм
Килде алдына Рәфрәф, бирде сәләм”-дип
аңлата.
Пәйгәмбәр әфәндебез Миграҗда күп гәләмнәр
күргән һәм аларны гизгән һәм сөйгән вә бик риза булып
хәйран калып Мәүләдән бу нигмәтнең артуын теләгән.
Һәм әфәндебез:”Мин миграҗдан тагында матур,
күркәм нәрсә күрмәдем”дип боерган.

Миграҗның мәртәбәләре
Миграҗның мәсҗиде Харамнан алып Мәсҗиде
Аксага кадәр булган өлеше аят белән сабит ки мөнкире
кәфир булыр.
Мәсҗиде Аксадан алып сидрәтүл Мүнтәһәгә кадәр
булган өлеше хәбәре мәшһүр белән сабит ки мөнкире
даал вә мудил булыр.
Сидрәтүл Мүнтәһәдән алып илә мә шәә Аллаһ
булган өлеше хәбәре әхәд белән сабит ки мөнкире
бидгәт әһле булыр.
Фахры Каинатның бу сәфәре: Мәсҗиде Харамнан
алып Мәсҗиде Аксага кадәр булган өлеше җәннәттән
килгән бурак өстендә, Мәсҗиде Аксадан Сидрәтүл
мүнтәһәгә кадәр булган өлеше Җәбраил г.с.-нең канаты
өстендә, аннанда илә мә шәәАллаһ (Аллаһның теләгәне
җиргә) Рәфрәф (мәгнәви нурдан бер лифт) белән вакыйг
булгандыр.
Миграҗда Пәйгәмбәребезгә вә өммәтенә булган
Ихсан вә тәшриг кылынган хөкемнәр.

Пәйгәмбәр әфәндебез Миграҗ кичендә иләһи


тәҗәллиләргә, хитапларга, илтифатларга мазхар булды
вә Хз пәйгәмбәребезгә өч нәрсә бирелде:

1- Бәкара сүрәсенең сон аятләре(Амәнәррасүлү)


2- Өммәтеннән, Аллаһка һич бер нәрсәне дә уртак
итмәгәннәрнең җәннәткә керү сөенече,
3- Миграҗ бүләге буларак биш вакыт намаз.
Миграҗ мөгҗизәсене мөшрикләр ничек каршы
алдылар.

Пәйгәмбәр әфәндебез, Миграҗ иртәсе халык янына


чыгып, аларга Миграҗ турасында хәбәр салды.
Нәрсәләр күргәнен барысында аңлатты. Үкенечкә
каршы иманы зәгыйф булганнардан бер төркем моңа
инанмыйча диненнән кире кайтсада, күбесе бу
мөгҗизәгә инандылар, кабул иттеләр вә иманнары
күүәтләнде. Моны гәди гакыллары белән үлчәргә
тырышучылар бик аптырашта калдылар: “Әй
Мүхәммәд (сгв)! Моңа дәлилең нәрсәдер? Без әлегә
хәтле моңа окшаган бер хәбәр ишетмәгән идек”-
диделәр.
Пәйгәмбәр әфәндебез: “Моңа дәлил, фәлән
улларының дөясене фәлән җирдә, фәлән тау янын да
очраттым. Дөяләрене югалтканнар иде. Аларны
дөяләренә табан юнәлттем вә үземдә Шамга табан
юнәлдем. Соңыдан кире кайтканда Дапханага килгән
вакытта фәлән улларының кафиләсенә очрадым. Халкы
йокы хәлендә иде. Аларның су савытын ачып су эчтем
һәм кире ябып куйдым.
Башка бер дәлил исә, сезнең халкыгыздан бер
кафиләгә фәлән тау янында очраттым. Алларында
туфрак төсенә якын бер төстә дөя бар иде, Өстендә дә
ике капчык бар иде. Берсе кара төстә, берсе ала төстә
иде”- диде.
Халык ашыгып Сәнийә урынына чыктылар.
Башкалар күргәнче тиз генә үзләренә аңлатылган дөяне
китеп каршы алдылар. Дөя пәйгәмбәр әфәндебезнең нәк
аңлатканы кебек иде. Су савытларыны сорадылар.
Аларда савытларны су белән тутырып өсте ябылган
диделәр. Шундук су савытларына карадылар. Күрделәр
ки су савыт лары чыннанда ябык әммә эчендә су юк
иде.
Мөшрикләр, Мәккәгә килгән башка кафилә
ләрдәндә сорадылар. Аларда:”Әйе! Тугрыдыр. Валлаһи
Ул аңлатканы кебек булды. Тау таш арасында дөябезне
югалткан чакта, без бер кеше тавышы артыннан барып
дөябезне таптык” диде ләр.
Пәйгәмбәр әфәндебезгә Мәсҗиде Аксаны безгә
тасъуирлап бир- дигәч Бәйте Макдис (Мәсҗиде Акса)
Пәйгәмбәр әфәндебезнең мөбарәк күзләре алдына
килеп басты. Аллаһ рәсүле бер экрандагы күренеш
мисалына карап, мәсҗиднең ишекләрене, тәрәзәләрене
барысыныда берәм берәм санады вә аңлатып бирде.
Боларның барысында күреп торган мөшрикләр
хаседләреннән вә мәгнәүи чирләре сәбәбле инаныр га
теләмиләр иде. Миграҗ хәбәрене кабул итәргә якын да
килмиләр иде. Киберләнделәр. Миграҗны гакылга ерак
-дип күреп:”Кәраваннар бер ай ба рып, бер ай кире
кайткан ераклыкны Мүхәммәд ничек бер кичтә барып
килсен?”-диделәр. Аллаһның һәр нәрсәгә кадир
икәнене, көдрәтенең иге-чиге юк икәнлегене уйлап
аңлый алмадылар.
Пәйгәмбәр әфәндебез дә аларның бу хәбәрне кабул
итмәячәгене белә иде. Миграҗ кичендә
Җәбраилгә:”Кавемем мине тәсъдик итмәс”-дигән иде.
Җәбраил г.с. дә :”Сине Әбү Бәкр тәсдик итәр, Ул
сыйддиктыр”-дигән иде.
Әммә Миграҗ хәдисәсе күрү офокы киң булган
мөселманнарның иманларыны күәтләндерде. Хз Әбү
Бәкр боларның башында иде.

Хз. Әбү Бәкернең сыйддикияте

Мөшрикләр миграҗ мөгҗизәсен кабул итмәгәс Хз


Әбү Бәкергә килеп:” Мүхәммәд нәрсә
сөйләгәннәреннән хәбәрең бармы? Ул бу кичтә
Мәккәдән Бәйте-Макдискә баруын, анда намаз
кылганын һәм кире Мәккәгә кайтуын сөйли”-дип
үзләренә күрә аның иманын зәгыйфләтергә
тырыштылар. Хз. Әбү Бәкер исә аларга “Моны
Мүхәммәд (сгв) үзе сөйләгәч дөрестер. Тугрыдыр”-диде
һәм өстәп куйды “Мин аны моңардан тагында мөһим
булганын тәсдик итәм. Иртә кичле үзенә вәхи килгәнен
хәбәр итә, килгән аятләрне тәблиг(тапшыра) итә, тәсдик
итәмен, монда ялганмы булыр? һич булмас. Тәсдик
итәмен”-диде. Һич икеләнмичә, тотлыкмича кабул итте.
Аның өчен дә үзенә Сыйддик-дип исем бирелде.
Мәдинә халкыннан беренче мөселман булучылар
Бигсәтнең 11нче елында Мәдинәнең Хазрәҗ
кабиләсеннән 6 кеше Хаҗ вакытында Мәккәгә килгән
иде. Пәйгәмбәр әфәндебез Минада Акабә якынында
туктаган бу кешеләр яныннан үтеп барганда аларга “Сез
кемләр буласыз?”-дип сорады

Аларда:” Без Хазрәҗ кабиләсеннән булган


кешеләрбез”-диделәр.

Пәйгәмбәр әфәндебез аларга: “Сезнең белән утырып


бер аз сөйләшеп алырга мөмкинме?-диде.

Аларда :”Булыр әлбәттә-диделәр. Әфәндебез белән


бергә утырдылар.
Пәйгәмбәр әфәндебез аларны Аллаһның берлегенә
дәгвәт итте. Аларга Ислам динене аңлатты вә Көрәнил
Кәрим укыды. Аллаһның әмерләрен аңлатты. Аларны
мөселман булуга дәгвәт кылды.
Аларда акыллы һәм дөрес фикерле кешеләр иде.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең сөйләгәннәрене шундук
аларның акылына ятты. Асылда мондый бер
пәйгәмбәрнең киләчәген, Мәдинә яһүди ләренең
ололарыннан ишеткәннәр иде. “Электән бирле
киләчәгене ишеткәнебез пәйгәмбәр будыр!”-диделәр вә
шунда ук мөселман булдылар. Пәйгәмбәр әфәндебезгә:”
Без кавемебезне һәм бер беренә каршы һәмдә
кавемездән булмаганнарга каршы, араларында
дошманлык вә начарлык булган бер хәлдә калдырып
монда килдек. Өмет ителер ки Аллаһү тәгәлә аларныда
синең сәбәбең белән бер урынга җыяр. Без кире кайтып
аларныда синең боерыгыңа дәгвәт итәчәкбез. Бу диннән
кабул иткән нәрсәләрне дә аларга аңлатачакбыз. Әгәр
Аллаһү тәгәлә аларны бу дин белән барысында
берләштерсә, синнәндә гәзиз һәм шәрәфле бер кеше
булмас”-диделәр.
Мәдинәлеләр инде чыннанда инанганнар иде.
Соңодан мәдинәгә, кавемләре янына кайтып, аларга
Пәйгәмбәр әфәндебезне аңлата һәм дә Ислам диненә
дәгвәт кыла башладылар.Бу эшне ул кадәр эшләделәр
ки инде Мәдинә эчендә артык Пәйгәмбәребезне һәм
Ислам дине хаккында ишетмәгән кеше калмады.

БЕРНЧЕ АКАБӘ Бәйгәте

Бигьсәтнең 12 елы иде. Араларында бер ел элек


мөселман булучыларда булган хәлдә Мәдинәдән ун ике
кешелек бер кафилә Хаҗ ае вакытында Мәккәгә
килделәр. Болар Акабә-дигән урында кич вакытында
пәйгәмбәр әфәндебез белән яшерен рәүештә
күрештеләр вә Аңа бәйгәт иттеләр. Биатның асыллары
шулар иде: Аллаһка ширк катмаска, урлашмаска, зина
итмәскә, баларны үтермәскә, ялган вә ифтирадан
сакланырга, Пәйгәмбәргә кар шы килмәскә.
Пәйгәмбәребез аларны бу эшләрдән тыйганнан соң
алар:
“Әй Аллаһның рәсүле! Без боларны эшләмәсәк
моның каршылыгында безгә нәрсә булыр?-дип
сорадылар.
Әфәндебез дә: ”Җәннәт һәм Җәмәле иләһи бар”-дип
боерды.
“Алай булгач бездә андый эшкә барбыз. Без дә иман
итәбез. Боларга тугы булачагыбызга сүз бирәбез”-дип
пәйгәмбәр әфәндебезнең кулына сарылдылар. Күзләр
яшәрде, күңелләр изгелеккә ашкынды.
Пәйгәмбәр әфәндебез: “Кем бу гәһедкә вәфа булса
Аллаһ аны җәннәтенә алыр. Кем дә исә көфергә
төшмичә бу гәһедне бозарса ул Аллаһның идәрәсенә
калгандыр”-диделәр.
Бу вакытта Мәдинәлеләр үзләзренә Көрьәнне тәглим
итәчәк динне үрәтәчәк бер мөгәллим сора дылар.
Әфәнбездә алар белән бергә Мусгаб ибне Умәерне
мәдинәгә җибәрде.
Мусгаб беренче мөселман булучылардан иде. Бик
нечкә күңелле зат иде. Бик пөхтә киенер, бик матур,
татлы сөйләшә иде. Һәр кемгә хуш мөгәмә ләдә була
иде.

ИСЛАМИЯТНЕҢ МӘДИНӘДӘ ТАРАЛУЫ

Усейд ибне Һудайр белән Сәгьд ибне Мугазның


мөселман булулары.
Мәдинә халкына Көрьәни Кәримне вә Ислам динене
өйрәтер өчен вазифәләндерелгән булган Мусгаб (р.г.)
Мәдинәдә Әбу Имаме Әсгад ибне Зураренең өйендә
калды. Исламиятне Мәдинәдә таратырга куелды.
Әсгад ибне Зураре бер көн Мусгаб белән бергә
Абдул әшһәл вә Зафәр уллары тарафына барырга юлга
чыктылар. Әсгад белән Мусгаб Зафәр уллар ының
бакчасына килеп Мәрак коесының тирәсенә утырдылар.
Мөселманлыкны кабул иткән кемсәләр дә анда
җыелдылар.
Сәгьд ибне Мугаз белән Усейд ибне Худайр, Абдул
Әшһәл уллары кабиләсеннән иделәр.Һәр икеседә
мөшрик вә иске динләрендә иделәр. Аеруча Сәгд ибне
Мугаз Әсгад ибне Зурарәнең апасының улы иде. Болар,
Мусгаб белән Әсгадның бакчага кергәнен ишеткәч,
Сәгд ибне Мугаз Усәйд ибне Худайргә:”Безнең, акылы
ноксан вә зәгыйф ләрне аздырыр өчен мәхәлләбезгә
килгән шул әдәмләргә кит дә аларны куркыт һәм мында
килүләрен тый! Белерсең ки Әсгәд ибне Зурарә минең
якын туганымдыр. Аның өчен мин аның янына китә
алмыйм. Юкса бу эшне иң якшы шикелдә үзем
башкарыр идем.”-диде.
Шуны гына ишеткән Усейд сөнгесене алып аларга
табан юнәлде.Әсгад ибне Зурарә аны күргәч Мусгаб
ибне Умәйергә:” Бу килгән кеше кавемнең
олыларыннандыр. Яныңа килгәч аңа Аллаһны тәс дик
иттерергә тырыш!”-диде.
Мусгаб:” Утырырса аның белән сөйләшермен
диде!”
Усейд талашып-сүгенеп килеп аларның каршы сына
басып:”Сез әле нигә безгә килдегез? Акылы ноксан
зәгыйфләрне аздырыр өченме килдегез? Әгәр яшәргә
теләсәгез моннан тиз генә югалыгыз”-диде.
Мусгаб аңа йомшак кына тавыш белән:” Ярар бер аз
утыр, сүзебезне тыңласагыз максатыбызны аңларсыз.
Ошатсагыз кабул итерсез, ошатмасагыз инде кире
кагарсыз. Дөрес булмаган җирләрдә дөресен әйтерсең.
Булырмы?-диде.
Усейд: “Ярар, бер урынына күрә әйттең бу сүзне”-
диде һәм сөнгесене җиргә кадап аларның янына
утыргач Мусгаб Ислам дине хаккында бер аз вәгәз итте
вә аңа Көрәне Кәрим укыды. Усейд Көрәне Кәрим
тыңлагач, Көрәннең тәсире астында үзен тота алмыйча
”Бу ни кадәр гүзәл ни кадәр күркәм сүзләр-диде, бу
дингә керер өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?”-дип
сорады.
Мусгаб белән Әсгәд аңа кирәк булган нигезләрне
аңлатып бирделәр, “Госел коенып чистарынырсың,
соңыдан Бөйөк Аллаһка шәһәдәт китерерсең, соңыдан
торып ике рәкәгәт намаз кыларсың”-диделәр.
Моны аңлаган Усейд торып китте, барып госел
коенды, кейемнәрен чистартты. Шәһәдәт кәлимәсен
сөйләп Аллаһка шәһәдәт китерде. Соңодан торып ике
рәкәгәт намаз укыды вә шулай итеп моселман булды.
Усейд китәчәк булганда:”Сезгә бер җибәрим. Ул да
моселман булырса, Мәдинәдә иман итмәгән кеше
калмас”-диде вә үзене алар янына җибәргән Сәгд ибне
Муазны җибәрде.
Сәгд бик кызыу буларак килде.
Мусгаб аңа да йомшак кына итеп:”Туктагыз әле
әфәндем. Кызачак кадәр бер нәрсәдә юк. Бер утыр сагыз
да сезнең белән бер аз сөйләшсәк булмас мы? Башта
тыңлагыз аннан хөкем бирерсез. Ошат сагыз кабул
итәрсез ә инде ошатмасагыз үзегез белерсез. Сезне бер
кемдә моңа җәбер итми”-диде.
Сәгд ибне Мугаз да “Әйе, дөрөс әйттең. Урынына
күрә әйттең бу сүзне”-диде вә сөнгесене җиргә кадап
утырды аларның янына. Мусгаб аңа Ислам динен
аңлатты һәм Зухруф сүрәсенең башыннан алып бераз
укырга башлады. Сәгд ибне Мугаз ул көнгә кадәр
тыңламаган, ишетмәгән бер нәрсә ишетте. Мусгабның
Исламият хаккындагы сүзләре вә укылганы Көрьән
Кәримне тынлагач, Сәгеднең йөзендә дә иман нуры
сизелә башлаган иде.
------------------------------------------------------------------------
----------------
Укылган аятләрнең мәгнәсе: Һидәят юлын ап ачык итеп
күрсәткән шул Китапка ант булсын ки, чынлыкта без
Аны аңларсыз- дип гәрәбчә бер Көрьән кылдык. Шөбһә
юкки Ул безнең катыбызда ана китаптыр, бик бөйөк һәм
бик хикмәтле китаптыр. Сез инде азган бер кавем –дип
Көрьәнне сездән ерак кылып, ваз кичеп калдырыйкмы?
Хәл бу ки сездән алдагы өммөтләр өчен дә ничә
пәйгәмбәрләр җибәрдек. Аларда үзләренә килгән
пәйгәмбәрләр белән гел мыскыл итә торорлар иде.
Аның өчен без алардан күәтлерәк булганнарны да юк
иттек. Ул алдагы өммәтләрнең мисәлләре үткәндер. Ант
булсын ки аларга җирне һәм күкне кем бар итте-дип
сорасаң алар әлбәттә”Аларны, Кодрәте белән һәр
нәрсәдән өстен булган, гыйлеме белән һәр нәрсәне
белүче Аллаһ бар итте!”.–дип әйтерләр. (Зухруф1-9)

Ул да Усейд кебек Мөселман булу өчен нәрсә кирәк


икәнен сорады. Аларда адлатып бирделәр. Вә Сәгд ибне
мугаз да үзенә әйтелгәннәрне үтәп Мөселман булды.
Соңодан сөнгесене алып кавеме вә кавеме белән бергә
булган Усейд ибне Худәер янына табан атлады.
Кавеме Сәгд ибне Мугазны каршы алганда бер
берләренә карап ”Аллаһ ант булсын ки Сәгд башка бер
йөз белән әйләнеп кайтты!”-диделәр.
Сәгд аларның янына килеп басты вә:”Әй
Абдуләшһәл уллары! Мине һәм сезнең арагызда булган
эшләремне ничек беләсез?”-дип сорады.
Аларда :”Син безнең олобызсың. Фикер һәм
күрештәдә бездән өстенсең, син безнең ышаныбыз
сың”-диделәр.
Сәгд ибне Мугазда аларга:”Сез Аллаһка вә Рәсүленә
иман иткәнчегә кадәр миңа сезнең белән сөйләшергә
харам булсын.
Сәгднең бу сүзе белән акшамга кадәр Абдул әшһәл
улларыннан ир булсын хатын булсын иман итмәгән бер
кемсә калмады. Менә шулай итеп Абдул әшһәл уллары
кабиләсеннән ике алдынгы кешенең мөселманлыкны
кабул итүе, бөтен кабиләнең, Мәдинә халкының ирле
хатынлы буларак Ислам диненә керүгә вәсилә булды.

Икенче акабә бәйгате

Бигьсәтнең 13 нче елында Хаҗ өчен Мәдинәдән


Мәккәгә килгән 500 кеше арасында 75 мөселман бар
иде. Болардан 73-е ир 2-се катын иде. Пәйгәмбәр
әфәндебезне күрергә, динне үрәнергә, Аңа бәйгәт
итәргә вә Аны Мәдинәгә чакырырга телиләр иде.
Мәдинәдән килгән мөселманнардан Кәгьб ибне
Малик белән бергә бер ничә кеше Пәйгәмбәр
әфәндебезгә килеп:”Әй Аллаһның илчесе! Бу ел хаҗга
килгән кардәшләребез белән сезне күреп сезгә бәйгәт
итәргә телибез. Бу кайчан һәм кайда мөмкин булыр?”-
дип сорадылар.
Пәйгәмбәр әфәндебез: “Кичнең 3/2-се үткәннән соң
Акабәдә җыелуларын вә бу җыелышны мөш рикләр
белмәсен өчен башка кешеләргә сөйлә мәүне катгый
буларак белгертте.
Пәйгәмбәребез абзыйсы Хз. Габбасны да янына
алып билгеләнгән вакытта Акабәгә килде. (Әле Габбас
мөселман булмаган исә дә, Әбу Талибтән соң
Пәйгәмбәр әфәндебезне үз яклауына алганы өчен һәм
ул гаят бик тәдбирле бер кеше булганы өчен мондый
мөһим бер җыелышта аның катнашуы эшнең ныклы
булуын тота иде.
Иң башта Габбас сүзгә башлады вә:”Әй Ясриб
(Мәдинә) халкы! Бу кардәшемнең улы миңа кешеләрнең
иң сөйкемлеседер. Яшәдеге кавем эчендә кадер-
игтибары бөйөктер. Без аны бүгенгә кадәр бөтөн
дошманнардан сакладык, мухафаза иттек. Моннан
соңда саклаячакбыз вә яклаячакбыз әлбәттә. Әммә
сезнең аны үзегезгә чакыруыгыз белән бергә ул үзе дә
сезгә кушылырга, сезнең шәһәрегезгә баруны хуш
күреп кабул итә. Әгәр бөтөн гәрәб кабиләләренең
дошманлыкларына һәм аңа каршы булганнарга каршы
тороп аны саклый һәм яклый алсагыз, аның белән бер
сафта бергәләп көрәшергә сүз бирәсез икән ул сезнең
белән бергә китсен. әгәр дә инде моннан чыгып
киткәннән соң аны бер үзен үз башына ялгыз һәм
ярдәмсез калдырачаксыз икән хәзер үк бу эштән ваз
кичегез . Һич тә булмаса үз кавеме арасында үз гиззәте
белән калсын”-диде.
Мәдинәле Хз. Әсгад ибне Зураре Габбаска:”Әй
Сөйләшүләре белән безгә тидергән кеше! Сина
кешеләрнең иң сөйкемлесе- дип сөйләгәнең зат
Аллаһның рәсүледер. Аның раббынан китергән нәре
кешеләр сүзенә окшамас. Без Аны җаныбыз һәм
малыбыз тәләф булганчыга кадәр сакларга вә якларга
һәм аңа тогры булырга нык карарлыбыз, теләдеген
кадәр безгә ышана алырсың”-диде.
Соңодан Пәйгәмбәр әфәндебезгә табан юнәлеп: Әй
Аллаһның рәсүле! Үзең өчен бездән теләгән гаһедне ал,
Раббың өчен дә теләгән шартларны безгә куш”-диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез аларга Көрәнил Кәрим нән
кайбер аятләр укып аларның күңелләрен
күтәргәч:”Раббым өчен теләгәннәрем:” Аңа ширк (һич
бер уртак) кушмыйча гыйбәдәт һәм итәгәт итү, намаз
кылу, зәкәт бирүегез, дөреслеккә һәм тугрылыкка
чакыру вә начарлыктан тыюыгыз, шатлыкта да кайгыда
да дин эшләрендә кире дә калмауыгыз, хакны хак итеп
танырга һәм хакка иярүдә һич бер кемнәндә тартынып
тормауыгыз-дыр.
Мине дә, Аллаһү тәгәләнең Пәйгәмбәре буларак
тәсьдик итүегез, нәфсемне үзегезне вә гайләгезне яклап
саклаганыгыз кебек саклауыгыз һәм моның өчен гәһед
бирүегездер.”-дип боерды.
Мәдинәле шагир Хз. Абдуллаһ ибне Рәваха:”Әй
Аллаһның рәсүле! Бу сөйләгәннәрегезне без үтәп бу
Аллаһ вә рәсүле юлында үлерсәк безнең өчен нәрсә
бар?-дип сорады.
Пәйгәмбәр әфәндебез :”Аллаһның ризасы вә Җәннәт
бар”-диде.
Моны ишетеп торган Мәдинәле Мөселманнар:” Бу
нинди хәйерле һәм ни кадәр казанышлы бер алыш-
бирештер”-дип Ул Хәзрәтнең әйткәненә нигезләнеп
кулыны тотып бәйгат итергә башладылар. Аллаһның
Рәсүлене җан һәм башлары белән саклаячакларына,
Аның дошман нарына каршы сугышачакларына да сүз
бирделәр. Вә шулай итеп җан биреп җәннәт салтып
алдылар.

Аеруча бу бәйгаттә, Мәдинәле мөселманнар


үзләреннәндә өстәү керетеп, Пәйгәмбәребезне
Мәдинәгә чакырдылар. Вә үзенедә саклаячак ларына
кылычлары белән ант иттеләр.
Бөтен мөселманнарның , пәйгәмбәр әфәндебез нең
кулын тотып бәйгат итүләрен күргән абзыйсы Габбас,
чират хатынларга килгәч, “Сез моның белән бәйгат
итмеш булдыгыз, китегез.”-диярәк Пәйгәмбәр
әфәндебезнең хатынларга кулын бирмәдегене аңлатты
булды.

Пәйгәмбәр әфндебез, акабәдә катылган мөсел


маннарга ;Ислам диненең таралуы вә дошман нарына
каршы саклану өчен бәйгат итүчеләр арасыннан ун ике
тәмсилче (представител) сайлауларын белдерде.

Вә моны ишеткән Хазрәдҗлеләр тугыз, Әвслеләр өч


кеше сайлап, кавемләренең иң акыллы, иң гыйлемле
кешеләрен алга чыгардылар.

Пәйгәмбәребез бу ун ике кешенең тәмсилчесе


буларак та, Хз. Әсгад ибне Зураре-не тәгаен кылды.
Расуле Әкрәм бу тәмсилчеләргә ;” Хавариләр кавемләре
эчендә ничек итеп Мәрямнең улы Гыйсаның вәкилләре
иде исәләр, сездә кавемегез эчендә минем
вәкилләремсез. Мин дә кавемнең кәфилемен”-дип
боерды.

Мәдинәлеләрдән бересе ;” Әй Аллаһның илче се,


Аллаһ (җ.җ) көч бирер, Мәккә фәтех ителер, Исламият
Мәккәдә таралыр, Кәгбәдә потлардан арынырса, безне
ташлап Мәккәгә кире кайтырсыз мы?- диде.

Пәйгәмбәребез: “Әй Мәдинәлеләр!... моннан соң сез


миннәнсез, мин дә сездәнмен. Сезнең каныгыз минем
каным, минем каным сезнең каныгыздыр. Минем
бурычым сезнең бурычыгыз, сезнең бурычыгыз минем
бурычым. Моннан соң сезнең шәһәрдә торачакмын вә
анда калачакмын.” боерды.

Бу икенче акабә бәйгатында, беренче тапкыр


буларак Ислам дошманларына каршы кирәк булса
сугышылачак –дип карар алынганы өчен бу бәйгатның
Ислам тарихында урыны бөектер. Аның өчен “Бөек
Акабә Бәйгаты”- дип тә исемләндерелә.

Мусафаха

Мусафаха: ике кешенең бер берсенә карата булган


мөхәбәтләрене, хөрмәтене белдерер өчен кулларын
сузып күрешүдер. Асхабы Кирамнан Бәра бин Азибкә
күрә : Мөминең кардәше белән сәләмләшүе мусафаха
белән тәмамланыр.
Катаде, Әнәс ибне Маликкә; Асхабы Кирам бер
бересе белән мусафаха итәләр идеме?- дип сораганында
ул “Әйе!”-дип җәваплаганын сөйли.

Хаммад бин Зәед, ике кулыны биреп мусафаха итәр


иде.

Балаларга мусафаха, аларның башын сыйпап вә


үзләренә “Бәрәкәллаһү фике”-дога кылу белән булыр.

Исламда беренче мусафаханы Мәдинәгә килгән


нәрендә Ямәнлеләр эшләгән, Пәйгәмбәр әфәндебез алар
хаккында;” Алар сездән тагында нечкә күңеллеләр”-дип
боерды. Асхабы Кирам Пәйгәм бәр әфәндебезнең
кулларын үбәрләр иде. Хз. Гали абзыйсы Хз. Габбасның
кулын үпкән иде. Җәгфәр ибне Әбу Талип, Хабәш
иленнән Мәдинәгә кайткан вакытта Пәйгәмбәребез
аның ике күз арасын үпеән иде.
Ирләр белән хатынларның мусафаха итүләре, кул
кысышулары харамдыр. Пәйгәмбәребез бәйгат
алгандада алардан һич бересенеңдә кулын кулына
тидермәгәндер. Хз. Гайшә (р.ганһә) бу хосуста
“Валлаһи Расүлүллаһның кулы һич бер катынның
кулына тимәгәндер”-дип боерган.

Һиҗрәт
Икенде акабә бәйгатыннан соң Мәккәдәге мосел
маннарның хәле бик авырая төште. Мөшрикләр
мөселманнарны тышка чыгармаска, Мәккәдә алып
калып изәр өчен кулларыннан ни килсә шуны эшләргә
тырышалар иде. Мөселманнар бу хәлгә чыдамлыклары
калмагач Пәйгәмбәр әфәндебезгә килеп һиҗрәт өчен
рөхсәт теләделәр.
Пәйгәмбәр әфәндебез аларга һиҗрәт өчен әле
рөхсәт юклыгын белдерде. Моннан бер ничә көн соңра
сөенечле бер хәлдә;” Сезнең һиҗрәт итәчәгегез йорт ике
кара ташлык арасында хөрмәле бер шәһәр ясриб
(мәдинә) икәнлеге миңа белдерел де, күрсәтелде.
Мәккәдән чыгып китүчеләр анда китсенләр диде.
Мәдинәле мөселман кардәшләре белән берләшсеннәр.
Бөек Аллаһ аларны сезгә кардәш кылды вә Мәдинәне
сезгә именлек һәм хозур йорты кылды” дип боерды.
Моны ишеткән Мәккәле мөселманнар төркем төркем
һиҗрәт итә башладылар. Пәйгәмбәр әфәндбез исә
Җенабы Хак тарафыннан үзенә рөхсәт ителгәнчегә
кадәр Мәккәдә калды.

Мәдинә и Мүнәввәрәгә беренче һиҗрәт итүчеләр

Икенче акабә бәгатыннан бер ел элек, Әбу Сәләмә


Абдулла ибне Абдуләсәд, Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт
итәргә теләсәдә, мөшрик туганнары аның хатыны белән
кызыны кулга алганннар, Әбу Сәләмәдә бер үзе буларак
Мәдинә юлына төшкән иде. Бер ел үткәч хатыны белән
кызы Сәлма да килеп Кубада кавыштылар.
Икенче акакбә бәйгатыннан соң, Амр ибне Рәбига вә
хатыны Ләйлә, сиздермичә Мәдинәгә һиҗрәт итеп
Кубада Мубәшшир ибне АбдиМунзир дә кунак
булдылар.
Абдулла ибне Җахш вә кардәше сукыр шагир Абд
ибне Җахш вә бөтен Җахш уллары гайләсе ки(барысы
егерме ир вә сигез хатын иде) капкаларыны бикләп
Мәдинәгә һиҗрәт иттеләр, боларда Кубада Мубәшшир
ибне АбдиМунзир дә кунак булдылар.

Хз. Гомәрнең һиҗрәте

Җахш улларыннан соң, Хз. Гомәр, дусы Айяш ибне


Рәбига вә Хишам ибне Ас белән һиҗрәткә җыендылар.
Мәккәдән 10 мил ераклыкта булган бер урында
күрешергә сөйләштеләр.
Хз. Гомәр Мәккәдән чыгар вакыт кылычыны,
угыны, сөнгесене алып Кәгбәгә китте. Курәишнең
игтибарлы кешеләренең күз алдында, Кәгбәне җиде
тапкыр таваф иткәннән соң ике рәкәгәт намаз кылды вә
шулай диде “Анасыны җылатырга, балаларыны ятим,
хатыныныда тол калдырырга теләсә шул тауның
артында минем каршыма килсен”
Һич бер кемнең дә аның артыннан барыга
батырчылыгы җитмәде.
Мөшрикләр Хишамны җибәрмәделәр, кулга
алдылар. Төрле төрле җазалар чиктерделәр. Хз. Гомәр
белән Айяш ибне Рәбига егерме кешелек бер кафилә
белән Мәдинәгә юл тоттылар. Мәдинәнең Авали дигән
җирдәге Умәйя ибне Зәед улларында мусафир
булдылар.
Хз. Хамза, Зәед ибне Харис, Әбу Мәрсәт Кәнназ,
Әнәс Әбу Кәбшә Мәдинәгә Һиҗрәт итеп Кубада Гөлсем
ибне Хидмдә Мусафир булдылар.

Сухәйбнең Мәдинәгә һиҗрәт итүе өчен бөтен


нәрсәсеннән ваз кичүе

Сухәйбнең Мәккәдә бик күп малы вә алачагы бар


иде. Мөшрикләр бу малларын алып китә алмаячагын
сөйләделәр. Сухәйб аларга; “Малларымны сезгә
бирсәм мине тыныч калдырып, җибәрәчәксезме?” дип
сорады
“Әйе”. диделәр. Сухәйб
“Миндә малларымны сезгә бирдем” диде вә бары
тик бу шикелдә Мәдинәгә бару юлын тапты. Пәйгәмбәр
әфәндебез, сухәйбнең бу хәрәкәтене ишеткәч;”Сухәйб
казанды” боердылар.

Хз. Әбу Бәкернең һиҗрәт итәргә соравы


Кулга алынган, җаза астында булган яки чирле вә
зәгыйфлек сәбәбе белән юлга чыга алмаган
мөселманнар белән Хз әбу Бәкер, Хз гали вә пәйгәмбәр
әфәндебездән башка мәккәдә ир мөселман калмаган
иде. Кайсысы хәбәшистанга кайсысы Мәдинәгә һиҗрәт
иткән иде.
Хз. Әбу Бәкер Мәдинәгә һиҗрәт итәргә теләгәндә,
Пәйгәмбәр әфәндебез аңа;”Ашыкма, бәлки Аллаһ сиңа
берәй аркадаш бирер”-диде.
Бер көн Хз. Әбу Бәкер р.г.: “Я Рәсуләллаһ! Һиҗрәт
итәргә рөхсәт булачагын өмет итәсезме?”-дип сорады.
Рәсулуллаһ (с.г.в.) :”Әйе, өмет итәмен!”-дигәч, Хз.
Әбу Бәкер (р.г.) ашыгуыннан ваз кичте. Ике дөя сатып
алып аларны агач яфрагы белән карый башлады.

Мөшркләрнең дарун- нәдвәдәге җыелышы

Курәиш мөшрикләре, Мәккәдән һиҗрәт иткән


мөселманнарның, Мәдинәгә сыгынулары, андагы
мөселманнар белән берләшеп куәтләнүләрен күргәч,
пәйгәмбәребезнеңдә бер көн аларның янына
барачагыны бөтен Мәккәле вә Мәдинәле
мөселманнарның башына үтеп үзләренә каршы
сугышычагыны уйлап курку вә аптырауда калдылар.
Аның өчен бу юлда бер карар алыр өчен Расуле
Әкрәмнең аталарыннан Кусай ибне Кәгбның “Дарун-
нәдвә -дигән өйдә җыелырга карар бирделәр.
Курәишнең игтибарлы кешеләре бер мөһим булган эшне
бу өйгә җыелып сөйләшерләр вә карар алырлар иде.
Курәиш мөшрикләре, сөйләшелгән көннең
сабахында Дарун-нәдвәдә җыела башладылар. Бу
вакытта, өстенә кыйммәтле кием кигән, җин фикерле,
җин күзле бер картның да капка алдында торуын
күрделәр.
Аңа ;”Әй карт! Син кемсең”- дип сорадылар. Ул да:
“Нәҗидтән бер картмын. Җыелыш булачагыны
ишеттем. Җыелышта катнашырга, сөйләшкәне гезне
тыңларга вә кайбер үземнеңдә фикерләрне сөйләргә
уйлыйм!”-диде.
“Булыр, кер!”-диделәр. Нәҗидле дә алар белән бергә
эчкә керде.
Мөшрикләр бер берсенә ;”Бу әдәмнең (Мүхәм мәд
с.г.в.) эше ни кадар алга киткәнен күреп аңлап торасыз
барыгызда. Валлаһи, Ул бер көн үзенә ияргәннәр белән
бергә берләшеп безнең өстебезгә киләчәктер!”-диделәр.
Андагы җәмгият бу күрештә барысыда уртак
булганнан соң нәрсә эшлибез- дип барысыда уйларга
һәм уйлаганнарын үз ара сөйләшә башла дылар.
Араларыннан Әбул Бахтәри ибне Хишам ;” Ан ың
куллары белән аякларын чылбыр белән бәйләп
чокырга ташларга вә азагы шагир Зухәер белән
Набиганыкы кебек булыр бездә кырыйдан карап
көзштеп торырбыз!”- диделәр.
Нәҗидле карт исә:”Юк! Валлаһи бу урынлы бер
фикер түгел. Ант булсын сез әйткәнегез кебек бәйләп
ташларга булсагыз, аның югалган хәбәре бик тиз
аркадашларына ирешер вә бик тиз аны табып
кулыгыздан тартып алырлар. Вә бу хәбәр астында алар
бик тиз берләшер һәм сезнең өстегезгә килерләр. Аның
өчен бу карарыгыз урынында түгелдер. Икенче нәрсә
уйлагыз!”-диде.
Башларын иеп тагын уйга баттылар.
Араларыннан Әсвәд ибне Рәбига;”Аны арабыздан
сөреп чыгарырбыз. Ул да арабыздан чыгып китсен, кая
китсә китсен, бер нәрсәдә булмас. Ул да безнең арада
буламагач бездә рәхәт итәрбез, элеккесе кебек
эшләребезне төзәтербез тыныч вә рәхәт шикелдә
яшәргә дәвам итәрбез!”-диде.
Нәҗидле шәех исә;”Булмас! Валлаһи бу күрешегез
урынында түгелдер. Аның сүзенең йомшаклыгыны,
матурлыгыны, татлылыгыны китергәне нәрсәләр белән
кешеләрнең йөрәгенә, күңеленә хаким булганыны
күрмисезмени? Валлаһи сез бу әйткәнегезне эшләргә
булсагыз, аның гәрәп кабиләләре арасына кереп йомшак
теле вә сүзе белән аларга хаким булып аларныда үз
артына ияртеп, алар белән бергә сезнең өстегезгә
килүеннән, кулыгыздан малларыгызны алудан, сезгә
теләгәне шикелдә хөкем итәчәгеннән әмин түгелсез. Сез
моннан башка берәй карар эзләгез”-диде.
Мөшрикләрнең пәйгәмбәр әфәндебезне үтерү
карары

Әбу Җаһил ибне Хишам ;”Валлаһи мин, аның


хаккында сезнең һич төшенмәдегез, моннан соң да һич
уйлый алмаганыгыз бер фикер төшендем!”-диде.
“Әй Хакемнең атасы! Нәрсәдер ул фикерең?”-
диделәр.

Әбу Җаһил;”Минем уйлаганыма күрә, арабыздан


һәр кабиләдән көчле вә күәтле, берәр ир егет сайлап
алырбыз. Соңыдан аларның һәр берсенә үткен берәр
кылыч бирербез. Алар да барысы бергә бер сугуда аның
эшен бетерерләр, үтерерләр. Без дә аңардан котылып,
рәхәткә кавышырбыз.
Яш ирләр моны эшләгәч, аның каны бөтен
кабиләләргә таралган булыр! Абдиманаф уллары исә
бөтен кабиләләргә каршы сугыша алмаслар, көчләре
җитмәс. Шулай булгач, алар бездән дият үтәргә
сорарлар. Без дә Абдиманаф улларына дият үтәрбез!”-
диде.
Нәҗидле карт исә:”Менә сүз бу әдәмнең сүзедер.
Аның бу күрешеннән өстен бер күреш күрмим!”-диде.
Әбу Җаһилнең сүзе кабул ителде вә таралды лар.
Үзене Нәҗидле карт итеп күрсәткән вә чыганак
ларның күбесенә күрә кеше сурәтенә кергән
шәйтандыр- дип әйтелә яки Вәлид ибне Мугирәнең
егәне Әбу Җаһил тарафыннан үзенең фикерене кабул
иттерер өчен куелган кешедер- дигән фикерләр дә
бардыр.

МӘДИНӘ ДӘВЕРЕ

Һиҗрәт әмере вә һиҗрәт хәзерлеге


Тирмиәинең ибне Габбастан булган риваятенә күрә;
Пәйгәмбәр әфәндебезгә һиҗрәт әмере Исра сурәсенең
80-нче аяте белән бирелгәндер:”Әйт ки Раббым! Мине,
керәчәгем җиргә тугрылык белән керет, чыгычагым
җирдәндә тугрылык белән чыгар. Үз тарафыңнан миңа
хаккы ярдәм итәчәк бер худҗәт бир!”(Исра 80)
Хз. Гайшәнең(р.ганһә) белдергәненә күрә, Расуле
Әкрәм Әфәндебез Хз. Әбу Бәкернең өенә сабах яки
акшам вакытларында килер иде. Мәккәдән, кавеме
арасындан чыгып, һиҗрәт итәргә рөхсәт ителгән көнне
исә, өйлә вакытының кызулыгында, әввәл һич
килмәгәне бер вакытта башыны бәйләп килде.
Пәйгәмбәр әфәндебез килде-дип хәбәр иткәч, Хз.
Әбу Бәкер(р.г.) ;”Валлаһи Рәсулуллаһ бу сәгәттә һич
килмәс иде. Бу сәгәттә килүендә әлбәттә бер эш бар!”-
диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез өйгә керергә рөхсәт сорады.
“Рәхим итегез”-диделәр.
Өйгә кергәч Хз. Әбу Бәкер урыныннан торды,
Расуле Әкрәм утырды. Хз. Әбу Бәкергә;”Яныңда кем
бар исә тышка чыгар!”-диде.
Хз.Әбу Бәкер (р.г.) ;”Я Расуләллаһ! Алар
кызларымдыр. Чит кеше түгелләр. Анам, атам фида
булсын! Нинди хәбәр бар-дип сорады.
“Бөйек Аллаһ миңа, Мәккәдән чыгарга вә Мәдинәгә
һиҗрәт итәргә рөхсәт бирде!”-дигәч,
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) ;”Я Рәсуләллаһ! Сезнең белән
юлчылык бармы?”-дип сорады.
Пәйгәмбәребез ;”Юлчылык бар!”- дип җәвап бирде.
Моны ишеткән Хз. Әбу Бәкер сөенеченнән җылады.
Хз. Гайшә, ул көнгә кадәр бер кешенең сөенечтән
җылаганыны һич күрмәгәнен сөйләр.
Инде һиҗрәт юлчылыгына чыгарга вакыт килде. Ул
вакытлар да мөшрик фәкат ышанычлы бер кеше булган
Абдуллаһ ибне Урәйкитны юл күрсәтүчесе итеп
алдылар. Аңа ике юл дөясене бирделәр вә өч көннән
соң Сәвир тавында очрачуларын сөйләштеләр.

Пәйгәмбәр фәндебезнең Мәдинәгә һиҗрәте

Вахи фәрештәсе Җәбраил килеп мөшрикләрнең


Рәсулуллаһны үтерү карарын алганны Пәйгәмбәр
әфәндебезгә белдерде вә ;”Бүгенгә кадәр яттыгың
ятакка ятма!”-диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез, Хз. Галигә;”Минең ятакка
ятып йокла. Шул Яшел зур чапанымны ябынып ят һич
тә курыкма! Алардан сиңа бер начарлык та тимәс!”-
диде.
Пәйгәмбәребез йокларга ятса шул зур яшел
чапаныны киеп ятар иде. Вә бу чапанны җомга вә
байрам намазларына да кигәне булгандыр.
Мәккәле мөшрикләрнең, Пәйгәмбәребезгә саклар
өчен биргән бик күп кенә әйберләре бар иде.
Мәккәлеләр кыйммәтле әйберләрен сакларга курктылар
исә, аларны Пәйгәмбәребезгә китереп тапшырырлар
иде һәм бу хосуста аңа бик ышаналар вә таяналар иде.
Расуле Әкрәм үзендәге бу аманатларны тапшыру өчен
Хз. Галине вазифә ләндерде һәм бу әйберләрне биреп
бетергәнче Мәккәдә калуын әмер итте.

Мөшрикләрнең Пәйгәмбәр әфәндебезнең өене урап


алуы
Һәр кабиләдән сайланып алынган мөшрикәр, төннең
өчтә берендә Пәйгәмбәр әфәндебезнең өенең капкасы
алдында җыелдылар. Пәйгәмбәр әфәндебезнең йокыга
талуын көзәтә башладылар.
Расулуллаһның капкасы алдында җыелучылар
арасында Әбу Җаһил, Хакем ибне Әбул Ас, Укбә ибне
Әбу Муайт, Надр ибне Харис, Умәйя ибне Халеф, ибне
Кайтала, Зәм,а ибне Әсвәд, Туаймә ибне Адий, Әбу
Ләһәб, Убәй ибне Халәф, Нубәех ибне Хатҗаҗ,
Мунәббиһ ибне Хатҗаҗ да бар иде.

Әбу Җаһилнең мыскыллы сөйләшүе вә Пәйгәмбәр


әфәндебезнең җәвап бирүе

Пәйгәмбәр әфәндебезнең капкасы алданда җыелган


мөшрикләргә Әбу Җаһил;”Мүхәммәднең әйткәненә
күрә сез, аңа ияреп мөселман булсагыз бөтен гәрәбләргә
вә гәрәб булмаганнарга хаким булачаксыз икән!
Үлгәннән соң тереләчәк, Урдүн бакчалары кебек
бакчаларга кавышачак икәнсез! Әгәр аның әйткәненә
иярмәсәгез сезне богазлаячак лар, үлемегездән соң кире
терелтеп сезне кызгын җәһәннәмгә атачаклар икән”-
диде.
Ул ваытта Пәйгәмбәребез капканы ачып мөш
рикләрнең каршысына чыкты. Әбу Җаһилгә;”Әйе!
Моны сөйләүче минмен! Җәһәннәмгә кереп яначак
булганнарның береседә синсен!”-диде.

Пәйәмбәребезнең мөшрикләр арасыннан чыгып


китүе.
Расуле Әкрәм җирдән бер уч туфрак алып
мөшрикләрнең башына чәчте вә Куръән укып аларның
араларыннан чыгып китте. Бөек Аллаһ ның кодрәте
белән мөшрикләрнең күзен күрә алмаслык иткән иде.
Җәнабы Хак бу хосусны Ясин сурәсендә шулай
аңлата:”Ясин! Ул хикмәт тулы Куръәнгә ант булсын ки,
Син һич шөбһәсез кешеләргә җибәрелгән
пәйгәмбәләрдәнсең! Туп туры юлдасың. Бик газиз һәм
рахим булган Аллаһдан индерелгән китаптыр ки,
аталары газап белән куркытылмаган, бу сәбәб белән
гафләт эчендә калган бер кавемне куркытуың өчен сиңа
индерелгәндер.
Ант булсын ки буларның күбесенә газап сүзе хак
булгандыр. Артык алар иман итмәсләр.Чыннан да без
аларның муенына кандалалар кидердек ки, иякләренә
кадәр килеп таянгандыр. Хәзер алар башларын һәм
борынларын югарыга күтәргән бер хәлдәдерләр! Без
аларның алларыннан бер пәрдә, артларыннанда бер
пәрдә куйдык. Аларның шул хәлдә ташладык, артык
алар күрмәсләр.”(Ясин сурәсе 1-9).
Мөшрикләр, Пәйгәмбәр әфәндебезнең капкасы
янында Пәйгәмбәребезне көтеп торганда янларына бер
кеше урады. Аларга;”Сез монда нәрсә көтәсез?”-диде.
“Мүхәммәдне көтәбез”.-диделәр.
“Һай! Һай! Авызыгызны ачып бушны көтеп
утырасыз икән! Валлаһи Мүхәммәд яныгыздан күптән
инде чыккан, чыккандада башыгызга туфрак чәчеп
юлына күптән инде дәвам иткән! Сез үзегезгә нәрсә
кылынганын әз генә дә сизмисезме әллә?!”-диде.
Һәр бересе кулары белән башын сыпырып карап
туфрак чәчелгәнен аңлгач бик аптырадылар вә “бу да
Мүхәммәднең сихырларыннан бер сихырдыр!”-дип
әйтүдән башка бер сүз таба алмадылар.
Өй ишегенең ярыгыннан карадылар, эчтә бересенең
ятуын күргәч;”Валлаһи бу яшел чапанның эчендә
йоклаучы Мүхәммәддер!”-диделәр. Таң яктылыгы
кергәнче көтеп тордылар.
Мөшрикләрнең бу җинаятне таң яктысында эшләргә
уйлаулары, үтерүчеләрнең төрле кабиләдән икәнен
Хашим улларына күрсәтер өчен иде.
Бөек Аллаһ бу хәдисәне индергәне аяттә шулай бәян
итә:”Бел ки бер заман кяферләр сине тотып бәйләргә
яки үтерергә я дә йортыңнан куып чыгарырга-дип сиңа
тозак әзерлиләр иде. Алар шулай тозак корганда Аллаһ
та мукабәлә итә иде. Аллаһ тозак коручыларга каршы
мукабәлә итүчеләрнең иң хәерлеседер.”(Әнфал 30).
Пәйгәмбәребезнең сәвир тавына сыгынуы

Рәсулуллаһ әфәндебез; пәнҗешәмбе көнне кич белән


Хз. Әбу Бәкернең өенә килде. Аның белән бергә өйнең
артындагы беләйкәй капкадан чыгып Мәккәнең аскы
ягына табан, өч миль ераклыкта булган Сәвир тавына
тугры йөри башладылар.
Расуле Әкрәм бер ара аяк киемләрен чыгарып ялан
аяк йөрөргә мәҗбур булды. Бу шикелдә йөрүдән
аяклары авыртты вә шеште. Хз. Әбу Бәкер
(Р.г.) Пәйгәмбәр әфәндебезнең бер алдына чыгып бер
артына чыгып йөреде.
Пәйгәмбәр әфәндебез аңа ;”Әй Әбу Бәкер нигә
болай эшлисең?”-дип сорады.
Хз. Әбу Бәкер (р.г.);”Алдыгызны, артыгызны
көзәтер өчен, сезне саклар өчен”-диде.
Төннең карангылыгында Сәвир мәгарәсенә җит
теләр. Мәгәрәнең эче чебен, черки вә вахши
хайваннарның оясы иде. Хз. Әбу Бәкер (р.г.) мәгарәнең
эчен, елан яки ерткыч хайван булмасын-дип тикшереп
карамыйча Пәйгәмбәр әфәндебезне эчкә керетергә
теләмәде.
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) ;”Аллаһ өчен мин кермичә син
кермә! Әгәр эчтә зарары тиячәк бер нәрсә бар исә аның
зарары сиңа тимәсен миңа тисен”-диде.

Хз. Әбу Бәкернең аягыны елан чагуы


Хз. Әбу Бәкер (р.г.) мәгарәгә керде. Кулы белән
җирләрне тикшерде, урыннар төзәтте. Мәгараның бер
ягында тишек тапты. Күлмәгене ертып ул тишекне
томалады. Ул тишекнең калган яртысына аягы белән
басты. Соңыдан Расулуллаһка ;”Әйдәгез, керегез!”-
диде.
Расулуллаһ эчкә керде. Башыны Хз. Әбу Бәкернең
тезенә куйды вә йокымсырады. Ул вакытта Хз. Әбу
Бәкер (р.г.)-ның аяклары белән каплаган тишектән бер
елан аягыны тешнәде. Расулуллаһны уяндырмас өчен
һич урыныннан селкенмәде. Бары тик авыртудан килгән
күз яшенең йөзенә тамуы белән Расулуллаһ уянды.
“Нәрсә булды сиңа Әй Әбу Бәкер?”-дип сорады.
Ул да ;”Анам атам фида булсын! Елан тешнәде!”-
диде.
Расулуллаһ тешнәлгән урынына төкерегене сөрткәч
аягындагы авырту, сызлау туктады.
Аның өчендер ки бер хәтер вә гәләмәт буларак Хз.
Әбу Бәкернең нәселеннән килүчеләрнең аяк астында
миң бардыр.

Мөшрикләрнең Пәйгәмбәр әфәндебез белән Хз. Әбу


Бәкернең артына төшүләре

Таң агара башлагач мөшрикләр Пәйгәмбәр


әфәндебезнең өен басып керделәр. Ятактан Хз. Галинең
торуын күргәч ;
“Валлаһи Мүхәммәд китте– дип әйтелгән сүз дөрес
икән-диделәр вә Хз. Галигә,
“Кайда Мүхәммәд аркадашың?”дип сорадылар.
Хз. Гали ;”Белмим! Мин аны көзәтүче түгел, сез
Аны бик чыгарырга теләдегез. Ул да чыгып китте!”-
диде.
Мөшрикләр Пәйгәмбәр әфәндебезне кулга ала
алмагач араларында Әбу Җаһил булган хәлдә Хз. Әбу
Бәкернең өенең капкасына килеп таядылар. Хз. Әбу
Бәкернең кызы Әсма тышка чыккач, “Әй Әбу Бәкернең
кызы! Атаң кайда?”-дип сорадылар.
Әсма; ”Валлаһи атамның кайда икәнлеген белмим!”-
дигәч, үткер яманлыгы тышка ташкан Әбу Җаһил
кызып Әсманың яңагына сугып җибәрде. Кызның колак
алкалары җиргә төште.
Мөшрикләр Мәккәнең астыны өстене тарап тарап
бөтен җирене эзли башладылар.
Хз. Мүхәммәд (с.г.в.)-не вә Хз. Әбу Бәкерне табып
алып килүчегә яки үтерүчегә йөз дөя биреләчәгене
Мәккәнең дүрт ягынада халыкка хәбәр салынды.
Мәккәнең тауларында каралмаган таралиаган бер урын
калмады.
Һәр кабиләдән ике ир коралларын кушандылар.
Янларына мәшһур Мудлиш улларыннан иң якшы эз
табучы Алкамәне дә алдылар. Пәйгәмбәр әфәндебез
белән Хз. Әбу Бәкернең эзеннән Сәвир тавының
якынларына кадәр килделәр. Алкамә ;”Валлаһи
эзләгәнегез кешеләр шул мәгарадан ары
китмәгәннәрдер, аның якынындалар. Эз монда бетә”-
диде. Кырык зираг калганчы якынайдылар.
Хз. Әбу Бәкер бик нык кайгырды. Расулуллаһ;” Махзун
булма, кайгырма! Аллаһ безнең белән дер!”-диде.
Хз. Әбу Бәкер әкерен генә ;“Я Расуләллаһ! Аларның
бересе әз генә алдына иелеп караса безне күрер!”-диде.
Расуле Әкрәм ;”Я Әба Бәкер! Ике кешенең өченсесе
Аллаһ булырса, эшнең азагы начар була чагыны, кулга
төшәчәгебезнеме уйлыйсың?”-диде.
Бөек Аллаһ, Куръәни Кәримдә шулай бәян итә;
”Әгәр сез Аңа ярдәм итмәсәгез, Аллаһ ярдәм итәр.
Кяферләр аны Мәккәдән чыгарганы вакыт икенең
бересе икән, икесе ул мәгарада икән; ул вакыт
аркадашына : Махзун булма, кайгырма, чөнки һәр
хәлдәдә Аллаһ безнең белән бергәдер- дип әйтә иде.
Аллаһ шундук аркадашына тынычлык индерде вә аны
сезнең күрмәгәнегез гәскәрләр белән күәтләндерде вә ул
көфер итүчеләрнең көфер кәлимәсене түбән төшерде.
Аллаһның кәлимәсе исә гел бөектер. Аллаһ газиздер,
бөектер.”(тәүбә сурәсе 40)

Мәгараның алдына үрмәкүчнең ав үрүве,


күгәрченнең оя коруы

Мөшрикләр мәгараның алдыны артыны, уңыны


сулыны арадылар тарадылар. Араларыннан бересе
мәгараның алдында күгәрченнең оялаганын күргәч кире
борылды. Аркадашлары аңа ;”Мәгарага нигә
карамадың?”-дип сорадылар. Ул да ;”Мәгараның
алдында ике кыргый күгәрченнең оялаганын күрдем. Бу
сәбәбтән эчендә бер кем дә юк икәнен аңладым.”-диде.
Умәйя ибне Халәф ; “Мәгараның авызы үрмә күч
авы белән капланган икән сез нәрсә-дип тагын
шөбһәләнеп торасыз? Валлаһи мин бу авның
Мүхәммәдтән дә элек бар булганына канәгәтмен”-диде.
Кайберләре дә ; “Әгәр мәгарага кергән булсалар иде
күгәрченнең оясы таралыр йоморкалары ватылыр вә
үрмәкүчнең дә авы бозылыр иде!”-диделәр. Вә шулай
итеп мөшрикләр өметләренә ирешә алмыйча кире
борылдылар.
Мәуланың кодрәте вә саклавы шундый булып,
кяферләрне дә шулай аптырата иде.

Сәвир мәгарасында үткән көннәр.

Расулуллаһ, пәнҗешәмбе көнне кич белән Хз. Әбу


Бәкерне янына аларак мәгарага кергән иде. Җомга,
шимбә, якшәмбе көненең кичәсене анда үткәрделәр.
Хз. Әбу Бәкернең улы Абдулла, аңлы вә булдыклы
егет иде. Атасының әйткәненә күрә көндез Мәккәдә
була. Аларның, Хз. Пәйгәмбәребез вә Хз. Әбу Бәкернең
хаккында сөйләгәннәреннән ишетә алганыны, карангы
төшкәч Сәвир мәгарасына килеп аңлата иде. Төнне Хз.
Пәйгәмбәребез вә Хз. Әбу Бәкер белән бергә
үткәргәннән соң таң ата башлагач кире Мәккәгә кайта
һәм төнне Мәккәдә үткәргән кебек иртә белән өеннән
чыга иде.
Хз. Әбу Бәкернең кызы Әсма исә, төнләрдә мәгарага
ашарга китерә иде. Хз. Әбу Бәкернең азат иткән колы
Амир ибне Фухәйрә, Хз. Әбу Бәкернең сарыкларыны
Мәккәлеләрнең сарыклары белән бергә көтә һәм үзенә
әйтелгән эшкә күрә карангы төшкәч, Хз. Әбу Бәкернең
сарыкларыны мәгараның алдына куып китерә иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез вә Хз. Әбу Бәкер дә алардан бер
савытка сөт савып, кызган таш өстенә куеп җылытып
өчәрләр иде. Амир ибне Фухәйрә төннең сонына табан
килеп сарыкларны көтүгә табан куып алып китәр иде.
Вә шулай итеп Хз. Әбу Бәкернең улы Абдулла белән
кызы Әсманың мәгарага килеп киткән юл өстендәге аяк
эзләре дә көтү өстеннән үткәч беленми иде. Бу хәл өч
көн дәвам итте.
Халыкның, Расулуллаһ әфәндебез белән Хз. Әбу
Бәкер хаккындагы эзләнүләре вә таранулары бер аз
тынычланыр кебек булды. Юл күрсәтүче итеп тотылган
Абдуллаһ ибне Урәйкит да үзенә аманат итеп бирелгән
ике дөя һәм үзенең дөясене дә алып дүшәмбе көнне
сәхәр вакытында Сәвир тавына килеп җитте.

Хз. Әбу Бәкернең кызы Әсманың җәннәт бил-бавы


белән сөендерелеве

Юл азыгы итеп бер сарык киселгән, ите пешерелгән


иде. Хз. Әбу Бәкернең кызы Әсма бу ризыкны
чөпрәктән бер капчыкка салып су белән бергә мәгарага
китерде.
Әсма бу капчыкның башын бәйләргә бау алырга
оныткан иде. Юлга чыккан вакытта Әсма билендәге
бауны чичеп, икегә ярып берсе белән ризык капчыгын,
икенчесе белән су толымын бәйләде. Аның бу
фидакарлыгыны күргән Рәсулул лаһ бик мәмнун,
кәнәгәт булып аңа; “Сиңа җәннәттә ике бил –бавы бар”-
дип сөендерде. Моннан Әсма “Затун- нитакайн(ике бау
иясе)”-дип аталды.

Хз. Әбу Бәкернең атасының борчылуы

Хз. Әбу Бәкер мөселман булган вакытта кырк мең


дирһәме бар иде. Ул аларны Ислам диненә хезмәт өчен
сөенә сөенә кулланды. Пәйгәмбәр әфәндебез белән
Мәккәдән чыкканда бары-тик биш мең яки алты мең
дтрһәме калгпн иде. Боларның бер өлешене улы
Абдуллаһтан мәгарага китертте.
Әсма әйтер ки ; ”Атам Әбу Бәкер малларының бер
өлешен алып киткәч олы атам Әбу Кухафә яныбызга
килде(ул вакытта күзләре күрми иде) ; “Валлаһи мин
уйлыйм ки ул бөтен малыны үзе белән алып
киткәндер!”-диде.
“Юк олы атам! Ул безгә күп мал калдырды!”-дидем
һәм шундук атамның өйнең башына куйган мадән
акчаларны алдым(ки атам акчаларны гел анда куяр иде).
Ул акчаларны бер чөпрәккә куеп олы атамның кулын
тотып “Әй олы атам! Кулыңны шунда тидер”-дидем. Ул
да кулын куйгач ;
“Эх! Моны сезгә калдыргач якшы. Бик әйбәт! Бу
сезгә җитәр! Валлаһи мин бер нәрсәдә калдырмады-дип
уйлаган идем!”-диде.

Пәйгәмбәребезнең Сәвирдән аерылышы

4-нче рабигуль әввәл дүшәмбе көнне Расулуллаһ вә


Хз. Әбу Бәкер (р.г.) магаоадан чыгып магараның янында
көткән юл күрсәтүче Абдуллаһ ибне Урәйкитның янына
килделәр. Хз. Әбу Бәкер ике дөясене дә Расуле
Әкрәмнең янына китерде вә өстен булганын
Расулуллаһка сузып; “Анам атам сиңа фида булсын!
Рәхим итегез я Расуләллаһ!”-диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез; “Мин, минеке булмаган бер
дөягә утыра алмыйм!”-дигәч,
Хз. Әбу Бәкер; “Ул синекедер! Сиңа атам анам фида
булсын я Расуләллаһ! Утырыгыз!”-диде.
Пәйгәмбәребез ; “Ни кадәргә сатып алганыңны
әйтмичә утырмам!”-диде. (Хз. Әбу Бәкер, аны Харис
улларының хайванлары арасыннан сайлап башка бер
дөя белән бергә 800 дирһәмгә сатып алган иде. )
Хз. ӘБу Бәкер ; ”Аны шул кадәргә фәлән
кешеләрдән сатып алдым!”-диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез Кусваны Хз ӘБу Бәкернең
сатып алганы 400 дирһәм каршылыгында кабул иткәч,
Хз. Әбу Бәкер; “Я Расуләллаһ! Инде бу сезнеке,
утырыгз!”-диде.
Расулуллаһта Хз. Әбу Бәкердә дөяләренә менделәр.
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) юлда үзләренә хезмәт итнр өчен
Амир ибне Фухәйрәне дә янына алды. Юл күрсәтүдә
оста булган Абдуллаһ ибне Урәйкит алга чыкты. Сәвир
тавыннан аерылдылар.
Расуле Әкрәмнең “Кусва” исемле бу дөясе Хз. Әбу
Бәкернең халифәлегенә кадәр яшәде. Мәдинәнең Баки
каберстанына куелды. Ул анда үз хәлендә әкрен әкрен
үлде.

Пәйгәмбәр әфәндебездә ватан сөйгесе

Расулуллаһ Мәккәнең аскы ягыгннан үткәндә


дөясене Хазвәрә дигән урында туктатып Мәккәгә
моңаеп моңаеп карап торды вә; “Валлаһи! Син
Аллаһның яратканы җирләрнең иң хәерлесе, Аллаһ
катында иң сөеклесең. Миңа синнән дә гүзәл вә сөекле
ватан юктыр. Кавемем мине синнән чыгармаган булса
чыкмас идем, синнән башка җирне ватан-йорт итмәс
идем.”-диде.
Вә һәр нәрсәне хаккы белән күрүче вә ишетүче бөек
Аллаһ Пәйгәмбәребезгә шулай вахи кылды; “ Әлбәттә,
ул Куръәнне тәблиг итәргә фарыз кылган Аллаһ, сине
кайтачагын урынга(Мәккәгә) кире кайтарачактыр”.
(Касас сурәсе 85).
Сураканың Хз. Пәйгәмбәребезнең эзенә төшүе

Курәиш мөшрикләренең, Расулуллаһ белән Хз. Әбу


Бәкерне табучыларга яки үтерүчеләргә йөзәр дөя вәгдә
итү сәбәбле үзенә бик ышанучылар зли башлаганнар
иде. Бик якшы эз табучы Сурака исемле эре гәүдәле
береседә бу табышка ирешер өчен угын, җәясен
кушанды вә фал таякларын (гадание) алып фал чикте.
“Мухәммәд вә асхабына зарар бирә аламмы, юкмы?-
дип фал укларына карады. Һич ошамаган нәтиҗә;
“Зарар бирә алмассың”- угы чыкты.
Факат укларга игтибар итмичә йөз дөяне алу теләге
белән атына сикереп менеп утырды. Атыны үрә
бастырып куып алып китте. Расулуллаһ вә
аркадашларына якынайган вакытта бердән аты сөренеп
капланып китте. Суракада атының өстеннән тәгәрәп
очып төште. Үз үзенә бу нинди хәл дип гәҗәбләнеп
куйды. Соңыдан фал укларын чыгарып карады. Һич
ошамаган угы чыгып аңа зарар бирә алмассың җәвабы
булды.
Сурака янәдә угына каршы булып Аллаһның
Расуленең эзеннән баруны ташламады. Тагын атына
атланып чаба башлады. Шул кадәр якынайды ки
Аллаһның Расуле һәм аркадашлары аны күрә, ул да
аларны күрә. Хәттә Сурака Пәйгәмбәр әфәндебезнең
укыган Куръәне Кәримне ишетә иде. Расулуллаһ һич
артына боролып карамый иде, Хз. Әбу Бәкер исә еш
кына артына боролып карый иде.
Бухаринең Әнәс бин Маликтан риваятенә күрә ; “Хз.
Әбу Бәкер р.г. артына боролоп карагач бер атлы кеше
артларыннан чабып үзләренә якынайганын күрде. “Я
Расуләллаһ! Бер атлы кеше безгә килеп якынайды.!-
диде.
Пәйгәмбәребез артына боролып карады; “Аллаһым
төшер аны!”-дип дога кылды.
Сурака килеп җитешкәч, Хз. Әбу Бәкер р.г. җылый
башлады.
Пәйгәмбәр әфәндебез аңа ; ”Ни өчен җылыйсың?”-
дип сорады.
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) ; “Валлаһи мин үзем өчен
җыламыйм. Сезгә берәр зарар килер-дип җылыйм!”-
диде.
Сурака Пәйгәмбәр әфәндебезгә һөҗем итәчәк кадәр
якынга килгәч; “Я Мухәммәд! Бүген сине миннән
коткарачак кемдер?”-дип бакырды.
Пәйгәмбәребез ; “Мине Җәббар вә Каһһар булган
Аллаһ саклар!”-диде.
Җәбраил инде; “Я Мүхәммәд! Бөек Аллаһ җир
йөзене сиңа итагатче кылды. Теләгәнеңне әмер итә
аласың”-диде.
Ул вакытта Сураканың атының алгы ике аягы
тубыкларына кадәр җиргә батты. Суракада атының
өстеннән тәгәрәп очты. Тагын торып аты янына килеп
атын торгозырга теләде. Атта торыр өчен маташты
ләкин бер төрле аякларын җирдән тартып чыгара
алмады.
Сурака ;”Я Мүхәммәд! Аңладым ки бу синең
эшеңдер! Аллаһка дога кылда котылаем! Сиңа һич
тимәячәкмен. Мине күргән кешеләргәдә бер нидә
сөйләмәм”-диде. Шул вакыт Сураканың аты кабаланып,
мыхырдап җирдән аякларыны алып торып баскач, ике
аягының күмелгән чокырдан күккә табан ут төтене
кебек тузанлы төтен чыгып таралды.
Моны күргән Сурака; “Әл- Аман!”-дип бакырды.
Расуле Әкрәм белән аркадашлары туктадылар.
Суракада атына менеп янларына кадәр килде.
Сурака бу кадәр тырышып маташып һөҗем
итүләрдән Аллаһның Расуле шулай сакланганын күргәч
якшы итеп аңлады вә кәнәгәт итте ки; аның эшләргә
тырышканы эш якында тамамланачактыр. “Мин Сурака
ибне Җу’шум! Миңа карагыз, миннән шикләнмәгез.
Сезгә сөйлим ки артык миннән һич бер заман сезгә
начар уем- фикерем тимәячәктер! Кавемем синең
хаккыңда шундый шундый вәгдәләрдә булды”-диеп
Курәишнең Пәйгәмбәр әфәндебезгә вә Хз. Әбу Бәкергә
нәрсә эшләргә теләгәнен берәр берәр сөйләп хәбәр
бирде.
Вә аларга үзенең ризыкларын һәм юл әйберләрен
бирергә теләде. Алмадылар, башка һич бер нәрсә дә
алырга теләмәделәр.
Сурака Пәйгәмбәребезгә; “Шул минең фал
укларымны ал, моның белән алда фәлән фәлән
җирләрдә минең хезмәтчеләремә мөрәҗәгәт ит. Теләгән
нәрсәңне алардан алырсың!”-диде.
Расулуллаһ; “Әй Сурака! Син мөселман булырга
теләмичә мин синнән дөяләреңне, сыерлаыңны алырга
теләмим. Син безне күргәнеңне сөйләмә шул җитәр!”-
диде.
Сурака; “Әй Аллаһның пәйгәмбәре! Миңа теләгәнеңне
әмер ит!”-дигәч,
Расулуллаһ; “Йортыңда утыр вә һич кемсәнең дә
безгә килеп җитүенә мөмкинчелек бирмә!”-диде.
Көннең башланганында Пәйгәмбәребезнең өстенә
дошман булып юлга чыккан Сурака көннең азагында
Аллаһның хикмәте белән аны саклаучы бер корал кебек
булган иде.
Хз. Пәйгәмбәребез Хз. Әбу Бәкергә; “Сөйлә аңа
бездән нинди теләге бар?”-диде.
Хз. Әбу Бәкер моны Суракага сорагач, Сурака;
”Минем белән араңда бер аман кәгазе язуы булса җитә”-
диде.
Расулуллаһта Хз. Әбу Бәкергә; “Аңа теләгәне яз”-
дип боерды.
Вә азатлы колы Амир ибне Фухәйрә бер тире
кисәгенә язу язып Суракага бирде. Суракада аны алып
сумкасына куйды вә килгән эзе буйлап кире кайтып
китте. Булган хәлләрне бер кемгә дә бер нәрсәдә
аңлатмады.
Әбу Җаһил, Сураканың болай кулы буш кайтып
тыныч кына торуын күргәч мөселман булуыннан
куркты вә аны сөйләгән сүзләре, бәетләре белән
халыкның күзеннән төшерергә мыскылларга тотынды.
Сурака да Әбу Җаһилгә мәнзум (шигри) җәвабында;
“Әй Хакемнең атасы! Син атымның аяклары җиргә
баткан вакыттагы хәлене бер күргән булса идең, аңлар
идең һәм һич шөбһә итмәс идең ки Мүхәммәд с.г.в.
дәлилле вә хүдҗәтле бер Пәйгәмбәрдер. Сиңа яраган эш
Курәиш кавемене аңа салдырырга котырту түгел ә
салдырганнарга каршы булудыр. Мин уйлыйм ки Аның
таратырга вә ишеттерергә теләгәне эш әлбәттә бер көн
таралачак вә тамамланачактыр. Хәттә шулай ки бөтен
халык аңа каршы булырга түгел, аңа иярергә вә аның
белән барыш эчендә яшәргә теләячәк ләрдер!”-диде.

Мәдинә юлының тизләнүе

Пәйгәмбәр әфәндебез Харрар- дигән урыннан үткәннән


соң иртәнге көндә Талха ибне Гобәйдуллаһ вә Зубәер
белән күреште.
Болар Шамнан тиҗарәт кафиләсе белән килеп
Мәккәгә кайталар иде. Пәйгәмбәр әфәндебез белән Хз.
Әбу Бәкергә берәр Шам киемен кидерделәр вә
Мәдинәле мөселманнардан бересенең; “Расулуллаһ вә
аркадашлары соңладылар!”-дигәнене ишеткәс,
Пәйгәмбәр әфәндебез хәрәкәтене тизләтте.

Бурәйдәнең мөселман булуы

Курәиш мөшрикләренең, Пәйгәмбәребезне тотып


китерүчегә 100 дөя бирәчәкләрене ишеткән Бурәйдә
ибне Хусайб, гайлә сенең кешеләре белән 70 атлы
буларак юлга чыктылар. Пәйгәмбәр әфәндебез Амим
дигән урынга килгәч килеп Пәйгәмбәр әфәндебезгә
кавыштылар.
Пәйгәмбәребез аңа; “Син кемсең?”- дип сорады.
Бурәйдә; ”Мин Бурәйдәмен”-диде
Расулуллаһ, Хз.Әбу Бәкергә боролып; “Я Әбу Бәкер!
Эшебез тынычланды вә төзәлде.”-диде.
Расулуллаһ Бурәйдәгә; ”Кемләрдәнсең?”-дип
сорады.
Бурәйдә; “Әсләм кабиләсеннәнмен”-диде.
Расулуллаһ, Хз.Әбу Бәкергә; “Сәләмәткә
кавыштык”-диде.
Бурәйдәгә; “Әсләмнең кемләреннән?”-диде.
Бурәйдә; “Сәһим улларыннан!”-диде.
Пәйгәмбәр әфәндебез Хз.Әбу Бәкергә; “Угың
чыкты.”-боерды.
Бурәйдә; “Пәйгәмбәр әфәндебезгә; “Ярый, ә Син
кемсең?”-дип сорады.
Пәйгәмбәр әфәндебез; “Мин Габдулмутталиб ның
улы Габдуллаһның улы Мүхәммәдмен вә Аллаһның
Расулемен”-дип аны Исламияткә дәгвәт кылгач,
Бурәйдә вә янындагылар да шәһәдәт әйтеп мөселман
булдылар. Вә шулай итеп һидәяттән насибе булган бу
кешеләргә Аллаһның гыйнәяте (ярдәме) вә һидәяте
җитеше.
Расулуллаһка дошманлык белән килүчеләр, аңа
садык берәр дус булып китәләр иде.
Янларындагы бер аз сөтне Пәйгәмбәр әфәндебезгә
вә Хз.Әбу Бәкергә тәкдим иттеләр. Аны Пәйгәмбәр
әфәндебез вә Хз. Әбу Бәкер дә эчтеләр.
Бурәйдә, хайванларының сөтенең азлыгыннан
шикаят итте. Пәйгәмбәребез дә аңа бәрәкәт догасы
кылды.
Пәйгәмбәр әфәндебез ястү намазыны бу яңы
мөселманнар белән бергә кылды. Ул кичен Бурәйдә
Мәрьям сурәсенең баш тарафыннан бер өлешене
Пәйгәмбәр әфәндебездән өйрәнде.
Иртә белән Бурәйдә; «Я Расулуллаһ! Яныңда бер
байрак булмыйча Мәдинәгә керү ошап бет мәс!»-диде.
Чалмасыны чыгарды. Сөнгесенең очына бәйләде.
Мәдинәгә кергәнче Пәйгәмбәр әфәндебезнең алдында
ул байракны күтәреп барды.
Бурәйдә, соңрак нигмәткә шөкер буларак гел;
«Аллаһка хәмдү сәнә булсын ки Сәһим уллары һич
авырсынмыйча баш иделәр, мөселман булдылар!»-дияр
иде.
Расуле Әкрәм аның хаккында; «Әсхабымнан бер зат
бер илдә үләчәк. Ул кыямәт көнендә ул илнең нуры вә
ул ил халкының алдынгы кешесе булачак!» боерды.
Чыннан да Бурәйдә, Ислам муҗаһидләре белән
Хорасанга кадәр киткән, Мервдә (Туркменистанда бер
шәһәр) вафат иткән.

Пәйгәмбәребезнең Кубага килүе вә анда кунак


булган өе
Куба; Мәдинәнең көньягында, ике миль
ераклыгында, йөзем, хурма, инҗир, нар бакчалары
булган сөйкемле бер авыл иде.
Расулуллаһ (с.г.в.) әсхабы белән бергә, рәбигул-
әввәл ае эчендә бер дүшәнбе көнендә кояш калыккач
Кубага килеп керделәр.
Вә бу авылда яшәгән Амр ибне Ауф гайләсен нән
Гулсем б. Хидмнең өендә калдылар.
Хз. Әбу Бәкер исә, Харис ибне Хазрәҗ улларыннан
Хубәйб ибне Исаф өендә калды.
Пәйгәмбәр әфәндебез Гулсем ибне Хидмнең өендә
калу белән бергә, Сәгд ибне Хусаймәнең өенә барып
анда мөселманнар белән сөйләшер иде.

Хз. Алинең Кубага килүе


Хз. Али, халыкның Пәйгәмбәр Әфәнбезгә аманат
итеп биргән әйберләрне, Мәккәдәге хуҗаларына бирер
өчен калган иде. Хз. Али, Әбтаһ дигән
урында(Мәккәдә) югары чыгып; “Кемнең
Расулуллаһтан алачак аманаты бар исә килсен, ул
аманатны үзенә тапшырамын”-дип тавыш бирде. Вә
аманатларны хуҗаларына, ияләренә тапшырды.
Мәккәдә өч көн вә кичә тагын калганнан соң ул да
килеп Гулсем ибне Хидмнең өендә Пәйгәмбәр
әфәндебезгә кавышты.
Килгән чакта көндез яшеренгән, төнен йөрегән иде.
Кубага килгән вакытта аякларының асты кабарган вә
ярылган хәлдә иде. Расуле Әкрәм аны күргәч кочаклады
вә шәфкатеннән җылады. Шундук аякларыны мәсех
итеп сөрткәч сызлавы тынды.

Куба мәчетенең төзелеше

Расулуллаһ Әфәндебез, Кубада Амр ибне Ауф


уллары янында 14 кич калды вә Куба мәчете төзеп
эчендә намаз укыдылар.
Расуле Әкрәм Куба мәчетене эшләргә теләгән
вакытта; “Әй Кубалылар! Миңа Харрә-дән бер таш
китерең!”-диде.
Янында күп кенә таш җыелды. Расулуллаһ
кулындагы таяк белән кыйбланы чызды. Кулына бер
таш алып анда куйды.
“Я Әба Бәкер! Бер таш ал вә минеке янына куй!”
“Әй Гомәр! Син дә бер таш ал, Әбу Бәкернеке янына
куй!”
“Әй Госман! Син дә бер таш ал, Гомәрнеке янына
куй!”-диде
Расулуллаһ моның белән аларның халифәлек
чиратын да күрсәтә иде шикелле.
Моннан соң Пәйгәмбәребез андагы халыкка
боролып; ”Һәр кем алачагы ташны шул чызгы өстенә
теләгәне җиргә куйсын!”диде.
Вә бу шикелдә Куба мәчетенең беренче ташыны
кыйбла тарафына куючы Пәйгәмбәр әфәндебез,
соңыдан Хз. Әбу Бәкер, соңыдан Хз. Гомәр, соңыдан
Хз. Госман (р. Ганһүм.) булгандыр вә соңыдан инде
бөтен халык бергәләшеп төзелеш эченә башлаганнар.
Расулу Әкрәм калган гомере буенча һәр шимбә
көнне Куба мәчетенә килер, анда ике рәкәгәт намаз
кылар иде.
Куба мәчетендә намаз кылуның гомрә кебек
булганыны вә кылынган намазга гомрә кадәр савап
язылганыны үзенең хәдисләрендә белдергәндер.
Җенабы Хак Курьәне Кәримдә бу мәчетне мәдху-сәнә
итә вә боера ки; “Иң беренче көннән, нигезе таква
өстенә төзелгән бу мәчеттә намазга тору тагында
тугрыдыр. Анда чисталыкны паклыкны бик сөюче
кешеләр бар вә Аллаһта чиста булучыларны
сөяр.”(тәүбә 108)
Расуле Әкрәм Кубадан Мәдинәгә юлланырга теләгән
вакытта, олы атасы Габдулмутталибның абзыйлары
булган Нәдҗар улларына җәбәр җибәртте. Алар да йөз
кешелек кафилә белән коралланып килделәр. Пәйгәмбәр
әфәндебез белән Хз. Әбу Бәкергә сәләм бирделәр вә
“Сез дошманнарыгыздан әмин, дусларыгызда сезгә
итәгәтче булган хәлдә дөяләрегезгә утырыгыз!”-
диделәр.
Расуле Әкрәм дөясенә менде, Хз. Әбу Бәкердә
дөясенә менде.
Хз. Пәйгәмбәребез алда, Хз. Әбу Бәкер артында вә
мөселманнарда уң вә сул якта булган хәлдә җомга көнне
Кубадан хәрәкәт иттеләр.
Рануна дигән урында беренче җомга намазы

Салим ибне Ауф улларының йортыннан үткәндә


өйлә вакыты кергән иде. Пәйгәмбәр әфәндебез җомга
намазының фарз кылынганыны әсхабына тәблиг
иттеләр вә ул урында беренче җомга намазыны
кылдырдылар. Анда Расулуллаһ ике хотбә укыдылар.
Беренче хотбәдә, калкып Аллаһү Тәгәләгә хәмдү-
сәнә кылганнан соң :
“Әй мөъминләр! Үзегез өчен ахирәт азыгы
әзерләгез вә аны үзегездән алдарак җибәрегез. әлбәттә
беләсез ки бер көн үләчәксез вә көтүегез көтүчесез
калачактыр! Соңыдан берегзгә Раббул-гааләмин арада
бер тәрҗеман вә пәрдәсез буларак “Сиңа Расулем килеп
боерыкларымны тәблиг итмәдеме? Мин сиңа мал
бирдем, ихсаннарда булдым, син бу нигмәтләрдән үзеңә
ахирәт өлеше аердыңмы?-диячәк. Ул кеше уңына вә
сулына караячак, һич бер нәрсә дә күрмәячәк! Соңыдан
алдына караячак, анда җәһәннәмнән башка нәрсә
күрмәячәк!
“Шулай булгач ярым хөрмә булса да җәһәннәмнән
үзене коткарырга көче җиткән һәр кем шундук хәерле
эш эшләсен. Аны да эшли алмаган кеше гүзәл сүз белән
булса да үзен сакларга тырышсын. Чөнки бер
якшылыкка каршы уннан җиде йөзгә кадәр савап
бирелер. Аллаһның сәләме, рәхмәт вә бәрәкәте
барчагызга да булсын!”
Расулуллаһ хотбәнең икенче өлешендә шулай
боерды:
Аллаһка хәмд булсын! Аллаһка хәмд итәмен вә Аннан
ярдәм телимен! Нәфесләребезнең начарлыгыннан вә
начар гәмәлләребездән Аллаһка сыгынырбыз.
Аллаһның тугры юлга куйганыны бер кем дә ул юлдан
яздыра алмас, Аллаһ яздырганны да бер кем тугры юлга
куя алмас! Шәһәдәт итәмен ки, Аллаһтан башка иләһ
юктыр! Ул бердер уртагы юктыр.
Сүзләрнең иң матуры, гүзәле Аллаһның китабыдыр.
Аллаһ кемнең кальбене Куръән белән бизәр вә аны
көфердән соң исламияткә керетер ул да Куръәнне башка
сүзләрдән өстен сайласа менә ул кеше фәләхтыр,
котолышка ирешер. Сүзнең тугрысы, Китабуллаһ
сүзләрнең иң гүзәле вә иң бәлигыдыр.
Аллаһның сөйгәнене сөегез! Аллаһның кә ләмыннан
вә зикереннән арымагыз! Аллаһның кәләмыннан
йөрәгегезгә тарлык килмәсен. Чөнки Кәләмуллаһ һәр
нәрсәнең өстенене аерып сайлар, гәмәлләрнең
хәерлесене, колларның иң күркәме булган
пәйгәмбәрләрне, кыйссаларның иң якшы сыны зикер
итәр, хәләл вә харамны бәян итәр.
Бер Аллаһка гыйбәдәт итегез, аңа бер нәрсәне дә
уртак кушмагыз! Аңардан кирәккәне кебек курыкыгыз.
Арагызда Аллаһның кәләме белән сөешегез. Мухаккак
белегез ки, Аллаһ гәһдене бозучыларга газап итәр.
Сезгә сәләм булсын.
Бер яһүдинең Пәйгәмбәребезне ераклардан күрүе

Мәдинәдәге мөселманнар Пәйгәмбәребезнең


Мәккәдән юлга чыгуларыны ишеткәннән соң, һәр көн
иртәнге намазны кылганнан соң Харрә урынына
чыгарак көннең кызулыгынв кадәр расулуллаһны
көтәләр иде. Янә бер көн озак озак көткәннән соң кире
өйләренә кайтканнар иде. Өйләренә кереп барганда,
яһүдиләрнең бересе, үзенең эше белән югарыга менеп
тирә якны көзәткәндә, Пәйгәмбәребез белән әсхабының
ак киемнәргә төрелеп ераклардан килгәннәрен күреп
калды. Яһүди мөселманнарның Пәйгәмбәр әфән
дебезне көтеп торганнарыны белә иде. Шундук калын
бер тавыш белән:
“Әй гәрәб халкы! Әй Кайлә уллары! Әнә насибегез,
килүен көтеп торганыгыз олы кешегез килә!”диярәк
кычкырды.

Мәдинәле мөселманнарның Пәйгәмбәребезне каршы


алулары

Яһүдинең тавышын ишеткән Мәдинәле мөсел


маннар Пәйгәмбәр әфәндебезне каршылар өчен,
коралланып өйләреннән тышка атылдылар. Расуле
Әкрәмнең килүен ишеткәч Амр ибне Ауф улларының
әйткәне тәкбирләрдән җирләр тетерәде. Пәйгәмбәр
әфәндебез белән Хз. Әбу Бәкер харрәдә икән
килгәннәрен хәбәр бирер өчен, Бадия халкыннан
берсене Әбу Умамагә вә кешеләренә җибәргәннәр иде.
Каршыларга чыгучылар 500 кеше иде. Расулуллаһка
Харрәдә килеп кавыш тылар.
Каршылаучылар килгән вакытта, Расуле Әкрәм
әфәндебез бер хөрмә агачының күләгәсендә утыра иде.
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) да Расулуллаһның янында иде.
Каршыларга килгән Мәдинәле мөселманнар ның
күбесе Расулуллаһны һич күрмәгәннәре вә Хз. Әбу
Бәкерне электән таныганнары өчен башта аңа сәләм
бирәләр, аның белән сөйләшәләр иде. Расуле Әкрәм исә
тыныч кына утыра иде.
Мәдинәле мөселманнар Пәйгәмбәр әфәндебезне
бары тик өстеннән күләгә китеп Хз. Әбу Бәкер дә Аны
үзенең киеме белән күләгәләгәч кенә таныдылар.

Пәйгәмбәребезнең Мәдинәгә керүе вә


Мәдинәлеләрнең сөенүе
Хз. Пәйгәмбәребез җомга намазыннан соң дөясе
Кусвага менде вә җүгәнне аның башына кидерде вә үзе
алдан Хз. Әбу Бәкер артта калган мөселман нарда атлы
яки җияү буларак уң вә сул якта буларак Мәдинәнең
өченә табан хәрәкәт иттеләр.
Мәдинә шәһәре дә сөенечтән талпына төсле иде.
Бера ибне Азиб; “Расуле Әкрәм Мәдинәгә кил гән
вакытта, Мәдинә халкының Расулуллаһка сөенгәне
кебек башка бер нәрсәгә сөенгәнен күргәнем булмады.
Хәттә хатынлар, кызлар, бала лар да “Җа-э Расулуллаһ,
таләгәт алейнаш- Шәмс (Расулуллаһ килде, Аллаһның
пәйгәмбәре килде, кояш безгә туды, нинди бәхет безгә)-
дип сөенечләрен белдерәләр иде.
Әнәс ибне Малик, Пәйгәмбәр әфәндебез Мәдинәгә
кергән көннән тагын да матурырак вә якты бер көн
күрмәгәнен сөйләр.
Халәбинең Хз. Гайшәдән булган риваятенә күрә,
Пәйгәмбәребез Мәдинәгә кергән вакытта хатынлар,
бала-чагалар барысы бер авыздан: (Таләгәл бәдру
аләйна...)
“Бәдир(Тулы ай) Вәда тавының артыннан чыгып
безгә туды. Аллаһка ялваручы бар булгач, безгә дә
шөкер итү ваҗиб булды. Әй безгә җибәрелгән
Пәйгәмбәр, Син итагат әмере белән безгә килдең”-дигән
нәшидәләр сөйлиләр иде.
Ирләр вә хатыннар өйләреннән чыкканнар, балалар
яшләр урамнарга чыгып таралганнар, “Расулуллаһ
килде, безгә кояш туды”-дип кычкырышалар иде.

Мәдинәлеләрнең Пәйгәмбәребезне кунак итү өчен


ярышулары

Салим ибне Ауф уллары гайләсеннән Итбан ибне


Малик вә Габбас ибне Убадә, расулуллаһның дөясе
Кусваның алдына килделәр; “Я Расуләллаһ! Безнең
яныбызда калыгыз. Без бик хөрмәтле, барлыклы,
әмереңә хәзер бер җәмәгәтбез!”-диде ләр.
Расулуллаһ көлемсәп; “Хәерле булсын, дөягә юл
бирегез! Аңа барачагы җир күрсәтелгәндер,
белдерелгәндер!”-диде.
Юл бирелгәч дөя Бәйза улларына кадәр китте. Бәйза
улларыннан Зияд ибне Ләбиб илә Фәрвә ибне Амр
килеп аларда шулай ук; “Я Расуләллаһ! Безнең
яныбызда калыгыз. Без бик хөрмәтле, барлыклы,
әмереңә хәзер сезне сакларга да якларга да көче җиткән
бер җәмәгәтбез!”-диде ләр.
Расулуллаһ янә көлемсәп; “Хәерле булсын, дөягә юл
бирегез! Дөягә барачагы җир күрсәтелгәндер,
белдерелгәндер, ишарәт ителгәндер!”-диде.
Юл бирделәр. Дөя Саидә улларының өен үтеп
барганда Расулуллаһны бик кунак итәселәре килгән
Саидә улларыннан Сагд ибне Убадә илә Мунзир ибне
Амир дөянең алдына килделәр, алар да шулай ук; ““Я
Расуләллаһ! Безгә керегез! Без бик хөрмәтле,
барлыклы, әмереңә хәзер сезне сакларга да якларга да
көче җиткән бер җәмәгәтбез!”-диде ләр.
Расулуллаһ бары-тик көлемсәп; “Хәерле булсын,
дөягә юл бирегез! Дөягә барачагы җир күрсәтелгәндер,
белдерелгәндер, ишарәт ителгән дер!”-диде.
Юл бирделәр. Ягьни кыскача әйткәндә, Пәйгәмбәр
әфәндебезне үзенең өенә кунак итәр өчен әсхабы-кирам
бер-берсе белән ярыша иделәр, хәттә кайберләре дөя
туктасын өчен өйләренең алдына азык та чыгарып куеп
карадылар да ләкин ул мубәрәк дөя һич бер нәрсәгә дә
илтифат (игтибар) итми шәһәр эчендә үзенә илһам
ителгән урынга табан әкрен әкрен генә бара бирде.
Ниһаят Пәйгәмбәр әфәндебезнең дөясе Кусва
Нәдҗар улларының өенә кадәр китте вә
Пәйгәмбәребезнең бүгенке көндә булган Мәсҗид ләре
урынына барып ята бирде. Бу урын ул вакытта Нәдҗар
улларыннан Сәһил вә Сухәел исемле ике ятим баланың
хурма корыту урыны иде. Дөя ятсада Пәйгәмбәр
әфәндебез аның өстен нән төшмәде. Дөя янә калкты.
Пәйгәмбәр әфәнде без аның җүгәнен тотмады. Дөя бер
аз йөрегәннән соң кинәт кенә артына боролып беренче
яткан урынына кадәр килде. Тагын шул урынга ятты вә
бүтән калкмады. Муеныны вә күкрәгене җиргә сузып
тибрәлергә, мыкырдарга башлады. Пәйгәмбәр
әфәндебез дә ;”Ин шәә Аллаһ төшәсе урыныбыз бу
урындыр!”-диде вә дөядән төште.
Ул вакытта Әбу Әюб Халид ибне Зәед әл Әнсари
белән хатыны да йүгереп килгәннәр иде. Әбу Әюб
дөянең өстендә булган йөкләрене төшерде вә
Расулуллаһның дөя өстендә булган бөтен әйберләрене
эченә сыя алмаслык бер сөенеч белән өенә күтәреп
ташып куйды.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең дөясе Халид ибн Зәеднең
өе янына туктагач, Нәдҗар улларының беләкәй кызлары
тумбра кагып; “Без Нәдҗар улларының кызларыбыз!
Мүхәммәднең(сгв) күршелеге безгә олы шатлык вә зур
бәхет”- дип сөенеп нәшидәләр (җыр) укый башладылар.
Пәйгәмбәр әфәндебез аларга; “Мине яратасыз мы? –
дип сорый, Алар да; “Я Расуләллаһ! Яратабыз!
Яратабыз!”-диләр, Пәйгәмбәребездә; “Аллаһ белә ки:
Валлаһи мин дә сезне яратам!
Валлаһи мин дә сезне яратам! Валлаһи мин дә сезне
яратам! –дип касем белән ант белән аларга каршы
җәвап бирә иде.

Пәйгәмбәзребезнең Хз. Халид ибн Зәедкә мусафир


булуы

Пәйгәмбәр әфәндебез дөясеннән төшкәннән соң;


“Туганнарыбызның кайсысының өе мында тагын
якындыр?”-дип сорагач,
Халид ибне Зәед Әбу Әюб әл Әнсари; “Я
Расуләллаһ! Минем өем тагында якынырактыр! Әнә
теге минем өй, менә капкасы, сезнең әйберләрегезне дә
анда төшердек.”-диде.
Пәйгәмбәребез; “Кеше үз әйберләре янында дыр!
Бар безне кабул итәр өчен урын хәзерлә!”-диде.
Әбу Әюб шундук китеп урын хәзерләп килде.
Хз. Халид ибне Зәеднең ике катлы өе бар иде.
Расулуллаһ әфәндебез; “Миңа килеп китүче күп булыр,
сез өстәге катта мин астагы катта булыйм”-дигәч,
Хз. Халид вә гайләсе “Бу безгә бик авыр булыр. Сез
өстәге катта булыгыз!”-дип кат кат сорагач, Пәйгәмбәр
әфәндебез өске катка чыктылар вә анда җиде ай
мусафир булып калдылар.
Расуле Әкрәм, дөянең туктап ятканы хурма корыту
урыны кемнеке икәнен сорады. Муаз ибне Арфа да; “Я
Расуләллаһ! Ул җир Амрның ятим уллары Сәхил белән
Сухәелнеке”-диде.
Соңыдан бу урынны Пәйгәмбәр әфәндебез сатып
алды. Расулуллаһ бу урынның кыйммәте булган 10
мискал алтынны үтәү эшене Хз. Әбу Бәкергә
тапшырды. Бу урынга Мәсҗиде Нәбәви төзелде.
Янында Пәйгәмбәр әфәндебезгә яшәр өчен хас
бүлмәләр дә төзелде. Мәсҗиде Шәриф төзелгән дә
кирәк Мухаҗирләр кирәксә Әнсарлар җан күңелдән
тырыштылар. Пәйгәмбәр әфәндебез дә таш ташып бу
эштә ярдәмче булды.
Ул вакытта кыйбла Кутдүстәге Мәсҗиде Аксада
булгач капканы көн яктан эшләгәннәр иде. Соңыдан
кыйбла Кәгбәгә боролгач, ремонт ясалып капканы төн
яктан ачтылар.

Һиҗрәтнең тарих башлангычы булуы

Милләтләр,үзләренчә мөһим бер хәл вакиганы тарих


башлангычы кабул иткәннәрдер. Християннар Хз.
Гыйсаның тууыны(ки, милади тарих башлангычыдыр.),
Исламнан алда гәрәбләр дә Фил вакигасыны тарих
башлангычы итеп кабул иткәннәр иде. Пәйгәмбәр
әфәндебезнең Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәте милади 622
елында мухәррәм аенда вакиг булгандыр. Бик мөһим
бер хәдисә булу игтибары белән Расулуллаһның бу
һиҗрәте Хз. Гомәр (р.г.) хиләфәте заманында
мөселманнарча тарих башлангычы итеп кабул
ителгәндер.

азан

Мәккәдә икән гыйбәдәтләр яшерен кылына,


намазлар тыныч урынлар да әда ителә иде. Аның өчен
мөселманнарны намаз вә гыйбәдәт вакыт ларында бер
урынга җыяр өчен бер нинди дә чакы ру гәләмәтенә
ихтияҗ юк иде.
Мәдинәгә килгәч беренче көннәрдә баштагы
алышканлык белән мөминләр намаз вакытлары
якынайганда бер урынга җыелып вакытның кер гәнен
көтәләр иде.
Ләкин ваккыт үтә торгач мөселманнар күбәй гәч,
Мәккәдәге кебек авырлыклар булмагач, җәмә гәтнең
гыйбәдәт урынына җыелуы вә вакытның кергәнлеген
хәбәр бирү өчен бер гәләмәт кирәк икәнлеге ихтияҗ
булды.
Расулуллаһ, Мәсҗиде Нәбәви төзелгәннән соң бу
хосусны әсхабы белән истишарә (киңәш) итте.
Кайберләре боргы кычкыртырга, кайберләре
кыңгырау(колокол) кагарга, кайберләре дә югары бер
урында ут ягарга-дигән фикерне сөйләделәр. Болар
барысыда гайре муслимләргә(мөселман булмаганнар) га
ошаганы өчен береседә кабул ителмәде. Бу арада Хз.
Гомәр югары бер урыннан тавыш бирелүен сөйләде вә
бу фикер кабул ителде. Пәйгәмбәребезнең әмере белән
Хз. Билал, намаз вакытларында “Әс салату Җамигатун
(җәмәгәт белән намазга)”-дип тавыш бирә башлады. Бу
хәл Әнсардан Хз Габдуллаһ ибне Зәед бер төшене килеп
Расулуллаһка аңлатканчыга кадәр дәвам итте. Ниһаят бу
затның төше вә моның кебек төшләрне күргән калган
сахабиләр дә булгач, азан әлеге тәртибе белән сөннәт
кылынды.
Хз. Билалның тавышы матур иде. Расулул лаһның
әмере белән Хз. Билал азан әйтүче (мүәззин) итеп
куйдылар. Мәсҗиднең янындагы бер бинаның башына
чыгып мату тавышы белән азан әйтер, Аллаһның
бөеклеген иглан итеп, мөселманнарны намазга чакыра
иде.

Әсхабы суффә

Мәсҗиде Шәрифнең бер тарафында бер суффә 1 (суфа)


бар иде. Өстенә хурма яфракларыннан бер түбә ясалган
иде. Бу урын өе, гайләсе булмаган сахәбәләрнең
факирләренә бирелгәне өчен монда яшәүчеләргә “Суфа
яки Суффә әсхабы”-дип әйтелә иде.
Яшәргә урыны булмаган яки бер кемсәсе дә
булмаганнар ятып калкалар иде. Болар күп вакытта
җепләрене бауларыны алып кырларда утын утын
җыярлар һәм аны сатып үз ризыкларын тәмин итәләр

1
Суффә, бинага кушылган урында гы бер күләгәлек урындыр.
иде. Ләкин һәр заман эш таба алмаганнары өчен ач
калган чаклары да була иде.
Сахәбәләрнең байлары аларны көзәтерләр, ярдәм
итәләр иде. Пәйгәмбәребез аларның бер кы
сымыны(группа) үзе чакырып кичләрен туйдыра иде вә
калганнарын да хәле мөмкинчелеге булган сахәбәләргә
җибәреп туйдыра иде.
Расуле Әкрәм; ”Бер кешенең ашаячагы ризык ике
кешегә, ике кешенеке дүрт, дүртнеке сигез кешегә
җитәр!”-дияр иде. Расулуллаһ башка бер көнне; “Ике
кешегә җитәрле азыгы булган, Әсхабы Суффәдән
өченсене алсын, дүрт кешелек азыгы булган алардан
бишенсене яки алтынчысыны алсын!”-дип боерган иде.
Хз. Әбу Бәкер алардан өчене, Пәйгәмбәр әфәндебездә
алардан унысыны алып килгән иде. Бер көн
Пәйгәмбәребезнең кызы Хз. Фатиманың кул тегәрмәне
белән бодайны изеп он тартканы өчен куллары шешеп
кабарган, яраланган иде. Мүхтәрәм атасына кулларын
күрсәтеп, ярдәм өчен бер хезмәтче сорагач; “Кызым,
әсхабы Суффәнең ихтияҗларыны күрә алмаган хәлдә
мин сиңа ничек ярдәм итим инде”-дигән иде.
Әсхабы Суффә Пәйгәмбәр әфәндебездән гый лем-
гыйрфан алырга-дип ният иткәч Фахри Каинатның
гыйлеменнән, сохбәт-вәгәзләреннән файдаланыр өчен
зарури булмаса аннан чыкмый лар иде. Бары тик үз
ризыкларын тәмин итәр өчен чыгалар иде.
Әсхабы Суффә дәвамлы рәвештә Пәйгәмбәр
әфәндебез янында булгач, Курьән хәдис тыңлар лар,
өйрәнерләр вә өйрәтерләр иде. Бу игтибар белән Суффә,
бары тик сыгыначак урын түгел ә бер гыйлем
мүәссәсәсе (заведение) иде. Иң күп хәдис риваят иткән
Әбу Һурәйрә р.г. монда җитешкән иде.
Әһле Суффәгә Курра –дип тә әйтелә иде.
Кабиләләргә җибәреләчәк булган Курьән өйрәтүче
ләрне дә алар арасыннан сайлыйлар иде. Нитәкем бу
юлда вазифәләнгән вә би’ре Магунә дигән урында
Мөшрикләр тарафыннан шәһид ителгәннәрнең
барысыда Әһле Суффәдән иде. Әһле Суффәдән кайбер
чакта 70 кеше бергә җыелып бер өйрәтүче артында
иртәнге таңга кадәр гыйлем өйрәнгәннәре күрелгәндер.
Ислам тарихының башыннан бу көнгә кадәр,
мәдрәсәләр һәм белем йортлары вә тагын башка
исемләр белән йөретелгән гыйлем вә гыйрфан бирү
хезмәтләренең барысыныңда нигезе, менә шул мүбәрәк
урын булган Әсхабы Суффәнең яшәгән урыннан
башлангандыр.

Пәйгәмбәребезнең Хз. Гайшә белән өйләнүе

Мәдинәдә, Мәсҗиде Нәбәвинең төзелешеннән соң,


Мәсҗидкә бетештереп Пәйәмбәр әфәндебезгә дә бер
ничә бүлмәләр ясалды. Пәйгәмбәр Әфәндебезнең
яшәгән бу бүлмәләргә «Ханә-и Сәгәдәт» дип аталды.
Болар ясалып беткәч Пәйгәмбәр әфәндебез Әба Әюб-әл
Әнсариның өен нән монда ташынып күченде.
Хезмәтчесе Зәедне Мәккәгә җибәреп анда калган
хатыны Сәүдә белән беләкәй кызы Фатиманы Мәккәгә
китертте. Кызы Рукыя ире Хз. Госман белән алдарак
Мәдинәгә күчкән иде. Кызы Зәйнәб ире мөшрик
булганы өчен килә алмады. Хз. Әбу Бәкернең гайләсене
дә улы Абдуллаһ китерде. Вә шулай итеп Мәккәдә
нишанланган Хз. Гайшәдә Мәккәгә килде.
Мәсҗиднең янындагы бүлмәләрнең эше тамам
булгач аларның бересене Пәйгәмбәр әфәндебез Хз.
Гайшәгә тәхсис итте вә һиҗрәттән соң 8 ай үткәч аның
белән өйләнде. Хз. Гайшә ул вакытта килен лек чагына
килгән яш бер кыз иде. Бик зирәк бер кыз иде. Бик
күркәм гайлә тәрбиясе алган иде. Хз. Әбу Бәкернең
кызы икәнлегене һәр яктан күрсәт кәндер. Пәйгәмбәр
әфәндебез белән яшәгән 9 еллык гүмерендә аңардан бик
күп дини мәсәләләр өйрәнгәндер. Фикхта урыны зур
булып, бик күп хәдис-е шәриф риваят иткән бөек бер
галимә вә мүҗтәһидә бер әниебездер.

Мухаҗирләр белән Әнсарлар арасында кардәшлек


корылуы

Мәккәдән күчеп Мәдинәгә урынлашкан сахабә


ләрәгә Мухаҗир-дип әйтелә. Алар Аллаһ юлында
малларыны мөлекләрене ташлап һиҗрәт иткәнләре өчен
бик бөек дәрәҗәләргә ирешкәннәрдер. Мәдинәнең
җирле халкы боларга кулларыннан килгән һәр төрле
ярдәмне күрсәткәннәре өчен аларга да ярдәм итүче
мәгнәсенә килгән “Әнсар”-дип әйтелер. Аларда, Аллаһ
өчен һиҗрәт итеп килгән мөселман кардәшләре белән
кулларында булганны алар белән уртаклашып
бүлешкәч, аларга бөтен барлыклары белән ярдәмче
булгач бик бөек дәрәҗәләргә ирешкәннәрдер.
Пәйгәмбәр әфәндебез мухаҗирләрдән һәр бере не
әнсардан беренә кардәш итеп тәгьен итте, билгеләде. Бу
кардәшлек кан вә нәсел кардәш легеннән тагында
күәтлерәк булды.
Тарихта мухаҗирләр белән әнсар арасындагы
кардәшлек кадәр күәтле мөнәсәбәт корган вә бу кадәр
бер беренә җаннан кайнашкан кешеләр күрел мәгәндер.
Мәдинәлеләр, җирләрене, урынларыны, ризыкларыны
вә бөтен барлыкларыны килгән мухаҗир кардәшләре
белән бүлешкәннәр. Аларны үз өйләрендә кунак
иткәннәр. Һәм эш һәм ашларыны бергә итеп аларга
ватан сагынуын оныттырганнар.
Мухаҗирләр вә Әнсар, Ислам тарихында хөрмәт
белән искә алынган ике төркем ки; алар кыямәткә кадәр
киләчәк булган Өммәте Мүхәммәд өчен алдынгылар вә
үрнәкләр булып, Башта Ходайның вә Фахры Каинат
Әфәндебезнең бөек сөенеченә ирешкәннәрдер. Алар,
алар бу дингә бөек хезмәт иттеләр. Аллаһ
барысыннанда разый булсын...
Яһүдиләр белән мөнәсәбәтләр

Мәдинәдә Әнсардан аеры буларак Яһүдиләрдә бар


иде. Әһле Китап булган Яһүдиләр, электән Мәдинәгә
килеп җирләшкәннәр, сәнгәт белән билхасса ювелир
эшләре белән мәшгул иделәр. Пәйгәмбәр әфәндебезнең
Мәдинәгә һиҗрәт итүен нән әввәлке дәверләрдә
Мәдинәдә яшәгән кирәк Яһүдиләр белән Әвс вә Хазрәҗ
арасында вә кирәк сә Әвс вә Хазрәҗнең үз
араларындагы булган сугыш вә кырышлар барысыныда
алҗаткан һәм зәгыйфләткән иде. Бу сугыш вә
тартышлар һәр ка биләнең бу шәһәрдә өстен булырга,
сүз иясе булырга теләүеннән килә иде. Ул заманга кадәр
бер берсеннән өстенлек корган кабиләләр һиҗрәт
вакытында да янә дә бу тартышуларын дәвам иттерәләр
иде.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең Мәдинәгә килүе,
мөселманлыкны яңы кабул итә башлаган Әвслеләр вә
Хазрәҗлеләр өчен зур бер форсат булды. Ислам нигмәте
аларның арасында дәвам итеп килгән тартышуләрга
матур итеп соң ноктасын куйды. Курьәнил Кәримдә
сурә-и Ал Гыймранның 98-101 аятләрдә моңа ишарәт
ителәдер.
Расулуллаһның мухаҗирләр вә әнсар арасында
корган кардәшлек сәбәбе белән мөселманнар үз ара
тагында ныгырак кайнаштылар. Аеруча һәр кабиләнең
хәл вә торошы күз алдына алынып шәһәрдә кайбер асыл
кагидәләр вә канунлар куелды. Вә шулай итеп
Мәдинәдә идарә итү ысуле барлыкка килеп чыкты
булды.

Бу идарәдә, мөселманнарның тышында калган


яһүдиләр вә башка гайре мөслимләргәдә гәдәләт белән
мугәмәлә ителәчәге, фетнә чыгармаска, азгынлык вә
тузгынлык итенмәсәләр үзләре дә Ислам саклавы
астында булачаклары аларга белдерелгән иде. Вә бу
шикелдә алар белән бер аңлашу төзелеп үзләренә
именлек тә бирелгән иде.

Яһүдиләр, Әвслеләр вә Хазрәҗлеләр арасында


электән бирле дәвам итеп килгән шәһәрдә сүз иясе булу
тартышулары Расулуллаһның килү сәбәбе белән юк
булды, бетте. Бу ысулне һәр кабилә хуплап кабул итте.
Яһүдиләр Пәйгәмбәр әфәндебез гә иман итмәскә
тырышканнары өчен, дошманлар ча фикер вә хәрәкәт
итсәләрдә, Исламның аларга карата якшы мөгамәлә
каршысында, Пәйгәмбәр әфәндебез белән бер аңлашу
төзүне үзләренә файдалы итеп күрделәр. Аның өчен
Пәйгәмбәребез гә килеп гаһеднамәгә кул куярга
теләкләрене белдергәннәр вә Пәйгәмбәребезнең
мөселманнар арасында куелган кануннарны игтибарга
алып алар белән бу гаһеднамәгә кул куйган иде. Ләкин
яһүдиләр мөселманнарның күәтләнүен теләмәде ләр.
Мәдинәдә вә тирә ягында Исламның киң таралуын
күргәч, бер аз элек Мәдинәне бергә саклыйбыз дип
биргән сүзләреннән кире кайтты лар.
Яһүдиләрдән Абдуллаһ ибне Сәләм иман иткән,
Пәйгәмбәребез белән, мөселманнар белән бергә булды
вә гайләсе дә мөселман булды. Аның Исламны кабул
итүе яһүдиләр арасында бик зур тавыш чыгарды. “Әгәр
без Мүхәммәдне болай иркен тотсак, аңа бик күп кеше
иярәчәк вә аның тарафы көчләнәчәк”-диеп форсат
бирмәскә бер хәйлә мәкер уйлый башладылар. Бу сәбәб
белән аңлашуны бозган яһүдиләр шул вакытта ук
Исламга вә мөселманнарга яшерен сугыш башлады лар.
Каршы торырга вә сугышка рөхсәт бирелүе
Мөселманнар инде беренче заманнан бирле, Мәккә
мөшрикләренең аларга карата эшләгән бөтен әза вә
җафа, җазаларына каршы алар белән сугышыр өчен
Пәйгәмбәр әфәндебездән дәвамлы рөхсәт сорадылар;
“Әй Аллаһның Расуле! Кяфер ләрнең бу кадәр
золомларына ни өчен шул кадәр сабыр итәбез?”диләр
иде.

Расуле Әкрәм исә аларга сабыр итәргә кирәк


икәнлегене әйтер вә “Әле Аллаһ тарафыннан сугыш
итәр өчен әмер боерылмады”-дип җәвап бирер иде.

Мөшрикләр, мөминләрнең Мәдинәгә һиҗрәт


итүләре белән башта алардан котылдык дип уйлыйлар
иде. Ләкин Мөселманнарның Мәдинәдә күәтләнүләрен
һич тә күтәрә алмадылар. Бер ара үткәч каты кылана
башладылар. Мәдинәнең якынына кадәр килеп
мөселманнарның хайван ларын куып алып киттеләр.
Игелгән иген басуларын таптап, ягып, яндырып
киттеләр. Бу хәл белән шәһәрнең иминлеген боза
башладылар.
Мәккә мөшрикләренең, Мәдинәгә кадәр килеп
мөминләрне рәхәтсез итүләренең дәвамлы булуы,
Мәдинәдәге яһүди, мөшрик вә мөнафыйкларга күәт
бирә төште. Катылыкларына вә комсызлыкларына юл
ачты.
Бу хәлләр каршысында Расулуллаһ мөселман нарга
төн нәүбәтен(караулчы) чират белән тоттыр ды.
Төнләрдә йокламыйча сакчы вә караулчы хезмәте белән
мәшгул булдылар.
Мөселманнар бу заманга кадәр мөшрикләргә,
Кяфирун сурәсендә әйтелгәнчә; ”Сезнең батыл динегез
үзегезгә, минем хак динем дә миңа...”-дигән сүз белән
мәьмур(боерылган) иделәр.
Ниһаят һиҗрәтнең икенче елында сугышка рөхсәт
бирүче аятләр инде. Бу аятләр, ислам сугышларының
максатын вә торошын белдерү ягыннан иң күәтле
катгый дәлилләр булганы өчен аларны монда искә
алыйк:”Узинә лилләзинә юкатилунә биәннәһум зулиму
вә иннәллаһә галә насриһим ләкадир (Үзләре белән
сугышучыларга каршы сугышырга рөхсәт бирелде,
чөнки алар золом күрделәр. Аллаһта аларга ярдәм
итәргә әлбәттә кадир)” Хаҗ сурәсе 39

Вә катилуу фи сәбилилләһил ләзинә юкатилунә кум.


(Сезнең белән сугышучыларга каршы сездә Аллаһ
юлында сугышыгыз)” Бәкара 190
Бу аятләргә карар булсак рөхсәт бирелгән сугышлар
ташкынлык мәгнәсендә түгелдер. Мөселманнарга
ителгән хаксызлык вә золомларга каршы тору, үзләрен
яклау вә саклау мәгнәсендә сугышка рөхсәт ителә.
Мөселманнар кулларына корал алырга мәҗбур
калганнары өчен кылыч күтәргәннәр. Юкса ташкынлык
вә азгынлык белән сугышка башламаганнар. Үзләренә
булган һөҗүм ләргә каршы торганнар.
Җиһад вә сугышка рөхсәт ителгән аятләр ингәч,
Расуле Әкрәм Исламның алга баруына һәр форсатта
каршы булган мөшрикләргә сугыш иглан итәр өчен
сәхәбәләре белән бергә әзерәнә башлады.

Беренче серийәләр

Серийә; дошман өстенә төнлә яшерен рәвештә


чыгарылган гәскәрләр(отряд). Көндез җибәрелгән
отрядка исә сарийә-дип әйтелә. Болар иң әзе биш кеше,
иң күбе дә 400 кеше булыр иде.
Газа яки газвә исә, дошман белән харб, сугыш итү
дигән мәгнәгә килер. Мөшрикләр белән булган
сугышларның күбесендә Пәйгәмбәр әфәндебез үзе
катнашкан, кайберләрендә генә катнашмаган.

Газа вә серийәләрнең максаты

Пәйгәмбәр әфәндебезнең бер газага барырга теләсә,


барылачак тарафны вә максатыны тәрвияле(башка
мәгнәгәдә килергә мөмкин булган сүзләр) белән
белдерүе гәдәте иде. Аның өчендер ки кайбер
чыганакларда Бәдир сугышыннан әввәл ке серийә вә
газвәләрдәге максатның ни булуы вә нәтиҗәләре белән
туры килмәячәк шикелдә аңлатылуы күреләдер. Хәл бу
ки бу серийә вә газвәләр; Сәгд ибне Муазның да Әбу
Җаһилгә әйткәне кебек, һәр нәрсәдән әввәл;

а) Курәиш мөшрикләренең, Хаҗ юлларыны


мөселманнарга каплаганнарына каршылык буларак
мөселманнар да, Курәиш мөшрикләренең Сурия
тиҗарәт юлыны кисеп аларны сәүдә вә иктисад
(экономика) ягыннан авыр хәлгә төшерә алачаклары
хаккында кисәтүне,
б) Шул ук вакытта мөселманнарга каршы нинди
хәзерлектә булганнарыны өйрәнүне,
в) Киләчәктә булачак сугышларда кайбер
кабиләләрне Курәиш мөшрикләре белән берләштер
мәскә дигән максатлар куела иде.

Ягни, серийәләрдән максат; Курәишкә “Безнең дә


кулыбыз корал тота белә” димәк иде.
Әсхабы Кирамнан Абдуллаһ ибне Амр; “Я
Расуләллаһ! Миңа җиһад вә газа хаккында хәбәр бир?”-
дигән иде.
Аллаһның Расуле аңа; “Әй Абдуллаһ ибне Амр!
Әгәр син, Аллаһның ризалыгын өмет итеп авырлык
ларга түзеп сугышырсаң, Аллаһта сине кыямәт көнендә
сине шул хәлеңдә терлтер. Әгәр син күрсәтү һәм
мактану өчен сугышырсаң Аллаһта сине кыямәт
көнендә сине шул хәлеңдә терлтер. Кыскача син, нинди
хәлдә үлер яки үлтерелерсәң, Аллаһта сине шул хәлдә
терелтер.”-диде.
Беренче серийәләрдән кайберләре шулардыр; Хз.
Хамза, Сәйфул бәхргә; Убәйдә ибне Харис, Батны
Рабиа; Сәгд ибне Әби Ваккас харрарга җибәрелделәр.

Бәра бин Мәгрур өчен җеназа намазы

Хазрәҗ кабиләсеннән Бәра бин Мәгрур, Әнсар ның


рәисләреннән вә 12 накибеннән бересе иде. Акабәдә
бәйгат иткән вакытта, торып Аллаһү Тәгәләгә хәмдү
сәнә әйткәннән соң: “Мактаулар булсын Ул Аллаһка ки
безне Мүхәммәд белән шәрәфле итте вә сөекле кылды.
Без Аллаһка вә Расуленә дәгвәт ителгәннәрнең соңы, бу
дәгвәткә иярүчеләрнең беренчесебез. Аллаһның вә
Расуле нең дәгвәтене кабул итеп иярдек. Ишеттек вә
итагат иттек. Әй Әвс вә Хазрәҗ җәмәгәте! Аллаһ сезне
дине белән шәрәфле кылды. Әгәр тыңлап, итагат итәргә
вә ярдәмләшергә сөенеп кабул иттегез исә, Аллаһка вә
Расуленә итагәт итегез”-дигән иде.
Бәра бин Мәгрур үлем түшәгенә яткач, малы ның
өчтә берене, теләгәне кебек куллансын дип
Пәйгәмбәребезгә бирүләрене гайләсенә васият итте вә
“Каберемдә мине Кәгбәгә каратып салыгыз.”-диде.
Әйткәне кебек эшләделәр.
Бәра бин Мәгрур, хаҗ вакытында Мәккәгә килүене
Пәйгәмбәребезгә вәгдә иткән иде. Хаҗ вакытына
ирешмичә үлем түшәгенә яткач, гайләсенә;
“Расулуллаһка биргән вәгдәм сәбәбле мине Кәгбәгә
борыгыз, чөнки мин аңа вәгдә иткән идем.”-диде.
Шулай итеп кабергә күмелгәндә Кәгбәгә
юнәлүчеләрнең беренчесе булды.
Пәйгәмбәребез Мәдинәгә килгәч әсхабы белән бергә
Бәра бин Мәгрурның каберенә китте. Каберенең
башында сафка басып җеназа намазы кылды.
“Аллаһым! Аны мәгфирәт әйлә! Аңа рәхмәт ит вә
аңардан разый бул!”-дип дога кылды. Бәра бин Мәгрур
әнсар накибләреннән беренче вафат итүче вә кабре
өстендә Пәйгәмбәребез тарафыннан беренче җеназа
намазы кылынган зат булды.
Җир йөзендә исә, беренче җеназа намазы Хз. Адәм
г.с. өчен кылынды.

Кыйбланың Мәсҗиде Харамга борылуы

Мөселманнар Кудүс тарафына, Мәсҗиде Акса га


юнәлеп намаз укыйлар иде. Расуле Әкрәм исә Кәгбәгә
борылып намаз кылырга тели иде.
Һиҗрәтнең икенче елында Расуле Әкрәм, Бәни
Сәләмә тарфындагы Мәсҗидтә, әсхабы белән бергә
өйлә нмазын кылганда, намаз эчендә Кәгбә тарафына
борылуы, Бәкара сурәсенең 144 аяте белән вәхи ителде.
Әмер ителгән тарафка борылды вә артындагы
җәмәгәттә борылдылар. Бу һиҗрәт нең ун җиденче
аеның башларына вә рәҗәб аеның урталарына таба
дүшәмбе көненә туры килде. Эчендә намаз кылганда,
кыйбланың Кәгбәгә борылуы әмер ителәгән бу
мәсҗидкә “Мәсҗиде кыйбләтәйн (ике кыйбләле
мәсҗид)”-дип аталды.

УРАЗАНЫҢ ФАРЗ КЫЛЫНУЫ ВӘ ГАШУРА


УРАЗАСЫ

Хз. Пәйгәмбәребез Мәдинәгә килгәндә гашура


көнендә яһүдиләрнең ураза тотуларын күргәч; “Бу
нәрсәдер?”-дип сорады.
Алар да; “Бу көн хәерле бер көндер. Бу көн Аллаһ,
Исраил улларыны дошманнардан коткарды вә Мусаның
да шөкер өчен ураза тотканы бер көндер.”-диделәр.
Моны ишеткән Пәйгәмбәребез ; “Мин Мусага
сездән тагында якынмын”-диде вә Гашура көнендә
ураза тотты, әсхабына да тотуларын әмер итте.
Кыйбланың борылуыннан бер ай үткәч, һиҗрәт нең
ун сигезенче аеның башларында, шәгбан аенда, рамазан
ае уразасы фарз кылынды. Рамазан ае уразасы фарз
кылынмадан әввәл,гашура уразасы ваҗип иде. Рамазан
уразасы фарз кылынгач Пәйгәмбәребез; “Гашура
уразасын тотарга теләгән нәр тотсын.”-диде. Вә шуның
белән гашура көнендә ураза тоту Өммәте Мүхәммәд
өчен нафилә булып калды.
БӘДИР СУГЫШЫ

Бәдир, Мәдинәдән 80 мил ераклыкта бер авылдыр.


Мәккәдән Суриягә киткән кәраван юлы өстендәдер.
Мөшрикләр белән мөселманнар ара сында сугыш
беренче тапкыр бу урында булган дыр. Бәдир сугышы
Пәйгәмбәрлекнең 14нче, һиҗрәтнең икенче елы рамазан
аенда вакыйг булган. Хак батылны, тәүхид ширкне вә
иман кө ферне җингән бер сугыштыр.

Курәиш, һиҗрәттән соң Мәдинәнең игтибарлы


шәхесләреннән Абдуллаһ ибне Убәйгә мөрәҗәгәт итеп
Мүхәммәдне үтеревене яки Мәдинәдән чыгаруыны
теләгәннәр иде. Әгәр моны эшләмәсә Мәдинә шәһәре
бастырыу белән куркыттылар. Әбу Җаһил дә Кәгбәдә
Мәдинәнең игтибарлы кешеләр еннән булган Сәгдка да
моңа окшаш сүзләр сөйләгән иде. Курәиштән кайбер
отрядлар килеп Мәдинәнең тирә-ягында йөри
башладылар.
Соңырак, сугышка булган әзерлекне тамамлар өчен
Курәиш Суриягә зур бер кәраван җибәрде.
Мөселманнар бу кәраван юлын кисәргә телиләр иде.
Абдуллаһ ибне Җахшның серийәсендә беренче укның
атылуы вә беренче үлем булывы белән Курәиш илә
мөселманнарның арасындагы мүнәсәбәт тагында
ныгырак кызыша бирде. Курәиш сәүдә вә кәраван
юлының җитди авырлыкка төшкәнен күрде вә
мөселманнарга каршы катгый хәрәкәт итәр өчен
әзерләнә башлады. Бу, Әбу Суфиянның Суриягә
чыгарган кәраван шундый максат белән иде.
Мөселманнар аны белгәне өчен юлын кисәргә телиләр
иде. Иктисади (экономика) рәвештә бер сугыш башлый
иде. Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт иткән мөселман нар,
Мәккәдәге малларын алу өчен мөшрикләр белән
аңлашып бер нәтиҗәгә бару мөмкин түгел икәнлеген
аңлаганннар иде. Йомышак булган саен мөшрикләр
аларга карата катылыгын арттыра иде. Мөселманнарда
тирә-якка отрядлар, муфрәзәләр чыгарып тавышларын
ишеттерә башладылар. Моның белән бергә Бәдир
сугышы алдан уйланып әзерләнгән бер сугыш түгел
иде. Хәл вә вакыйгаларның бер бер артлы килүеннән
килеп чыкты. Һәм дә мөселманнар мондый сугышка
һич әзер түгелләр иде. Килеп чыккан шартлар каршы
сында сугышырга мәҗбур булдылар.

Әбу Суфиянның Суриягә чыгарганы бу кәраванны


бөтен Мәккәлеләр әзерләгән иде. Хәттә хатынлар да
катнашкан иде. Кәраванның рәисе Әбу Суфиян үзе, Амр
ибне Ас ярдәмчесе вә 30-40 сакчылары бар иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез; Талха,Убәйдә вә Саид ибне


Зәедне кәраванның хәрәкәтене көзәтергә җибәргән иде.
Хавра дигән урынга бардылар вә кәраванның Суриядән
Мәккәгә кайтуын өйрәнде ләр. Мәдинәгә хәбәр
салдылар. Хәбәр килмәдән алда ук Хазрәти Пәйгәмбәр
сәхәбәләрен җыеп киңәш итте. Чөнки бу малларны
Курәиш иртәгәсе көндә мөселманнарга каршы
кулланачак иде. Аның өчен бер тәдбир уйларга кирәк
иде.
Әбу Суфиянга килгәндә; ул, мөселманнарның
кәраван юлын кисәчәкләрене белә иде. Бу сәбәбтән
Бәдиргә кермәстән алда көзәтергә үз кешеләрен
җибәрде. Вә буның нәтиҗәсендә сизенте вә кәраванны
Бәдиргә керетмичә дингез кырыена, Җитдәгә юнәлтте.
Бу арада Дамдам исемле калын тавышлы бересен
Мәккәгә җибәрде.
Ул Дамдамда Мәккәгә кереп һәр тарафка куркыныч
тавышлар белән ;”Әй Курәиш! Мөсел маннар
кәраванны талыйлар, һөҗем итәләр! Җитешегез
кәраваныгызны сакларга!-дип халыкны сугышка
котыртып аякландырды вә моны ишеткән Курәиштә
сугышырга хәрәкәтләнә башлады.
Бер яктан Әбу Җаһилдә эшне кызыштыра иде. Әбу
Ләһәб бик хаста ята иде. Ул да чирле булуына
карамастан сугышка бара алмагач үзенең урынына акча
белән өлеш керетте. Вә моның белән әзерлән гән
мөшрик гәскәре 100 атлы, 700 дөяле, калганнары да
җияү буларак 1000 тирәсе була иде. Мөселманнар белән
сугышыр өчен юлга чыктылар.
Бу арада Әбу Суфиян кәраванны Мәккәгә сау килеш
җиткергән вә юлга чыккан мөшрик гәскәренедә кире
борылсыннар дип хәбәр җибәртте. Ләкин мөшрикләр
нык бер әзерлек белән сугыш юлына чыктык-дип кире
борылмадылар. Бәдиргә кадәр килеп сугыш торышын
алып урынлаштылар вә бөтен суларның башын
тоттылар.
Асылда Әбу Җаһилдән башкасы сугышны бик
теләмиләр иде. Әбу Җаһил бик кызган хәлдә шулай
кычкыра иде. “Моннан һич китмибез. Бу урында өч көн
калачакбыз. Дөяләр чалып ашлар ашыйбыз, эчкеләр
эчеп тумбралар кагабыз. Моннан соң гәрәбләр безнең
сөенеч вә рәхәтебезне ишетәчәкләр, безне мәнге
сөячәкләр...”

Мәдинәдән Бәдиргә хәрәкәт

Пәйгәмәр әфәндебез сәүдә кәраванының Суриядән


Мәккәгә кайтуын өйрәнгәч, әсхабы белән бергә
Бәдиргә табан хәрәкәт итте. Фахры Каинатның гәскәре
313 кеше булып, булардан 83 мухаҗирләр дән
калганнары да әнсардан иде. Шулай ук көзәтү өчен
булган ике ат вә чират белән кулланылган 70 дөя бар
иде.
Пәйгәмбәребез Абдуллаһ ибне Умме Мәктумне
Мәдинә халкына намаз кылдырыр өчен үзенең урынына
вәкил кылып рамазан аеның сигезендә Мәдинәдән юлга
чыктылар. Ибне Умме Мәктум сукыр булганы өчен
яһүдиләр каргашалык чыгар масыннар дип
Расулуллаһ, Әбу Лубабәне барган .юлдан борып
Мәдинәгә үз урынына каим- макам (заместител) итеп
җибәрде. Расуле Әкрәм Әбу Инәбә коесы янында, Кайс
ибне Әбу Саса′га мөселманнарның гәдәден санарга
кушты. Ул да алган әмер белән мөселманнарны анда
туктатып санады вә хисабыныда Әфәндебезгә бирде.
Сафра якынындагы Зәфиран диелгән урынга
килгәндә, Курәишнең бөек бер гәскәр белән килүен
ишеттеләр. Ул вакытка кадәр Курәишнең бу
хәрәкәтеннән хәбәрләре юк иде. Алар кәраванның
юлын туктатыр өчен чыкканнар иде. Бу хәбәр килгәч
бер төсләр үзгәрә төште. Олы Мәккә гәскәренә ничек
итеп каршы торачаклар иде? Инде Мәдинәгә дә кире
кайту булмас иде.

Пәйгәмбәребезнең әсхабы белән киңәшләшүе

Пәйгәмбәр әфәндебез, мөшрикләрнең зур бер гәскәр


белән үзләренә каршы килүен ишеткәс, торошның
нинди булачагы хаккында әсхабы белән киңәш итте.
Булачак сугышның аларның ризалыгы белән булуын
тели иде. Әнсар вә Мухаҗирин исә Расулуллаһның
хушланачагы шикелдә сөйләделәр вә Пәйгәмбәребезнең
мубәрәк калбе сөенеч белән тулды.
Мхаҗирләр исеменнән Микдад ибне Амр сөйләде вә
шулай диде:
“Әй Аллаһның Расуле! Сине безгә Аллаһ җибәрде,
бездә синең белән бергәбез. Без сиңа Исраил
улларының Хз. Мусага әйткәне кебек, бар! Син вә
Раббың, икегез алар белән сугышыгыз да бездә монда
утырабыз!-димибез. Фәкат әйтәбез ки; “Бар! Син вә
Раббың, икегез алар белән сугышы гыз. Бездә сезнең
белән бергә аларга каршы су гышырбыз!”

Әнсар исеменнән Сәгд ибне Муаз сөйләште вә диде


ки;
Әй Аллаһның Расуле! Без сиңа иман иттек. Синең
китергәнеңә инандык, сиңа бу хосуста сүз бирдек. Безгә
теләгәнеңне әмер ит! Без синең белән бергәбез. Сине
җибәргән Аллаһ хаккы өчен, әгәр дингезгә керсәң бездә
синең белән бергә дингезгә керербез, һич беребез дә
кире дә калмыйбыз. Без дошманга каршы барырга
тартынмыйбыз! Сугыш вакытында да кире борылып
качмыйбыз. Сабыр итәрбез, тугрылыктан
аерылмыйбыз! Аллаһтан телибез ки безгә риза
булачагың эшләр насыйп итсен! Аллаһның бәрәкәтен
теләп хәзер үк теләгәнегез тарафка китәрбез.”
Расулуллаһ алардан бу сүзләрне ишеткәс бик һәм дә
бик кәнәгәт булды. “Болай сөйләгән кавем һич
югалмас вә җиңелмәс.” –диде, йөзендә сәгәдәт
гәләмәтләре күренде вә ”Барыгыз вә Аллаһның лотфе
белән шат булыгыз. Әнә, Курәишнең берәм-берәм
төшәчәге урыннарны күрәм.”-дип, ул урыннарны
мүбәрәк куллары белән күрсәттеләр.
Максат кәраванны басарга түгел, көфер сафыны
егыу иде. Киңәшләшеү нәтиҗәсендә кире кайту
мөшрикләргә вә яһүдиләргә кыюлык бирәчәгеннән,
сугышырга карар бирелде.
Мөшрик гәскәре алдан килеп Бәдир суын кулга
алгач, Пәйгәмбәр әфәндебез гәскәрләре белән Бәдирдә
комлык бер сахрага җирләштеләр. Йөрегән чкакта
хайванларның һәм кешеләрнең комнан аяклары тая иде.
Мөселманар сусыз калудан курктылар. Ләкин иртәнге
танга кадәр явган ямгыр мөселманнарның йөзене
көлдерде. Аллаһ тарафыннан ярдәм өчен явган
ямгырдан бик мул файдаландылар. Комлы урыннарда
ямгыр явгач бер аз катылашты вә өстендә йөрүдә
җиңеләйде.
Бу арада Хаббаб ибне Мунзир, тукталган урынны
бер аз ошатмыйча шулай диде: “Я Рәсүләллаһ! Бу
урынга вахи белән туктадыкмы, яки сугышка күрәме?”
Пәйгәмбәр әфәндебез; “сугышка күрәдер”-дигәч,
Хаббаб; “Бәдир авылының иң соңгы коесының
алдында тукталуны” тәклиф итте.
Аның бу күрешен кабул иттеләр. Анда барып зур
бер кое ясадылар. Эчене су белән тутыргач калган
коеларның авызыны чүп белән тутырып каплап
куйдылар дошман файдаланмасын өчен. Чөнки сугыш
бер хәйләдер.
Бу хәл вә вакыйга безгә киңәшләшүнең нинди
мөһим икәнлеген күрсәтә.
Ул урында Сәгд ибне Мугазның ишарәте белән
Аллаһның Расуленә бер күләгәлек урын ясадылар.
Пәйгәмбәребез ул күләгә астында кальбе белән Аллаһка
юнәлеп; “Әй Аллаһым! Курәиш, атлары вә гәскәрләре
белән синең Расулеңне ялганларга килделәр.
Я Рабби! Миңа вәгдә иткән җиңүне бүген бир!
Я Рабби! Син әгәр бу җәмәгәтне дә һәләк итәрсәң,
сиңа җир йөзендә гыйбәдәт ителмәячәк.”-дип дога
кылды.
Бу догасында Пәйгәмбәребез ул кадәр күңеле белән
бирелгән иде ки, кул башыннан ридасы (күлмәгенең)
төшкәнен сизмәгәндә иде.
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) Пәйгәмбәребезнең ридасы ны
кул башына куярга тырыша иде. Вә Расулуллаһ ка
шулай диде: “Я Расуләллаһ! Догаң гаршне тетрәтте.
Аллаһ әлбәттә вәгдәсене җиренә җиткерә чәк”.
Факат Расулуллаһ догасына дәвам итте. Җиңел чә
йоклаган кебек хушыннан китте. Төшендә җиңүнең
аены күрде вә мөселманнарны шулай сөендерде: “Кем
бүген сабыр белән түземлек белән сугышырса вә бу
юлда үтерелерсә Аллаһ аны җәннәтенә куяр.”-диде.

Сугыш сафына әзерләнү

Расуле Әкрәм, Бәдир кичәсендә янындагыларга


ничек итеп сугышачаксыз?”-дип сораган иде.
Асыйм ибне Сабит урыныннан торып кулына
җәясен вә угын алды вә; “Әй Аллаһның Расуле! Курәиш
кавеме ике йөз зираг(150-180метр) кадәр якынайгач
җәядән ук атарбыз. Курәиш безгә вә аларга таш җитәчәк
кадәр якынайгач таш белән каршыларбыз. Курәиш безгә
вә аларга сөнге җитәчәк кадәр якынайгач, сынганчы
сөнге белән, аннары кылычларны кыныннан чыгарып
кылыч белән сугышырбыз!”-диде. Моны ишеткән
Пәйгәмбәребез дә “сугышның кирәктергәне дә будыр.
Бу шикелдә сугышабыз. Вә барыгызда Асыйм кебек
сугышсын”-дип боерды.

Ике тарафның каршылашуы

Иртәнгесе көндә сабахта ике тараф гәскәрләре бер


берсе белән каршылаштылар. Мөшрикләр белән
мөминләр каршылашкан вакытта, мөминләр
мөшрикләрне әз, мөшрикләрдә мөминләрне әз вә
зәгыйф күрәрәк һәр ике тарафта сугышырга бик әзер вә
теләкле иделәр. Мөшрик гәскәренең башы булган Әбу
Җаһил, бер туктаусыз мөшрикләрне сугышка өнди иде.
Мөшрикләрнең байрагының берсене Әбу Газизә ибне
Умәер, калган икесене дә Надир ибне Харис белән
Талха ибне Талха күтәр гән иде.
Расуле Әкрәм, мәйданга чыгып мөселманнар ның
сафыны төзәтте. Чөнки кайберләре сафтан тышка
чыккан иде. Пәйгәмбәр әфәндебез кулында гы таяк
белән аларны сафка керетте вә; “Мин әмер бирмичә
дошман өстенә атылмагыз. Факат ук урынына килгәч
аларга ук атыгыз.”-дип боерды.
Пәйгәмбәр әфәндебез, гәскәрләрне саф саф тез гәч
байракларны тәгьен итте. Мухаҗирләрнең байрагыны
Мусгап ибне Умәергә, Хазрәҗ байра гыны Хаббаб ибне
Мунзиргә, Әвснең байрагыны да Сагд ибне Мугазга
бирде.
Сугыш мубарәзә (поединок) белән башланды.
Мубарәзәгә беренче буларак мөшрикләрдән, Рабиа
уллары Утбә, Шәйбә вә Утбәнең улы Вәлид чыктылар.
Боларга каршы мөселманнарның сафларыннан бер ничә
сахабәләр чыгарга теләсә дә Пәйгәмбәребез өч кешегә
каршы бары-тик өч кеше чыгачак- диде. Вә Бәни
Нәтдҗардан вә Әнсардан Афра хатынның уллары,
Әнсар яшләреннән Ауф илә Мугаз вә Абдуллаһ ибне
Рәваха чыктылар.
Утбә алардан сорады: “Сез кемсез? Кемнәрдән
буласыз”?
Аларда исемнәрене берәм берәм санагач кыршылык
буларак та әйттеләр ки “Әнсарданбыз! Расулуллаһның
Мәдинәле ярдәмчеләреннәнбез!”-диделәр.
Утбә; “Безнең сезнең белән эшебез юк.”-диде. Бу өч
кешене кире кактылар. Моның сәбәбе дә
каршыларындагы кешеләрне түбән күрүләре иде.
Мәдинәлеләр зирагәт (үсемлек) белән, Мәккәлеләр исә
сәүдә белән шөгәлләнгәч, Мәдинәлеләрне гел түбән
күрерләр иде.
Мөшрик мубаризләр, йөзләрене Пәйгәмбәр
әфәндебезгә юнәлтеп ; “Я Мүхәммәд! Безгә үз
эчебездән (Мәккәлеләрдән) үз каныбыздан әдәм
чыгар!”-дип багырдылар.
Аларның бу сүзләренә Пәйгәмбәребез бик
җәлалланды, кызды. Шундук; “Тор я Убәйдә! Тор я
Хамза! Тор я Али!” диярәк аларны, өч мөшрикне
авызларын ябарга теләде. Өч батырда шундук аякка
торып аларга табан йөри башладылар. Ул вакытта Хз.
Убәйдәгә 63, Хз. Хамзага 58, Хз. Али 21 яшләрендә
иделәр. Бу өч кеше гәрәб доньясы ның иң батыр вә кыю
кешеләре иде. Хз. Хамза вә Убәйдә Исламнан алда да
гәрәбләр тарафыннан бик танылган кеше иделәр. Хз.
Али исә Аллаһның арсланы иде. Өчеседә мәйданга
чыккан вакыт гәдәт буенча исем вә данларыны
сөйләделәр. Әммә инде бу өч батырны танымаган да юк
иде.
Мәйдандагы бу өч мөшрик үзләренекенә табан
юнәлеп; “Болар исә безгә тиңләр, без болар белән
кылыч селтәшербез”-дип кычкыра башладылар. Артык
аларны туктатырга бер сәбәбтә калмаган иде. Мубарәзә
башланганнан соң һәр ике тарафтан да тавышларда
яңгырый башлады. Аллаһ! Аллаһ! тавышлары күккә
кадәр яңгырый иде.
Мөселман мубаризләренең иң карты Хз. Убәйдә
Утбә белән, Хз. Хамза Шәйбә белән, Хз. Али Вәлид
белән каршылаштылар. Хз. Хамза белән Хз. Али
каршыларындагыны бер ике сугу белән тиз генә хәл
иттеләр. Хз. Убәйдә белән Утбә бер берсенә сугыналар
иде әле. Әммә һәр икесенең дә бераз картлык булгач
нәтиҗә чыкмыйрак тора иде. Хз. Убәйдә нык кына бер
селтәнеп дошманыны яралау белән бергә үзе дә
тезеннән яраланды. Эшләрене бетергән Хз. Али белән
Хз. Хамза шундук атылып килеп бу Утбәнең дә эшен
яһәт кенә хәл иттеләр. Соңыдан Хз. Убәйдәне тотып
Пәйгәмбәр әфәндебезнең янына китерделәр.
Хз. Убәйдәнең аягыннан каннар ага иде. Бу мубәрәк
зат аягының авыртыуыны оныткан иде. Расулуллаһка;
“Я Расуләллаһ! Мин шәһидме?”-дип сорады.
Каинатның әфәндесе; “Әйе!-диде. Аягына карап,
“Синең урының җәннәтттер”-диде. Моны ишеткән
Убәйдәнең йөзе көлде.
Тарафлар арасында мубарәзә беткәч, сафлар бер
берсенә якыная башлады. Ул вакытта күренгән сәхнә
шул; “бер берсенә нык тотынып килгән мең кешелек
көфер гәскәре, күзләр бүрткән, йөзләр акайган,
кулларда кылыч киләләр. Каршыларында бары-тик 313
мөьмин....
Гомуми бер сугыш башлады.
Аллаһның Расуле җирдән бер уч ком алды вә
якынайган дошман гәскәренә табан атып; “шахатил
вуҗуһ(йөзләре җиргә сөрелсен! Йөзләре кара булсын!)-
диде.
Сугыш башта ныклы ук ату белән башлады.
Соңыдан ике тараф таш, сөнге бер берсенә керде ләр.
Тузан, томан, кычкырыш, тимер тавышлары арттан
һөҗемгә өндәүче барабан тумбра тавышлары да
ишетелә башлады.
Алга, уңга, сулга ягни һәр тарафка дәвамлы кылыч
селтәгән мөселманнар, һич танымаган, ул заманга кадәр
һич күрмәгәннәре, актан киенгән, башларында да ак
чалмалы кешеләрне янларында күрделәр. Болар
Аллаһның әмере белән кеше сурәтенә кергән
фәрештәләр иде вә мөселманнар арасына кушылганнар
иде. Сугышучы мөьминләр нең колакларына ул вакытка
кадәр һич ишетмәгән нәре, белмәгәннәре тавышлар;
“Түземле булыгыз, дошман зәгыйф! Аллаһ сезнең
беләндер”-дигән тавышлар ишетәләр иде.
Мөселманнар арсланнар кебек алга атылдылар.
Башлар тәгәрәп очалар иде. Курәишләрнең башлык
лары берәм берәм ауа тордылар. Әбу Җаһил дә аларның
арасында иде.

Мөшрикләрнең җиңелүе
Курәиш мөшрикләренең 70 үле, 70-не дә әсир бир еп,
әйберләрене ташлап көчкә качып котылдылар.
Мөминләрнең 6-сы мухаҗирләрдән 8-е әнсардан 14
шәһид. Бәдир шәһидләренең җеназа намазларыны
Пәйгәмбәр әфндебез кылдырды.
Мөселманнар бу сугышта күберәге Курәишнең
башлыкларын көзәтеп аларны бетерергә телиләр иде.
Чөнки мөселманнар нинди авырлык күрсәләр аларның
кулыннан күргәннәр иде. Аның өчен, Курәиш
олыларының күбесенең Бәдир сугышында үтерелгәне
күреләдер.
Ул вакытларда Ислам дошманнарының иң аз гын
лидере, башлыгы Әбу Җаһил иде. Әнсардан Афра
хатынның ике улы Мугаз белән Мугаввиз аны үтерергә
ант иткәннәр иде. Бу ике яшь сугышның иң кызган
вакытында Абдуррахман ибне Ауфка очрап, Әбу
Җаһилне танымаганнары өчен үзләренә күрсәтүен
үтенгәннәр иде. Ул вакытта Әбу Җаһил палаткасыннан
мөшрикләрне сугышка кыздырыр өчен чыккан, “Анам
мине бу көн өчен тудырган “-дип кычкырып сугышны
кыздыра иде. Абдуррахман ибне Ауф бу ике яшь кешегә
Әбу Җаһилне күрсәтте. Аларда икесе дә яшен кебек ат
өстендәге Әбу Җаһилгә салдырды лар. Яралап җиргә
төшерделәр. Бу арада үзләре дә шәһид ителделәр.
Афра хатынның уллары кебек, Әбу Җаһилне
эзләүчеләр арасында Әнсардан Мугаз ибне Амр да
форсат эзли иде. Ул вакытта Әбу Җаһилнең янына
барып кылычын селтәде вә аягыннан яралады. Инде
йөри алмаган көфер лидере чарасыз җиргә тәгәрәде. Бу
арада Әбу Җаһилнең улы да атасының каннар өчендә
борышып ятканын күргәч ярдәмгә атылган Әнсардан
Мугазны яралаган бер кулыны кискән вә артыннан
барып эзли башлаган иде.

Әбу Җаһилнең сон сүзләре вә башының киселүе

Расуле Әкрәм бу хәлдән бик кәнәгәт иде. Әбу


Җаһилне мәйданда күрә алмаганы өчен нәрсә булды
икән-дип кызыксынган иде.
Янындагыларга; “Әбу Җаһилгә нәрсә булды икән,
аңардан безгә кем хәбәр китерер?”-дип боергач
Абдуллаһ ибне Мәсгуд шундук торып мөшрикләрнең
җиргә таралып яткан үләксәләре арасында Әбу
Җаһилне каннар эчендә тартышып ятканын күргәч
сөенде. Кылычыны алып муенына аягы баскач Әбу
Җаһил күзләрене ачты.
Абдуллаһ ибне Мәсгуд; “Әй Әбу Җаһил бу
синме?”дигәч, Әбу Җаһил аңа; “Әй сарык көтүчесе! Бер
бөек рәисне мухаккак ки бөек кешеләр үтермәс. Бу
беренче тапкыр булган нәрсә түгелдер. Син кайсы
якның җиңгәнен беләсеңме?”-дип сорады.
Абдуллаһ ибне Мәсгуд; “Аллаһның ярдәме белән
җиңү безнең тарафта. Синең кебек бөтен кәфәрәләрне
чистарттык җир йөзеннән. Калган нары да артларына
борылып качтылар”-дип җәвап бирде.
Бу җәвапны ишеткән Әбу Җаһил бик өзгеләнде.
Күзләрене йоммадан алда, гомере буена дошманы-дип
санаган Каинат әфәндесенә шундый хәбәр җибәрде:
“Мүхәммәдкә сөйлә ки : “әлегә кадәр аның дошманы
идем. Хәзер дошманлыгым тагын бер кат артты”.
Абдуллаһ ибне Мәсгуд бик озак тыңлап тормады вә
шәйтан оясы хәленә килгән башыны кылыч белән бер
сугуда гәүдәсеннән аерды. Әбу Җаһил үлгәндә дәхи
иманга килмәгән кәферләрнең бөекләреннәндер.
Аңардан соңда бик күп кәфәрә киләчәктер. Әммә аның
кебекләре сирәк булачак тыр. Абдуллаһ ибне Мәсгуд тән
ягыннан Әбу Җаһилдән түбән иде. Аның башын
кискәннән соң чәченнән тотып сүрәкләп Расулуллаһның
хозурына китерде вә сөйләгәннәрене әйтеп тапшырды.
Пәйгәмбәребез аның башын күргәч сөенде. Аллаһка
шөкер итте вә кавеменә боролып; “Бу өммәтнең
фиргәвене менә будыр”.-диде. Аеруча бер хәдисе
шәрифләрендә; “Безнең фиргәвен Мусаның
фиргәвененнән тагында шәдид, каты иде. Чөнки
Мусаның фиргәвене үлгәндә “Мусаның вә Һарунның
Раббенә иман иттем”-диде, бу исә димәде.”-дип
боергандыр.

Мөшрик үлеләренә Пәйгәмбәр әфәндебезнең сүзләре

Мөшрикләр шундый хәлгә төшеп качтылар ки


үлекләрен дәхи җыеп күмә алмыйча әйберләрен дә
ташлап боролып качтылар. Пәйгәмбәр әфәндебез монда
бер кешелек вазыйфасы буларак, Бәдир шәһидләрен
дәфен кылганнан соң, мөшрик үлек ләрен җыйдырып
бер чокырга барысында күм тертте.
Мөшрикләрне чокырга тутырганда, кяфирләр нең
иң мәлгуннарыннан булган Умәйя ибне Халәф шулай
шешкән иде ки панцир эчендә үлгәне өчен тәне чокыр
авызына сыймады. Панцирының эчен нән тартып
чыгарылгас тәненең итләре таралды. Аны шул урында
калдырдылар. Өстенә ком вә таш атып капладылар.
Бу чокыр, авызына кадәр кяфер тәнләре белән
тулгач, Пәйгәмбәр әфәндебез чокырның башына килеп;
“Әй чокырга ташланганнар!”-дигәннән вә араларыннан
кайберләрене “Әй Утбәтибне Рабиа! Әй Шәйбәтибне
Рабиа! Әй Умәйятибне Халәф! Әй Әба Җаһилибне
Хишам!”-диярәк берәр берәр санаганнан соң; Сез,
Пәйгәмбәрегезнең иң начар кавеме вә кабиләсе идегез!
Сез мине ялганлады гыз! Башкалар исә мине тәсдик
итеп тугрыладылар! Сез мине йортымнан оямнан
чыгардыгыз! Башкалар исә миңа кочак ачтылар! Сез
минең белән сугыштыгыз! Башкалар исә миңа ярдәм
иттеләр! Сез Раббыгызның сезгә вәгдә иткән газапны
инде чын –дип таныдыгызмы? Мин дә Раббымның
миңа вәгдә иткән җиңүене чын икәнен күрдем!”-диде.
Мөселманнардан кайберләре бу арада Хз. Гом әр; “Я
Расуләллаһ! Син шул җансыз тәннәргә, сасыган
үләксәләргә нәрсә дип тавыш бирерсең, сүз сөйләрсең?
Үлекләр белән сөйләшәсең, алар һич ишетерме?”-дигәч,
Пәйгәмбәр әфәндебез; “Мүхәммәднең барлыгы
кодрәт кулында булган Аллаһка ант итәмен ки, минем
сөйләгәннәремне сез алардан тагында якшырак
ишетәсез түгел! Фәкат алар миңа җәвап бирергә
көчләре җитмәс”-дип боерды.
Исламның җиңүе вә Мәдинәгә кайту

Бәдир сугышы 17 рамазан җомга көнне булган иде.


Мәдинәлеләр нәтиҗәне бик кызыксынып көтәләр иде.
Алар бөек бер гәскәр белән каршылашканны белмиләр
иде. Бары тик кәраванның артыннан барып кулга
алыначак дип беләләр иде. Пәйгәмбәр әфәндебез сугыш
бетәр бетмәс, Абдуллаһ ибне рәваха белән Зәед ибне
Харисәне Мәдинәгә сөенеч хәбәрен җиткерер өчен
җибәрде. Ул вакытта Расуле Әкрәмнең кызларын нан
берсе Хз. Рукыя вафат иткән иде. Пәйгәмбәр әфәндебез
аның чирле булу сәбәбле ире Хз. Госманны Бәдиргә
алып бармады, янында карар өчен калдырган иде.
Мәдинәдәге бөтен мөселманнар кайгылы иде. Аны яңы
гына дәфен иткәннәр иде. Килгән сөенечле хәбәр
аларның кайгыларын оныттырды. Аларны бер аз
тынычлан дырды.
Сугыштан соң Пәйгәмбәр әәндебез вә гәскәре
икенде намазыны Бәдир дә кылып, Усәел дигән урынга
килделәр. Анда бер аз калганнан соң Мәдинәгә
бардылар. Мәдинәгә якынайганда Рәвха да каршыларга
килүчеләр белән очраштылар. Каршылаучылар
Пәйгәмбәребезне тәбрик иттеләр. Артларыннан бер
көннән соң әсирләрне китерде ләр.
Мөселманнардан өч кат күберәк вә иң якшы
кораллар белән коралланган мөшрик гәскәренең
шундый түбәнлек белән җиңелүләре хәбәрен ишеткән
Мәккәлеләр шашынып аптырашта калды лар. Хәбәргә
башта ышанмадылар. Бер уч мөсел манның бөек бер
гәскәрне җиңәчәге бер төрле баш ларына сыймый иде.
Факат чыннан да шулай иде.

Түшәгендә чирле яткан Әбу Җаһилнең чире бер кат


тагын артты. Аңа бу хәбәр үлемнән дә мең кат авыр
килде. Кәһәр сукты үзен. Түзә алмады, җиде көннән соң
үлде. Үлгәнен беләгән кешедә булмады. Шулай калды.
Тәне сасыды. Уллары дәхи борылып та карамадылар.
Ташланган иде. Бөтен Мәккә халкы мыгырдана
башлады. Ниһаят мәҗбур калып бер чокыр казыдылар.
Озын таяк вә күсәкләр белән сасыган тәнен этеп төртеп
чокырга ташлап өстенә таш белән ком белән бәреп
куйдылар. Бу җиңелүгә каршы Мәккә хатыннары кара
киемгә төрелеп матем тота башладылар.

Әсирләгә карата мөгамәләләр

Мөселманнар, алынган әсирләрне билгеле бер акча


күләмендә фидия түләтеп җибәрделәр. Бу акчаны таба
алмаганнар мөселманнардан ун кеше не укырга һәм
язарга өйрәтү шарты белән җибәрел деләр. Бу,
Исламның гыйлемгә биргән әһәмиятен, гыйлемнең һәр
шартта вә форсатта өйрәнелүе кирәклегенен ачык бер
дәлиледер.
Пәйгәмбәребез әсхабына әсирләргә карата якшы
мөгамәләдә булуларын әмер итте. Әсхабы Кирам
әсирләргә үзләре ашаганнан вә кигәннәрен нән тагында
якшырагын ашатып кидерделәр. Бу югары вә күркәм
холык каршысында күпләре уйланды, хисләнде вә
араларыннан кайберләре мөсеман булдылар.
Әсирләр арасында Әбу Гыйззә исемле бер шагир
бар иде. Пәйгәмбәр әфәндебезгә; “Биш кызым бар,
миннән башка бер кемнәре дә юк. Мине аларның хаккы
өчен җибәр”-дип Пәйгәм бәребездән үтенде. Әфәндебез
дә фидия алмыйча да аны җибәрде. Факат ул янә дә
сүзендә тормады. Ухуд сугышында үтерелде.

ЯҺҮДИЛӘРНЕҢ ФЕТНӘ ЧЫГАРУЛАРЫ


Бәдирдәге җиңү, Мәдинәдәге яһүдиләргә бер аз авыр
булды. Мөселманнарның көче аларның күзләренә
батты. Мөселманнарга каршы форсат эзли башладылар.
Бер аз әввәл аңлашу төзегән яһүдиләр инде сүзләреннән
кире кайттылар. Беренче булып Кайнука яһүдиләре
булды. Болар сугышчы иделәр. Үзләренә бик ышаналар
иде. Мөселманнарга; “Сугышның нәрсә икәнлеген
белмәгән Мәккәлеләр белән сугышып алтанмагыз. әгәр
безнең белән сугышсагыз, сугышның тәмен алыр
идегез.”-диләр иде.
Кайнука яһүдиләре, мөселманнарга телләре белән дә
куллары белән дә гел җафа чиктерәләр иде. Бер көн бер
муселман катын бизәк әйберләрен төзәттерер өчен бер
яһүдинең ювелир салонына килгән иде. Анда яһүдиләр
җыелганнар бу мөселман катыннан түбәнсетеп көлергә
уйлыйлар иде. Катынга белдертмичә аның итәгенең
арткы ягын сыртына табан күтәртеп куйдылар. Катын
урыныннан торгач өсте ачылды. Бик ямсез итеп аңа
көлделәр. Катын фәрьят итеп кычкырды. Катынның бу
хәлене күргән бер мөселман шундук килеп ул яһүдинең
өстенә атылды вә аны үтерде. Калган яһүдиләр дә бу
мөселманны шәһид иттеләр. Шәһид ителгән бу
мөселманның гайләсе калган мөселманнардан
яһүдиләргә каршы ярдәм сорады. Бу хәл Кайнука
яһүдиләре белән мөселманнар арасындагы
дошманлыкны тагында кайната төште.
Моны ишеткән Расулуллаһта анда килде. Алардан
элек биргән сүзләрендә, вәгдәләрендә торуын сорады.
“Сүзегездә тормасагыз, Курәишнең башына килгән хәл
сезгә дә килергә мөмкин”-диде.
Кайнука яһүдиләре дә бик начар җәвап буларак; “Я
Мүхәммәд, син гафил булма, синең каршылаш канын
кавем сугышның осталыгын белмгән бер кавем иде.
Син дә моны форсат белдең. Без исә сугышны бик
якшы белгән бер кавембез.”-диделәр.
Расулуллаһта аларны урап алырга һәм чикләрен
белдерүдән башка чара таба алмады. Аларны 15 көн
урап алып тотты. Аллаһта аларның калбенә курку
төшерде. Котылудан өметләрен кискәч, Пәйгәмбәр
әфәндебезнең әмер вә хөкемләренә баш иделәр.
Кальга(крепост) ларыннан төшеп бирел деләр.
Пәйгәмбәр әфәндебез аларны Мәдинәнәдә чыгарды.
Сугыш һәм эш коралларыны калдырып Шам кырыена
барып җирләштеләр.
Аллаһү Тәгәләнең шул аяте бик туры килер; “Без
аларга золом итмәдек, ләкин алар үз нәфисләренә золом
иттеләр.
Бу хәл, сүз, вәгдә биреп тә сүзендә һәм вәгдәсен дә
тормаучыларның азагы нәрсә белән беткәнен
күрсәтәдер.
Сәвик сугышы

Курәиш мөшрикләренең Бәдирдә җиңелүләрен бер


төрле кабул итә алмаган Әбу Суфиян ; Пәйгәмбәр
әфәндебез белән сугышып Әвс вә Хазрәҗ кабиләләрен
юк итмичә, башына һәм тәненә су тидермәскә һәм хуш
ис сөртенмәскә ант иткән иде.
Бу антына җиренә җиткерер өчен зил хидҗә аенда
Курәиштән 200 атлы белән Мәккәдән чыгып Мәдинәнең
Урайз дигән урынына кадәр килделәр. Куе үскән хөрмә
агачларын ике өйне һәм игеннәрне егып яктылар.
Әнсардан бер зат белән ике ярдәмчесене шәһид иттеләр.
Әбу Суфиян шуның белән антын үтәде саный иде.
Артларыннан килеп әләктерерләр дип куркып Туры
Мәккәгә табан боролып кача башладылар.
Пәйгәмбәр әфәндебез бу баскынны хәбәр алгач
әсхабы белән күреште. Үзенең урынына Әбу Лубабе
Бәшир ибне Абдил Мунзирне калдырып мөшрикләрнең
артына, эзләргә киттеләр. Каргара тул Кудрә дигән
урынга кадәр килделәр.
Әбу Суфиян вә аркадашларының шуышып шуышып
качканнарын, качкан чакта йөкләрене җиңеләйтер өчен
ризык итеп алынган сәвик ләрене(куырылган бодай
оны) капчыклары белән бергә игеннәр арасына ташлап
киткәннәрен күрделәр. Мөселманнар, мөшрикләрнең
күтәрә алмыйча ташлап киткән капчыкларыны
җыйдылар. Бу сәбәбтән бу сугышка “Сәвик” исемен
бирде ләр.
УХУД СУГЫШЫ
(Һ:3, М:625)
Мөшрикләр, Бәдир сугышындагы бу җиңелүне бер
төрле эчләренә сыйдыра алмадылар. Үч алырга карар
бирделәр. Бәдир сугышы башламадан алда Шамнан
кайткан сәүдә маллары Дарун Нәдвәгә куелган вә Әбу
Суфиянда Курәшнең рәисе итеп куелган иде. Бәдир
сугышында якыннары вә туганнары үтерелгән кешеләр
Әбу Суфиянның янына килеп; “Мүхәммәд безнең
бөекләребезне үтерде. Аңардан үч алырга тиешбез. Шул
кәраван ның малыны безгә бир дә без аңардан бер зур
гәскәр төзеп әзерләп аңардан үчебезне алабыз.”-
диделәр.
Әбу Суфиян үзе дә уйлап тора иде хуҗалары үлгән
бу малларны ни эшләтергә дип вә алардан бу сүзне
ишетер ишетмәс шундук “булыр” җәвабыны биреп
хәзерләнеү эшен сөйләде. Барысыда җыелып, Бәдир
сугышының сәбәбе булган бу кәраванның малларыны
гәскәр хәзерлеге өчен кулландылар вә күәтле бер гәскәр
хәзерләделәр.
Әбу Суфиян,Бәдирдә туганнары үлгән бер ничә
кешене урамнарда сөйләштереп халыкның хисене
ташкынлыкка китертте. Наданнарның да моның белән
тырышлыклары арта бирде. Мөшрикләрнең эчендәге
хырс вә нәфрәтләре тышларына кадәр ташты.
Әзерләнгән Курәиш гәскәре һиҗрәтнең өченсе елы,
шәввал аеның беренче чәршамбы көне Ухудка барды.
Курәишнең гәскәрләре 3000 кеше иде. Гәскәрдә 3000
дөя, 200 ат бар иде. Гәскәрләр нең 700 зырх(панцирлы)
иде. Аеруча сугышта кышкыртып торырга 15 хатын да
кушылган иде.
Бу арада Пәйгәмбәребезнең абзыйсы Хз. Габбас
Мәккәдә иске дине белән яши иде. Хат язып Курәишнең
мондый хәзерлекләрене хәбәр итте. Хәбәрче кеше
Пәйгәмбәребезне Куба якыннарын дарак очратып,
абзыйсы Аббас тарафыннан җи бәрелгәнен сөйләде.
Хатны бирде һәм мөшрикләр нең торышын белдерде.
Пәйгәмбәр әфәндебез хат ны алды Убәй ибне кәгбка
укытты. Вә артык мөшрикләрнең бу хәрәкәтене
өйрәнде. Бу хәбәрнең яшерен тотылуы кирәкте.
Расулуллаһ башта хәбәрне әсхабның бөекләре белән
киңәшләте. Курәишкә каршы ничек торылачак иде?
Пәйгәмбәр әфәндебезнең фикере, Мәдинәдә калып
шәһәрне саклау иде.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең төше

Пәйгәмбәр әфәндебез җомга кичәсе бер төш күрде.


Иртә белән янына килгән мөселманнарга; “Мин валлаһи
бер төш күрдем. Хәергә юрадым. Төшемдә чалынган
бер сыер, кылычымның авызын да ачылган бер китек,
кулларымны да ныклы бер зырхның (панцир) эченә
куйганымны күрдем!”-диде.
Я Расуләллаһ! Боларны ни шикелдә юрадыгыз –дип
сорадылар.
“Ныклы зырх кию, Мәдинәдә калуга ишарәттер.
Анда калыгыз. Кылычымның авызында бер китек
булуы бер зарарга очравымдыр. Богазланып чалын ган
сыер әсхабымның шәһид булуларына ишарәт тер.”- дип
аңлатканнар иде. (Расулуллаһ бу төшне юраганда,
Кылычның китеге булуы, Әһле Бәйтем нән бересенең
үтерелүедер!”дә дигән иде.)
Пәйгәмбәр әфәндебез, күргәне бу төштән илһам
буларак, Курәиш мөшрикләре белән Мәдинәнең
тышында сугышуны урынлы дип күрми иде.
Киңәшләшеү мәҗлесендә фикерләре соралган әсхабның
бөекләреннән күбесенең вә монафыйк лардан Абдуллаһ
ибне Убәйнеңдә фикере шулай иде. Вә шулай ук тирә
ягы ныклы каялар белән уратып алынган Мәдинә
шәһәре кушатылмас бер крепостьтан бик аермасы юк
иде.

яшләрнең теләге

Пәйгәмбәр әфәндебезнең вә әсхабның бөекләр енең


күреше шундый булуына карамастан, тормышка яңы
гына аяк баскан вә Бәдир сугышында катнаша алмаган
вә шәһид булырга теләгән кайбер яшләр дә шулай диләр
иде: “Я Расуләллаһ! Без бу көннәрне көттек. Аллаһта
теләгебезне кабул итте. Тышка чыгарга вә мөшрикләр
белән сугышырга телибез. Дошман нарыбыз белән күз
күзгә күрешеп сугышырга телибез. Без
Курәишлеләрнең; ′Мүхәммәдне (с.г.в.) вә әсхабыны
Мәдинәнең крепостьтына урап алып тоттык,
хурмалыкларыны таптадык, игеннәрене издек′-диярәк
Мәккәгә кайтуларын катгый телә мибез. Болай булса
күвәтебез бетәр. Башкалар өстебезгә һөҗем итәрләр.
Олылардан Хз. Хамза, Сагд бин Убадә, Нубан бин
Малик белән Әвс вә Хазрәҗдән кайбер кешеләрдә
яшләрнең бу теләкләрене якладылар. Вә моны ишеткән
Пәйгәмбәребез дә сугышның Мәдинәнең тышында
булачагына вә мөселман нарның да сугышка
әзерләнүләренә карар бирде.
Пәйгәмбәр әфәндебез; “әгәр сабыр итәрсәгез, Аллаһ
та сезгә ярдәм итәчәк.” диюенә мөселманнар бик
сөенгәннәр иде. Көннәрдән җомга көне иде. Расулуллаһ
хотбә дә җиһадның фазиләтләрен аңлатты. Сабырлы
былырсак җиңеүгә ирешербез- дип белдерде. Җомга
намазыны вә икенде намазынын кылдырганнан соң Хз.
Әбу Бәкер вә Хз. Гомәр белән өенә керде. Зырхларын
киеп кылычларын тактылар. Бу да күрсәтә ки җиһад
булачак иде.
Бу арада тышта сугыш хаккында тартышулар бара
иде. Усәйд ибне Худайр вә Сагд ибне Мугаз шулай диде;
“сез Расулуллаһның Мәдинәдә калу фикерене
ишеттегез. Ләкин сез тышта сугышырга-дип
сөйләдегез. Расулуллаһ моны якшы күрмәсәдә кабул
итте. Бу эшне аңа тапшырырга тиеш идегез, аңа вәхи
килер вә эш ничек булырга тиеш икәнлеге не ул безгә
белдерер иде. Бу сорауны Расулуллаһка алып барың вә
ул нәрсә әйтсә шуңа иярегез!”-диде.
Яшләр бу эшләрене аңлап бик үкенгәннәр иде. Туп-
туры Расулуллаһның янына бардылар. “Әй Аллаһның
Расуле! Безгә сиңа каршы килү килеш мәс. Син бу эшне
теләгәнен кебек эшлә. Бездә сиңа иярербез”-диделәр.
Инде булачак эш булган иде инде. Чөнки Расуле
Әкрәм коралларыны алган вә зырхыны күптән кигән
иде. Янәдә аларның болай диюләре бер күңелгә хуш
хәрәкәт иде. Аларның бу сүзләреннән риза калуы белән
бергә; “Һич бер Пәйгәмбәр зырхыны кигәннән соң
сугышмыйча аны чыгармас.”-дип боерды.

Сугыш өчен Мәдинәдән аерылыш

Пәйгәмбәр әфәндебез үзенең урынына Мәдинә дә


каиме-макам буларак Абдуллаһ ибне Умме Мәктумны
калдырды. Һәр бүлекләргә байракларын бирде.
Мухаҗирләрнең байрагыны Мусгаб ибне Умәергә, Әвс
кабиләсенең байрагыны Усәед ибне Худайрга, Хазрәҗ
кабиләсенең байрагыныда Ху баб ибне Мунзиргә бирде.
Атына менде. Гәскәрнең башына килде. Беренче әмер:
“Мәдинәдән чыга быз”-диде.
Ислам әскәре 1000 кеше вә 100 зырхлы буларак
Мәдинәдән хәрәкәт итте. Бөтен хатыннар урамнар га
чыккан, аларны шигырлар, бәетләр сөйләп озаталар иде.
Сагд ибне Мугаз белән Сагд ибне Убадә Расуле
Әкрәмнең алдында баралар иде. Максатлары
Расулуллаһны саклау иде. Өсләрендә зырх вә
кулларындагы кылыч белән бер кемне дә Расулуллаһка
үткәрмәячәк кадәр көчле вә тырыш иделәр.
Мәдинә белән Ухуд арасында там бер сәгәтлек юл
иде. Ул көндә Ухудка бармыйча, Ухуд белән Мәдинә
арасындагы ярты сәгәтлек Шихейн урынында төн
үткәрделәр. Расуле Әкрәм гәскәрләр не бер тикшереп
чыкты. Бу арада яшләре 13- 15 булган вә сугышка бара
алмыячак кадәр беләкәй булган 17 малайларның да
килгәннәрен күрде. Пәйгәмбәр әфәндебез аларның кире
Мәдинәгә катуларын әмер итте вә Мәдинәдәге
балаларны вә катынларны карарга вә сакларга вазифа
бирде.

Зубәер ибне Рафи; “Я расуләллаһ! Рафи ибне Хадиҗ


якшы ук ата”диярәк аның гәскәрдә калуын теләде.
Рафи ибне Хадиҗ үзе аңлата ки: “Расулуллаһ ның
янына барганда аякларымда читекләрем бар иде.
Аягымның очларына басып буемны зурырак күрсәтергә
тырыштым. Расулуллаһта минең гәскәр дә калуыма
рөхсәт бирде. Һәм миңа рөхсәт бирел гәч Сәмурә ибне
Җундуб үгәй атасы Мурәй ибне Синанга; “Әй атам!
Расулуллаһ Рафи ибне Хадиҗ гә гәскәрдә калуына
рөхсәт бирде ә мине кире борды. Ә көрәштә исә мин
бит аны җиңәм”-диде.
Мурәй ибне Синанда; “Я Расуләллаһ! Син минем
улымны кире бордың, Рафи ибне Хадиҗне калдырдың.
Ә көрәштә минең улым аны җиңәр”-диде.
Пәйгәмбәр әфәндебеә дә; “Көрәшсенләр эле, бер
күрәек”-боерды. Яшләр көрәштеләр. Сәмурә Рафины
җиңде. Хз. Пәйгәмәребез дә Сәмурәнең гәскәрдә
калуына рөхсәт бирде. Ул вакытта Сәмурә белән Рафигә
15 яшь иде.

Ухудта Ислам гәскәренең урынлашкан урыны

Пәйгәмбәр әфәндебез, Шихәйндә әзерләнгән ва


кытта, мөшрикләрдә Әбу Амрның басуының җире нә
кадәр сугыш планына күрә әкерен әкерен генә килделәр.
Пәйгәмбәребез Ухудка табан барып, кү пер булган
урынга кадәр килделәр. Инде мөселман нар да
мөшрикләр дә бер берсен якшы күрәләр иде.
Ислам гәскәре белән Ухудка кадәр страус кебек (дөя
кошы) муенын сузып сузып көчкә килгән мунафыйк
Абдуллаһ ибне Убәй инде канлы бер сугыш булачагын
аңлагач, Пәйгәмбәр әфәндебез өчен; “Ул бала-
чагаларның сүзен тыңлады да мин ем сүзне тыңламады.
Әй бәндәләр! Шушы җирдә без нәрсә дип үз үзебезне
үтертәчәкбез, бер төрле аңлый алмадым шуны”-диярәк
кавеменнән курку вә икеләнеү эчендә булган вә үзенә
ияргән 300 кеше белән бергә ул урыннан кире борылды.
Вә моның белән Ислам гәскәре 700-гә төште.
Пәйгәмбәр әфәндебез, Ухудта Шигб дигән урынга
төшкәч, анда аркалары Ухуд тавына таянган, йәзләре дә
Мәдинәгә каршы итеп гәскәрләрен тезде вә сугыш
торышына күрә урынлаштырды. Сул яктан дошман
атлылары киләргә ихтималы булган урынга Айнәен
түбәсенә Абдуллаһ ибне Җубәер җитәкчелегендә 50
укчы җирләштерде.
Аларга; “Мин әмер бирмичә, җиңсәктә җиңел сәктә
бу урыннан аерылмаячаксыз. Мөшрикләрне таратып
туздырганыбызны күрсәгез дә урыныгыз ны
ташламаячаксыз. Дошманны җиңеп ганимәт җыя
башлавыбызны күрсәгездә безгә иярмәячәк сез.
Кошларның безгә ябешүен күрсәгездә мин сезгә кеше
җибәреп әмер итмичә урыныгызны ташламаячаксыз.
Дошман атлылары килә башлагач ук атарсыз. Чөнки
атларга ук эләксә алар алга бара алмас кире
боролыр.”боерды.
Ухудта мөселманнарның пороле “Әмит, Әмит
(үтер,үтер) иде.

Ухудта мөшрикләрнең урыны

Курәиш мөшрикләре, Мәдинәгә артларын борган нар,


мөселманнарга каршы саф баглаганнар иде. Курәиш
гәскәренең командиры Әбу Суфиян иде. Вә
мөшрикләрнең байрагыны Талха ибне Әби Талха тоткан
иде. Курәишнең калган командир лары исә, укчыларның
башында Абдуллаһ ибне Рабиа, уң канатның командиры
Халид ибне Вәлид, сул канатның командиры Икримә
ибне Әби Җаһил, калган бүлекләрнеке исә Саффан ибне
Умәйя илә Амр ибне Ас иделәр.
Мөшрикләрнең пороле “Я ләл Узза вә Я ләл Хубәл”
иде. Моның белән алар потларыннан ярдәм өмет итәләр
иде.
Курәиш хатынлары гәскәрнед аркасында Әбу
Суфиянның хатыны Һинднең башлыгы астында
барабаннар кагып җырлар җырлап, шигырлар сөйләп
гәскәрләрен сугышка өндиләр иде.

Ухуд сугышына ничек башланды вә ничек бетте

Ике тарафта сугышка ныклы итеп әзер иде. Бу


вакытта Аллаһның Расуле кулындагы кылычын һавага
күтәреп; “Моның хаккыны кем үтәячәк?” боерды.
Кылычның өстендә шул бәет язылган иде.
“Фил Җубни арун вә фил икбали Мукеррәмәтун
Вә Мәр′у бил җубни ләә янҗу минәл кәдәри”
(Куркаклыкта ар вә түбәнлек, алга атылуда исә
батырлык вә гәзизлек бар,
Кеше дә куркаклыгы белән язмышыннан котыла
алмастыр)

Кылычны алырга теләүчеләр күп кенә булсада,


Пәйгәмбәр әфәндебез аны аларга бирмәде. Әбу Дүҗанә;
“Ул кылычның хаккы нәрсәдер я Рәсуләл лаһ?”-дип
сорады.

Пәйгәмбәр әфәндебез; “Аның хаккы эелеп бөге леп


кырылганчыга кадәр дошманга сугудыр. Аның белән
мөселманга каршы сукмаска. Аның белән кяферләрнең
алдыннан качмаска, аның белән Аллаһ сиңа җиңү, яки
шәһидлек насыйп иткәнчегә кадәр Аллаһ юлында
сугышудыр.”диде.

Әбу Дүҗанә; “Я Расуләллаһ! Аның хаккыны җиренә


җиткерер өчен мин аламын”-диде.

Хз. Пәйгәмбәребез, кулындагы кылычны аңа


тапшырды. Әбу Дүҗанә бик кыю, каһарман бер кеше
иде. Сугыш мәйданында оста йөри иде. Башына кызыл
бер повязка тага иде. Әгәр халык алдына шулай чыкса
сугышырга чыкканлыгын белдерә иде. Әбу Дүҗанә
Пәйгәмбәр әфәндебездән кылычны алгач, башына шул
кызыл повязкасын бәйләде вә мөшрикләр белән
мөселманнар арасындагы мәйданга чыгып кукраеп
кукраеп йөри башлады. Пәйгәмбәр әфәндебез аның бу
йөрешен күргәч; “Бу шундый бер йөреш ки, Аллаһ
моны бу җирдән башка урында сөймәс.” боерды.

Әбу Дүҗанә дошман гәскәренә шулай бер атылып


бәреп керде ки мөшрикләрнең башлары тәгәрәп оча,
алдына чыккан кяферләрне таратып туздырдып бүгәләп
ташлый иде. Әбу Дүҗанә җитешә алган һәр нәрсәне
ерып ертып ярып кисеп тауның итәгәндәге барабан
кагып торучы хатыннар га кадәр килде җитте. Кылычны
аларга күтәрсәдә Расулуллаһның кылычының
дәрәҗәсенә хатыннар канын буярга теләмәде, бары тик
аларны куркытты. Хатыннарда фәряат итеп
качыштылар.
Тарафлар бер берсенә нык якынайдылар. Мөш
рикләрнең Хавазин атлылары, Ислам укчылары ның
саклаган урыннан үтәргә теләсәләр дә өслә ренә ук
яугач бара алмадылар, кире борылдылар.

Мөшрикләрдән бер әдәм ат өстендә мәйданга чыгып


сугышырга бер ир сорады. Каршысына Зубәер ибне
Аввам барды. Дөянең өстеннән ыргып аны муеныннан
буа башлады.
Пәйгәмбәр әфәндебез; “Җиргә, аска төшер аны!”-
диде.
Мөшрик җиргә төште, Зубәер ибне Аввамда бәреп
егып башын кисте.
Бу тапкыр Курәиш гәскәренең байрагы Талха ибне
Әби Талханың кулында иде. Ул да; “Минең белән
сугышырга теләүче бармы!”-диде.
Хз. Али моңа каршы чыкты, Талханы бер сугуда
җиргә яткырды вә аларның байрагыны җиргә төшерде.
Соңыдан байракны кулына алган аның кардәше Усман
ибне Әбу Талханың өстенә Пәйгәмбәр әфәндебезнең
абзыйсы Хз. Хамза һөҗүм итеп кылычы белән кулын
яралады. Факат, бу тапкырда байракны Саид ибне Әбу
Талха алган иде. Аны да бик җитез булган Сәгд ибне
Әби Ваккас бик тиз рәтләп куйды. Әбу Саид җиргә
төшкәс байракны Нафи ибне Әбу Талха алды.
Мөшрикләрнең байрагы туктаусыз кулдан кулга
йөрегән хәлдә мөселманнарның байрагы әле бер
кешенең кулында иде. Аллаһта мөселманннарга янә дә
ярдәм итә иде. Мөшрикләрнең байрагыны тоту белән
вазыйфәле булган Талха нәселәннән башка кемсә
калмады. Җиденче кешеләрене дә Хз. Хамза бер ике
сугу белән бу доньядан озатты.
Хз Хамза күкрәгән бер арслан кебек дошман
гәскәренә кергән ; алга, артка, уңга сулга кылыч сугып
мөшрикләрне кырып себереп дәвамлы алга бара иде. 28
мөшрикнең башын гәүдәсеннән аерган иде. Аны күргән
дошман көтүе алдыннан шуышып качалар иде. Артык
сугыш бик кызышкан иде. Мөшрик гәскәре эри башлап
начар хәлдә тарала ба шлаган иде.

Хз. Хамзаның Шәһид булуы

Әбу Дүҗанә (р.г.)-ның үтермичә йөз борып киткәне


Һинд, Җубәер ибне Мутгыймның колы булган Вахшигә,
Хз. Хамзаны үтерсәң дип бик күп кенә нәрсәләр вәгдә
иткән иде. Чөнки Хз. Хамза, Бәдирдә Һинднең атасыны
вә кардәшене үтергән, Ухудта да бик күп кенә
мөшрикләрнең башын очырган иде. Аеруча Хз. Хамза
Җүбәернең абзый сыны да Бәдирдә үтергән иде.
Җубәер, колы Вахшигә, Ухудта Хз. Хамзаны үтерсә,
үзене азат итеп хөррияткә кавышычагыны вәгдә иткән
иде.

Кол Вахши дә хөррият вә мал теләге белән бер


каяның артына яшеренде. Аннан Хз. Хамзаны көзә тә
башлады. Ул вакытларда Хз, Хамза да бөтен көче белән
кылычыны челтәй, мөшрикләрне бер урыннан күтәреп
икенче урынга үлек буларак ата иде. Хамзаның
каршысына Сиба ибне Абдул уззаны чыгарганнар иде.
Аллаһның арсланы кылычыны бер тапкыр күтәреп
төшерү белән бергә мөшрикнең дә җиргә төшеп үлеүе
бер булды.

Вахши, бу арада яшерен урыныннан чыгып тап


аркасыннан сөнгесе атарак Хз. Хамзаны сыртын нан
яралады. Хз. Хамза яраланган хәлдә, һәм дә үтерүче яра
алган хәлдә, егылыуның нәрсә икәнлег ен белми иде.
Алдына килгән мөшрикләрне чистарту белән бергә
Кәлимә-и шәһәдәт әйтә иде. Вә шулай итеп Ухудта һәм
шәһид һәм дә шәһидләрнең рәисе булды.

Ниһаят сугыш нык итеп кызышты, мөселман нар


көчләренең өстендәге бер тырышлык белән сугышалар
иде. Сабырлык белән җиһадка давам итәрәк,
мөшрикләрне бозгына китерделәр. 3000 кешелек
мөшрик гәскәре, 700 кешелек гәскәрне җиңә алмыйча
кача башлаганнар иде.

бер хата вә нәтиҗәсе

Пәйгәмбәр әфәндебез, дошман атлыларына каршы


куячак атлары булмаган хәлдә гәскәрләрене шулай
тәртип иткән иде ки; дошман атлылары бер урыннан
гына һөҗем итә ала иде. Ул урынны да укчылар белән
каплап куйган иде. Абдуллаһ ибне Җубәер башлыгында
50 укчыны анда җирләштергән иде, “Дошман атлылары
бу урыннан һөҗем итә башласа ук атарсыз. Атлар ук
эләккәс кире борылырлар. Мин әмер бирмичә җиңсәктә
җиңелсәктә бу урыннан аерылмагыз”-дип ныклы итеп
әйтеп куйган иде.

Факат, беренче вакытта ук дошман гәскәрен туздыра


башлау белән җиңәбез вш сугыш бетте дип уйлап
укчыларның күбесе урынларын ташлап ганимәт
җыябыз дип киттеләр дә бардылар. Һәр ни кадәр
командирлары “Аерылмагыз, туктагыз, көтегез
Расулуллаһтан әмер!” дисәдә, сугыш бетте дип
тыңламадылар. Командирлары Абдуллаһ ибне Җубәер
вә ун кеше торып калдылар. Там бу вакытта
укчыларның таралганын вә зәгыйфләнгә нен күреп
моны форсат дип белгән Курәиш гәскәренең
атлыларының командиры Халид ибне Вәлид, 200
кешелек бер күвәт белән тауда калган укчыларны шәһид
итте. Ислам гәскәренең сул тарафыннан килеп кереп
арттан һәҗем итте. Менә бу шикелдә сугышның
барышы бердән үзгәрә төште. Җиңеп барган
мөселманнар капыл җиңелү хәленә төштеләр. Бу хәл
мөселманнарны аптыраш ка вә шашкынлыкка төшерде.
Халид ибне Вәлид нең мөселманнарны арттан һөҗем
иткәнен күргән Курәиш мөшрикләре качудан ваз кичеп
кире борыл дылар. Ике яктанда һөҗем арасында калган
мөселманнар нәрсә эшләргә билмичә аптырап кал
дылар. Өметсезлеккә төштеләр. Дошманнар котыр
ганнар, Фахры Каинатның янындагы мөселман нарны
таратып аның янына кадәр килгәннәр иде.
Сагд ибне Әби Ваккас (р.г)-ның кардәше Утбә ибне
Әби Ваккас мөшрикләрнең сафларында иде. Ул да
Пәйгәмбәр әфәндебезнең палаткасына кадәр килгән
иде. Аның бәргән ташы белән Пәйгәмбәр ебезнең аскы
ирене яраланды вә астагы яңакның уң ягындагы
рәбаийә (кисеүче) теше сынды вә мүбә рәк теше шәһид
булды.
Ибне Шихабның бәргәне таш Пәйгәмбәребез нең
башына эләкте.
Ибне Камия кылычы белән Фахры Каинатның уң як
кул башыны яралады вә янә аның кылычы ның сугуы
белән башындагы шлемны ярды. Ул шлемның ике
кольцосы Расулуллаһның яңаклар ына кадалды.
Вә чын барлыкта Пәйгәмбәребезгә шулай җафа
бирүчеләрнең барысыда бер елда үтмичә үз бәлә ләрен
бик тиз күрделәр. Ибне Камия, Ухудтан кайткан көндә
тауларга ауга дип чыккан иде. Тауда үзене бер тау
кәҗәсе очыратып мөгезе белән орып бәреп аны тишек
тошок итте. Ибне Шиһабны, Мәккә юлында ак төртекле
елан чагып буып үтер де. Утбә ибне Әби Ваккасныда,
Хатип ибне Әби Бәлтеа үтерде.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең булган урында кылыч лар
чакырдый, уклар да ямгыр кебек ява иде. Сахабәләрдә
аны саклар өчен кругка уратып алган, Әбу Дүҗанәдә
аны саклар өчен үзен калкан иткән иде. Уклар
Пәйгәмбәребезгә тими, Әбу Дуҗанәнең сырты кадалган
уклар белән керпе кебек булган иде.
Дошман, гәләмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән бөек
Пәйгәмбәребезне үтерергә дип бөтен яктан уклар
яудырганда, аның мүбәрәк теленнән шул дога күкләргә
аша иде: “Аллаһүм мәһди кауми фәиннәһүм лә
ягләмун”(Я Рабби! Кавемемә һидаят бир, чөнки алар
җаһилләр нәрсә эшләгәннәрен белмиләр).

Кешелек тарихында башка тагын шундый хәл


вакыйга бар микән?

Ул көн Талхатубни Убәйдуллаһ, бу авыр вакытларда


Пәйгәмбәребезнең яныннан һич аерылмый , үзенең
калканы белән аның мүбәрәк йөзен саклый, Расулуллаһ
сугышны карарга телә гәч; “Аман Я Расуләллаһ!
Башыгызны күтәрмәгез! Берәр ук тия күрмәсен”-ди иде.
Сагд ибн Әби Ваккас исә Расулуллаһка якынай ган
һәр кемгә бер туктаусыз ук ата иде. Расуле Әкрәм дә
аңа үзенең укларын үз кулы белән биреп; “Боларны да
ат!”-ди вә аның өчен дога кыла иде. Сагд ибн Әби
Ваккас үзенә бирелгән укларны мөшрикләргә атканда,
мөшрикләрнең береседә Расуле Әкрәм янына якыная
алмый иде.
Умме Умарә дия беленгән Нәсибә хатын, сугыш
көнендә иртә белән кулына су савыты алган һәм
мөселманнарга су тарата иде. Үзе дә Акабәдә
Пәйгәмбәр әфәндебезгә бәйгат иткәннәрдән иде.
Бу тапкырда ире һәм ике улы белән бергә Ухуд
сугышына барып, су хезмәте янында аларның
батырлыкларыныда күрергә теләгән иде. Кайчан ки
мөсеман муҗаһитләре ике тарафтан килгән һөҗем
арасында калып аптырагач вә артыннан да җиңелә
башлагач, кулындагы су савытыны ташла ган, аның
урынына бер кылыч алган һәм Расулуллаһны Курәишкә
каршы саклар өчен сугыша башлаган иде. Соңыдан да
Ибне Камия белән сугышканда яраланды.
Дошманга бөтен көче белән каршы торган Әнәс
ибне Надр 70 кылыч ярасы алганнан соң шәһид булды.
Аны кыз кардәше бары тик бармакларын нан карап
таный алды.

Пәйгәмбәребезнең Убәй ибне Халәфне үтерүе

Убәй ибне Халәф, Мәккәдә Пәйгәмбәр әфәнде безне


очраттыкча; “Я Мүхәммәд! Минем бер атым бар, аңа
һәр көн 16 үлчәү тары ашатам, бер көн килер аның
өстенә менеп сине үтерермен!”-дияр иде.
Аңа каршы Пәйгәмбәр әфәндебездә; ”Белеп булмас,
бәдки иншәаллаһ мин сине үтерермен!”-ди иде.
Убәй ибне Халәф Ухудта Пәйгәмбәр әфәндебез нең
томошына соң бирүенә ант иткән иде. Кардәше Умәйя
ибне Халәфнең үчен алырга тели иде. “Мүхәммәд
кайдадыр?”-дия бакыра иде. “Килсен минең белән
сугышсын. Пәйгәмбәр исә мине үте рер”-ди иде.
Пәйгәмбәребез Ухудта сугышканда борылып
аркасына карамый, сахабиләренә, “Убәй ибне Халәфтән
әмин түгелмен. Артымнан килеп һөҗем итәчәк булырса
миңа хәбәр бирегез”-диде.
Бу вакытта Убәй ибне Халәф “Я син, я мин”-диярәк
Расулуллаһка һөҗем иткәч, сахабәләрдән кайберләре
аны каршыларга теләделәр.
Пәйгәмбәребез исә күкрәгән арслан кебек селкенде,
сахабләргә; “Артка чыгың!”-диде. Шунда ук кулына бер
сөнге алды. Расулуллаһның ул вакыттагы кыюлыгы бер
кемдә дә юк иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез бу шикелдә башлагач, аның бу
кыюлыгын күргән Убәй ибне Халәф артыны борылып
кача башлады. Пәйгәмбәребез аңа; “Әй ялганчы, кая
качасың?!”диде вә аны муены белән шлемы арасына
сөнгесен атып яралады. Олы (шаһ) тамырыны
куптарды.(сонная артерия). Убәй сыер кебек мөгерәп
атыннан җиргә тәгәрәде, хәттә кабырга сөякләре сынды.
Мөшрикләрдә аны күтәреп алып киттеләр. Ярасыннан
кан акмый иде. Факат авыруы түзә алмаслык иде.
Убәй; “Валлаһи Мүхәммәд мине үтерде!”-диде.
Аркадашлары исә; “Ант булсын ки, син акылыңнан
язгансың! Синең яраңның һич каны юк!”-диделәр.
Убәй ибне Халәф исә;”Ул миңа Мәккәдә ′Сине мин
үтерәчәкмен′-дигән иде. Валлаһи ул минем өстемә
төкерсә, янә дә мине үтерер!”-диде.
Убәй ибне Халәф бер көн яки бер көннән тагыда
азырак вакыт үткәннән соң, Мәккәгә 6 мил ераклыкта
Сәләф дигән урынга килгәч үлде. Юлда барган да;
“Сусадым, сусадым”дип кычкыра иде, бер кеше дә “су
бирмә аңа, чөнки ул Расулуллаһ ның дошманыдыр”-
дигәне риваят ителәдер
Аеруча Пәйгәмбәр әфәндебез, кылычынын ялты
ратып ялтыратып йөрегән бер мөшрикне, җия буларак
каршылап; “Әнән нәбию лә кизб, Әнәбну
Абдулмутталиб лә кизб. (Мин Пәйгәмбәрмен ялган юк!
Абдулмутталибның улымын ялган юк!”)-диярәк аны
сугып үтерде.
Сахабәнең бөекләре, Расулуллаһның янында
җыелдылар вә аны дошманннан саклар өчен бергә тауга
чыктылар.

Сахабәнең Пәйгәмбәребезнең янында җыелулары

Сугыш, бәрелеш бетәр кебек иде. Расуле Әкрәм


бөтен мөселманнарга Ухудта җыелырга кушты вә алар
барысыда килеп җыелдылар. Хз. Али су китерде. Расуле
Әкрәм анда намазыны кылды.
Мөминләр әмин бер урынга җыелгач, беренче эш
буларак Пәйгәмбәребезнең саулыгын карады лар.
Мубәрәк йөзенә баткан ике панцир кольцосы ны Әбу
Убәйдә ибне Җәррах тешләре белән чыгарды.
Чыгарганда үзенең ике теше төште. Мөшрикләр
бетереп барган эшләрен яртыда калдырырга
теләмәделәр вә Ухуд тауына тырманнап менеп
мөселманнарны тулысынча юк итәргә теләделәр. Бу
хәлне күргән Расуле Әкрәм шулай дога кылды; “Я
Рабби! Инде анда гына чыга алмасыннар!”.
Аллаһү Тәгәлә, Хабибинең, Каинат әфәндесе нең
догасыны кабул итте. Мөшрикләр ничек кенә
тырышсалар да бер төрле ул тауга менә алмадылар.
Менәдә алмаганнарыны аңлагач, бу эштән ваз кичтеләр.
Бу арада Һинд вә аның тирә ягындагы хатыннар сугыш
аланындагы шәһидләрнең колакларын вә борыннарын
кисеп үзләренә муен сак итеп тагалар иде.
Сугыш бетте дип санарга була иде. Факат Әбу
Суфиян һаман шөбһә эчендә иде. Чөнки Расуле
Әкрәмнең үлеп үлмәдегене белми иде. Моны өйрәнер
өчен басып торган калку урыннан; “Арагызда
Мүхәммәд бармы?”-дип бакыра башла ды. Өч тапкыр
кычкырды, җәвап бирүче булмады.
Бу тапкырда; “Арагызда Әбу Бәкер бармы?” Моңа
да җәвап бирелмәде.
Тагын; “Арагызда Гомәр ибне Хаттаб бармы?-дип
сорады.
Расуле Әкрәм әсхабына; “Тавышыгызны
чыгармагыз”-дип боерган иде.
Соралган бу сорауларга җәвап бирелмәгәч, Әбу
Суфиянның эче рәхәтләде. Үлгәннәр дип уйлый иде. Үз
Үзенә шулай диде; “Әгәр тере булсалар иде әлбәттә
җәвап бирерләр иде. Җәвап бирмәгәс димәк ки үлгәннәр
диде, артык без бу сугышны казандык, кире кайтсак та
була”-дип уйлады.
Әммә Хз. Гомәр түзә алмады. Урыныннан кыч кыра
башлады. “Ялган сөйлисең Әбу Суфиян, сөйләгәнен
бөтен шәхесләр тередер. Синең хаккың нан мухаккак
киләчәкләрдер”-диде.
Әбу Суфиян аптырап калды; “Сугыш чират бел
әндер. Буген Бәдир көненең каршылыгыдыр.”- ди иде.
Хз. Гомәр кыза башлады; “Булмас, чөнки сез нең
үлекләрегез җәһәннәмгә, безнең шәһидләребез дә
җәннәткә киткәндер. Арабыздагы аерма будыр.”-диде.
Моны ишеткән Әбу Суфиян; “Монда кил Әй Го
мәр!”-диде. Хз. Гомәр Расуле Әкрәмнән рөхсәт алгач
алга табан йөреде. Әбу Суфиянның нәрсә әйтәчәгене
кызыксынган иде. Әбу Суфиян; “Я Гомәр! Аллаһ хаккы
өчен тугры сөйлә, Без Мүхәммәдне үтердекме?”.
Хз. Гомәр бу сорауга шулай җәвап бирде: “Юук!
Аллаһка ант итеп әйтәм ки Аллаһның Расуле синең
әйткән сүзләреңне ишетеп тора”-диде.
Аңардан бу җәвапны ишеткән Әбу Суфиян; “Мин
сиңа ибне Камиядан тагында күберәк ыша нырмын.
Син ялган сөйләмәссең.”-диде.
Инде Әбу Суфиян сугыш итәчәк хәлдә түгел иде.
Моның өчен атын кире борды. Мәккәгә кайта чаклар
иде. Соң тапкыр буларак; “Киләсе елда Бә дирдә
күрешербез”-диде. Хз. Гомәр Расуле Әкрәм гә карады.
Расуле Әкрәм булыр мәгнәсендә башын селкәгәч; Хз.
Гомәрдә; “Иншәаллаһ!”-дип җәвап бирде.
Мөшрикләр җиңеп килгән торышта иделәр. Әммә
куркалар, нәрсә эшләячәкләрене дә белмиләр, бер
берләреннәндә тартыналар иде. Чөнки каршыларында
булган гәскәрдә үз туганнарыннан да кешеләр бар иде.
Алардан берсене үтерү, дошман казанудан башка бер
нәрсә түгел иде. Расуле Әкрәмнең һәр тарафы тузан
туфрак булган иде. Әммә Аллаһның хабибе үзене
уйламый, тирә ягында сугышкан кешеләрнең хәлләрен
белергә тели иде.
Расуле Әкрәм ибне Мәсләмәгә боролып; “Сагд ибне
Раби ни хәлдә икән? Шәһидләр арасындамы? Яки
яралы микән? Аның хәленнән миңа сәләм китерегез.
Чөнки ун мөшрик белән сугышканыны күрдем.”
Боерды вә кулы белән тауның бер ягына ишарәт итәрәк;
“Мин аны бер ара шунда күргән идем!”-диде.
Әнсардан Мүхәммәд ибне Мәсләмә, Пәйгәмбәр
әфәндебезнең ишарәт иткәне якка табан китте. Һәр
тарафны карады. Таба алмады. Шәһидләрнең вә
яралыларның янына китте. Эзли башлады. Бәлки авыр
яралыдыр, үзенә берәй ярдәм кирәктер-дип уйлап; “Әй
Сагд! Мине Расуле Әкрәм җибәрде. Кайдасың?
Шәһидләр арасындасыңмы? Яралылар
арасындасыңмы? Тавыш бир.”-дип чакыра башлады.
Расулуллаһның исемен ишеткән Сагд; “Мындамын,
яралылар-шәһидләр арасындамын.”-дия ыңгырашу
белән тавыш бирде.
Мүхәммәд ибне Мәсләмә тагын тирә ягына карана
башлады. Ниһаят колагына килгән тавышның иясене
таба алды. Бөтен тәне яралы булган хәлдә йөзе һаман
көлемсәй иде. Ибне Мәсләмә аның янына ук килде вә
сөйләшер өчен башын бер аз күтәрде.
Сагд шулай диде; “Расулуллаһка минең сәләмемне
тапшыр. Әле җәннәт исләрен хис итәм. Кавемем
Әнсаргада сәләмемне җиткер вә ; Пәйгәмбәребезгә
ихлас белән бәйле вә итагәт итүдә соң дәрәҗә
игтибарлы булыгыз. Әгәр юк исә Аллаһ катында
үзегезнең игтибарыгыз әз булыр.”дип вафат итте.
Әнсарның иң олыларының берсе булган Сагд, Расуле
Әкрәмгә Акабәдә бөйгат иткән, дине-мубиннең
бөеклегене анда кабул итеп, үзенең кавеменә тарату
белән вазифада алган иде.
Ибне Мәсләмәдә Сагдның яныннан аерылып бу
васыятене тапшыру өчен Пәйгәмбәребезнең янына
килде. Сагдның шәһид булу хәбәрене вә сәләмене
тапшырды. Моны ишеткән Расуле Әкрәм Сагд
хаккында; “Я Рабби!Син Сагдтан разый бул”-дип дога
итте.
Расуле Әкрәм сугыш аланыны карап йөри башлады
вә шәһид булган мөселманнарны күреп кайгысын
белдерә иде. Бер ара абзыйсы Хз. Хамзаны күрделәр.
Аның бу хәленнән нык тәьсирләнделәр. Колаклары,
борынлары киселгән эче тишелгән иде. Танылмыячак
кадәр бер хәлдә иде. Бу хәлгә Расулуллаһ бик нык
өзелеп сызланды лар. Әлегә кадәр болай өзелүләре
күрелмәгәндер. Күзләре яшләр белән тулды.
Пәйгәмбәребез, Хз. Хамзаның тәненең янына басып;
“Һич бер заман синең кадәр кайгыга төшмәгәннәр вә
төшмәячәкләр дә. Мин, моның кадәр мине
газапландырган бер урында тормаганмындыр,

Әй Расулуллаһның абзыйсы!
Әй Аллаһның вә Расулуллаһның арсланы Хамза!
Әй хәерләр эшләгән Хамза!
Әй Расулуллаһны саклаган Хамза!

Аллаһ сиңа рәхмәт итсен! Якшы беләмен ки; Син


күршелек һәм туганлык хакларыны якшы карадың,
дәвамлы хәерле эшләр эшләдең, Аллаһ сиңа киң
рәхмәте белән мөгамәлә итсен, урының тыныч вә рәхәт
булсын....”диде.

Хз. Хамза, үз халкы арасында күп хөрмәткә вә


сөелүгә ия иде. Аның мөселман булулы белән бөтен
мөселманнар рәхәт иткәннәр иде. Пәйгәмбәр әфәндебез
бу сәбәбтән дә аны бик яратыр иде. Аллаһның арсланы
булган Хз. Хамза, Расуле Әкрәмнән ике яш бөек иде.

Ул көннең таңында ике мүбәрәк сахабидән Сагд


ибне Әби Ваккас (р.г.); “Я Рабби! Зур бер дошианны
очратыйм, аның белән сугышып аны җиңим, аны җир
белән бер итим.”-дип ният иткән, шулай дога кылган,
ялварган иде. Җенабы Хакта аны ниятенә ирештерде.

Икенче сахабә Абдуллаһ ибне Җахш (р.г.) исә


шәһидлек, Аллаһка кавышу вә шәһидлек дәрәҗә сенә
ирешер өчен; “Я Рабби! Бөек бер дошман белән
сугышыйм, ул мине шәһид итсен, колаклар ымны
борынымны киссен. Син миңа ′колакларың вә борының
кайда′-дипсорадыгын заман, синең вә Пәйгәмбәрең
юлында киселде дип әйтәем”-дип ялварган иде.
Сагд ибне Әби Ваккас, Абдуллаһ ибне Җахшны
шәһидләр арасында күргәч бик гәҗәпләнеп киткән иде.
Чөнки Аллаһтан теләгәннәренә ирешүчеләр нең бересе
дә Абдуллаһ ибне Җахш иде.
Ухуд сугышында мөшрикләрдән риваятләргә күрә
22, 23 яки 69 мөшрик үтерелде. Мөселманнар 70 шәһид
бирделәр. Расуле Әкрәм, шәһидләрнең өстендә нинди
әйбер бар исә шул киемнәре белән күмелүләрен әмер
итте.

Аллаһның ярдәме белән җиңүгә ирешү

Мөселманнар, бөек бер кайгы белән Мәдинәгә


кайттылар. Бу кайгыга Хз. Пәйгәмбәрнең әмерене
тыңламадыклары өчен булган иде. Мәдинәдәге
яһүдиләр вә мөнафыйклар аларның бу җиңелүенә
сөенгәннәр иде. Бу, Хз. Пәйгәмбәргә бик авыр килде.
Аеруча мөшрикләрнең кире борылып килеп Мәдинәне
басулары, һөҗем итүләре мөмкин иде. Хәттә
мөшрикләрнең Әбу Җаһилнең улы Икримә дә
командирлары Әбу Суфиянга моны тәклиф ит кән иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез, мөселманнарның зәгыйф
ләнмәгәнене һәм дә яһүдиләргә һәм дә мөнафыйк ларга
күрсәтер өчен, арыган вә яралы булган хәлдә
дошманның артыннан барырга карар бирделәр. 16
шәввәл, сугышның иртәнге көнендә Расуле Әкрәм,
Билале Хабәшигә ; “Борол! Ухуд сугышында булу
чыларга хәбәр бир. Тиз хәзерләнсеннәр. Дошман ның
артына төшәбез”-боерды.
Билале Хабәши хәзрәтләре һәр вакытындагы кебек
үк кушылган эшне җиренә җиткерде. Чөнки сугышта
булып та бу чакыруга килмәгән кеше юк иде. Бөтен
мөселманнар мәсҗиднең янында җыел дылар. Расуле
Әкрәм Мәдинәне саклау өчен җаваплы итеп Абдуллаһ
ибне Мәктумны калдыр ып, байракны Хз. Талхага
бирде. Бу шундук юлга чыгарга ишарәт иде. Расуле
Әкрәм үзе дә яралы иде.

Шундый хәленә карамастан атына менеп 630 кадәр


Ислам муҗаһидләре белән юлга чыкты. Сәфәрәгә
чыгучыларның барысыда яралы вазияттә иде. Яралы
булсалар да җиһадтан артта калмас өчен бер берсенә
ярдәм итәләр хәттә ярасы җиңелерәк булучылар, ярасы
авыр булганнарны култыклый иделәр. Мәдинәдән сигез
мил ераклыкта булган Хамраул Әсвәд урынына
килгәндә анда кунарга карар бирделәр. Анда өч төн
сүндермичә ут ягып, икеләнүдә булган дошманга каршы
күвәтле һәм күп икәнлекләрене күрсәтте ләр.
Мәккәлеләр Ухудтан китеп, Рәвхага килгәннәр иде.
Хз. Пәйгәмбәребез артларыннан бер көзәтүче
җибәрде вә; “Бар кара, көзәт! Әгәр дөяләренә менсәләр
Мәккәгә табан кайтачаклар, әгәр атларга менсәләр
Мәдинәгә басачаклардыр”-диде.
Хәбәрче, дөяләргә мендеклләрене килеп сөйләде.
Шулай булсада бары-бер Мәккәлеләрдә ике ләнү
хәле бар иде. Кайсысы сугышырга кире борылыйк ди
иде. Әбу Суфиянда мөселманнардан курыкырга
башлады. Мөшриклләр җыелышып Мәккәгә табан
хәрәкәт иттеләр. Ягни ачык. Качалар иде.
Мөселманнар Ухудта җиңелгән хәлдән җиңү хәленә
килделәр. Расуле Әкрәм вә мөселманнар мөшрикләрнең
качканын өйрәнгәч, сөенечләрен нән нәшидәләр сөйләп
Мәдинәгә кайттылар.

Ухуд сугышыннан алынган тарихи дәрес

Ухуд сугышының нәтиҗәсендә мөселманнар ның


алган тарихи дәресе; һәр ни булсада, һәр вакытта
мотлак рәвештә әмергә итагат итү тиешледер. Чөнки
дошман атлыларын каршылар өчен куелган укчыларга,
Пәйгәмбәребез тарафын нан; “Мин әмер бирмичә
урыныгыздан аерылма гыз”-дидеге хәлдә аларның яңы
мөселман булган лыктан, әмергә итагат мотлак рәвештә
кирәклеген белмәгәннәре өчен җиңәбез-дип уйлап
урыннарын нан китүләре җиңелүгә сәбәб булгандыр.
Кузманның ярарлы эшләре булуына карамастан
җәһәннәмлек булуы

Кузман Ухуд сугышына барудан тартынган иде.


Хатыннар аны; “Әллә син хатынсыңмы!?-дип
гәепләгәч, гәрләнеп кулына кылычын угын алып
сугышка чапты.
“Әй Әвс халкы! Үлем, сезнең өчен оялудан, качудан
тагында хәерледер. Сездә минем кебек дан вә шөһрәт
өчен сугышыгыз.”-диярәк мөшрикләр нең уртасына
кылыч белән атылды. Мөшрикләрдән Халид ибне
Аләмне, баштан аяк тимердән киеменә карамастан
кулбашына бер сугу белән күкрәгенә кадәр ярып
төшерде. Ваил ибне Асны да бер сугуда җиргә аударды.
Янә мөшрикләрдән 7-8 кешене үтерде. Үзе дә
яраланарак Зафәр уллары ның өенә китерелде.
Ухуд сугышы вакытында, Кузманның исеме
ишетелгәч, Пәйгәмбәребез; “Ул җәһәннәмлектер!”-дияр
иде.
Мөселманнардан бересе аңа; “Әй Кузман! Сине
тәбрик итәм вә җәннәт белән котлыйм. Валлаһи синең
буген күргәннәрең Аллаһтандыр.”-дигәч,

Кузман; “Нәрсә дип мине котлыйсың! Валлаһи мин


кавемем сугышканы өчен, Әвснең даны вә шәрәфе өчен
сугыштым. Әгәр алай булмаса иде мин сугышмас
идем!”-диде. Яраларының авыртуы көчәйгәч кулына
бер ук алып кул тамырын кисеп үз-үзен үтерде.
Пәйгәмбәребез, Кузманның исеме ишетелгән
урыннарда, аның хаккында; “Шөбһә юк ки, Аллаһ бу
динне, фаҗир бер ир белән булсада күтәрә алыр”-дип
боера иде.

ҺИҖРӘТНЕҢ ӨЧЕНСЕ ЕЛДАГЫ ХӘЛ


ВАКЫЙГАЛАРЫ

Ухуд сугышы һиҗрәтнең өченсе елында вакыйг


булган иде. Ухудтан соң, чүлдәге кабиләләргә вакыт-
вакыт муфрәзәләр (отряд) җибәрелде. Болар барысда
Ухуд сугышындагы җиңелүдән соң калган кабиләләр
батырсынып Мәдинәгә һөҗем итмәсен нәр өчен аларга
вакыт-вакыт муфрәзәләр җибәре леп торды.
Хз. Галинең улы Хз.Хасан доньяга килде.
Хз. Пәйгәмбәребез, Хз Гомәрнең кызы Хафса белән
өйләнде.
Хз. Госман, беренче хатыны Рукыя вафат иткәч, янә
Пәйгәмбәребезнең кызы Өмме Гөлсем белән өйләнде.
Вә шулай итеп Пәйгәмбәр әфәндебез Хулафа-и
Рашидиннең икесенә кыз биргән вә икесенең кызы
белән өйләнеп араларында туганлык бавы белән дә
ныклы бәйле булдылар.
Отошлы уеннар вә эчке харам кылынды.
ҺИҖРӘТНЕҢ ДҮРТЕНЧЕ ЕЛЫНДАГЫ ХӘЛ-
ВАКЫЙГАЛАР

Лихьян улларының хәйләсе вә Рәҗи сәрийәсе

Лихьян уллары, күршеләре Адал вә Карә


кабиләләренә киттеләр вә алардан зәкәт малларын бирү
өчен Расулуллаһтан сахәбәләреннән кайбер ләрене
җибәрүне сорауларыны теләделәр. (Ул вакытта
Абдуллаһ ибне Унәйс, Лихьян улларыннан Халид ибне
Суфиянны үтергән иде). “Киләчәк булган кайберәрене
безнең кешегә каршылык буларак үтерербез вә
калганнарында Мәккәгә алып барып Курәишкә
сатарбыз. Бәдирдә үтерелгән кешеләренә каршы,
Мүхәммәднең әсхабыннан үзләренә китерелгәнне
җәзалап үтерүләре кадәр аларга рәхәт бер нәрсә
булмастыр”.-диделәр.

Вә Адал һәм Карә кабиләләреннән бер группа кеше


Мәдинәгә килеп мөселман булганнарын сөйләп “Я
Расуләллаһ! Исламият кабиләбез эчендә бик тарала
башлады. Әсхабыңнан безгә кайбер кешеләреңне җибәр
дә алар безгә динне тагыда якшырак аңлатсыннар,
Курьән укысыннар вә шәригәт өйрәтсеннәр!”-дип
теләкләрен сөйләделәр.
Вә Пәйгәмбәр әфәндебез, алар белән бергә
әсхабыннан Мәрсәд ибне Әби Мәрсәд башлыгында
җиде кешене җибәрде. Бу Ислам мугаллимнәре Рәҗи
суының башына барганда үзләрене алып баручыларның
иханәтенә, хәйләсенә төштеләр. Адал вә Карә
кабиләсеннән булганнарның бересе бер сәбәб табып
янларыннан китеп, мөселманнар ның килүен Лихьян
улларына хәбәр бирде. Лихьян улларыннан йөзгә якын
кеше, бу Ислам мугаллимнәрен үтерергә килделәр.
Аларда тауга сыгынканнар иде.

“Таудан төшеп тәслим булсагыз сезгә тимибез.


Берегезне дә үтермибез. Бары тик сезгә каршылык
буларак Мәккәлеләрдән бер нәрсәләр алырга телибез”-
диделәр.

Муҗаһидлар төшеп бирелмәделәр, сугыштылар вә


шәһид булдылар. Араларыннан Хубәйб ибне Адий, Зәед
ибне Дәсиннә, Абдуллаһ ибне Тарик,
үтерелмәячәкләренә алардан катгый сүз алгач кына
таудан төшеп бирелделәр. Факат алар сүзләрендә
тормадылар. Мәккәгә алып барып аларны мөшрикләргә
саттылар. Мөшрикләр дә исә инде беленгәне кебек
аларны Бәдирдәге кешеләренә каршылык буларак авыр
газап белән җәзалап шәһид иттеләр.

Би′ре Маунә (Маунә коесы) вакыйгасы


Килаб кабиләсеннән Әбу Бәра Гомәр ибне Малик,
Пәйгәмбәр әфәндебезгә килеп; “Әй Аллаһның Расуле!
әгәр Нәҗидлеләргә мөселман нардан кйберләрене
җибәрсәгез, андагылар да мөселман булыр.”-дигән иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез; “Мин Нәҗидлеләргә бик
ышанмыйм, әсхабыма начарлык эшләрләр.”-дигәч, Әбу
Бәра, җибәреләчәк кешеләрне мин үзем саклармын-дип
сүз бирде.

Вә Пәйгәмбәр әфәндебез, Әбу Бәраның абзый


сының улы Гомәр ибне Туфәйлгә бер хат җибәрде.
Курьәнил Кәрим өйрәтергә вә аларны иршад итәр өчен
Әнсарның олыларыннан Мунзир ибне Амр (р.г.)
җитәкчелегендә, кырк кешелек бер кафилә белән сафәр
аенда Нәҗидкә җибәрде.

Кафилә, Мәдинәдән дүрт кунаклык ераклыкта


булган Би′ре Маунә дигән урынга
килеп, анда калдылар. Араларыннан бересене Гомәр
ибне Туфәйлгә җибәреп хатның тапшырдылар. Бу кяфер
исә хатка борылып та карамыйча хатны китергән
сахабине шәһид итте. Тирә-ягындагы кабиләләрдән
кешеләр җыеп Әбу Бәраның да биргән сүзенә
карамыйча, еракта көтеп торган сахабиләрнең өстенә
йөреде. Тугры юлга үзләрен чакырырга килгән бу
муршидләрнең барысында кылычтан үткәрде.
Араларынннан бересе генә качып коты лып Мәдинәгә
исән кайтты.

Менә шулай кайбер кабиләләр биргән сүзләрен нән


кире кайтып, мөшрикләрнең вә яһүдиләрнең
котыртулары белән шулай иһанәт иткәннәр иде.

Бәни Надир сугышы

Яһүдиләр, тарих буенча бозыклыкның оясы булган


вә дәвамлы буларак кешеләрне берберсенә дошман
иткән вә мөнафыйклыкларыны һәр җирдә, дәвамлы
күрсәткәннәрдер.

Бәни Надир, яһүди милләтеннән булып вә Һарун


(г.с.) нәселәннән килгән бер кабиләдер. Бу кабиләдән
кайберләре, Расуле Әкрәмгә инанганнар иде. Әммә
калганнары инанырга теләмәгәннәре кебек булган
сугышларда мөшрикләр тарафына кушылучыларда бар
иде.

Мәдинәдән ике мил ераклыкта булган бу шәһәр,


ныклы калга, крепост белән уратылганы өчен тыштан
киләчәк һәр төрле зарардан сакланган –дип санала иде.

Болар, мөселманнар белән бер аңлашу төзегән нәр


иде. Шуңа күрә мөселманнарга каршы сөйләш
мәячәкләр иде. Факат, эчләреннән мөселманнарга
каршы бөек бер хәсәд вә каршылык тоялар иде.
Мөселманнардан Амр ибне Умәйянең чүлдә, Амр
кабиләсенннән ике кешене хата буларак үтерүләре өчен
аларның дият үтәүләре өчен сөйләшүдә Бәни Надир
кабиләсенең дә катнашуы кирәк иде. Вә аның өчен
Расулуллаһ, әсхабының бөекләрен алып Бәни Надир
кабиләсенә китте. Бу хәлне сөйләшер өчен бер өйнең
янында җыелдылар.

Расулуллаһ, аларның бу диятне үтәргә телә


мәгәннәрен аңлады вә алардан шөбһә итә башлады.
Бәни Надир яһүдиләре, Пәйгәмбәребезне үтерер өчен
хәйлә әзерләгәннәр иде. Расуле Әкрәм күләгәдә утырган
өйнең түбәсеннән, Пәйгәмбәрнең башына зур бер таш
бәрер өчен бер кеше куйганнар иде. Пәйгәмбәр
әфәндебез аларның бу эшеннән хәбәр алгач, тиз генә
борылып Мәдинәгә кайтты.
Бер аз вакыт үткәч, Расулуллаһ, Мәдинәдән
Мүхәммәд ибне Мәсләмәне илче буларак Бәни Надиргә
җибәрде. Аларга; “Антлашуны бозганнары өчен,
Пәйгәмбәргә начарлык уйлаган нары өчен, ун көн
эчендә ул урынннан башка урынга чыгып китүләрене”
әмерене бу кабиләгә тапшырды. Әгәр чыкмасалар
башлары киселәчәк иде.
Бу әмерне ишеткән Бәни Надир, эшләгән бу
эшләренә бик үкенделәр. Нәрсә эшләргә белмичә
аптырап калдылар. Башта бу урынннан чыгып китәргә
карар бирделәр.
Ләкин, мунафыйкларның рәисе Абдуллаһ ибне
Гобәй, Бәни Надиргә бер илче җибәреп, үзләренә 2000
кеше белән ярдәм итәчәгене, йортларыннан
чыкмасыннар-дип сөйләде. Бу ярдәм нәтиҗәсендә
аларның калгаларыны саклавын сөйләде. Абдуллаһ
ибне Гобәй ялган сөйләгәне хәлдә дә алар аңа
ышандылар.
Хәсәд вә кибердән килгән мунафыйклык хасталыгы

Абдуллаһ ибне Гобәй, Расулуллаһ Мәдинәгә


килмәстән элек кавеменең рәисе иде. Соңырак кешеләр
аңардан аерылып Аллаһның Пәйгәмбәр енә иярә
башлаганда, көнчеллек, хәсәд аның калбенә кереп
җирләште. Вә хакыйкаттә мөселман булмыйча,
мөселман икәнлеген сөйләде. Эчендәге не, көферене
яшерде. Мәдинәдә югалткан дәрәҗәсе не кире кайтарыр
өчен, Расулуллаһка хәйләләр уйлый башлады. Менә бу
сәбәбтән дә Ухуд көнен дә, үзе кебек характерлы
мунафыйкларга; “Мүхәм мәд ике баланың сүзене
тыңлады да минең әйткән не тыңламады. Мин дә аның
белән бергә сугыш мыйм.”-диде вә Мәдинәгә кире
кайтып китте.

Аеруча бу бәндә, Кайнука кабиләсенең дә


йортларыннан куылганда аларны якларга тырышкан
иде. Инде бу көндә дә Бәни Надир кабиләсен якларга
тели иде. Бәни Надир рәисләреннән Хуәй ибне Ахтаб,
аңа ышанып; “Юк, йортыбыздан чыкмыйбыз.
Мүхәммәд нәрсә теләсә шуны эшләсен. Калгаларыбыз
нык, яныбызда бер еллык ризык бар. Мүхәммәд безне
бер ел урап саклап тора алмас.”-ди иде.

Расулуллаһ аларның бу сүзләренә каршы егерме көн


калгаларыны уратып алып тотты. Абдуллаһ ибне
Гобәйдән ярдәм килмәгәнен күргән Бәни Надир
рәисләре, котылудан өметләрен кискәч, мөселманнар
белән аңлашырга карар бирделәр. Расулуллаһ аларга,
коралдан башка ризыкларыннан вә калган
әйберләреннән күтәрә алган кадәрен алып, бу урыннан
чыгып китүләрен әмер итте. Алардан калган урынны
Расулуллаһ Мухаҗирләрдән вә Әнсардан факир булган
кемсә ләр өчен бүлеп бирде.

Бу елда, ягни һиҗрәтнең дүртенче елында Хз.


Галинең улы Хз. Хусәйн туды.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең яһүдиләргә ышанычы


калмагач, Зәед ибе Сабиткә Ибрани телен өйрәнүне
әмер итте. Ул да аны шундук ун биш көндә өйрәнде.
“Сурани телен дә өйрән. Миңа ул телдә дә кайбер
хатлар килә”-дигәч, аныда ун җиде көндә өйрәнде.

ҺИҖРӘТНЕҢ БИШЕНСЕ ЕЛ ХӘДИСӘЛӘРЕ


Мурәйси сугышы(Бәни Мусталик сугышы)

Мурәйси, Хузза ягындагы бер суның исемедер.


Хузза кабиләсенең Бәни Мусталик уймагыннан Харис
ибне Зирарның, мөселманнарга каршы җыелышлар
хәзерләве, тирә-яктагы кабиләләрне дә котыртуы вә
аеруча мөселманнар белән сугышыр өчен гәскәр
хәзерләгәне дә ишетелде.

Моның өчен Расуле Әкрәм, һиҗрәтнең бишен се


елы Шәгбан аеның икесендә, аларның бу хәрәкәтене
урынында ук бастырмак өчен 1000 кешелек бер гәскәр
белән мөшрикләргә каршы сугышыр өчен Мәдинәдән
чыкты. Хз. Әбу Бәкер р.г. Мухаҗирләрнең, Сагд ибне
Убадә дә Әнсар ның байрактарлары иделәр. Гәскәрдә ун
атлы да бар иде. Бу гәскәрнең калганнардан аермасы,
Хз. Гайшә белән Умме Сәләмә дә (р.ганһүмә) бар иде.
Һәр заманда да булганы кебек мөселманнарны бер-
берсенә каршы итәр өчен яки доньялык мал, ганимәт
алыр өчен яки дә үзләренең яшерен максатларына
ирешер өчен бу сәфәргә мөнафыйк ларда катылган иде.
Инде теге мөшрикләр, Пәйгәмбәр әфәндебезнең зур
бер гәскәр белән юлга чыкканнарын ишеткән нәр вә
куркырга башлаганнар иде. Курыкканнары ны
сөйләмиләр әммә мөселманнардан курыкканна ры
билгеле була иде. Харис ибне Зирарның тирәсендәге
җәмәгәт таркала башлаган иде. Калганнары исә
Мурәйси суында кулларындагы кылычларга ышанып
калганнар иде. Расуле Әкрәм аларны су башында
бастырды. Аларга; “Ләә иләәһә илләллаһ”-диегез,
мөселман булыгыз. Сезгә тимибез.”-диде.

Ләкин алар, кабул итмичә сугышырга теләк


белдерделәр.

Расулуллаһ әфәндебез шундук мөселманнарны саф


хәленә тезеп, сугыш тәртибенә куеп, дошман ның
өстенә йөрүне әмер итте. Кяферләрнең урын лашканы
Мурәйси суының кырыенда сугыш баш ланды. Уклар,
сөнгеләр атылды. Мөселманнар шун дый кыюлык белән
башладылар ки, мөшрикләр качар өчен бер-берсене
таптап изә башладылар. Нәтиҗәдә бары-тик качучылар
гына котыла алды.
Үтерелгәннәрдән тыш 700 кеше әсир алынды. Аеруча
5000 сарык, 1000 дөя кулга алынды.

Әсирләр арасында, мөшрикләрнең командиры


Харис ибне Зирарның кызы Җувейрия дә бар иде. Бу
сугыш мөселмннарга җиңел булуы белән бергә тарихта
мөһим урын аладыр. Чөнки монда өч хәдисә
кушылгандыр. Җувейрия хәдисәсе, мөнафыйкларның
хакыйки йөзләренең ачыкка чыгуы вә ифк хәдисәсе.

Җувейрия хәдисәсе
Алынган ганимәтләр, билгеле бер кагыйдәләр белән
мөселманнар араында бүленә иде. Харис ибне
Зирарның кызы Җувейрия исә Сабит ибне Кайсның
өлешенә төшкән иде. Бер рәиснең кызы иде. Кайс аңа
бер каршылык акча алып җибәрәчәк иде. Җибәрелер
өчен фидья акчасы бирергә кирәк иде. Расуле Әкрәм
Исламның бөеклеген күрсәтер өчен Зирарның кызын
Кайстан каршылыгын биреп алып үзенә хатын итте.
Әсхабы Кирам моны күреп уйлый башладылар. Чөнки
Җувейрия Расуле Әкрәмнең хатыны булган иде.
Әсирләр исә хатынының туганнары иде. Хатынының
туган нары, Расуле Әкрәмнең туганы була-дигән уй
белән аларда бөтен әсирләрне җибәрделәр, азат иттеләр.
Әсирләр азат ителеп җибәрелгәч, күпләре ислам
ның бөеклеген аңлап мөселман булдылар. Җувейриянең
бәхете, аны сугыш барганда аңа килеп иреште. Чөнки
һәм әсир булу, һәм әсирлек тән котылып Расуле
Әкрәмнең хатыны булу һәм дә шуның янында
туганнарыныңда әсирлектән котылулары белән бергә
мөселман булу, иман нигмәтенә ирешеү, бик җиңел генә
табылачак бәхетләрдән түгелдер....

Мунафыйкларның рәисе Абдуллаһ ибне Гобәйнең


Мухаҗирләр белән Әнсарлар арасыны бозарга
тырышуы.
Коедан суны бер аз алдарак тутырырга теләгән бер
Мухаҗир белән Әнсар арасында беләкәй генә тартыш
булган иде. Моны зурайтырга һәм фетнә сәбәбе эшләргә
тырышкан Абдуллаһ ибне Гобәй, Әнсарга;
“Мухаҗирләр инде сезгә бик көнләшә башлады. Ләкин,
әгәр сез теләсәгез хәзер үк аларны ташлый аласыз.
Аларда Мәдинәдән чыгып китәргә мәҗбур булырлар.”-
дигән иде.

Янә дә шул мунафыйк; гәскәр Бәни Мусталик


сугышыннан кайтканда тирә-ягындагыларга; “Шул
мухаҗирләргә карагыз! Һәм дә безнең яныбызда
яшиләр, һәм дә алган ганимәтләргә дә уртак булалар. Бу
гаделлек ме инде? Аларга бер нәрсә дә бирмәгез.
Таралып китсеннәр. Әле менә Мәдинәгә барыйк, мин
аларга сорармын. Күрербез кемнең сүзе үтә икән.
Җитәр алардан күргәнебез.”-ди иде.

Бу сүзләрне Пәйгәмбәр әфәндебезгә җиткерде ләр.


Расуле Әкрәм бик өзелде.

Расуле Әкрәмнең янында булган Хз. Гомәр, моңа


бик кызды. Урынында тик тора алмады. “Я Расуләллаһ!
Рөхсәт бир дә ул мунафыйкның башын китерәем.”-диде.

Расулуллаһ, “Юк Гомәр, юк! Болай эшләү дөрес


булмас. Һәр тарафта ′Мүхәммәд аркадашларыны үтерә
башлады′-диярләр.”-диде.
Абдуллаһ ибне Гобәйнең улы бик тугры намыслы
мөселман иде. Атасының бу хәрәкәтенә ул да бик
кайгырды. Аның, Пәйгәмбәр әфәндебез не шулай
кайгыртуы улына бик тәьсир итте. Хәттә
Пәйгәмбәребезгә мөрәҗәгәт итеп; “Я Расуләллаһ!
Ишеттем ки атамның бу хәрәкәтеннән үтерелүе кирәк
икән. Рөхсәт итсәгез мин аны үз кулым белән эшлим.”-
диярәк Расулуллаһка ни кадәр баглы икәнлеген уртага
куйды.

Ифк хәдисәсе

Ифк хәдисәсе, Бәни Мусталик сугышыннан


кайтканда килеп чыккан бер хәдисә ки, мөселман нарны
бик нык кына кайгырткан хәлдер. Бу турудан турыга Хз.
Гайшәнең шәрәфле шәхсенә атылган бик чиркен ифтира
вә ялгандыр.

Хз. Гайшә, Мурәйси сугышына чыкмадан алда,


апасы Әсмадан аманат буларак төймәсене алган вә
муенына таккан иде. Кафилә, сәфәрдән кайтканда бер
урында туктап кундылар вә иртә белән янә сәфәргә
хәзерләнә башлады. Хз. Гайшә ихтияҗы булу сәбәбле
гәскәрдән бер ерак китте. Борылып килгәндә апасыннан
алган төймәсене төшергәнен адлады. Дөяләр
берәмберәм калка, кафилә юлга чыга башлады. Хз.
Гайшә төймәсен эзләр өчен кире барды. Караңгыда
кулы белән эзләп көчкә төймәсен тапты. Кире борылып
кафиләнең кунган урынына килсә, кафилә киткән,
еракта икәнлеген күрде. Хз. Гайшә урынында киеменә
бөренеп көтәргә калды.

Кафиләнең артыннан, калган әйберләрне карап,


көзәтләр өчен Саффан (р.г.)-не вазифаландырган нар
иде. Шәфәк вакытында ул урынга барганда Хз.
Гайшәнең кафиләдән артта калып бер үзенең көтеп
утырганын күрде. Дөясеннән төшеп, үзенең дөясенә Хз.
Гайшәне утыртып тиз-тиз йөретеп Мәдинәнең
алларында кафиләгә җитештерде. Хз. Гайшә,
Саффанның атыннан төшеп үзенең тәхтенә урынына
менеп утырды.

Бу хәдисәне форсат-дип белгән Абдуллаһ ибне


Гобәй вә калган мунафыйклар ифтира вә гайбәткә
башладылар. Мунафыйкларның ниятләре; Хз.
Гайшәнең әтисе Хз. Әбу Бәкердән башлап, бөтен
сахабиләргә таралачак дәһшәт хиссе вә бу хиснең
тудырачак каршылыклар сәбәбе белән Ислам берлегене
туздырырга иде. Ифтираны шулай тараттылар ки Хз.
Гайшәдән башка һәр кем ишетте.

Хз. Әбу Бәкер кулларыны күккә табан күтәреп ;


”Аллаһым! Бу эшнең хакыйкатыны күрсәт”-дип илтиҗа
итә иде.
Мөселманнарның авызыны пычак ачмас кебек иде,
һәркем сөйләнгәннәрне мухал, булмас-дип күрә иде.

Хз. Гайшә (р.г.) исә сөйләнелгән гайбәтләрдән


хәбәре юк иде. Бер акшам Хз. Әбу Бәкернең хезмәтендә
булган Мистахның әнисе белән йөрегәндә, аягы
сөренгәч хатын, Хз. Гайшәгә боролып улы Мистахка
бәддога кылды. Бу хәлгә аптыраган вә гәҗәпләнгән Хз.
Гайшә Мистахның әнисенә; “Син нишлисең? Кеше
сахаби булган улына һич бәддога итәрме?”-дигәч хатын
яшле күзләре белән Хз. Гайшәгә карап; “Син нинди саф
вә фазиләтле кешесең! Факат улым Мистах синең
хаккыңда сөйләнелгән ифтираларга ышанганнар дан”-
диде вә ифтираны аңлатты.

Ул вакытка кадәр, сөйләнелгәннәрдән хәбәре


булмаган Хз. Гайшә (р.ганһә) башына таш төшкән кебек
булды. Туп-туры әтисенең өенә китте. Һушыннан язды.
Әнисе юатырга тырышты. Хз. Әбу Бәкер вә хатыны аны
торгыздылар, айныт тылар. “Ифтирага колак салма.
Аллаһ тугрысыны күрсәтер, сабыр ит.”-диделәр.

Хз. Гайшә, өенә Расулуллаһ янына кайтты. Факат


шундук янгыннар эчендә ятакка ауды. Аллаһның Расуле
олы бер вакар вә тынычлык белән бүлмәсенә кереп
чыга, бары хәлене сорый башка бер сүз дәшми иде. Хз.
Гайшә бу хәлдән бик өркте ки, шундук рөхсәт алып
әтисенең өендә бикләнде. Көне төне дога вә күз яшләре
белән бер ничә көннәр үтте.

Хз. Пәйгәмбәребез, кемгә сорады исә гел аның


гонаһсызлыгыны җәвап алган иде.

Соңыдан Хз. Әбу Бәкернең өенә, аның янына китте


вә беренче тапкыр бу хәлне телгә алды; “Бер гонаһ
эшләдең исә тәүбә ит. Аллаһ тәүбәләрне кабул итәр.
Гонаһың юк исә, Хак магсум икәнле геңә шәһәдәт
итәчәктер”-диде.

Һәр кем тынды.

Хз. Гайшә, җәвап бирсеннәр-дип әтисенә әнисе нә


карады. Алар да бер нәрсәдә сөйләмиләр, тын гына
торалар иде. Хз. Гайшә торды. Тирән эченнән авыр
итеп; “Бу хәлдә бары-тик Аллаһка сыгыны рым. Аның
гына ярдәмен сорыйм.”-диде.

Күп тә үтми, Аллаһның Расуленең маңгаенда вәхи


килгәннең ишарәте буларак нокта нокта нурдан тир
тамчылары күренде. Хз. Гайшәнең магсум(гонаһсыз) вә
чиста пак икәнлегенә Аллаһү тәгәлә шәһәдәт итә вә
аның хаккында булган ифтираларны рәд(кире кага) иде.
Бу хосуста Нур сүрәсенең 11-20 аятләре инген иде.
Пәйгәмбәребез; “Сөенеч сиңа әй Гайшә! Аллаһ
синең чиста вә пак икәнлегңә шәһәдәт итте.”-боерды вә
Нур сурәсеннән ун аят укыды. Моны ишеткән әнисе дә
Хз. Гайшәгә; “Я Гайшә! Тор Расулуллаһка тәшәккур
әйт”-диде.

Хз. Гайшә исә: “Валлаһи Аллаһтан башкасына


тәшәккур итмәм”-дия җәвап бирде.

Хәлбуки бөтен рәхмәтебез, Аллаһның сөеклесе


булган Мүхәммәдул Мустафа Саллаллаһү гәләйһи вә
Сәлләмнән к иләчәк булган шәфәгаттәдер. Бу
нечкәлекне һәр кемнән дә якшы белгән Хз. Гайшә,
сөелгән хатын булуыннан наз, иркә вә зарафәттә
булуыннан бу шәфәгәтне инде тулысынча алган иде.
Болай итеп бөек вә авыр бер имтиханнан соң, иркәлек
булсын өчен Расулуллаһка шулай сөйли иде. Хз.
Гайшәнең бөеклеге, зарафәте, нәзахәте хаккында 18 аят
назил булгандыр.

Хәндәк сугышы(окоп)
(Һиҗри:5, М:626)

Хәндәк сугышы, яһүдиләрнең планлавы белән,


Исламга каршы төрле кабиләләрдән, ырулардан,
яһүдиләрнең вә мөшрикләрнең ягни хизбләр (партия)
араларында аңлашып, берләшеп бергә Исламга һөҗем
итәргә булган вә бу сәбәбтән исеме Ахзаб (хизбләр)
сугышы –дип тә исемләндерелгән дер.
Яһүдиләр, Мәдинә тирәсеннән чыгарылганнан соң,
бозыклыкларын эшләргә дәвам иттеләр. Яһүди
рәисләреннән булган Хуәй ибне Ахтаб, Сәләм ибне
Әбил Хакайк вә Кинане ибне Әби Раби Мәккәгә барып
Курәишлеләргә; “Бәни Курайза кабиләсе, Мәдинәдә
Мүхәммәд вә Әсхабыны бетеррергә, юк итәргә
уйлыйлар. Сез тыштан, аларда эчтән мөсел маннарның
хисабыны шулай итик әле”-диделәр.

Мөшрикләр, үз араларында күрешеп, сөйләшеп,


аңлашып карар бирү урыны булган Дарун-Нәдвәдә
җыелып карарларын ныгыттылар. Бу карар белән Әбу
Суфиян, 300 атлы, 1500-дән күберәк дөяле, калганнары
җия буларак 4000 меңгә якын кеше белән Мәккәдән
чыкты. Мәрвуззахран -дигән урынга килгәч, Нәҗид
тарафыннан Катафан гәскәрләре килеп мөшрикләргә
кушылдылар. Яһүдиләр моның белән генә калмыйча,
Нәҗид кабиләсеннән Бәни Сәлим, Бәни Әсәд вә Әша
кабиләләрене Ислам вә мөселманнарга каршы
дошманлыкка котыртып аларныда мөшрик гәскәр енә
китертеп куштырдылар. Вә шулай итеп Әбу Суфиянның
гәскәре бара тора үсә бара 10 меңнән күберәк бер күвәт
булды.

Пәйгәмбәребезнең әсхабы белән киңәшләшүе


Расулуллаһ, яһүдиләрнең гәрәбләрне котыртканыны
вә Курәишнең бу хәрәкәтене ишеткәч, әсхабыны
җыйды. Бу күп санлы кувәткә каршы ничек хәрәкәт
ителерсә якшырак булыр-дип киңәшләште. Киңәш
мәҗлесендә булган Сәлман Фариси диде ки; “Я
Расуләллаһ! Мин бу кадәр яш яшәдем. Күп кенә
сугышларда катнаштым. Әгәр мунасиб күрерсәгез
минем фикерем шәһәрнең тирә -ягына сакланыр өчен
хәндәк, окоп казыек”.-диде.

Пәйгәмбәребез калган сахабәләргә борылып; “Сез


нәрсә әйтерсез?”-дип сорады.

Алар да якшы булыр- дип бу күрешне хупладылар.


Вә Пәйгәмбәребез дә; “Муафыйктыр” –дип Сәлманы
Фарисиның күрешене кабул итеп тасдик иттеләр.

Вә шуның белән мөселманнарда окопның кире


ягында калып дошманга каршы ук белән мукабәлә
итәчәкләр вә дошман да Мәдинәгә керә алмыячак иде.

Расуле Әкрәм белән Мөселманнар шәһәрнең тышына


чыгып чокыр, хәндәк(окоп) казый башладылар. Расуле
Әкрәм, үзе дә чыгып кулына көрәк, казыма алып чокыр
казый, туфрак ата иде. Ибне Реваханың бәетләрене
бергә бергә сөйлиләр иде.
Бәетнең мәгнәсе шулай иде: “Аллаһның һидаят вә
лотыфы булмаса иде, без тугры юлда да була алмас,
садака бирә алмас, гыйбәдәттә итә алмас идек. Я
Раббым безне хозур вә тынычлыкка кавыштыр. Дошман
белән каршылашсак безгә сабырлык вә көч бир.”

Сәлманы Фариси (р.г.) тәне көчле булу белән бергә


эшкә дә бик унган кеше иде. Ун кешелек эшне бер үзе
эшли иде. Әсхабның арасында мунафыйклар да бергә
эшлиләр иде. Әммә авыр эшләгәннәреннән, эшне
теләмичә эшләгәннәре билгеле була иде.

Хәндәк казыганда булган мөгҗизәләр


Хәндәк казыганда һәр нәрсә нормал шартлар белән
дәвам итми иде. Тормыш шартлары бик авыр иде.
Чөнки кыш мизгеле вә һава суык иде. Аеруча ул елда
Мәдинәдә кытлык хөкем сөрә иде. Моның нәтиҗәсе
буларак ачлык вә суык белән дә көрәшергә кирәк иде.
Көннәр буе бер нәрсә дә ашамыйча сабыр итәргә туры
килә иде. Пәйгәмбәребез, ачлык эшләргә камачаулама
сын вә ачлык хисе булмасын өчен карынына, эченә таш
баглады.
Бу кытлык вә ачлык хәлендә, Расулуллаһның бер
ничә мөгҗизәләре күренде.

Хз. Бәширнең кызының бертмәгән


хөрмәләре
Әнсардан Хз. Бәшир ибне Сагдның хатыны иренә
вә кардәше Абдуллаһ ибне Равахага бирергә -дип кызы
белән хөрмә җибәргән иде. Бу кыз да, яныннан үткәндә
Расуле Әкрәм аның кулындагы хөрмәләрне күргән вә
аңа; “Шул хөрмәләреңне китер әле кызым.”-диде.

Кыз Расулуллаһның сүзен тыңлап, хөрмәләрне аңа


китерде вә көтә башлады. Бу кыз хөрмәләрне Расулул
лаһка биргән вакытта, хөрмәләр кызның учларыныда
тутырмый иде. Расулуллаһ бер чөпрәк китереп
хөрмәләрне аның өстенә салды. Бер уч хөрмә чөпрәкне
тутырып ташкач кыз хайран булып аптырап китте.
Расуле Әкрәм хәндәктә эшләүчеләрнең барысында өйлә
ашына чакырды. Хәндәктә эшләүчеләр бердән
барысыда килмичә берәм-берәм әкрен генә килә башла
дылар. Алар ашый тора ә хөрмәлләр арта гына бара иде
вә бер төрле бетмәс кебек иде.

Хз.Җабир (р.г.)–ның сарыгы


Әнсардан Җабир (р.г.)-ның бер сарыгы бар иде.
Җабир бу сарыкны суеп хәндәк казучыларга ашатырга,
сыйларга теләде. Әммә барысына да җитми икәнлеген
дә белә иде.
Моның өчен гайләсенә, сарыкны чалырга вә бер аз
да арпа ипие хәзерләргә кушкан һәм гайләсе дә бу
кушылганнарны эшләгәннән соң шундук Расуле
Әкрәмнең янына килеп аны да бу ашка чакырганнар
иде. Расуле Әкрәмдә аларның бу чакыруын әлбәттә бик
риза буларак кабул иттеләр.

Әммә күп тә үтми Мәдинәнең бөтен урамнарында;


“Бу кич тә Расулуллаһ белән бергә Җабирнең өендә
акшам ашына килегез.”-дигән чакырулар яңгырый
башлады.

Җабир, бу сүзләрне ишетүгә бик аптырашта калды.


Чөнки ул бары-тик Расулуллаһны чакырган иде.
Мондый җәмәгәткә хәзерлеге булмаганы өчен нәрсә
эшләргә дә белми иде.

Расулуллаһ иткә вә ипигә бәрәкәт догасы кылганнан


соң янындагы халыкка; “Бер берегезне кысмыйча гына
эчкә керегез”-боерды.

Унар, унар керделәр. Расулуллаһ итне бүлгәләп ипи


өстенә куеп әсхабына суза башлады. Килгән киткән
барысыда ашадылар. Бетерә алмадылар. Күпкенә ризык
артып та калды.

Расулуллаһ, Җабирның хатынына; “Бу калганныда


үзегез ашарсыз һәм күчтәнәч итәрсез башкаларга”-диде.
Соңыдан бу мөгҗизәне Җабирның хатыны шулай
аңлатадыр; “Аллаһка ант итәмен ки килүчеләр мең кеше
булды вә барысыда тукландыгы хәлдә казаныбыз һаман
кайный иде вә камырыбызда да әзәю сизелми иде.
Аннан без дә ашадык, күршеләргә дә өләштек.”

Хәндәктә бөек бер ташны Фахры


Каинатның бер сугуы белән ватуы
Хәндәк казылганда, көрәк вә башка корал белән дә
ватып булмаган зур бер ташка очрадылар. Пәйгәмбәре
безгә хәбәр бирделәр. Бу, үзенең дә ачлыктан карынына
таш баглаган, әсхабның да өч көн бер нәрсә ашамагыны
вакытлар иде. Расуле Әкрәм килеп ул урынны карады.
Авызына бер аз су алып бер савытның эченә пускерде.
Дога кылганнан соң ул суны ташның каты урынына
сипте. Кувалданы кулына алып ул урынга сугуы белән
кая кадәр зур таш ком кебек ватылып таралганын
күрделәр.

Бөтен мөселманнар хәндәк казырга дәвам итәләр


иде. Хз. Сәлман булган тарафта да бер нәрсә белән дә
ватып булмый торган бер кая килеп чыкты. Сахабәләр
барысыда бик тырышып карау белән дә берсенә дә бу
кая бирешмәде. Кораллар сынды, эшчеләредә хәлсез
калдылар. Сәлманы Фариси моны Расулуллаһка хабәр
бирде.
Вә Расулуллаһта килеп, кувалданы үз кулына алып,
“Бисмилләһ”-диярәк ташка өч мәртәбә суктылар.

Беренче сугуда каяның өчтә бере купты. Сугуның


кувәтеннән чыккан яшен утлары Мәдинәнең ике
каялыгының арасыны яктыртты вә Ямән тарафына
атылды. Пәйгәмбәребез шундук “Аллаһү Әкбәр! Миңа
Ямәннең ачкычлары бирелде. Хәзер Санганың ишекләр
ен күрәмен.”-диде.

Икенче сугуда, ташның тагыда өчтән бере сынды.


Тирә-якны яктырткан яшен утлары Шам тарафына
атылды. Пәйгәмбәребез; “Аллаһү Әкбәр!Валлаһи, миңа
Шамның (Византия) да ачкычлары бирелде. Әле
аларның кызыл сарайларыны күрәмен”-боерды.

Өченче сугуда, ул ватылмаган каяның калган


өлешедә Расулуллаһның сугуыннан соң бүлгәләнеп
таралды. Вә шуның белән кая тулысынса ватылып
бетте. Вә өченсе сугудагы булган яшен, Иран тарафына
атылды. Пәйгәмбәребез; “Аллаһү Әкбәр!Миңа Фарсның
да ачкычлары бирелде. Менә шуннан Мәдаин вә Кисра
сарайларыны күрәмен.”-боерды.

Болар киләчәктә булачак сөенечләр иде. Исламның


таралуы өч дулкын хәлендә бөтен доньяга җәеләчәгенә
ишарәт итте вә шулай булды да.
Сугышның балануы
Ике атна кебек бер вакытта, хәндәк мөгҗизәләр
белән, тулы хикмәтләр белән казылып теләнелгән хәлгә
килгән иде. Мөселманнар сыртларыны тауга таяп, өч
мең кеше белән Мәдинә шәһәрен сакларга тиешләр иде.

Вә мөшрикләр Мәдинәгә килделәр. Хәндәк белән


каршылашкас дәһшәткә тотылдылар. Мөселманнар да
аларны ук ямгырына тоттылар. Курәиш хәндәкнең теге
ягында калды. Вакытта күп кенә үтеп китте. Курәишнең
иң кувәтле буларак танылган кешеләренең бересе Амр
ибне Абди Вәдд хәндәкне аты белән сикереп үтте. Аның
белән Хз. Али каршылашып шундук Амрны шитдәтле
бер кылыч сугуы белән аны җиргә аударды. Хәндәкне
аты белән сикереп кайбер үтүчеләр дә үтерелделәр.
Мөселманнар ук ямгырына дәвам иттеләр. Ул көн
икенде намазы да үтте соңыдан каза кылдылар. Акшам
булды. Расулуллаһ хәндәктә нәүбәтчеләр (посто вой)
куеп, мөшрикләргә төнләдә хәндәктән үтәргә форсат
бирмәде. Һава бик суык булуына карамастан, хәндәкнең
бер урынында Расулуллаһ үзе дә нәүбәт итә,
әсхабыныда җиңү белән сөендерә иде.

Бу арада, Мәдинә муныфыйклары шулай диләр иде:


“Мүхәммәд безгә Кайсернең, Кисраның байлыкларын
вәгдә итә. Без исә бүген хәндәк кырыенда тотылып
калып, бер адым алга бара алмыйбыз”.

Бер ара мөшрикләрнең, мөселманнар өстенә ныклы


хәрәкәт итүләре арттыкча артты. Моның өстенә, Бәни
Курайзаның биргән гаһедләрен бозарак, Курәиш белән
берләшүләре хәбәрен ишеткәч, мөселманнарның хәле
тагы да авырлашты. Вә моның белән мөселманнар
аркаларыннан һөҗем ителделәр.

Җенабы Хак, бу хәлне Курьәндә шулай хәбәр бирә: “Ул


вакыт мунафыйклар белән калбләрендә чир булганнар,
′Аллаһ вә Расуле безгә бер алдатудан башка бер нәрсәдә
вәгдә итмәгән′-диләр иде. Алар качудан башка бер нәрсә
дә теләмиләр иде. Ул вакыт дошманнарыгыз өстән дә
астанда һөҗем иткәннәр иде. Ул мизгелдә күзләр
акайган, йөрәкләр табаннарга төшкән иде. Төрле төрле
уйларга бирелгән идегез. Менә инде бу вакытта,
мөминнәр сыналган вә ныклы бер тетерәгәннәр иде.”
(Ахзаб 10-13)

Мөселманнар бу вакытта; “Аллаһым! Гаепләребезне


гафу ит, берлегебезне сакла.”-дип дога кылалар иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез һич туктамыйча муселманнар


га кувәт вә ныклы сүзләр белән көч биреп тора иде.
Мөселманнар нык кысылдылар. Мәдинә шәһәре һәр
тарафтан уратылып алынды. Бөтен якта мөселманнар
мөшрикләр белән сугыша иде. Аеруча суык вә ачлык та
мөселманнарны нык кына бастыра төшә иде.

Сугыш хәйләдер
Ул вакытта мөшрик сафларында булган, игтибарлы
ларыннан Наим ибне Мәсгудка Хз. Аллаһ иман насыйп
итте. Наим мөселман булды, әммә мөселман булганын
мөшрикләргә белдермәде. Төннә бер форсат табып,
хәндәкнең кырыенда нәүбәттә(пост) торучыларга
мөселман булганыны вә Расуле Әкрәм хозурына чыгар
га теләгене сөйләде. Моңа бик сөенгән нәүбәтчеләр
шундук аны Расулуллаһның хозурына чыгардылар.
Расуле Әкрәмдә аның мөселман булуын ишеткәч бик
сөенде. Чөнки сугыш вакытында берсене мөселман итү
җиңү дигән кебек иде.

Расуле Әкрәмнең янында шәһәдәт әйткән Наим ибне


Мәсгуд; “Мин вә аркадашларым Исламны сайладык.
Динебезне белмибез. Безгә ярдәм итең. Мин дә сезгә,
әһле Исламга хезмәт итәргә телим”-диде.

Расуле Әкрәм дә; “Сугышта хәйлә мубахтыр. Шулай ук


сугыш димәк хәйлә димәктер. Син дә теләгән эшеңне
эшли аласың”-дип аңа рөхсәт бирде.
Ныклы фикерле бер кеше булган Наим ибне Мәсгуд
нәрсә эшләячәгене барысында берәм-берәм Расулуллаһ
ка аңлатты. Планы бик якшы иде.

Наим ибне Мәсгуд килгән урынына кире кайтты.


Курайза кабиләсе аның мөселман булганын белми иде
әле. Наим ибне Мәсгуд, Курайзага баргач шулай диде;
“Курәиш һавалар бик суык булганы өчен сугыштан
бизде. Иртәгә алар китсәләр сез Мүхәммәд вә әсхабы
белән беергә калачаксыз. Гаһедегезне бозып дошман
белән берләшкәнегез өчен хәләгез нәрсә булыр икән?.
Минең уйлавымча сез Курәиш олыларыннан вә игтибар
лыларыннан бер ничә кешеләрене рәхин(залог) итеп
алачаксыз ки, аларда бу сугышны бетермичә китмәсен
нәр. Юк исә алар китсә сез Мүхәммәд вә әсхабы
карәында бер үзегез генә калачаксыз”. Аларга бу сүзнең
бик яшерен тотылуын сөйләде. Бәни Курайза бу сүзләр
не бик якшы-дип күрде. Наимнең бу киңәшенә рәхмәт
дәхи белдерделәр.

Наим ибне Мәсгуд, Бәни Курайзадан соң Әбу Суф


иянның янына китте. Аларга; “Яһүдиләр, Мүхәммәдкә
булган гаһедләрен бозганнары өчен бик үкенгәннәр,
аның белән яңадан аңлашканнар. Эшләгән гаепләрен
каплар өчен Курәишнең олыларыннан вә игтибарлылар
ыннан 70 кешене Мүхәммәдкә тотып бирәчәкләрене
вәгдә иткәннәр. Сездән әгәр рәхин(залог) сорасалар
катгыян бирмәгез! Минең бу сүземне дә һич кемсәгә
сөйләмәгез.”-диде.

Менә шула й итеп ике кабилә арасында шөбһә бар


лыкка килгән вә бер берләренә ышаныч һәм таяныч
лары калмаган иде.

Сабах булгач, Әбу Суфиян Курайза кабиләсенә су


гышсыннар-дип хәбәр җибәрде. Бәни Курайза исә;
“Буген сәбт(шимбә) көнедер. Без сугышмыйбыз”-дип
сәбәб сөйләделәр. “Бары-тик икенче көнне сугышыр
быз. Ул да шул шарт белән ки; безгә игтибарлы
кешеләрегездән бер ничә кешене рәхин(залог) итеп
бирсәгез. Шуның белән генә сезгә ышана алабыз.”-
диделәр.

Курайзаның бу хәле, Наим ибне Мәсгудның әйткәне


не тугрылый иде. Курәишнең аларга ышанычы
бөтенләй калмады.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең догасы вә җиңү

Бу арада, Расулуллаһ котылуның тиз булуы өчен


Җенабы Хакка шулай дога кыла һәм ялвара иде:
“Аллаһүммә мунзиләл китаб, серигал хисаб, иһзимил
әхзаб... (Әй Китабны җибәргән Аллаһым! Әй хисабны
тиз алучы Аллаһым! Сиңа, синең динеңә, синең Расуле
ңә, сиңа иман иткән мумин колларыңа дошман булган
шул кяферләрне һәзимәткә(җиңелүгә) төшер! Мөшрик
ләрне вә яһүдиләрне бозгонлыкка төшер. Араларына
зилзәлә(тетрәт) вә изтыраб(аптырау вә курку) төшер!
Аларга карата безгә ярдәм бир!)”

Расулуллаһ Әфәндебез, җирдән бер уч туфрак алып;


“Шахвәтул-вуҗух(йөзләре җиргә сөрелсен)”-диярәк
дошманнарның өстенә табан атты. Бөек бер мөгҗизә
зуһур итте, күренде.

Фахры-Каинатның бу догасының артыннан, Җенабы


Хак ураган кебек бөек вә шитдәтле бер җил җибәрде.
Шулай көчле вә шитдәтле ки, агачларны тамырыннан
куптарып алып ата, җирдән кубарган тузан вә ташлар
белән дошманның йөзенә суга, әйберләрне бер урыннан
икенче урынга күтәреп ата, дошманның палаткаларын
куптарып очыра иде. Аш казанларын да астын өскә
әйләндергән, һәр нәрсә дәһшәт кубара иде.

Курәишлеләр, мөселманнар карангыда һөҗем итәр


ләр дип курыкырга башладылар. Дәхи әле сабах
җитмичә дә инде юлга чыкканнар иде. Вә менә шулай
Хазрәти Аллаһ муминләргә лотфе белән гыйнәяте белән
ярдәмен күрсәткән иде.

БӘНИ КУРАЙЗА СУГЫШЫ


Хәндәк сугышыннан соң тирән бер нәфәс ала баш
лаган мөселманнар, Расулуллаһ белән өйләренә
кайталар, барысының да авызында җиңү сүзләре иде.
Расуле Әкрәм өенә килеп, кылычыны вә зырхыны
чыгарган гына иде, Җәбраил (г.с.) килде. “Без фәрештә
ләр сугыш киемен әле чыгармадык, синдә салма. Бәни
Курайзага кит! Җир йөзене алардан азат ит...”диде.

Пәйгәмбәр әфәндебез яңадан коралланды. Билал-е


Хабәшине янына чакырып, аңа шулай тавыш бирүен
сөйләде: “Аллаһның әмеренә итагат итүчеләр икенде
намазын Бәни Курайза тарафында кылсыннар.”

Билал, Расуле Әкрәмнең нәрсә әйтергә теләгәнен


аңлаган һәм шунда ук бөтен Мәдинә ишетерлек итеп
урамнарын йөреп чакыра башлады.

Аллаһ юлында һәр заман әзер булган мөселманнар,


бу тавышны ишетер-ишетмәс коралларын алып коралла
нып җыедылар. Пәйгәмбәр әфәндебез байракны Хз.
Алигә бирде вә ашыгу рәвештә Курайзага табан
йөределәр.
Курайза кабиләсе, мөселманнарны болай күргәч,
Аллаһ аларның калбенә курку төшерде. Ук атып каршы
торырга тырыштылар. Ләкин, мөселманнар бер нәрсәгә
дә карамыйча аларның калгасыны урап алдылар. Вә 25
көн урауда тоттылар. Соңыдан да Бәни Надир кебек
коралларын ташлап малларын алып яшәгән
урыннарыннан чыгып китәргә разый булдылар.

Ләкин, Расулуллаһ аларның бу теләкләрен кабул ит


мәде. Чөнки Хз. Аллаһ алар хакында идам(асу) хөке
мене биргән иде. Чөнки аларның нияте мөселманнар
ның төбе тамыры белән юк итәргә иде.

Бәни Курайза, Пәйгәмбәребездән, Әвс кабиләсеннән


Әбу Лубабәне киңәшләшер өчен янларына җибәрүен
сорадылар. Әбу Лубабәне җибәрделәр. Әбу Лубабә,
Мәдинә яһүдиләреннән, мөселман булган, игтибарга ия
бересе иде. Пәйгәмбәребез аны ихтирам итә иде.
Расулуллаһ аны җибәргәндә; “бар аларга Аллаһ вә
Расуле өчен насихәт ит.”-боерды.

Әбу Лубабә Янларына барды.

Курайза яһүдиләре аңа; “Я Әба Лубабә! Син ничек


уйлыйсың? Мүхәммәд безгә, минең хөкемем белән
калгадан тышка чыгыгыз!”диде”-диделәр.

Әбу Лубабә дә аларга насихәт итте. Факат шул арада


да бер кулы белән сакалыны бер кулы белән дә
богазыны тотып, “Башыгыз кисәр, белеп торыгыз”-дип,
сугышуларына ишарәт итте.
Факат аның бу хәрәкәте бер төрле иханәт була иде.
Соңыдан бу эшенә бик үкенде. Мәдинәгә килеп, үзен
Мәсҗиде Нәбәвинең баганасына бәйләп, гафү
ителгәнчегә кадәр бер нәрсә дә ашамаска, эчмәскә ант
итеп, җылап Аллаһның хөкемен көтте.

Нитәкем, бу ихласлы тәүбәсе гафу ителүенә сәбәб


булды. Хаккында Курьән Кәримдә шул аят назил булды:
“Алардан бер төркем дә гонаһларын игтираф (кабул)
иттеләр. Алар якшы бер гамәлне башка бер начар эш
белән бутаганнардыр. Булыр ки, Аллаһ алар ның
тәүбәсене кабул итәр. Чөнки, Аллаһ һич шөбһәсез күп
мәгфирәт итүче вә күп рәхмәт итүчедер.”(Сурә-и Тәүбә
102.)

Аллаһның Расуле, Бәни Курайзаның эшләгәннәренә


күрә хөкем бирергә, Әвс кабиләсенең рәисләреннән
Сагд ибне Мугазны хаким буларак сайлады. Сагд та,
хәндәк сугышында яраланган, мәсҗидтә дәвалана иде.
Сагд ибне Мугаз, Бәни Курайзаның иханәтенә хөкем
итте вә алар хаккында шул карарны бирде: “Ир
яһүдиләр асылачак, хатынлар вә балалар әсир алыначак.
Маллары ганимәт булачак”.
Пәйгәмбәребез аңа; “Әй Сагд! Син төгәл Аллаһның
хөкемене бирдең.”-диде. Аның бу карарыны кабул итте.

Бәни Курайза яһүдиләренә бу хөкем һич


көттерелмичә үтәлде. Алардан калган ганимәт, 1500
кылыч, 300 зырх, 1000 сөнге, 500 калкан вә ук, сарык,
дөя вә калган кайбер маллардыр.

Худәйбия мусалахасы(аңлашмасы)

Пәйгәмбәр әфәндебез, һиҗрәтнең алтынчы елы Зил


Кагдә аенда, төшендә үзенең вә әсхабының Мәсҗидул-
Харамга әмин буларак кергәнене күрде. Аның өчен,
Расулуллаһ гомрә хаҗы кыларга нияте бар икәнен
әсхабына хабәр бирде. Вә шулай ук Пәйгәмбәребез вә
мөселманнар Мәккәдән аерылганына инде алты ел
булган иде. Бөтен әйберләрене анда калдырганнар, ата-
аналарын, үз йортларын сагынганнар иде. Мәккәдә
булган мубәрәк Кагбә-и Мугаззаманы зыярәт итү
күңелләрендә булган иң олы теләк иде. Моңа бер төрле
форсат вә мөмкинчелек таба алмаганнар иде.
Расулуллаһның биргәне бу хабәргә бик сөенгәннәр иде.

Расулуллаһ, әнсар вә мухаҗирләрдән булган 1400-гә


якын әсхабы-кирам белән Гомрә хаҗы өчен Мәдинәдән
чыктылар. Сугышырга ниятләрендә булмагач үзләре
белән сугыш коралларын алмадылар. Бары-тик юл
хәлендә кирәк булган берәр кылыч алдылар.
Курәишлеләр, мөселманнарның Мәккәгә табан
килүләрен ишеткәч бик тулкынлана башладылар.
Шәһәрнең кырыена чыгып тезелделәр. Аларны Мәккәгә
керетмәскә-дип карар алдылар. Ул вакытта, әле
мөселман булмаган Халид ибне Вәлидне 200 кешелек
атлылар белән аларга каршы чыгардылар. Расулуллаһ
моны ишеткәч; “Бу курәиш нәрсә эшли!? Сугыштан
туеп бизмәделәрме икәнни?”-диде. Халид ибне Вәлид,
мөселманнарның күп санлы икәнлеген күргәч, каршы
тора алмаганын аңлап шундук Мәккәгә кире борылды.

Вә мөселманнар, Худәйбия дигән җиргә килеп


җиттеләр. Бу урын Мәккәдән 24 километр ераклыкта
иде. Пәйгәмбәребезнең дөясе бүтән алга бармыйча бу
урында туктап калды. Ничек кенә тырышсалар да дөяне
урыныннан кузгата алмадылар. Алга барыга теләге юк
иде бу дөянең. Моны күргән бөтен мөселманнар
аптырашта калдылар.

Пәйгәмбәр әфәндебез бу хәл каршысында шулай


боерды; “Фил вакыйгасында филне туктаткан Җенабы
Хак, хәзердә дөяне туктатты. Аңлашыла ки, Курәиш
безне бу гомрә зыярәтенә Мәккәгә керетмәячәк.”

Худәйбиянең ниһаятендә, су корыган бер шишмә


башына килеп туктадылар. Бу арада Пәйгәмбәр
әфәндебезнең бөек бер мөгҗизәсе буларак ул коедан су
кайнап ага башлады. Бөтен мөселманнар нәтиҗәнең
нәрсә булыр икән дип көтә башладылар. Чынлыкта
мөселманнар әгәр теләсәләр Курәишне җиңеп Мәккәгә
керә алырлар иде. Ләкин алар мәҗбур булмасалар, кан
түгергә бер дә теләмәсләр иде. Вә Кәгбәнең мубәрәк
булуы сәбәбле аның тирә-ягында кан түгәргә һич тә
теләмәсәр иде. Шулай ук та туктап калуы, бу тапкырда
Мәккәгә керә алмаячакларына олы бер ишарәт дип
санала иде.

Мөселманнар, Худәйбиягә килгәч, Курәиштән бер


илче килеп, мөселманнарның нигә килгәннәрен сорады.
Пәйгәмбәр әфәндебез дә, сугышырга дигән ният юк
икәнлегене белдерер өчен Курәишлеләргә бер илче
җибәрде. Курәишлеләр, килгән илчегә һөҗем итем
үтерергә теләделәр. Бары-тик арага керүчеләр коткарды
лар. Илче Пәйгәмбәр әфәндебезнең янына килеп булып
беткәннәрне аңлатты. Мөшрикләрнең болай кыйлану
лары Расулуллаһны бик кыерсытты.

Моңа күрә Расулуллаһ соң буларак Хз. Госманны


Мәккәгә илче буларак җибәрде. Хз. Госман бер
таныганы кешенең саклавы астында Мәккәгә керде.
Курәишкә, Хз. Пәйгәмбәрнең килү ниятене киң итеп
тәфсилләп аңлатты. Курәишлеләр аңа; “Син теләсәң
бәйтне таваф итә алырсың”-диделәр.

Хз. Госманда; “Пәйгәмбәр таваф итмичә мин таваф


итә алмам. Без бәйтне җәмәгәт буларак таваф итәргә
килдек. Корбаннарыбыз да яныбызда. Таваф итеп
корбаннарыбызны чалганнан соң борылып кире кайтып
китәбез.”-диде.
Курәиш азгыннары Хз. Госманны хапс(арест) ит
теләр.

Хз Госманның кире килүе соңга калды. Бу арада


мөселманнар арасында аның үтерелгән хәбәре таралды.
Аллаһү Тәгәләнең сөекле Пәйгәмбәре бу хәлгә бик
кызган иде. Чөнки ул сугыш өчен түгел, гомрә хаңы
өчен килгән иде. Шулай ук мөселманнар да бу хәлгә
бик кыздылар вә кайгырдылар.

Курәишнең бу эшләренә каршы Әсхабы-Кирам,


Худәйбиядә бер агачның астында, Фахры-Каинатка
бәйгат иттеләр. Мотлак итагәт вә баглылык бәянында
булынып; “Я Расуләллаһ! Үлсәк тә кире борылыш юк.
Синең эзеңдәбез, юлыңдабыз вә әмереңдәбез.”-дип
кулларын тотып гаһед иттеләр.

Җенабы-Хак бу бәйгатта булучылардан риза


булганыны Курьән аятләре белән бәян кылганы өчен бу
бәйгатка “Бәйгатур Ризван”(Бөек Аллаһның вә аның
Расуленең риза булганы бәйгат)”-диелер ки, бу бәйгатта
булучыларның барысыда җәннәт белән мүбәшширдер,
сөендерелгәндер.

Бу тапкырда Курәиш, үзләренә ышанычы там булган


Урвә бин Мәсгудны илче буларак җибәрделәр. Бу илче
дә Расулуллаһка: ”Курәиш сине бетерсә әгәр, тирә-
ягыңдагылар тузан кебек очып таралып бетәчәк ләр.
әгәр яңылыш күрмәдем исә монда кадәр коралсыз
килгәнсез. Иртәгә сугыш булып, барысыда яныңнан
качып китеп сине ялгыз калдырсалар, ул вакыт хәлең
ничек булыр икән.”-дип куркыту сүзләре сөйләде ки,
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) бу сүзләргә түзә алмыйча;
“Языклар, үкенечләр булсын сиңа! Безме очып таралып
бетәбез? Безме Расулуллаһны ташлап качабыз?”-дип
арага килеп кушылды.

Бер аз соңырак та Мугирә бин Шугбә, Урвәнең бу


сүзләренә кызып; “Тагын монда бер аз болай сөйләшеп
утырсаң, кулың гәүдәңнән аерылачактыр.”дип кисәтеп
куйды.

Бу сөйләшүләр арасында бөтен әсхабның, Расуле


Әкрәмнең тирә-ягында ничек йөрүләре, аның
әмерләренә ничек игтибарлы булулары, араларындагы
сөйләшүләр вә Расуле Әкрәмгә хөрмәтләре, Урвәнең
игтибарыны җәлеп итте. Чөнки бу көнгә кадәр мондый
бер нәрсә күрмәгән иде. Аяк үрә торып бер нәрсәдә
сөйләмичә көләч йөз белән аннан чыгып Мәккәгә
килеп, Курәишлеләргә торышны шулай аңлатты: “Әй
Курәиш! Мин Кисраны, Кайсерне сарайларында зыярәт
кылдым. Нәдҗаши белән дә үз дәүләтендә күрештем.
Һич бересене дә Мүхәммәднең үз кавеме арасындагы
игтибары кадәр аларның игтибарлы булуын күрмәдем.
Һич бер хөкемдарның да Мүхәммәд кадәр кавеме
арасында сөелгәнен күрмәдем. Мүхәммәд тахарәт
алырга теләгәч, барысы да йөгерә, җиргә бер чәче
төшсә, барысыда аны күтәрә. Боларның Мүхәммәдне
ялгыз калдыруларына мөмкинчелек юктыр. Сездә шуңа
күрә карар бирең.”

Бөтен Курәиш рәисләре бөтен булганнарга апты


рашта калганнар иде. Хәттә Әхабиш рәисе Хуләйс кы
зыксынып; “Бер дә мин барып аның белән сөйләшим”-
диде.

Хуләйс, Расулуллаһның хозурына килгәндә, Урвә


нең тугры сөйләгәненә ышанган иде. Бер төрле дә
сөйләшә алмыйча бары-тик бөтен хәлләрне кырыйдан
гына карап тора иде. Расулуллаһ, корбанлык
хайваннарны алга табан куылуын вә бу әдәмнең дә
корбаннарны күрүен теләде. Корбаннарны үз күзе белән
күреп, мөселманнарның да дәвамлы буларак “Ләббәйк!
Аллаһүммә Ләббәйк”-дип тәлбия укыган нарын
ишеткәч, аларның сугыш өчен түгел, зыярәт өчен
килгәннәрен ачык бер рәвештә аңлап тулы кәнәгәт
эчендә калды.

Шуңа күрә, Мәккәгә кайтып Курәишкә; “Бу кавем


гомрә хаҗы өчен килде, кешеләр теләгәне вакытта
Кагбәне таваф итсеннәр дә Абдулмутталибның улы
таваф итмәсен! Кәгбәнең Раббысына ант итеп әйтәм ки,
Курәиш һәләк булыр.”-диярәк Курәишкә торышны
аңлатты.
Вә шулай ук бу хәбәр белән бергә, мөселманнарның
сугыш өчен бәйгат иткән хәбәре Курәиш арасында бик
тиз таралып өлгерде. Йөрәкләренә курку керде.
Мөселманнарга явызлык кылыр өчен 50 кешене
җибәрделәр. Мөселманнар аларның барысыныда әсир
иттеләр. Бары-тик рәисләре качып котылды. Моны
ишеткән Курәиш каршылык күрсәтерә маташа башла
ды. Мөселманнардан ун кешене әсир итеп бер кешене
шәһид иттеләр. Курәиш бу әсирләр сәбәбеннән дә
куркып Сухәил ибне Амрны сулх(барыш) өчен
җибәрделәр.

Килгән бу илче, Расулуллаһның хозурына чыгып


Курәиш исеменнән гафу сорады вә шулай дәвам итте:
“Я Мүхәммәд! Бу булып беткән хәл-вакыйгалар акыллы
ларыбызның түгел, аяк астындагыларыбызның фикере
дер. Безгә әсир алганнарыгызны җибәрегез”.

Расулуллаһ шулай җәвап бирде; “Сез яныгыздагы


ларны җибәрсәгез, бездә җибәребез”. Вә мөшрикләр,
Хз. Госманны (р.г.) вә янындагы ун кешене җибәрделәр.

Худәйбия антлашуының шартлары

Сухәйл, курәишнең солох шартларын сөйләде.


Шартлар өстендә бик озак тартыштылар. Беренче
карауда тәклиф ителгән шартларның кайбер өлешләре
мөселманнарның өстенә табан иде, каршы иде. Озак
уйлап фикер ителгәннән соң, Расулуллаһ кан
түгелмәсен-дип фидакарлык итеп солох антлашуына
разый булды. Худәйбия антлашуларының шартлары
шулар иде:

1. Курәиш белән мөселманнар арасында ун ел буена


сугыш булмаячак.
2. Курәиштән бересе мөселманнар тарафына
чыгарса кире биреләчәк. Факат мөселманнардан
бересе Курәиш тарафына чыгарса кире
бирелмәячәк.
3. Мөселманнар бу елда гомрә хаҗы кылмаячаклар.
Бары-тик киләсе елда кылачаклар вә Мәккәдә өч
көн калачаклар һәм янларында юл коралы була
рак бары-тик бер кылыч булачак.
4. Мөселманнар, Мәккәдә булган мөселманнардан
һич бересене дә үзләре белән Мәдинәгә алып
китмәячәк. Мәдинәдәге мөселманнардан бересе
Мәккәдә калырга теләсә, аны калдырачаклар.
5. Гарәбләрдән нинди дә булса бер кабилә теләсә
мөселманнарга теләсә Курәишкә кушыла алачак.
Расуле Әкрәм Сухәйлнең бу шартларын кабул итте.

Әсхабы Кирам шартларның авырлыгына түзә


алмыйча, Расулуллаһка, “Я Расуләллаһ! Безгә мөселман
буларак килгән бересене ничек була да без аны кабул
итмибез. Алар исә кяферне кабул итәрләр”-диделәр.

Киләчәк вә булачакларның барысыда Аллаһ тара


фыннан үзенә белдерелгән вә алны якшы күргән
Каинатның әфәндесе шулай боерды: “Аларга мөселман
булганнан соң бересе килерсә, алар аны кире
бормасалар да Аллаһ кире борыр. Безгә мөселман
буларак килгән бересене без ни кадәр кире борсакта
Аллаһ аны котылучыларның сафына алгандыр”.

Мөһим булган мөшрикләр белән бер аңлашу төзү


иде. Бу аңлашу киләчәктә мөселманнарның файдасына
булачак иде вә шулай булды да.

Антлашуның язылуы
Антлашуның шартларын Хз. Гали яза башлады.
Мөшрикләр, баш тарафта “Бисмилләһир рахманир
рахим” язуына разый булмадылар, бары-тик
“Бисмикәлааһүммә” язылуын кабул иттеләр.

Бер аз соңырак Расулуллаһ Хз. Галигә; “Бу,


Аллаһның Расуле Мүхәммәд белән Сухәйл ибне Амр
арасында барштыр.” Сүзләрене яздыргач, Сухәйл моңа
да каршы чыкты вә “Без әгәр синең Пәйгәмбәрлегеңне
кабул итсә идек, сиңа каршы чыгармы идек? Нигә сезне
Кагбәне зыярәт итүдән тыяр идек?”-диде.
Расуле Әкрәм: “Сез ялганласагызда мин янә дә
Аллаһның Расулемен. Я Гали! Сухәйлнең дигәне кебек
гаһедне ′Абдуллаһның улы Мүхәммәд′-дип яз”-диде.

“Аллаһның Расуле” сүзләрене бетерү, Хз. Галигә


бик авыр килде. Сөртә алмады. Кырыйга китте. Расуле
Әкрәм аны үз кулы белән сөртте. Хз. Гали дә ”Абдул
лаһның улы Мүхәммәд”-дип язды.

Бу аңлашу язылып бетәр бетмәстән шул вакытта,


Сухәйлнең улы Әбу Җәндәл, Мәккәдән качып, баглан
ган баулары белән бергә мөселманнарның янына килде.
Элгәре аны атасы, Мәдинәгә һиҗрәт итәргә бирмәгән
иде. Каинатның олы Пәйгәмбәре, Әбу Җәндәлгә, атасы
Сухәйл янында шулай диде: “Без бер гаһед яздык. Ул
кавем дә безгә гаһелд бирде. Биргәнебез сүздән кире
кайтмыйбыз. Син сабыр ит. Аллаһ даима зәгыйфләр
белән бергәдер.”-диде.

Моны ишеткән яш кеше бик тәьсирләнде.

Аллаһның бөек Пәйгәмбәре бу гаһеднамәне тамгала


гач, әсхабына чәчләрене кыскартырга, корбанларыны
кисәргә вә ихрамнан чыгуларын әмер итте.

Мөселманнар моны ишетсәләр дә таваф итү


өметләрен өзмәгәч, ихрамнан чыкмыйлар иде.
Расулуллаһ бу хәлгә кызып хатыны Умме Сәләмә янына
керде вә шулай диде: “Мөселманнар әйткәнемне
үтәмәделәр-дип кайгыруын белгертте.!”

Умме Сәләмә Расулуллаһны юатты. “Башта син үзең


чәчеңне алдыр, корбаныңны кис вә ихрамнан чык.
Аларда бу елны теләгәннәре булмаячагын күрерләр вә
сиңа иярерләр”-диде.

Вә моны ишеткән Пәйгәмбәр әфәндебездә, чадыр


дан чыкты. Дөясене корбан итеп чәчене алдыргач,
ихрамнан чыкты. Мөселманнар да аңа ияреп
корбаннарын кистеләр вә чәчләрене алдырдылар.

Бу хәдисә безгә, фигыл вә гәмәлнең сүздән


тагында хәерле вә тагы да мүәссир(тәьсир)
икәнлеген күрсәтәдер.

Ул вакытта искән бер җил, аларның чәчләрене алып


Харәме Шәрифкә табан илтә иде. Моңа бик сөенделәр.
“Бу Аллаһ тарафыннан гамәлләребезгә ирешү өчен
истерелгән бер җилдер”-диделәр.
Расуле Әкрәмнең Худәйбия юлчылыгы егерме көн
барды. Пәйгәмбәребез вә Әсхабы Мәдинәгә кайтканда,
юлда, якында булачак бөек фәтихне сөенчеләгән Фәтих
сурәсе назил булды. Сөенделәр. Фәтих сурәсе назил
булганга күрә, теләгәннәре шәһәр Мәккә мухаккак
фәтих ителәчәк иде.
Исламга дәгвәт хатлары вә Илчеләр
Худәйбия мусалахасы(аңлашу) белән мөселманнар
барлыкларыны һәр тарафка тагыда якшы бер шикелдә
ишеттерделәр булды. Бер тынычлык вакыты башлагач,
Хз. Пәйгәмбәребез Византияга, Иранга, Мысырга,
Хабәшистанга вә ерак гарәб кабилә рәисләренә, илчеләр
белән хатлар җибәреп аларны Исламга дәгвәт итте.
Көмештән бер мөһер(печать) ясатты. “Мухәммәдур
Расулуллаһ” язылган иде. Хатларны аның белән
мөһерләп җибәрде. Вә шулай итеп тәүхид динене
доньяның һәр ягына ишеттерде булды.

Иран Кисрасыннан башка бөтен хөкемдарлар,


илчеләрне бик хуш каршыладылар.

Византия хөкемдары Кайсер, Пәйгәмбәребез хаккын


да үз илчеләреннән вә Әбу Суфияннан бик киң
мәглумәт алган, Хабәш хөкемдары, дәгвәткә ияргән вә
иман иткәнене ачыклаган, Мысыр хакиме Мукавкис исә
Пәйгәмбәребезгә җылы бер җәвап язган вә
Мысырлылар арасында югары игтибарга ия булган ике
җария (хезмәтче хатын-кыз), бер кием бер дә ат
җибәргәндер. Бу җарияләрдән бересе дә Мария
(р.ганһә) валидәбез булып Хз. Ибраһим аңардан доньяга
яралгандыр.
Пәйгәмбәребезнең Мукавкискә җибәргәне хат әле дә
Истанбулда Топ Капы сараенда калган изге аманатлар
белән бергә сакланадыр.

ХАЙБӘРНЕҢ ФӘТХЕ
(Һиҗри 7, Милади 628)

Хайбер, Мәдинә-Шам юлы өстендә, мул хөрмәле,


эч-эченә калгалар белән уратылган, якшы туфраклы,
бик мөһим бер җир иде.

Хайбәр, яһүдиләрнең кулында иде. Мәдинәдән


чыгарылган яһүдиләрнең бер өлеше дә монда килеп
җирләшкән иде. Һәм бу урын, бөтен Хиҗаз яһүдиләре
нең мәркәзе, центры вә бер калгасы рәвешендә иде. Бу
яһүдиләр, Исламга каршы Мәккәлеләрне дәвамлы
котыртканнар, Хәндәк сугышыныда алар нигезләгән
иде. Аеруча үзләренә тәклиф ителгән аңлашуныда кире
какканнар иде. Мәдинәгә һөҗем итәр өчен план
хәзерлиләр иде.

Расуле Әкрәм, Худәйбия мусалахасыннан бер ай


соң, һиҗрәтнең 7 елында, дошман хәрәкәтләнә
башлаганчы, хәзерләнеп яткан дошманны үз урынында
бастыру нияте белән, 1600 кешелек бер гәскәр белән
Мәдинәдән юлга чыкты. Мәдинә-Хайбәр арасындагы
150 километрлык юлны өч көндә үттеләр. Юлда Әсхабы
Кирам югары тавыш белән тәкбир әйтәләр иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез; “Әкерен сөйләгез. Сез ерак яки
саңгырау бер барлыкка хитаб итмисез. Заты Кибрия
сезгә бик якындыр.”боерды.

Бу тапкырда Умме Сәләмә (р.ганһә) валидәбез дә


Пәйгәмбребез белән бергә иде. Аеруча кайбер хатыннар
да гәскәргә кушылганнар иде. Пәйгәмбәребез аларга ни
өчен килгәннәрен сорады. Аларда, “Гәскәрләргә ярдәм
итәргә, чирлеләргә дару бирергә, сугыш мөйданында су
таратыр өчен килдек”-диделәр.

Пәйгәмбәр әфәндебез разый булды. Алар да сугыш


мәйданында актив эшләделәр. Ганимәттән үзләренә дә
өлеш чыгарылды.

Хайбәрнең ныклы җиде калгасы бар иде. Боларның


исемләре; Кәтибә, Наим, Шык, Гамус, Назарәт, Сулалим
вә Сатых иде.

Хайбәр калгасының уратылуы

Яһүдиләр, Хз. Пәйгәмбәребезнең аңлашу тәклифен


кире кагып сгышырга карар биргәннәр иде. Рәисләре
булган Сәллам бин Мишкем, сугыш әмерен бирде. Вә
Пәйгәмбр әфәндебез дә калганы мухасара итте, урап
алды. Бу урату көнләрчә дәвам итте. Фәтих җиңел
булмады. Яһүдиләр бик якшы хәзерләнгәннәр иде.
Кораллары да күп иде. Бу сугыш, бер караганда әлегә
кадәр булганнардан иң шитдәтлесе була иде.
Курәишлеләр дә мөселманнарның җиңеүенә ихтимал
бирмичә, бу сугышны бөек бер интерес белән көзәтеп
торалар иде. Яһүдиләр бөтен көчләрен уртага
куйдылар. Сатых вә Сулалим калгаларына хатынларны,
Наим калгасына сатучыларны җирләштерделәр.

Мухасара ике атна барда исә дә бер нәтиҗә


алынамады. Бу арада, Катафан яһүдиләренең дә
калгадагы яһүдиләргә ярдәмгә киләчәкләре хәбәре
килде.

Пәйгәмбәр әфәндебез моңа бик кайгырып куйды.


Башы авыртты. Хз. Галинең бер күзе авырта иде.
Катафанлыларга бер төркем гәскәр җибәрелде. Алар да
курыктылар, килә алмадылар. Беренче алыначак максат
Наим клгасы иде. Аңа юнәтелгән һөҗемне Махмут
ибне Мәсләмә идарә итә иде. Һава кызу булганлыктан
Махмут ибне Мәсләмә калганың күләгәсендә утырган
да, яһүди командиры Кинане ибне Раби аның башына
таш атып аны шәһид итте. Сугыш сузыла, бик авыр
бара, бер төрле бетми иде. Пәйгәмбәр әфәндебез
калганы фәтх итәр өчен (алыр өчен) Хз. Әбу Бәкерне
җибәрде. Нәтиҗә чыкмады. Соңырак Хз. Гомәрне
җибәрде, янә дә нәтиҗә булмады. Яһүдиләр бик каты
терәнеп торалар иде. Чыгарылган гәскәрләр белән
калганы алырга бирмиләр иде. Көннәр үтә, фәтих бер
төрле килеп чыкмый иде.
Аның өчен Пәйгәмбәр әфәндебез; “Мин байрагым
ны иртәгә, калганы каһир вә батырлык белән алачак,
Аллаһның вә Расуленең сөйгәне бер каһраманга
бирәчәкмен”-боерды.

Пәйгәмбәребезнең байракны Хз. Галигә


бирүе
Һәр кем, бу каһраман кем булыр икән дип торалар
иде ки, Пәйгәмбәребез Хз. Галине сорады. “Күзе
авыртканы өчен үз чадырындадыр.”-диделәр. Аны
чакыртты. Мубәрәк куллары белән күзләрене мәсх итте,
сыйпады. Бер мөгҗизә-и Пәйгәмбәри буларак шундук
Хз. Галинең күз авыртуы бетте. Күзе ачылды.
Пәйгәмбәребез аңа бөек бер тәвәтҗух белән байракны
биреп фәтих өчен калгага җибәрде.

Хз. Гали, байракны эләктереп калгага табан атылды.


Каршысына чыккан яһүдиләрнең башын уңга сулга
очырды. Сугыш бик кызгын бара иде. Бер ара Хз.
Галинең кулыннан калканы очып төште. Ул Аллаһның
арсланы барып калганың капкасын кутарып алып, аны
калкан урынына кулланып сугышырга дәвам итте.
Ниһаят бу калганы алдылар.
Хз. Галинең куптарып алып, бер кулы белән
кулланган бу калга капкасын соңыдан җиде кеше
урыныннан кузгата алмагандыр.

Наим калгасыны алганнан соң, Хз. Гали


калгаларның иң куәтлесе булган Гамус калгасына
һөҗем итте. Бу калганың командиры булган,
Гарәбләрнең мең кешегә торыр дигәне мәшһур яһүди
батыры Мәрхаб, коралланган хәлдә үзене мактаган
бәетләр сөйләп мөйданга чыкты.

Моңа каршы Хз.Галидә, мубарәзә мәйданына


күкрәгән арслан кебек атылды. Ул да азгын яһүди
кяференә шул бәетләр белән җәвап бирде:

“Әнәлләзи сәммәтни умми Хайдара,


Кәлләйси габатин кәрихил мәнзара,
Әкилукум бис сәйфи кәйләс сәндера
Әтагну бир румхи бутәнәл кәфара”
(Анам миңа Хайдар исмене биргәндер,
Мин урмандагы куркыныч арслан кебекмен
Кылычым белән сезне сәндәра кебек ашармын
Сөнгемне дә кяферләрнең эченә бик яман тыгармын)
Хз. Гали, кылычыны аның түбәсенә индереп ул
азгын яһүди кяферен бер сугуда җиргә аударды вә хак
буларак та Хайбәр Фатихы исемен алды.
Яһүди калгалары бер бер артлы төшә бара иде ки,
Сатых вә Сулалим калгаларындагылар чарасыз калып
солох(аңлашу) сорадылар. Нәтиҗәдә мөселманнарга
биргәннәре җирдә, бары-тик игенче буларак калулары
вә һәр елгы ураҗайдан яртысыны мөселманнарга бирү
шарты белән мөрәҗәгәтләре кабул ителде. Хайбәрнең
фәтихеннән соң, тәслим булган яһүдиләрнең кайберләре
бу урынны ташладылар. Кайберләре дә солох белән
генә калдылар. Бу урынның иген-басу эшләрен идарә
итәр өчен Абдуллаһ ибне Рәваханы вали итеп тәгәен
иттеләр.

Хайбәр калгасы фәтих ителгәндә бик күп ганимәт


алынды. Яһүдиләрнең кайбер яшерен хазинәләре дә
табылды. Болар күмелгән җирдән чыгарылды. Хазинә
катыр тиресеннән эшләнгән тулум эчендә авызына
кадәр җәүһәрләр белән тулы иде. Бу хазинә, Гали
Хакайкның хазинәсе иде. Бу хазинәдән чыгарылган
җәүһәрләр ун мең алтын белән кыйммәтләндерелде.

Сугышта мөселманнардан 15 кеше шәһид булды.


Яһүдиләрдән 93 кеше үтерелде. Калганнары үзләре
тәслим булды.

Бер яһүди хатынының Пәйгәмбәребезне


үтерергә тырышуы
Яһүдиләр, җиңелгәннәре хәлдә дә һаман дошман
лыкларыны эшләргә, таратырга телиләр иде. Ул вакытта
бер яһүди хатын, Пәйгәмбәребезгә кызартыл ган бер
сарык итеннән ризык бүләк буларак китерде. Бу сарык
итеннән булган ризык, агу сәнгатыны һәр милләттән дә
якшы белгән яһүдиләрнең, бөтен һөнәрләрене кулланып
үтерү нияте белән эшләнгән ризык иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез, аны ризык итәргә дип бөтен


әсхабын чакырды. Бер кисәк капканнан соң авызыннан
чыгарып атты вә итнең агулы икәнен ашамауларын
сөйләде. Факат моннан бер кисәк йотып өлгергән
әсхабтан Бишр, котыла алмыйча вафат итте.
Пәйгәмбәребез агуның тәсиреннән котылу өчен ике
көрәк сөяге арасыннан кан алдырды.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең, еллар буе “Һаман теге


яһүди хатынының агулап биргән сарык итеннән
авызыма алганым кисәкнең әчесене сизәмен.” дигәне
булгандыр. Агуны биргән яһүди хатынны, вафат иткән
сахабинең урынында шундук астылар.

Пәйгәмбәребезнең Хз. Сафия белән өйләнүе

Хайбәр әсирләренең арасында, яһүди рәисләреннән


булган Хуәйнең кызы Сафия дә бар иде. Сафиянең ире,
янә яһүди рәисләреннән Кинане ибне Раби иде. Әсир
ителгәндә Хз. Сафиянең битендә бер шеш бар иде.
Моның сәбәбен үзенә соралганда; “Сез калганы урап
алган көннең кичендә мин бер төш күрдем. Шулай ки;
күктән бер ай төште, мин дә аны кочакладым. Уянгач
төшне иремә сөйләдем. Бик кыенсынды. Ачуланып′Син
Хиҗаз әфәндесе Мүхәммәдкә барыга телисеңме′-диеп,
йөземә сукты. Йөземдәге шеш аннандыр.”-диде.

Ул, Хайбәр эчендә сүзе үткен хатынлардан иде.


Әсхабы Кирам, Расуле Әкрәмнең янына килеп, бу
хатынның аңа бик мунасип төшкәнене сөйләделәр.
Расуле Әкрәм дә аларның теләгәннәренә ияреп,
Сафияне азат итеп үзенә хатын итте. Сафия дә моңа бик
сөенде. Мөминләрнең әниләре булу бәхетенә иреште.
Хз. Сафия озак вакыт Расуле Әкрәмнең янында калып
аңа садык зәүҗә булды.

Хз. Сафия соңырак вакытында булып үткән шул


хәдисәне аңлатыр иде: “Мин атамның вә абзыем Әбу
Ясирның бик яраткан балалары идем. Һәр икесе дә
мине кулларыннан һич төшермәсләр иде. Бу
мөгамәләне дә миңа гына кылалар иде. Кайчан ки,
Расулуллаһ Мәдинәгә килеп Кубада туктады, атам белән
абзыем кояш тумадан өйдән чыктылар вә кояш баегач
кына кайттылар. Һәр икесенең дә төсләре киткән,
кайгылы икәнләре билгеле иде.
Мин дә алардан иркәләү көттем, факат боролып та
карамадылар. Абзыем шулай ди иде: “Улмы иде улмы
иде?
Атам да; “Әйе улдыр.”
Абзыем, “Аны таныйсыңмы?”-диде.
Атам да; “Әйе таныймын”-диде.
Абзыем дәвам итеп диде ки: “Сиңа ни булды?”
Атам да, “Мин дә шитдәтле дошманлык уянды”-
диде.

Хз. Сафиянең атасының вә абзыйсының “ул”-дип


сөйләгәннәре кеше Пәйгәмбәребез иде. Аларның
Пәйгәмбәр әфәндебезне таныганнары хәлдә иман
итмичә мәхрум булулары янында Хз. Сафиягә ирешкән
лотуф нинди бөектер, түгелме?

Яһүдиләрнең итагате

Хайбәр фәтих ителгәннән соң, Пәйгәмбәр әфәнде


без Фәдәк яһүдиләренә хабәр җибәреп алардан Ислам
дәүләтенә итагат итүләрен сорады. Алар да кан
түгелмәсен-дип ясак түләргә кабул иттеләр. Моның
кебек Тейма Яһүдиләре дә сугышсыз ясак түләргә
риза булдылар. Хозур эчендә үз җирләрендә калды
лар. Вадил Кура яһүдиләре исә итагат итмичә
сугышырга калкыштылар. Мөселманнар ныклы гына
бастыргач тәслим булып, буйсындылар. Халкыны исә
үз җирләрендә калдырылып, Хайбәрдә кебек түләү
шартына куйдылар.

Бу рәвештә Гәрабстандагы бөтен яһүдиләргә баш


идерелде. Яһүди мәсәләсе хәл ителгәч, шималдән
булган куркынычта ябылганы кебек мөшрикләрнең дә
кулы канаты сынды булды. Мөшрикләр мөселман
нарга һөҗем итәр өчен кулын сузачак яки
аркаларыннан котыртачак бересене дә таба алмыйлар
иде. Инде мөселманнарны игтибарга алмаган вә
аларның хәбәрләре булмадан бер эш йөретүче
калмаган иде.

Хайбәрнең фәтхе вакытында куелган кайбер


шәригәт хөкемнәре

Тырнаклы ерткыч хайваннарның вә аулаганнарыны


бүлгәләп өзгәләгән хайваннарның итенең ашалуы харам
кылынды.
Мәркәб(ишәк) вә катырның итләрене ашау тыелды.

Сугышта әсир булган хатыннарга, өч ай үтмичә


мөнасәбәттә булу тыелды. Чөнки аларның йөклеме
түгелме икәнлеген белү өчендер. Йөкле исә баласын
тудырганчыга кадәр аларга якынаю тыелгандыр.

Алтын вә көмештән артыгы белән алырга, сатырга


ягни процент харам кылынды.
Җаһилият вакытыннан бирле килгән вакытлы никах
та тыелды.
УМРӘ ХАҖЫ ВӘ КӘГБӘНЕ ЗЫЯРӘТ

Бер ел элек төзелгән Худәйбия аңлашуы кирәгенчә,


мөселманнар бу елны Кәгбәне зыярәт итәчәкләр иде.
Һиҗрәтнең җиденче елы, Зил Кагдә ае кергәч,
Пәйгәмбәр әфәндебез әсхабына, Кәгбәне зыярәт итәргә
хәзерләнүләрен сөйләде. Бөтен мөселманнар моңа бик
сөенделәр. Шулай ук аны олы теләк белән көтеп
торалар иде. Хосусан мухаҗирләр, җиде ел аерылыктан
соң аталарының аналарының үз туган йортларына
кавышычаклар, авыр вә әче көннәрдә ташлап
киткәннәре Мәккәгә кереп, Мәсҗидул-Харамны зыярәт
итәчәкләр иде.

Пәйгәмбәребез, Мәдинәдә Әбу Зәрре Гифарины


(р.г.) урынына вәкил калдырып, балалар вә хатыннардан
башка 100 атлы, 2000 кадәр мөмин белән Кәгбәне таваф
итәр өчен юлга чыктылар. Корбан итәр өчен дә алтмыш
дөя алдылар. Аңлашуның кирәгенчә Мәккәгә кораллы
кермәячәкләренә күрә янларында бары-тик кынларына
куелган берәр кылыч бар иде. Хз. Пәйгәмбәребез һәр
ихтималга каршы янына запас йөз 100 атта алды. Чөнки
мөшрикләрнең кайчан нәрсә эшләячәкләре билгеле
булмас иде. Фахры Каинат әсхабының алдында, янә
кусва исемле дөясе өстендә баралар иде. Пәйгәмбәр
әфәндебезнең дөясене, шагир Абдуллаһ ибне Рәваха
тартып бара вә дөянең алдында бәетләр сөйли иде.
Барысыда бик сөенгән вә шат иде.

Мәккәдән нинди шартлар астында вә ничә кеше


буларак чыкканнар! Хәзер исә ничә кеше буларак
Мәккәгә керәчәкләр иде!..

Курәишлеләр, аңлашуның кирәгенчә шәһәрне


бушатканнар, тау түбәләренә киткәннәр иде.
Агачларның вә чадырларының астыннан, мөселманнар
ның Мәккәгә керүләрен көзәтәләр иде. Мөселманнар
корбанлык дөяләрене алдан куалар иде. Мухаҗирләр,
туфракларына, изге урынга керү сөенечен яшиләр иде.
Ниһаят, Бәйтуллаһ(Кәгбә) күренде. Мөселманнар дога
кылалар вә барысыда бер авыздан сөйләгәннәре
“Ләббәйк, Аллаһүммә Ләббәйк... (Аллаһым, бөтен
итагатыбыз һәм сөю ышанычыбыз сиңадыр.)”
яңгыраулары җирләрне тетрәтә иде.

Бөтен калбләр Аллаһка юнәлгән. Инде уй төшенү


ләрендә ни дә мөшрикләр, ни дә башкалары бар иде.
Бары-тик, Аллаһның ризасыны төшенәләр вә аңа
коллык вә гыйбәдәт итүдә берберләре белән ярышаләр
иде.

Мәккәлеләр, Мәдинә һавасының мөселманнарны


көчсез вә зәгыйф төшергәнене, аларга ярамадыгыны
уйлап бу хосуста сүзләр чыгарганнар иде. Аларның бу
уйларының яңлыш икәнлегене, мөселманнарның
зәгыйф вә көчсез түгел икәнлегене киресенчә сәләмәт
вә көчле икәнлекләрене күрсәтер өчен, Фахры Каинат
әфәндебез; Кәгбәнең тирә-ягында беренче өч тавафның,
башны күтәреп, каты рәвештә тиз адымлар белән
йөрүне әмер итте. “Бүген үзене күәтле күрсәткәнгә
Аллаһ рәхмәт итсен”-боерды.

Пәйгәмбәребез вә әсхабы ысыленә күрә Кәгбә-и


Мугаззаманы таваф иткәннән соң, Сафа вә Мәрвә
түбәләре арасында сагьи иттеләр. Сожыдан корбаннары
ны кисеп чәчләрен алдырып ихрамнан чыктылар.
Билал-е Хабәши татлы вә гүр тавышы белән Кәгбәдә
азан укыды. Мәккә беренче тапкыр азан тавышын
ишетә иде. Офоклар азан вә тәүхид тавышы белән
чыңлады. 2000 мөселман Бәйтуллаһның тирәсендә
җәмәгәт белән намаз кылдылар. Мухаҗирләр иске
урынларыны, өйләрене, йортләрыны карап чыктылар.
Туганнары белән күрештеләр. Кардәшләре булган
Әнсарларгада иске урынларыны гиздереп күрсәттеләр,
“Менә бу безнең иске урыннарыбыз иде”-дип берәм
берәм күрсәттеләр.

Мөселманнар барысыда солох вә сукунәт


(тынычлык) эчендә иделәр. Һич бер күңелгә тигән бер
хәл булмады. Нинди чиста кешеләр! Эчке эчүче юк,
начар сөйләшеп сүгенүче юк! Бер берләренә каршы
түбән күңелле, кардәшләрчә, бер беренә җаннан
мөгамәлә итүчеләр. Нинди гүзәл холыклар бар! Фахры-
Каинат араларында кояш кебек балкый, йөри! Тахарәт
алалар, бергә намаз укыйлар, дога кылалар иде.

Мөселманнарның бу хәлене күргән Мәккәлеләр,


хайранлыктан хушларына килә алмадылар. Бу шикелдә
булган мөселманнарның бу бөек хәлләре Мәккәдән алда
Мәккәлеләрнең калбене фәтих итә иде. Кайберләре түзә
алмады, мөселман булырга җаннары атты вә мөселман
булдылар. (Халид ибне Вәлид, Амр ибне Ас вә Госман
ибне Әби Талха кебек.)

Бу зыярәт белән, Пәйгәмбәр әфәндебезнең Худәй


бия вакыйгасыннан алда күргәне төш күренгәне кебек
вакыйг булган иде. Бөтен мөселманнар, Расуле
Әкрәмнең бөеклегенә вә аның Аллаһның Расуле
икәнлегенә тагыда ныгырак җан-күңелдән ышанганнар
иде. Аеруча бу хадисә безгә, төшнең хак икәнлегенә бер
дәлил буларак җитәдер. Йосуф (г.с.)-нең, ун бер
йолдызның, кояшның вә айның үзенә сәҗдә иткәнене
күрсәткән төше, кырк елдан соң тахаккук итте.
Расулуллаһның исә бер елдан соң хакикат булды.

Мөселманнар, Худәйбия аңлашуына күрә Мәккәдә


өч көн калганнан соң Мәдинәгә кайттылар. Кайтканда,
Сәедуш- Шуһәда (шәһидләренең әфәндесе) Хз.
Хамзаның иң кече кызы Умамә, “Абзыем, абзыем! Мине
калдырма!”-диярәк Пәйгәмбәребезгә атылды.

Умамәне беренче Хз. Гали кочагына алды.


Җәгфәр ибне Әби Талиб алга чыгып; “Аны мин
үзем карап үстерермен”-диде.

Вә Умамә Расулуллаһның әмере белән Җәгфәр ибне


Әби Талибның хатыны булган Әсмага бирелде.

Амр ибне Ас белән Халид ибне Вәлиднең


мөселман булулары

Пәйгәмбәр әфәндебез әсхабы белән бергә Мәдинә


гә кайттылар. Мөселманнарның бөек вә күркәм
хәлләрен күреп күңеле ашкынган Курәишнең алдынгы
командирларының берсе булган Халид ибне Вәлид
Курәишкә шулай хайкырды: “Акылы башында булган
һәркем инде аңлагандыр ки, Мухәммәд(с.г.в.) андый
сихырчы вә шагир түгелдер. Аның китергәне Аллаһның
Кәламыдыр. Акылы башында булган һәр кем аңа
иярергә тиешледер.

Әбу Җаһилнең улы Икримә бу сүзләрне ишеткәч;


“Әй Халид! Синдә ме аталарыңнын диненнән
борыласың, сабий(йолдызга табынучы) буласың?”-
диде.
Хз. Халид исә шулай җәвап бирде; “Юк! Сабий
түгел, мөселман буламын.”

Икримә; “Курәиш эчендә, бу сүзләрне сөйләмәскә


тиеш кешеләр бар исә ул синсең. Чөнки мөселманнар
атаңның шәрәфене таптадылар. Абзыеңны, абзыеңның
улын Бәдир дә үтерделәр. Ант итеп әйтәмен ки синең
урыныңда булган бер кешедән мондый сүзләрне һич
көтмәс идем.”-дигәч,

Хз. Халид, шул катгый җәвапны бирде; “Болар


барысыда азудан җаһилият әсәрләредер. Мин, бары-тик
хакикәтне күргәннән соң мөселман буламын.”

Халид ибне Вәлиднең мөселман булуы


Курәишлеләрдән һич кемсәнең хушына китми иде. Әбу
Суфиян аның мөселман булуын ишеткәч шундук
хозурына чакыртты; “Ишеткәнем хабәр тугрымы?”-дип
сорады.

Халид ибне Вәлид; “Әйе! Тугрыдыр.”җәвабыны


бирде.

Әбу Суфиян; “Лат вә Узза исеме белән ант итәмен


ки, тугры сөйләгәнеңә инанса идем синнән алда
Мүхәммәдне үтерер идем.”-диде.
Хз. Халид кат кат кабатлап торды; “Тугры сөйлим.
Синең каршы булуың бер нәрсәдә үзгәртмәс. Мин
мөселман булдым. Чын диннең Ислам икәнлегенә
ышанамын. Әлегә кадәр бушына сугышларда
катылганмын.”-диде.

Әбу Суфиян аның өстенә ыргырга теләсәдә Икримә


аны тотып калды. Чөнки Мәккәнең торышыны беләләр
иде. Шәһәрдә мөселман булырга башлаган халык,
потларга табынучыларга нәфрәт белән карыйлар иде.

Хз. Халид һәр кемнең дә аңа ашыкканы кебек ул


әбәди нурга ашыкты йөгерде вә Мәдинә юлын тотты.
Юлда гарәб даһиләреннән булган Амр ибне Аска
очрады. Амр аңа кая барганын сорады. Халид дә:
“Мөселманлыкны кабул итәргә барамын. Мин хәзер
катгый аңладым ки, валлаһи ул хак Пәйгәмбәрдер. Тагы
нәрсә дип монда торырга инде.”-диде.

Мин дә шул фикердәмен вә моңа карар биргәнмен.”-


диде.

Икесе бергә буларак юлга чыктылар вә Мәдинәгә


барып җиттеләр. Кичә генә ширк гәскәренең башында
исламга каршы сугышкан бу ике әдәм, хәзер Мәдинәгә
килгән, Мәдинә урамнарында иләһи нурга кавышып
йөриләр иде. Халид, курәишнең атлы гәскәрләренең
башында командир иде. Ухуд сугышында Курәишкә
җиңелгән хәлдә яңы җиңүне ул китергән иде. Соңырак
Расулуллаһның хозурына чыктылар.

Каинатның бөек Пәйгәмбәре, Хз. Халидне күргәч;


“Сине безгә бүләк иткән Аллаһка хәмдү сәнәләр
булсын. Синдә хәергә алып баручы бер акылны күргән
идем...”-диде.

Хз. Халид; “Я Расулуллаһ! Миңа Исламны өйрәт.


Аллаһтан минең өчен дога кыл.”-дигәч,

Расулуллаһ шулай боерды: “Исламга керүченең


үткән гөнаһлары гафу ителер.”Соңыдан да аның өчен
дога кылды. Аллаһның Расуле аңа, “Сәйфуллаһил
Мәслул(Аллаһның хәзер кылычы)”исемене бирде.

Хз. Халид белән бергә Амр ибне Ас вә Госман ибне


Әби Талха да Исламның нурына килеп кушылдылар.
Шуның белән Исламның шәүкәт вә кодрәте артты.

Мугте сугышы

Мугте, Шам тарафында бер җирдер. Һиҗрәтнең


сигезенче елында, мөселманнар беән румлар(византия)
арасында беренче сугыш бу урында булгандыр.

Пәйгәмбәр әфәндебез мәликләргә, дәүләт


идарәселәренә җибәргән илчеләрне бик якшы каршы
алалар һәм дә бүләк белән кире кайталар иде. Болардан
Византияга баглы Басра мәликенә илче буларак
җибәрелгән Харис ибн Умәер вә аркадаәлары, калган
илчеләрнең күргәне кебек хуш түгел киресенчә үлем
тозагында калдылар. Бу бәлдәнең Шурахбил исемле
мәлике, үзенә җибәрелгән илчеләр группасын шәһид
итте. Араларыннан бары-тик берсе качып котылып
булган хәлне Расулуллаһка килеп хабәр бирде.

Расуле Әкрәм бу илчеләрнең үтерелүенә бик


кайгырды. Башка бер кем дә илчеләргә тимәгән хәлдә,
аларның илчеләрне үтерүе бик чиркен азгынлык иде.
Дәүләтләр хокукына айкыры хәрәкәт иде.

Аның өчен Зәед ибне Харисә командирлыгында


3000 кешелек гәскәр хәзерләнде. Байрак Зәедкә бирел
де. Зәед азат ителгән бео кол иде. Әсхабның олылары
эчендә бер зур гәскәрнең башына аныдң командир итеп
куелуы, Ислам да үлчәүнең лаеклыгына күрә булганын
күрсәтер. Ислам да дәрәҗә вә шәхес аерылыгы
булмаганлыкны, шәрәф вә игелектә тигезлекне күрсәтү
мисалыдыр. Бу тигезлек принцибының кулланылуы
дыр.

Хз. Пәйгәмбәребез байракны Зәедкә биргәндә шулай


диде: “Әгәр Зәед шәһид булырса аның урынына Җәгфәр
ибне Әби Талиб булсын, ул да шәһид булырса урынына
Абдуллаһ ибне Раваха булсын, ул да шәһид булырса күп
вакыт үткәрмичә арадан берегезне командир итеп
сайларсыз”.-диде.

Расуле Әкрәм, гәскәрне Мәдинәнең тышындагы


Сәниятул Вәдаг урынына кадәр озатып барды. Соң
буларак аларга тәнбиһ буларак; “Аллаһның исеме белән,
Аллаһның дошманнары белән вә дошманнарыгыз белән
сугышыгыз. Юлда нәфисләрен Аллаһка биргән кешеләр
күрәчәксез, алар белән сугышмагыз, агачларны
кисмәгәез, биналарын екмагыз.”-боерды.

Шурахбил мөселманнарның аңа табан килгәнен


өйрәнгәч хәзерләнә башлады. Үзенең көчен әз күреп
Византия хөкемдары Кайсердән ярдәм күәте сорады.
Шамда булган Румлар вә аларга ияргән гәрәбләр,
мөселманнарга каршы торыр өчен зырхлы вә кораллы
буларак 200 000 кешелек бер гәскәр хәзерләделәр.

Мугтә сугышының башлануы


Мөселманнар озак вә авыр юлчылыктан соң, Мугтә
дигән урынга килеп җиттеләр. Румларны, уйлаганнар
ыннан да акыл өсте күп икәнен күрделәр. Бу торышта
мөселманнар икеләнү эчендә калдылар: “Расулуллаһтан
ярдәм куәте ме сорарга, яки сугышырга мы?” кебек
ихтималлар тартышылды.
Абдуллаһ ибне Рәваха шулай диде; “Әй кавем! Без
ни өчен чыктык? Без йә каһарманча сугышып дан
казанырбыз, яки Хак хозурында шәһид булырбыз. Һәр
икесе дә безнең өчен хәерледер. Я җиңү, я шәһидлек...”

Бу хәл гәскәрләрнең бик хушына китте. Шуның


белән сугышырга атылдылар. Зәед ибне Харисә
гәскәрнең командиры, бөтен мөселманнар да аның
тирәсендә кылыч селтиләр. Зәед үзенә бирелгән
вазифаның кыйммәтене белә, бөтен көче белән сугыша
иде. Әмма атылган сөнгеләрнең бересе аңа килеп
иреште. Җиргә егылды, ләкин бары бер байрак кулын
да идею әле. Аны бер төрле ташлыйсы килмәде вә
шулай ди иде: “Әй гүзәл җәннәт! Сиңа якынаю ничек
якшы, аның шәрбәте нинди татлы вә гүзәлдер”-диде.

Соңырак байракны Җәгфәр ибне Әби Талиб алды.


Җәгфәр дә кулындагы байракны җаны кебек саклый
иде. Дошман аны һәр тарафтан урап алды. Армый
талмый дошманга карәы сугыша иде. Ниһаят атыннан
төшеп кылычы белән башлады, бер ничә башларны да
очырды бу арада. Байрак уң кулында иде. Дошманнар
ның бересе капыл кулын кисте. Икенче кулы белән ул
дошманны очырганнан соң байракны сул кулына алды.
Башка бер дошман аның сул кулын да кискәч, байракны
кулларының арасына адлы. Сансыз яралар алган
Җәгфәр (р.г.) шәһид булды.
Байракны Абдуллаһ ибне Рәваха кулына алып
дошмнга һөҗем итте. Дошман сафларын ярды вә төште.
Өстенә ябырылып килгән кяферләр тарафыннан шәһид
ителде. Ул шәһид булгач мөселман гәскәре тарала
башлады ки, Утбә ибн Амр гәскәрнең алдына үтеп
шулай һайкырды; “Әй кавмем! Кешеләр түбәнчелектә
үлүеннән дошман каршысында батырларча үлеүе
тагында хәерлерәктер.”

Хз. Халид ибне Вәлиднең сугыш


дәхасы(осталыгы)

Абдуллаһ ибне Рәваха шәһид булгач, байракны


Сабит ибне Акрам кулына алды. Сабит байракны
кулына алыр алмас муҗаһидләнең алдына чыгып җиргә
кадады. “Әй кешеләр, Әй Әнсар халкы! Миңа тугры
килегез.”-дип һайкырды.

Мөселманнар һәр тарафтан аның тирәсенә


җыелдылар.

Сабит; “Әй мөселманнар җәмәгәте! Сез арагыздан


бересене командир итеп сайлагыз вә аның тирәсендә
җыелыгыз”-диде.

Муҗаһидлар; “Без сине сайладык, сиңа разыйбыз”-


диделәр.
Сабит ибне Акрам; “Мин бу эшне йөретә алмам”-
диярәк Халид ибне Вәлидкә карады вә “Әй Әба
Сулейман, ал шул байракны!”-диде.

Халид ибне Вәлид исә; “Мин бу байракны синнән


ала алмам, син миннән тагы да лаеклысың. Чөнки
миннән олысыңда вә Бәдир сугышында да булганнар
дансың.”-дип җәвап бирде.

Сабит ибне Акрам; “Мин бу байракны бары-тик


сиңа бирер өчен алдым.”-диде вә Халид ибне Вәлиднең
бирәчәк җәвабыны көтмичә андагы мөселманнарга
борылып; “Халидне командир итеп сайлауда барыгызда
сүз вә тавыш бирәсезме?”-дип сорады.

Бөтен мөселманнар бер авыздан; “Әйе!”-диделәр.

Мөселманнар, Халид ибне Вәлидне командир итеп


сайлагач, Халид ибне Вәлид шундук байракны кулына
алып гәскәрне сафларга тезде. Моннан соң таралган
гәскәр барысыда Халид ибне Вәлиднең тиәсендә җыела
башладылар. Хз. Халид, сугыш дәхасы(осталыгы)
белән 3000 кешене 200 000 мең кешегә каршы җыйды.
Мөселманнарның таралуын туктатты вә торышны
төзәтте. Ул көн торышны бу шикелдә саклады.
Караңгылык төшкәс гәскәрләрнең урыныны алыштыр
ды. Укчыларны башка җиргә, икенче укчыларны башка
җиргә, алдагыларны артка, аттагыларны алга, уң як
фланганы сул якка, сул якны уң якка алыштырды вә бер
азыны да уң якта тау артына засадага яшерде.

Иртәнгесе көн сугыш янә башлады. Дошман


танымаган гәскәрләрне каршысында күргәч, яңы
куәтләр килгән-дип уйлап мәгнән егылды. Кире чигелә
башладылар. Артык 200 000 кешелек мөшрик гәскәре
бозыла, тавык чибиләре кебек тарала башладылар.
Халид ибне Вәлиднең максаты, мөселманнарны бу
урыннан сау-сәләмәт коткару иде. Юк исә дошманны
тулысынча егу мөмкин түгел иде.

Хз. Халиднең сахрага тугры китәчәгене уйлаган


дошман сугыш мәйданыны тулысынча ташлап качарга
мәҗбур булды. Бу рәвештә Хз. Халиднең сугыш
тактигы белән мөселманннар җиңүгә ирештеләр була
иде.

Мугтә дә, бу шитдәтле сугышлар барганда, бер


мөгҗизә буларак, Пәйгәмбәр әфәндебез сугыш аланын
күз алдындагы кебек күрә вә әсхабына булган хәлләрне
шулай хәбәр бирә иде;

“Зәед ибне Харисә шәһид булды, Җәгфәр ибне Әби


Талиб та шәһид булды, соңырак Абдуллаһ ибне Рәваха
да шәһид булды. Халид ибне Вәлид әле командирлыкны
кулына алды.”-дигәч бөтен әсхабның йөзе көлде. Чөнки
аның хәрби осталыгын, сәнгатыны якшы белүче икәнен
беләләр иде.

Бу сугышта беренче шәһид Зәед иде. Расулуллаһ


Зәеднең кызын күргәч, күз яшләрен тота алмады.
Зәеднең кызы аңа; “Я Расуләллаһ! Синдә
җылыйсыңмы?”-дигәч,

Расулуллаһ; “Бу, дусның дус өчен күз яше


түгүедер.”-боерды.

Пәйгәмбәр әфәндебез Җәгфәр (р.г.) үлеменә бик


кайгырды. Бу кайгылы көннәр дә, Җәгфәрнең гайләсенә
ризык хәзерләтеп җибәрүне үз гайләсенә кушты.
Кайгылы көннәр дә мөселманнарның күршеләрене
карап ярдәмче булулары буннан калды.

Расуле Әкрәм, Җәгфәр (р.г.) хакында шулай боерды:


“Аның киселгән ике кулы урынына Хз. Аллаһ ике канат
бирде. Күрдем ки фәрештәләр белән бергә оча иде”.

Аның өчен, үзенә Җәгфәр-е Таййар- диелде.

МӘККӘНЕҢ ФӘТХЕ
(һиҗри:8, милади:630)

Худәйбия аңлашуының бозылуы


Худәйбия аңлашуында, Мәккәлеләр белән килешү
шартларыннан берсе дә; “Гәрәбләрдән нинди дә булса
бер кабиләнең теләсә мөселманнарга, теләсә Курәишкә
кушыла алачагы” иде. Вә шулай итеп Бәни Бәкир
кабиләсе Курәишне, Хузза кабиләсе дә Аллаһның
Расулене сайладылар. Берсе Курәишнең, икенчесе
Расулуллаһның карау вә саклау астына керделәр.
Җаһилият дәверендә, бу ике кабилә арасында бик каты
дошманлык бар иде. Исламның килүе белән бу ут
сүнде.

Якшы гына тынычлык урынлашканда, бер көн Бәни


Бәкир кабиләсеннән бересе Расулуллаһны мыскыллаган
сүзләр сөйләде. Моны ишеткән Хуззалы бересе торды
да аны кыйнады. Бу хәдисә яшерен йоклаган
дошманлыкларын уята төште. Бәни Бәкир кабиләсе,
Курәиштән дә ярдәм сорап берлектә Бәни Хуззага
һөҗем иттеләр. Курәишлеләр дә аларга яшерен
гәскәрләр белән ярдәм иттеләр. Бәни Бәкир кабиләсе,
Хуззалылардан егерме кешене үтерделәр. Шуның белән
дә Курәиш, Худәйбия аңлашуыны бозды булды.

Хуззалылардан Амр ибне Салим башканлыгындагы


40 кешелек бер кафилә Мәдинәгә килделәр. Амр ибне
Салим тугрыдан Расулуллаһның хозурына чыгып
булган хәлләрне түкми чәчми шигри юллар белән
аңлатып бирде ки:
Я Расуләллаһ!Курәишлеләр сиңа биргән сүзләрендә
тормадылар. Сиңа биргән гаһде-мисакны боздылар.
Безне Мәккәнең аскытарафындагы җиребездә көзәтеп
гафил ауладылар. Чынлыкта алар бездән зәгыйф вә
әзләрдер. Минем кемсәне дә ярдәмгә чакырмаячагымны
уйладылар. Безне Вәтир дә төнлә йоклаганда бастылар.
Безне рукуг вә сәҗдә хәлендә (намаз укыганда) дәхи
үтерделәр.

“Аллаһның сиңа биргәне салахият белән безгә


ярдәм ит. Аллаһның колларын чакыр, безгә ярдәмгә
ашыксыннар”.-диде.

Пәйгәмбәр әфәндебез Амр ибне Салимнең бу


шигырыны тыңлаганнан соң, аякка басты вә;
“Барлыгым Аның кодрәт кулында булган Аллаһка ант
булсын ки, үземне вә гайләмне саклаган кебек боларны
да саклаячакмын. Хуззалылар миннән миндә
Хуззалыларданмын. Әй Амр ибне Салим! Сиңа
ярдәмебез иреште –дип уйла”-диде.

Расуле Әкрәм, мөшрикләрнең эшләгән бу эшенә бик


өзелде. Ул аңлашуның болай бетүен теләмәде. Шундук
Курәишкә бер илче Дамраны җибәреп шул тәклифләрдә
булынды: “Моннан соң әйтәм ки, сез; Йә Бәни Бәкир
белән булган арагыздагы берләшүне бетерәчәксез, йә дә
Хуззалыларга үтергән кешеләренә каршы аларныд
диятләрен үтисез. Болардан бересене үтәмәсәгез сезгә
сугыш ачуымны белегез.”

Курәиш мөшрикләре бу шартларны кабул итмичә бу


хәрәкәтләре белән Худәйбия аңлашуыны бозганнарыны
уртага куйдылар. Бу сугыш дигәнне аңлата иде.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең илчесе кире кайтып,


Курәиш мөшрикләренең сөйләгәннәрен Пәйгәмбәр
әфәндебезгә хабәр бирде. Соңыдан Курәиш мөшрик
ләре үз халкының сугышырга теләмәгәннәрене күргәч,
илчене мондый җәвап белән кире борганнарына
үкенделәр.

Аның өчен, Әбу Суфиянга; “Бу аңлашуны яңыла вә


гаһеднең вакытын озайт!” дип аны Пәйгәмбәр
әфәндебезгә җибәрделәр.

Әбу Суфиянның Пәйгәмбәребезгә


мөраҗәгәте
Әбу Суфиян, булганнарны һич кемсәМәдинәгә хабәр
бирмәде уе белән, бары-тик аңлашуны куәтләндерергә
вә вакытыны озайтырга дип азатлы колы белән
Мәдинәгә килде. Кызы Пәйгәмбәр әфәндебезнең
хатыны Умме Хабибәнең өенә керде. Пәйгәмбәр
әфәндебезнең түшәгенә утырырга теләгәч, Хз. Умме
Хабибә түшәкне шундук төреп алып куйды, атасыны
утыртмады.

Әбу Суфиян; “Әй кызым! Син бу түшәкнеме мина


җәлләдең, яки мине ул түшәккәме җәлләдең? Бер төрле
аңламадым.”диде.

Хз. Умме Хабибә; “Юк, бу Расулуллаһның


түшәгедер. Мөшрик аңа утыра алмас. Син исә мөшрик
вә нәҗис булган бер кешесең. Аның өчен
Расулуллаһның түшәгенә утыртырга теләмәдем!”диде.

Моны ишеткән Әбу Суфиян, кызып шулай диярәк


аның яныннан чыкты: “Валлаһи әй кызым! Минем
өемнән киткәч бик үзгәргәнсең. Сиңа начарлык тигән.”

Әбу Суфиян газап, ачу хәле белән аннан чыга


торсын, кызы Умме Хабибәгә начарлык түгел бик күп
хәерләр тигән иде. Чөнки мөминләрнең әнисе булган
иде. Пәйгәмбәр әфәндебезнең өе белән шәрәфләнгән
иде. Бу шундый өй иде ки, аны Аллаһ чистартты. Заты
Кибрия алар хаккында; “Әй Әһле Бәйт! Аллаһ сездән
керләрне чыгарырга теләр вә сезне чиста кыла.”боерган
иде.

Иманның кешене ничек бөек кылганын, бу хәдисәдә


бик ачык күренәдер. Валидәбез, үз атасыннан нәфрәт
итә, аны иң түбән сыйфатлар белән сыйфатлый. Иң
дөреседә шулай түгелме?

Әбу Суфиян, туп туры мәсҗидкә Пәйгәмбәр


әфәндебезнең янына килде. Ни өчен килгәнене
Расулуллаһка аңлатты. “Кил арабыздагы аңлашуны бер
язу белән яңартыйк.”диде.

Пәйгәмбәр әфәндебез бер нәрсә дә белмәгән кебек


“Без Худәйбия көнендә булган аңлашуларыбызның вә
солохның өстендәбез. Аңа бер айкыры хәрәкәтебез дә
эшебез дә булмады вә үзгәртергә дә яңыларга да бер
сәбәб юк.”диде.

Әбу Суфиян бу гаһедне яңылау хаккында тагын


кабатлады. Факат Расулуллаһ аңа бер нидә җәвап
бирмәде. Аның өчен Әбу Суфиян, Расулуллаһның “Без
биргән сүзебез вә гаһдебездәбез” сүзеннән бик
өметсезләнеп олы хәсрәт белән аннан чыкты. Әсхабның
бөекләреннән Хз. Әбу Бәкер(р.г.), Хз. Гомәр(р.г.), Хз.
Госман(р.г.), Хз. Гали (р.г.), Хз. Фатима(р.ганһә) вә
беләкәй Хз. Хасанга төрле сүзләр сөйләп үзенә ярдәм
итүләрен сорады исә дә алар барысыда; ”Без
Расулуллаһның сүзеннән башка бер сөйли
алмыйбыз.”диделәр. Бу инде чын иманның галәмәте
дер.
Әбу Суфиян, Мәдинәдә күргәннәреннән бик кәнәгәт
сез ачуланып йөреде. Мәккәне бер сүз белән утыртып
торгызган әдәм, Мәдинәдә бер кемгә дә сүзен үткәрә
алмаган иде. Хәттә үз кызына да үткәрә алмады.

Ул бер йөз күрә алмыйча, килгәне дөягә менеп


утырып борылып Мәккәгә табан кайтып китте.
Мәккәнең олысы, үлек кебек беткән бер торышта
кайтып керде Мәдинәдән...

Әбу Суфиян Мәдинәдә булганнарны Мәккәлеләргә


ничек бар шулай аңлатты. Тыңлаучылар, “Син бер нидә
эшләмәгәнсең”диделәр вә үзене Исламга кергәнмеңдер
дип гаепләделәр! Хәттә Мәдинәдән кайткан кичә дә
хатыны Хинд “Кавемең сине мөселман булгандыр-дип
гаепләгәнче анда калдың. Нәрсә генә эшләгәнсеңдер
инде дип ныкышты. Ул да өстендәге бу гаепне кире
кагар өчен потларга табына башлады. Шуның белән
үзенә ике яктан зилләт вә бәлә килде булды.

Курәишләр инде мөселманнарның килүен көтәргә


башладылар.

Һиҗрәтнең сигезенче елы, Рамазан ае башында


Мәккәнең фәтих ителүенә карар бирелде. Пәйгәмбәр
әфәндебез мөшрикләрнең өстенә бары-тик Мәдинәдәге
мөселманнар белән китмичә, әмирләрендә булган тирә-
яктагы кабиләләргә дә сәфәргә чыгылачагыны хәбәр
салды.

Аларга җибәреләчәк хәбәр дә шулай диде; “Аллаһка


вә ахирәт көненә инанганнар, бөтен барлыклары белән
Рамазаны шәриф башында Мәдинәгә җыелсыннар.”

Бу хәбәр, тирә-яктагы бөтен кабиләләргә җитте,


иреште. Һәр яктан мөселманнар, Рамазаны шәриф
башлануында Мәдинәгә килергә вә Мәдинәне тутыра
башладылар. Мәдинәдәге мунафыйклар дәхи,
мөселманнарның бу кадәр күп булачагыны уйламаган
нарыннан күреп аптырашта калдылар.

Хз. Хасан(р.г.), Хузза кабиләсенең үчене алыр өчен


кешеләрне җиһадка чакыра иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез Мәккә өстенә барылачакны


бик яшерен тотты. Җыелган сахабәләргә сәфәргә әзер
булуларын сөйләде. Мәккәгә бара торган тау юлларыны
вә араларына сакчылар куйдырды. Хз. Гомәрне дә
сакчыларның башлыгы итеп билгеләде.

Хз. Гомәр дә сакчыларга; “Яшерен рәвештә Мәккәгә


баручыларны тотачаксыз. Аларны кире борачаксыз. Бер
кем дә яшерен буларак бездән алда Мәккәгә барып
җитмәчәк”диде.
Хз. Пәйгәмбәребез; “Әй Аллаһым! Йортларына
капыл гына барып кергәнчегә кадәр Курәиш
шымчыларын вә хәбәрчеләрен тот. Күрмәс ишетмәс ит
аларны. Курәишлеләрнең күзләрен багла. Мине
кинәттән капыл күрсеннәр”дип Аллаһка дога кылды.

Мәдинә дә ун меңлек гәскәр җыелды. Мәдинә әлегә


кадәр мондый зур, олы гәскәр чыгармаган иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез Мәдинәдә үзенең урынына вәкил
итеп Хз. Абдуллаһ ибне Умме Мәктумны калдырып,
рамазаннның икесендә икенде намазыны кылганнан соң
ун меңлек гәскәрнең башында буларак юлга чыкты.

Мухаҗирләр, Әнсар вә бөтен кабиләләр үз байрак


ларын алып, Кудәйд урынына килгәндә Расулуллаһ
мөселманнарга ифтар итүләрен сөйләде. Мөселманнар
га юлда ураза тоту бик авыр булды. Пәйгәмбәр
әфәндебез; “Аллаһ бездән юлда вә хаста булучыларга
уразаны башка көннәрдә тотарсыз”-дип рөхсәт бирде
диде.

Гәскәр чүлләрне ярып, Мәккәгә табан якынайганда,


абзыйсы Габбаска очрады. Габбас мөселман булган,
Мәдинәгә һиҗрәт итә иде. Гайләсене Мәдинәгә
җибәреп, үзе дә гәскәргә кушылды.

Гәскәр, Мәрруз Захран дигән урынга ястү


вакытында баргач Расулуллаһ, мөшрикләргә хәбәр
бирер вә күплекне күрсәтер өчен ун мең урында ут
ягылуны әмер итте.

Әбу Суфиянның Мөселман Булуы

Мәккәдән балкыган нур, Мәдинәдән ун меңлек


янган утлар белән, ниһаят килеп Мәккәне урап алган
иде. Хз. Гомәр, төнге сакчыларның командиры итеп
билгеләнгән иде. Курәиш, Пәйгәмбәребезнең бөек бер
гәскәр белән Мәккәгә килгәнен аңлагач, Әбу Суфиянны
ике кеше белән Расулуллаһка җибәрделәр. “Хәзер үк
янына бар, аңардан безгә именлек сора. Әгәр дә
әсхабыны зәгыйф күрерсәң сугышуны үзенә
белдер”диделәр.

Әбу Суфиян ике кеше белән юлга чыккан гына иде


утлар тагыда балкып китте. Вә шул вакытта да
сакчылар тарафыннан кулга да алынды. Аны эләктергән
сакчылар аңа каршы каты итеп мөгамәлә иткәч; “Әй
Мүхәммәд (с.г.в) үтерәләр мине!” дип кычкыра
башлады.

Сакчыларга; “Башта мине Габбаска алып барың”


дип кычкыра иде.

Тавышыны ишеткән Хз. Габбас аны таныды. Аңа


куньясе белән дәште; “Әй Әбу Ханзала”дип тавыш
бирде.
Ул да Хз. Габбаска куньясе белән; “Әй Әбул Фадл!
Син ме бу?”диде.

Хз. Габбас та; “Әйе”диде.

Әбу Суфиян: ”Анам атам сиңа фида булсын.


Акранларыңнан (туганнарыңнан, ягни Расулуллаһ вә
Ислам гәскәреннән) ни хәбәр бар?”дип сорады.

Хз. Габбас аңа, Ислам гәскәрене күрсәтеп; “Бу


гәскәр иртәгә Мәккәгә көч белән керергә калса
Курәишнең күрәчәге бар”диде.

Әбу Суфиян: “Моңа берәр чара вә чыгыш бар мы?


Нәрсә эшләргә миңа киңәш итәрсең?”диде.

Хз. Габбас та: “Әйе, бардыр”диде вш аны


Расулуллаһка табан алып китте.

Хз. Гомәрнең уты янына кадәр килгәч, Хз. Гомәр


аны таныды. “Аллаһның дошманы ӘбуСуфиян һа! Сине
җиңел генә кулыбызга китереп биргән Аллаһка
мактаулар булсын”диде.

Хз. Габбас аны үз саклавы астына алганын сөйләде.

Хз. Гомәр, шундук Расулуллаһ янына килеп, Әбу


Суфиянның башын кисәргә рөхсәт сорады.
Хз. Габбас исә; “Я Расуләллаһ! Мин Әбу Суфиянны
үз саклавым астына алдым”диде.

Хз. Габбас белән Хз. Гомәр арасында кыска гына


бер тартышудан соң, Расулуллаһ Хз. Габбаска; “Аны
алып бар яныңа, кунак ит, иртә белән минең янга
китерерсең”диде.

Хз. Габбас, иртә булгач Әбу Суфиянны алып


Пәйгәмббәр әфәндебез янына китерде.

Пәйгәмбәр әфәндебез аны күргәч; “Языклар сиңа әй


Әбу Суфиян! Синең өчен Аллаһтан башка илаһ булма
ганлыгына аңларга вакыт килмәдеме?”дип сорады.

Әбу Суфиян шулай җәвап бирде; “Әй Мүхәммәд!


Мин илаһымнан ярдәм сорадым. Син дә Аллаһыңдан
ярдәм сорадың. Валлаһи мин кайчан ки синед белән
каршылаштым исә син мине гел җиңдең. Әгәр минең
илаһым хак, синеке батыл вә буш булса иде, мин сине
җиңәр идем. Анам атам сиңа фида булсын Я Мүхммәд!
Синнән тагыда юмарт вә кәрим кеше юктыр. Әгәр
Аллаһтан башка гыйбәдәткә лаек зат булса иде безне
болай калдырмас, безгә ярдәм итәр иде. “Лә иләһә
илләллаһ”диде.

Бөтен йөгене сыртыннан аткан иде, әммә әле


мөселман булмаган иде. Чөнки Расуле Әкрәмнең дә
Расулуллаһ булганныны кабул итүе, “Мүхәммәдур
Расулуллаһ”дип тәсдыйк итүе кирәк иде.

Аның өчен Расулуллаһ; “Языклар сиңа әй Әбу


Суфиян! Әле мине Аллаһның Пәйгәмбәре икәнлегемне
кабул итәчәгең вакыт килмәдеме?”боерды.

Әбу Суфиян; “Син нинди сабырлы, нинди кәрим,


нинди кыю кешесең. Әммә бу хосуста эчемдә һаман бер
аз шөбһә бар.”дигәч,

Хз. Габбас арага кереп, аңа үгет нәсихәтләр ясады.


Инде шөбһә вә икеләнүләрне ташларга вакыт иде.
Ниһаят иләһи һидаят иреште. Әбу Суфиян боларның
барысында атты бетерде вә шәһәдәт китереп мөселман
булы.

Пәйгәмбәребезнең Әбу Суфиянга илтифаты

Хз. Габбас; “Я Расуләллаһ! Әбу Суфиян кавемебез


нең олы вә игтибарлы кешеләреннәндер. Макталырга,
өстен күренергә, игтибарлы тотылырга яратадыр. Аңа
кавеме арасында игтибарын югатмаска берәр нәрсә
илтифат итсәгез булмасмы?”диде.

Пәйгәмбәр әфәндебез; “Булыр, кем Әбу Суфиянның


өенә сыенырса әмин булыр.”боедыр.
Әбу Суфиян; “Минең өемнең киңлеге ни кадәр генә
ки?”диде.

Пәйгәмбәр әфәндебез: “Кем Әбу Суфиянның өенә


керәрсә, кем Мәсҗидул Харамга керәрсә, кем
коралларыны ташлап өендә утырырса, кем Хакем ибн
Хуззамның өенә керәрсә, алар әминдерләр.

Әбу Суфиян; “Менә бу киңлектер”диде, күзләре


яшләнде. “Бу нинди бөек гафу, нинди бөек
юмартлыктыр”диеп бик тойгыланды.

Әбу Суфиянга Ислам гәскәренең көчен


күрсәтү

Расулуллаһ әфәндебез, соңырак абзыйсы Габбаска;


“Әй абзый! Аны, бер тауның түбәсенә алып бар да,
алдыгыздан бөтен Ислам гәскәре үтсен. Һәм күрсен
Ислам гәскәренең көчен вә ихтишамын”диде.

Хз. Габбаста, Пәйгәмбәр әфәндебезнең әмерен


җиренә китереп, Әбу Суфиянны бер тауның өстенә
алып барды.

Пәйгәмбәр зфзндебез; “Бөтен кабиләләр коралларын


вә байракларын алып сугыш торышына хәзерлән
сен”дип тавыш бирдерде.
Кабиләләр, башларында рәис вә командирлары
булган хәлдә байракларыны күтәрделәр. Күңелләрендә
югары хисләр белән, йөрәкләрендә каушамас иман
белән тулы, бик изге бер вазыйфа белән
барганнарыннан әмин булган бу бөек муҗаһидләр,
каһарманнар, вакарлы нык адымлар белән тулкын
тулкын Әбу Суфиянның алдыннан үтә башладылар.
Гәскәрләр бүлем бүлем үткәндә, Әбу Суфиян таныма
ганнарыны Хз. Габбастан сорый, Хз. Габбас та берәм
берәм бөтен гәскәрләр хаккында аңа мәглумәт бирә иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез иң беренче, башларында


Халид ибне Вәлидбулган хәлдә Бәни Суләймләрне
җибәрде. Алар мең кеше булып байракларының
бересене Габбас ибне Мирдас Сулеми, икенчесене
Хуфаф ибне Нәбвә күтәргән иде. Халид ибне Вәлид, Хз.
Габбас белән Әбу Суфиянның турылыгына җиткәч,
бөтен гәскәр өч мәртәбә тәкбир әйттеләр. Әбу Суфиянда
Хз. Габбаска аның кем икәнлеген сорады.

Хз. Габбас та; “Халид ибне Вәлид”диде.

Әбу Суфиян; “Шул безнең ир батырмы?”дип хайран


калды.

Хз. Габбас “Әйе” җәвабыны бирде.


Соңырак та бөтен кабиләләр чираты белән килеп
үтеп киттеләр. Пәйгәмбәр әфәндебез эчендә булган
берлек, отряд үткәнчегә кадәр, үткән һәр кабиләнең кем
икәнлегене Әбу Суфиян сорады, Хз. Габбас та аларны
хабәр биргәч “Минең фәлән уллары белән арада бер
сугыш юк ки!”дигәндер.

Әбу Суфиян, һәр бүлек үткәндә; “Мүхәммәд үтте


ме?”дип сорый, Хз. Габбас та “Юк әле!”дип җәвап бирә
иде.

Ниһаят Фахры Каинат, баштан аякка кадәр корал


ланаган бүлек килгәндә, атларның аяк астыннан чыккан
тузан урталыкны карангылата иде. Мухаҗирләр белән
Әнсардан төзелгән бу берлектә 2000 зырхлы бар иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез байрагыны Сагд ибне Убадәгә
биргән вә аны бу берлекнең алдына куйган иде.
Әнсарның һәр кабиләсенә үз байраклары бирелгән, һәр
бере дә зырх күлмәкләргә төренгән, күзләреннән башка
җирләре күренми иде. Хз. Гомәр дә сыртына зырхыны
кигән, Пәйгәмбәр әфәндебезнең берлегене ул идарә итә
иде. Пәйгәмбребездә башына кара чалма ураган, дөясе
Кусва өстендә вә Хз. Әбу Бәкер белән Усәйд ибне
Худайр арасында, янындагылар белән сөйләшеп
баралар иде.

Әбу Суфиян моңа окшаган бер берлек күрмәгәч, алар


үткәндә; “Болар кемнәр әй Габбас?”диде.
Хз. Габбас; “Болар үлемгә сусаган сугыш ирләре
Әнсардыр. Командирлары, байрак күтәргән Сагд ибне
Убадәдер”диде.

Сагд ибне Убадә үткәндә; “Әй Әбу Суфиян! Буген иң


зур сугыш көнедер. Аллаһ буген Курәиш мөшрик
ләрене хур вә хакиркылачактыр.”дип кычкырды.

Әбу Суфиян; “Әй Габбас! Буген мине саклаячагын


нинди якшы көндер.”диде.

Әнсарның артыннан Мухаҗир муҗаһидләре,


башларында Хз. Гали булган үткәндә, Әбу Суфиян;
“Болар кемдер әй Габбас?”дип сорады.

Хз. Габбас; “Мухаҗирләр! Башларындагы да Гали


ибне Әби Талибтер.”дип җәвап бирде.

Бу вакытта Пәйгәмбәр әфәндебез, мухаҗирләр белән


Әнсар арасында күренде. Хз. Габбас; “Менә Рәсулуллаһ
килде.”диде.

Әбу Суфиян; “Мин Кисраның да, Кайсернең дә


салтанатларыны күргәнмендер. Факат кардәшеңнең
улындагы салтанатның окшашыны күрмәдем.
Кардәшеңнең улына бик бөек салтанат бирелгән,
боларга бер кемдә тора алмас, көч җиткерә алмас.”диде.
Хз. Габбас та; “Әй Әбу Суфиян! Бу салтанат түгел
нүбүввәттер(пәйгәмбәрлектер) диде.”

Әбу Суфиянда; “Әйе, нүбүввәттер.”диеп тәсдыйк


итте.

Пәйгәмбәр әфәндебез Әбу Суфиянның тугрылыгына


килгәч, Әбу Суфиян; “Я Расуләллаһ! Сагдның нәрсә
сөйләгәнене ишетмәдеңме? Син үз кавемеңнеме
үтерергә әмер иттең?”диде.

Пәйгәмбәребез; “Юк! Мин андый нәрсә әмер


итмәдем. Сагд ибне Убадә яңлыш сөйләгән, бу көн
Аллаһның Кәгбәнең шаныны, дәрәҗәсене күтәрәчәге
бер көндер. Кәгбәгә япма ябылачагы бер көндер. Бу көн
мәрхәмәт көнедер. Бөек Аллаһның Курәишлеләрне
Исламият белән шәрәфле итәчәге, өстен кылачагы бер
көндер.”боерды.

Бөтен гәскәр карәысыннан үткәч, Әбу Суфиян Ислам


гәскәренә каршы тора алмаганыны аңлады. Хз. Габбас
бер аз вакыт үткәч, аны җибәрде вә Мәккәгә кайта
алачагыны әйтте. Әбу Суфиян вә Хакем ибне Хузам
Мәккәгә килеп барысында ничек бар шулай аңлатып
бирделәр; “Килгән гәскәр Ислам гәскәредер.
Каршысында торырга мөмкинчелек юктыр.”диделәр.
Мөшрикләр курыка башладылар. Нәрсә эшләргә
белмиләр иде. Әбу Суфиян, Пәйгәмбәребез үзенә
сөйләгәннәрне аларга да тапшырды.

Әбу Суфиянның өенә сыенган әминдер. Мәсҗидкә


кергән әминдер. Өендә утырып ишегене бикләгән дә
әминдер.”сүзене сөйләде.

Әбу Суфиян мөселман булган иде. Инде Ислам


динене таратырга аның да вазыйфасы иде. Тирәсендә
җыелганнарга; “Мөселман булсагыз котылырсыз,
сәләмәткә ирешерсез”дип киңәшләрдә булды.

Әбу Суфиянның, мөселманлыкны кабул вә киңәш


итүенә күпләрнең күңелләре Исламга тартылды.
Кайсысы коралларыны ташлап мәсҗидкә ашыга, өй
ишекләрен бикли иде, кайсысыда коралларын
ташламады.

Мөселманнарның дүрт яктан Мәккәгә


керүләре

Пәйгәмбәр әфәндебез, Мәккәлеләрнең каршы


торырга уйлаганнарын хәбәр алгач, гәскәрләрене сугыш
сафына тезде. Уң канат, сул канат, урта вә алдагы саф
итеп гәскәрләрне дурт өлешкә бүлде.

Зубәер ибне Аввам сул канатның башына куеп,


Мәккәгә Кәда исемле урыннан керергә вә байрагыныда
Мәккәнең югарысында Хаҗун урынына кадауын әмер
итте.

Халид ибне Вәлид уң канатның башына вә Мәккәгә,


Хандәмә юлы белән кереп байрагыны өйләрнең
якынына кадауын әмер итте.

Сагд ибне Убадәне дә Әнсарның башына командир


итеп куйды. Әбу Гобәйдә ибне Җәррахныда зырхлы
булмаганнарның вә җияүлеләрнең башына командир
итеп билгеләде.

Пәйгәмбәр әфәндебез командирларына Мәккәгә


керү әмерен биргәндә аларга, үзләре сугыша
башламасалар сугышмаска дип әмер итте. Иң бөек
теләгедә, зарурәт булмаса мубәрәк шәһәргә кан түкмичә
генә керергә иде. Бары-тик алты ир белән дүрт
хатынның Кәгбә япмасының астына сыгынган
булсаларда үтерергә дип әмер итте. Чөнки алар
билхасса телләре белән Пәйгәмбәр әфәндебезгә вә
Исламга бик бөек әза вә җәфа иткән кешеләр иде.

Мөселаннар әмер белән бүлем бүлем әдәп һәм вакар


белән Мәккәгә юнәлделәр. Һәр кем күрсәтелгән
капкадан эчкә керә башладылар. Тирә-яктан бер кемдә
каршы чыкмагач алар да кемсәгә дә бәйләнмәделәр.
Бары-тик Мәккәнең аскы тарафында Хандәмә
урынындагы мөшрикләр, Халид ибне Вәлиднең
бүлеменә һөҗем иттеләр. Халиднең гәскәрләрен ук
ямгырына тоттылар. Мөселманнардан ике кешене
шәһид иттеләр.

Аның өчен Халид ибне Вәлид (р.г.), һөҗем әмере


биреп; “Боларга бер дәрес бирү заманы килгәндер”диде
вә гәскәрләренә шулай әмер бирде; “Алар белән
сугышыгыз. Үтерә алганнарын үтерегез. Кача
башлаганнарына тимәгез”диде. Кыска гына бер вакытта
24 кешенең башын очырдылар. Калганнары да
мөселманнарның каршысында тора алмыячаклары
аңлап кире борылып кача башладылар. Өйләренә
сыендылар вә бу эш озакка сузылмыйча тамамланды.

Халид ибне Вәлид мәҗбур буларак сугышуыннан


башка капкаларда каршы килүче булмады. Инде Мәккә
аларның булган иде. Мөселманнар бүлем бүлем төркем
төркем Мәккәгә агалар иде. Мухаҗирләр дә үз
шәһәрләренә кайту сөенечен яшиләр иде.

Мөшрикләр өйләреннән тышка чыкмас булдылар.


Ләкин араларында мөселманнарга кушылып алар белән
бергә баручылар да бар иде. Алар да мөселманнар
арасына кушылгач өйдә утыручыларның да мөселман
булырга теләкләре уяна иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез шәһәргә кергәч, Хаҗунда Хз.


Хатиҗәнең каберенә якын бер урында тиредән чадыр
кордырды. Ул җирдән Мәккәне күзләре белән бер
башыннан очына кадәр тутырып карады. Эченнән сигез
ел элек һиҗрәт иттерелгән вә һиҗрәт иткәндәдә; “Бер
көн сиңа кире кайтачакмын әй Мәккә шәһәре”дигәне бу
мукаддәс шәһәр инде аның үзенә тәслим итеп бирелгән,
алдында җәелеп ята иде. Шулай итеп бер мөгҗизә
нәтиҗәсе буларак, туып үскәне мубәрәк шәһәр һәм дә
бик матур итеп кире кайтарылган иде.

“Элекке өегезгә барып анда калмый


сызмы?”диючеләргә,

“Мөшрикләр безгә өй-йорт калдырдымы ки!”


боерды.

Пәйгәмбәребез бу урында бер аз хәл алгач дөясе


Кусвага менеп туп-туры Кәгбәгә табан киттеләр.

Кәгбәнең потлардан чистартылуы

Бу гулви(бөек) шәһәрнең фәтхе, Аллаһның бөек


Пәйгәмбәренә бик тәсир итте. Башыны алга табан иеп
Кәгбәгә каршы хөрмәтене вә Аллаһка кршы шөкерене
әда итә иде. Ул көн 20-нче Рамазан җомга көне иде.

Расулуллаһның иң бөек дусты Хз. Әбу Бәкер(р.г.)


Кәгбәгә барганчыга кадәр Фәтих сурәсен укыды.
Кәгбәне җиде тапкыр таваф итте. Җәбраил(г.с.)
Пәйгәмбәр әфәндебезгә килеп; “Таягыңны кулыңа алып
потларга сук”-диде. Пәйгәмбәребездә кулындагы таягы
белән потларга суга, потларда берәмберәм җиргә ауалар
иде. Расуле Әкрәм дә; “Хак килде батыл егылды.
Чынлыкта да батыл егылырга махкумдыр”-аятене укый
иде.

Пәйгәмбәребез сугыпта егылмаган бер пот калмады.


Кәгбә дә алардан чистарынып, арынып үз аслына
кавышты. Һәр тараф кешеләр белән чыгырым тулы
булган хәлдә Пәйгәмбәребез бөек “Фәтих хотбәсен”
укыды.

ФӘТИХ ХОТБӘСЕ
Хз. Пәйгәмбәребез өч тапкыр тәкбир әйтеп, Аллаһү
тәгәләгә хәмдү-сәнә әйткәннән соң шулай боерды;

“Аллаһ бердер. Аннан башка илаһ юктыр. Аның


уртагы да назиры(аны алыштырусы) да юктыр. Ул бөек
Аллаһ вәгдәсене үтәде. Колына ярдәм итте.
Каршыбызга чыгучыларны ялгыз җиңде. Җаһилияттә
булган бөтен горурларны, бөтен кан вә мал дошманлык
лары аягымның астындадыр. Аларны юк итәм бетерә
мен.
Әй Курәиш җәмәгәте! Аллаһү тәгәлә, җаһилият
горурларыны, үткәннәр белән горурлануны сездән
ерагайткан вә бетергәндер. Бөтен кешеләр Әдәмнәндер.
Әдәм дә туфракрандыр. Нитәкем Аллаһ боера ки;

Әй Нас! (кешеләр) Без сезне бер ир белән хатыннан


яраттык. Сезне төрле кабилә вә милләтләргә аердык.
Бер берегез белән танышырсыз-дип. Аллаһ катында иң
кадерлегез Аллаһтан иң куркканыгыздыр. Аллаһ һәр
нәрсәне иң якшы белүче вә һәр нәрсәдән хәбәре бардыр.
Мухаккак Аллаһ вә Расуле сәкир итүче, исертүче
нәрсәләрне харам кылгандыр.”

Пәйгәмбәр әфәндебез бу хотбәсе белән, Аллаһның


берлегене, хак диннең нигезләрене, кешеләр арасында
тигезлекне вә мөминнәр арасында кардәшлекне иглан
итте.

Бөек гафу

Пәйгәмбәребез, бу хотбәсеннән соң, анда булган


халыкка бер караган, Исламны юк итәр өчен бөтен
начарлыкны эшләгән вә эшләткән Курәиш рәисләренең
дә анда икәнлеген күргән иде. “Әй Курәиш җәмәгәте!
Әй Мәккәлеләр! Нәрсә уйлыйсыз! Хәзер минең сезнең
хаккыгызда нәрсә эшләтер дип уйлыйсыз? Миннән
нәрсә көтәрсез?”дип сорады.
Бөтен Курәиш рәисләре, куркуларынннан алларына
карыйлар иде. “Без синең хәер вә якшылык итүеңне
өмет итәрбез. Син кәрәм вә якшылык иясе бер
кардәшсең. Кәрәм иясе бер кардәш улысың. Көчең
җитте, якшылык ит.”диделәр.

Расуле Әкрәм; “Минем хәлем белән сезнең хәлегез,


Йосуф (г.с.)-нең хәленә кардәшләренә әйткәне кебек
булачактыр. Йосуф (г.с.)-нең кардәшләренә әйткәне
кебек, мин дә сезгә; “Бүген һич бер йөзгә бәреп әйтү,
гаепләү юктыр. Аллаһ мәгфирәт итсен, ул мәгфирәт
итүчеләрнең иң мәрхәмәтлеседер.(Сурә-и Йосуф, 92)
димен. Барыгызныда гафу иттем. Буген сезгә каршы бер
гонаһ, бер начарлык, бер җәза юктыр. Һәр кем үз эше
белән мәшгул булсын.” диде вә Курәиш хаккында
гомуми бер гафу иглан итте.

Пәйгәмбәр әфәндебез, башта Хз. Хамзаның


гәүдәсенә хакарәт иткән Хинд булу белән бергә бөтен
дошманнарын гафу итте. Әбу Җаһилнең улы Икримәне
дә, Саффанны да, Хз. Хамзаны үтерүче Вахшине дәхи
гафу итте. Бары-тик Вахши күземә бик күренмәсен.
Сөекле абзыем искә төшсә эчләрем өзгәләнә.”диде.

Расулуллаһ, үзенә вә сәхабәләренә нинди бөек әза вә


җәфа чиктергән, мөселманнарны кызгын комнарга
яткырып өсләренә кызу каялар куеп җәзалаган, иң
кыйммәтле сахабәләренең канына кергән бәгерләрене
телгәләгән бер кавем хакында мөселман булганнары
өчен аларга гомуми гафу иглан итә! Һәр төрле форсат вә
мөмкинчелек кулында булган хәлдә аларны ирекле
калдыра иде. Шөбһә юк ки, бөеклекнең бу дәрәҗәсе,
бары-тик Пәйгәмбәргә махсус бер хәләттер.

Өйлә вакыты җиткәч, Хз. Билалны чакырып,


Кәгбәгә чыгып азан укуын сөйләде. Фахры Каинат
мөселманнрага имам буларак намаз кылдырды. Әнә ул
көннән бу көнгә кадәр һәр көн Кәгбәдә биш вакыт азан
укылыр вә намаз кылыныр.

Моннан соң Пәйгәмбәр әфәндебез Сафа тауында бер


урында утырды. Мөселманлыкны кабул итәчәк
булганнар, төркем төркем килеп көчләре җиткән кадәр
Аллаһның вә Расуленең әмирләрене тыңлаячакларына
вә итагат итәчәкләре хаккында Расулуллаһның кулын
тотарак берәр берәр бәйгат итеп баглылык бәянында
булдылар вә сүз бирделәр. Ир-хатын, олы-кече бөтен
Мәккәлеләр килделәр. Башта ирләр, соңыдан хатыннар
бәйгат иттеләр.

Хатыннар бәйгаты

Курәиш хатынларыннан; Әбу Талибның кызы Умме


Хани, Асымның кызы Умме Хабибә, Атикә, Икримәнең
хатыны Умме Хаким, Халид ибне Вәлиднең кыз
кардәше Фахите, Әбу Суфиянның хатыны Хинд вә
тагыды кайбер игтибарлы Курәиш хатыннанры бер
төркем хәлендә бәйгат итәр өчен Пәйгәмбәр әфәнде
безнең янына килделәр. Боларның арасында кайчандыр
Ухуд сугышында Пәйгәмбәр әфәндебезнең абзыйсы Хз.
Хамзаны үтерткән вә соңыдан бавырыны чыгарып
авызында чәйнәгән Хинд, Әфәндебезгә бәйгат иткәндә,
үзен танытмас өчен йөүзене каплаган иде. Расуле Әкрәм
аны таныгын ләкин таныганыны билгеле итмичә гафу
иткән иде.

Расуле Әкрәмнең бөеклеге Хиндкә шулай тәсир итте


ки, Расулуллаһка шул сүзләрне сөйләмиәчә булдыра
алмады: “Бу көнгә кадәр иң сөймәгәнем йорт синең
йорт иде. Факат буген күрәмен ки, синең йортыңнан
тагыда сөйкемлерәк йорт юктыр.”

Моннан соңрак Хинд; “Я Расуләллаһ! Кул тотышып


сиңа бәйгат итәбезме?”дип сорады.

Пәйгәмбәр әфәндебез; “Мин хатыннанр белән кул


тотышмам. Минем йөз хатынга сөйләвем һәр бер
хатынга аерым сөйләгәнем кебектер.” Боерды.

Расуле Әкрәм кулына озын бер тастымал алып,


хатыннар да кулларны бу тастымал өстенә куеп яки бер
савыт эчендә китерелгән суга кулыны батырганнан соң
аны хатыннарга биреп, алар да кулларыны батырып
бәйгат иткәннәрдер. Хатыннар бәйгат иткәндә, бәйгат
маддәләре буларак:

“Аллаһка уртак кушмаячакларына, урлашмаячак


ларына, зина кылмаячакларына, балаларыны
үтермәячәкләренә, һич бер кемгә дә ифтира вә яла
якмаячакларарына, хак булган һәр нәрсәдә Пәйгәмбәргә
итагат итәчәкләренә, барлыкта да тарлыкта да
Пәйгәмбәргә тугры вә садык калачакларына” сүз биреп
ант иттеләр.

Пәйгәмбәр әфәндебез Мәккәдә 15 көн калганнан


соң, Хавазин вә Сакиф кабиләләре мөселаннарга каршы
сугышка хәзерләнгәннәрене хәбәр алды. Аның өчен
Аттаб ибне Әсәбне Мәккәдә идарәче итеп, Мугаз ибне
Җәбәлне дә Ислам нигезләрен өйрәтергә мугаллим куеп
Мәккәдән чыктылар.

Хунәйн сугышы
(Һиҗри; 8, Милади; 630)

Хунәйн, Мәккә белән Таиф арасында, Тихамә


булегендә, менелә вә төшелә, үтә торган урыннары бик
тар вә яшерен юллары булган, Мәәкәдән өч көнлек
ераклыкта Зул Мәҗаз базарының корылганы урын
янындадыр.
Пәйгәмбәр әфәндебез Мәккәнең фәтхеннән соң
Бөтен Хиҗаз өлкәсе Мөселманлыкны кабул итә
башлагач, иң каты потпәрәсләрдән булган Хавазин вә
Сакиф кабиләләре араларында берләшеп, Исламга
каршы торырга ниятләнделәр. Диделәр ки :”Мүхммәд
кавеме белән сугышудан котылды. Хәзер безнең белән
сугышыр. Ул безгә һөҗем итмәдән без аңа һөҗем итәек”

Малик ибне Ауф башканлыгында җыедылар.


Боларга эчләрендә Бәни Сагд кабиләсе дә булган хәлдә
бер ничә кабиләләр кушылдылар. Бу кабилә
Расулуллаһның сөт анасыныд кабиләсе иде. Бу кабилә
дә, Дурәйд исемендәге сугыш гыйлемене бик якшы
белгән бер карт та бар иде. Тәҗрибәләреннән
файдаланыр өчен аны да сугыш мәйданына китергәннәр
иде.

Малик ибне Ауф, гәскәренә, хатыннарны, балалар


ны, малларыны вә хәттә хайваннарыныда китерергә
әмер иткән вә китерттергән дә иде.

Карт Дурәйд; “Мин монда ни өчен дөя бөгергәнен,


ишәк аңыраганын, хайван тавышлары, балалар
җылавын ишетәм?”дип сорады.

Малик; гәскәрләрнең борылып качмасыннар өчен


хатыннарыныда малларыны да бергә китергәнен
сөйләде.
Карт Дурәйд, Маликның бу эшенә каршы чыкты;
“Тузуны мындый нәрсәләр тыя алмас. Бары- тик синең
кылычлы әдәмнәрең вә уклы гәскәрләрең булса алар
белән каршы торып булыр. Әгәрдә җиңелсәгез,
хатыннарыгызны үз кулыгыз белән әсир бирү
хурлыгына калырсыз”диде.

Малик, Дурәйднең фикеренә кушылмады. 160


яшендәге бу карт бер аз исәр дип уйлады.

Малик, гәскәрнең артына хатыннарны, аларның


артына дөяләрне, аларның да артына сыерларны,
аларның да артына сарыкларны тезде. Бөтен бу эшләрен
гәскәрләр борылып качмасыннар дип эшләде. Факат
нәтиҗәдә боларның бер нидә файда бирмәячәк иде.
Маликнең 20 000-лек гәскәре бер тар богазның ике
ягыннан урынлашкан иде.

5нче шәввәл шимбә көнне 2000 Мәккәле буларак,


12 000 кешелек бер куәт белән мөселманнар Мәккәдән
Хавазингә табан хәрәкәт иттеләр. Бу сәфәрдә мөселман
гәскәренә кабилә гайрәте вә ганимәт нияте белән
араларында хатыннар да булганы 80 Мәккәле мөшрик
тә кушылган иде.
Мөселманнар, әлегә кадәр булган сугышлардан
тагында зурырак бер гәскәр белән Хунәйн янына килеп,
дошман караргаһына якын бер җирдә урынлаштылар.
Күплеккә алданмауның кирәге

Пәйгәмбәребез сәхәр вакыты гәскәрне сугыш


тәртибенә куйды. Бөтен байракларныда өләште.
Мухаҗирләрнең байрагы Хз. Галигә, Хазрәҗнекен
Хубаб ибне Мунзиргә, Әвснекен Усәйд ибне Худайрга
вә калганнарында кабилә рәисләренә бирде. Үзедә
сугыш киемнәрен киеп дөясенә утырды. Мөселманнар
ны сугышка өндәде. Тугрылык вә баглылык күрсәт
сәгез, авырлык вә михнәткә сабыр вә сәбат итсәгез
фәтих вә җиңүгә ирешәчәксез дип сөендерде.

Мөселманнар, элекке сугышларда бу кадәр күплек


үзләрендә күрмәгәч, бу юлы бер аз үзләренә,
күплекләренә ышана вә таяна төштеләр. Баштан аяка
кадәр коралланган гәскәрләрнең йөрешеннән чүлләр
тертери кебек иде. Араларында, “Инде безгә әз
булганлыктан җиңелү юк. Мондый гәскәр һич
җиңелерме?”диючеләр дә бар иде.

Хунәйн түбәнлегнә, иртәнге таңда сугыш сафында


гәскәр әкерен генә төшә башлады ки, тирә-яктан
дошманның корган тозагына эләктеләр. Горурланыу
мөселманнарга вә һәм дә шәрәфле әсхабка һич тә
килешмәгәне өчен Мәулабыз бу хәлне аларга һәм дә
кыямәткә кадәр киләчәк булган бөтен мөселманнарга
гыйбрәтле бер дәрес кылды.
Горур белән сүз сөйләгән мөселманнар, әле сүзләрен
бетереп тә өлгерми, дошман богазның тар урыныннан,
яшерен урыннарыннан чыгып мөселман нарны ук
ямгырына тотты. Бу кинәт вә капыл булган
каршылашудан соң, Ислам гәскәрендә бер бозгынлык
башланды. Пәйгәмбәребез белән бергә килеп,
мөселманнарның мондый бозылуын күргән кайбер
Мәккәлеләр, (йөрәгендә әле мөселманлык ныклы
булмаган, яңы мөселманнардан кайберләре) үз аралар
ында сөйләшә башладылар.

Әбу Суфиян; “Бу таралуның алды диңгезгә кадәр


бетмәс”диде.

Бересе дә; “Буген сихер бозылды”дигән иде.

Сухәйл ибне Гомәр; “Мүхәммәд вә әсхабы тагын бер


җыела алмас, сугыша алмас”диде

Икримә ибне Әби Җаһил; “Бу урынлы бер сүз


түгелдер. Эшләр бары-тик Аллаһның кулындадыр.
Мүхәммәднең (с.г.в.) кулында бер ни юктыр. Буген
сугыштан файда аз булса иртәгә әлбәттә күп
булыр.”диде.
Аллаһның бөек Пәйгәмбәре, сугыш мәйданында Хз.
Әбу Бәкер, Хз. Гомәр, Хз. Гали, Хз. Габбас белән торып
калдылар. Качучылар мәглубият вә бозылыу хәбәрен
Мәккәгә кадәр җиткерделәр.

Мөселманнарның яңыдан җыелуы

Бу буталыш арада Пәйгәмбәр әфәндебез


качучыларны туктатырга тырыша, зур бер гәскәрнең
каршысында ялгыз калганы хәлдә дә дәгвасыннан
борылмый, хак дәгвасында нык торганыны каткат
белдерә, дошманнарга вә качучыларга каршы уңына вә
сулына борылып; “Әнән нәбий Лә кизб, Әнәбну
Абдулмутталиб лә кизб (мин пәйгәмбәрмен ялган
юк, мин Абдулмутталибның улымын ялган юк) дип
һайкыра иде. Факат качучылардан берсенеңдә кире
борылганын күрми иде.

Аеруча бу вакытта абзыйсы Хз. Габбас, гор равышы


белән таралучыларны Пәйгәмбәребезнең янына җыярга
тырыша иде. Хз. Габбас(р.г.) ; ”Әй Әнсар җәмәгәте! Әй
ризван бәйгаты җәмәгәте! Әй акабәдә бәйгат иткән
Әнсар! Борылыгыз....!!дип кычкырды.

Бөтен тирә-якта булучылар аның бу гор тавышын


ишеттеләр. Барысыда үлсәктә дигән бәйгатны
хәтерләделәр. Ишетүче ыхланып туктап калды.
Туктаганда артыннан килгәнне туктатты.
Бу чакыруны ишеткән мөселманнар, “Ләббәйк!
Ләббәйк(әмереңдәбез,әмереңдәбез) диярәк атларының
вә дөяләренең башларыны кире борып Расулуллаһка
табан йөгерделәр.

Аларның бу чакырылуга килүләре, дөяләрнең,


сыерларның бозауларыны сагынып килүләренә окшый
иде. Башта борылып китүчеләр башка, кире борылып
килүчеләр дә башка кешелләр кебек иде. Елга киресен
чә борылган кебек булды. Барысы бергә җыелып
дошманның өстенә атылдылар.

Фахры Каинат ул вакытта; “Вә Фарат тәннур (Хәзер


казан кызды).” Аятене укыды. Җирдән бер уч туфрак
алып, мөшрикләрнең йөзенә тугры “йөзләре кара
булсын” дип атты. Бөек бер мөгҗизә булды.
Хавазинлеләрдән күзләренә вә авыз борынларына
туфрак, ком тулмаган кемсә калмады.

Бик каты бәрелеш, тимер тавышлары. Хз. Гали


аларның байрактарыны үтергәч, аларның кызулыклары
бетте. Мөселманнарның кулыннан котылыр өчен, бөтен
көчләре белән кача башладылар. Кыска бер заманда
дошман таралды. Инде үтерелгән үтерелә, әсир ителгән
әсир ителә, качкан кача.... Инде җиңәбез дигән дә
җиңелеп тузып качкан дошманга бу бөек дәрес
булгандыр.
Хз. Талха, мөшрикләрдән егерме кешене үтереп
рекорд куйган иде. Халид ибне Вәлид тә күп дошманны
кырды. Факат үзе дә тирән яраланган иде.

Хунәйн сугышында мөселманнар бер аз җиңелүне


тәмләгәннән соң Аллаһның ярдәме белән җиңделәр вә
өстен булдылар.

Бу хәдисәдән алыначак дәрес; һич бер кайчан


үзеңнең барлыгыңа карап, горурга төшмәскә,
Аллаһның ярдәменә сыенырга вә таянырга
кирәктер.

Нитәкем бу хосуста, Җенабы Хак, Курьәнил Кәрим


дә шулай боера: “Ант булсын ки Аллаһ, бик күп сугыш
җирләрендә вә Хунәйн көнендә сезгә ярдәм иткәндер.
Кл вакытта сезне күплегегез горурландырган иде. Бу
сезгә киләчәк казадан бер нәрсәне эшләрәгә ярамаган
иде. Җир йөзе ни кадәр киң булуына карамастан сезгә
тар килгән иде. Соңыдан бозыларак кире борылып
киткән идегез. Дигән дә Аллаһ, Расуле вә мөминләргә
сәкинәне(кувәте мәгнәвисене) индерде, күрмәгәнегез
фәрештәләр гәскәре җибәрде дә кяферләрне газаплан
дырды. Менә бу кяферләрнең җәзасыдыр.”(сурәи тәүбә
25-26).

Мөшрикләрдән 300 кеше үлдерелгән, мөселманнар


дан 70 кеше шәһид булды. Аеруча бу сугышта элекке
сугышларның һич бересеннән алынмаган ганимәт
алынды. Шулай ки: 24 мең дөя, 40 мең сарык, 4 мең
окка көмеш, 6 мең әсир алынды.

Мөшрикләрнең командиры Маликның бозылып


тузып качкан гәскәренең бер кысымы Таифкә, икенче
бер өлеше Нахләгә качып сыендылар. Калганнары да
Әвтас урынында караргаһ кордылар. Расуле Әкрәм
Әвтастагыларны көзәтергә Әбу Амрга кушты. Әбу Амр
алар белән сугышты. Бер ничәләрен үтергәч, үзедә
яралангач, урынына Әбу Муса Әшгарины җибәрелде.
Әбу Муса Әшгари аларны урынларында тар-мар итте.
Алардан алган мал вә әсирләр белән Расулуллаһның
янына кайтты.

Бөек вафакарлык
Әсирләрнең эчендә Бәни Сагд кабиләсеннән
Харисның кызы Шейма да бар иде. Шейма, Расуле
Әкрәмнең сөт кыз кардәше икәнлеген хәбәр биргәч
шундук хозурга чыгарылды.

Расуле Әкрәм, сөт кардәшене шундук таныган һәм


күзләреннән яшләр ага башлаган иде. Аның белән
аралашты. Өстендәге киемене чыгарып җиргә салып
аңың өстенә утыртты. Бик хөрмәтләп аңа ир үеәмәтче
бер хатын хезмәтче, ике дөя бер ничә сарык биреп
кабиләсенең мөселман булганнарына кайтарды.
Хавазиннән Пәйгәмбәребезгә мөраҗәгәт өчен бер төр
кем килгән иде. Пәйгәмбр әфәндебез аларга; “
малыгызнымы яки гайлә вә балаларыгызнымы сорый
сыз?”диде. Алар да; “ гайлә вә балаларыбызны сорый
быз”диделәр.

Аның өчен Пәйгәмбәребез, үзенә вә Абдулмутталиб


улларына тиеш булган әсирләрнең барысыны да азат
итте, җибәрде. Моны күргән калган сахабәләрдә
үзләрендә булган бөтен әсирләрне җибәрделәр. Шуның
белән 6000 әсир азат ителде, үзләренең хөрлекләренә
кавыштылар.

Расуле Әкрәм Хавазин рәисе Маликкә хабәр


җибәреп; “Әгәр килеп мөселман булырса, аның да
гайләсене җибәреләчәктер”боерды.

Ул килде мөселман булды. Пәйгәмбәр әфәндебез


аның да гайләсене җибәрде. Малларыннан аерым
буларак үзләренә йөз дөя бирде. Хавазинлеләр вәМалик
бик тойгыландылар вә бик сөенделәр. Йөрәкләре,
күңелләре ачылды. Мөселман булдылар.

Таиф мухасарасы
(Һиҗри; 8, Милади: 630)

Таиф, югары бер урында, агар сулары булган,


игеннәре, хөрмә бакчалары, йөзем, банан вә төрле
җимешләр җитешкән, Мәккәнең көн чыгышында,
Мәккәдән бөр көн җияү барылачак ераклыкта, калгалар
белән уратылып алынган бер шәһәрдер.

Әвтаста җиңелеп качкан Сакифлеләр, Таифкә


сыенганнар иде. Калгаларыны ныгытканнар, бер еллык
ризык алып калганың капкаларын бикләп, сугышка
хәзерләнгәннәр иде.

Расуле Әкрәм аларның бу фикерләрен өйрәнеп,


максатларын аңлагач, Хунәйннең әсир вә алынган
малларын Мәккәгә ун мил ерак булган Гыране
урынында бер ничә гәскәрнең саклавында калдырып
Таифкә йөреде. Аллаһның кылычы булган Хз. Халид
командир итеп билгеләде. Күп тә үтмәдән Таифкә килеп
җиттеләр вә урап алып якынында бер караргаһ
кордылар. Факат дошман мөселманнарны шитдәтле ук
ямгырына тоттылар. Мөселманнарның аткан уклары,
Таифлеләрнең аткан угы белән каршылашып кире төшә
иде. Мөселманнардан бер ничәсе яраланды. Ун ике
кеше дә шәһид булды. Мөселманнар ук тимәслек
урынга чигенделәр. Мухасара шулай итеп 18 көнгә
кадәр дәвам итте. Дошман калгаларыннна чыкмагач,
Халид ибне Вәлид аларның калга артыннан
сугышуларыннан бизгән вә арыган иде. Мәйданга
чыгып, үзе белән сугычачак ир сорады. Аның бу
соравына Абди Ялил шулай җәвап бирде: “Калганын
эчендә сида каршы сугычачак бересе юктыр. Без
ризыгыбыз беткәнче монда калачакбыз. Әгәр дә син
ризыгыбыз беткәнче көтәргә уйласаң, барыбызда
чыгарбыз, бер кемдә калмаганчы сугышырбыз”.

Мухасара(урап алу, окруҗение) озакка сузылды.


Сәлманы Фарисиның; “Я Расуләллаһ! Вакыты белән без
Фарс өлкәсендә, дошманнарыбызны манҗынык (ката
пульта) белән җиңә идек, аларда безне шулай ук җиңә
иделәр. Әгәр катапулта булмаса озак утыра идек.”
дигәненә каршы Расулуллаһ манҗынык ясауларын әмер
итте. Башта Сәлманы Фариси үзе бер манҗынык эшләп
калгага каршы бастырды. Калганың стенасыны ватыр
өчен, бу агачтан эшләнгән манҗынык белән барып
суктылар, бәрделәр. Ләкин Таифлеләр вә Сакифлеләр,
өсләренә кыздырылган май вә смола түгеп калгага
якынаерга форсат бирмәделәр.

Ниһаят Расулуллаһ; “Бер йөзем ботагын кискән


кешегә җәннәттә дә йөзем агачы биреләчәк.”диеп,
Таифлеләрнең йөзем агачларын кисәргә әмер итте.
Җимеше ашалмаган агачтан һәр кемгә бишәр агач
кисәргә әмер ителде. Бу аларны биздереп баш идерер
өчен иде.

Таифлеләр, бакчалары вә хөрмәлекләре киселә


башлагач шулай кычкырдылар; “Аны Аллаһ вә
мәрхәмәт өчен калдырыгыз.”
Расулуллаһта; “Мин бакчаларыгызны, Аллаһның
ризалыгы вә туганлык хакы өчен калдырамын.”дип
аларның бу агачларыны кисүдән ваз кичте.

Бер аз соңырак, Расулуллаһ аларга шулай тавыш


бирдерде; “Кем калганы ташлап безгә килерсә, ул
әминдер.” Бу чакырудан соң ун кеше чыктылар вә
мөселманнарга сыендылар.

Расулуллаһ фәтих насиб булмаячагыны аңлады.


Нәуфәл бин Муавия белән калыргамы яки китәргәме
дип киңәшләште. Нәуфәл дә; “Әй Аллаһның Расуле!
Төлке оясындадыр. Монда калсагыз аны алырсыз. Аны
ташлап китсәгез, сезгә зарар бирмәс.”

Кайбер сахабәләр Расулуллаһтан Сакиф өчен бәд


дога итүен сорадылар. Ул да; “Аллаһым Сакифкә
һидаят насиб ит. Тугрылыкны күрсәт. Аларны безгә
китер.”дип дога кылды.

Расуле Әкрәм, монда тагын калуның файдасы юк


икәнлеген аңлап, китәргә карар бирде. Гәскәре белән
беергә Таифтән китеп Гыране дигән җиргә килеп
туктадылар. Монда ун көннән күберәк калдылар.

Хунәйн ганимәтене бүлү


Пәйгәмбәребез, ганимәтләрне бүлергә, таратырга
Әбу Җәхм Хузәйфәтул Адийны билгеләде. Һәр кемгә
өлешләрен бирдерде. Солдатларга һәр берсенә 4-әр дөя,
яки моның каршылыгы буларак 40-ар сарык, атлыларга
исә 12-шәр дөя яки аның каршылыгы буларак 120 сарык
булды.

Аллаһү тәгәләнең хөкеме буларак, алынган


ганимәтләрдән биштән бере Аллаһ вә Расуле юлында
хезмәт өчен аерылыр, Пәйгәмбәр әфәндебезнең
карауында торыр, кирегә калган биштән дүрте сугышта
катнашканнар арасында бүленер иде.

Бүлүләр бу ысул белән бүленә иде. Пәйгәмбәр


әфәндебез үзенә бүленгән бу өлешен дә Исламны яңы
гына кабул иткән, мөселманлыкка әле тулысынча
җылынып бетмәгән Мәккәнең олы вә игтибарлы
кешеләре белән муәлләфәи-кулуб ка бүлеп бирде.

Хунәйн ганимәтенең бүлгәндә Расулуллаһ


әфәндебез, яңы мөселман булганнарны, әле яңы гына
мөселманлыкны кабул иткән Мәккә олылырын
сөендерер өчен ганимәттән аларга күп итеп мал бирде.

Мәккә олыларыннан Әбу Суфиянга, уллары Муавия


белән Язидкә йөзәр дөя, кырык окка алтын, Икримә
ибне Әби Җаһил, Харис ибне Хишам, Хувәйт ибне
Абдул Узза белән Сухәйл ибне Амрга да бу кадәр мал
бирелде. Шулай итеп ун кеше аерым сыйланды. Болар
беренче дәрәҗәдә йөрәкләре Исламга җылытылуы
теләнелгән кешеләр иде. Икенче дәрәҗәдә килгәннәргә
исә 40-ар дөя бирде. Бу кешеләр соңыдан иң кувәтле
меслманнардан булганнардыр. Әбу Суфиянның уллары
Муавия белән Язид вә Хувәйт ибне Абдул Узза,Расуле
Әкрәмнең катиплек хезмәтендә булганнардыр.

Расуле Әкрәм ганимәт малларын таратканда һәр


вакыттагы кебек бик юмарт иде. Муәлләфәи кулуб
диелгән кешеләргә өлешләрдән дә күберәк итеп бирде.
Кичәге дошманнардан буген сафлары арасында күргәч
аларга да ихсан итте.

Муәлләфә-и Кулуб

Муәлләфә-и Кулуб йөрәкләре Исламияткә алыштыры


лачак, җылындырылачак булган кешеләрдер. (Аста
аңлатылачагына күрә Муәлләфә-и Кулубның барысыда
мунафыйк түгелдер.) Пәйгәмбәр әфәндебез боларның
барысынада садака вә ганимәтләрдән бирү белән бергә;

“Кайберләреннән киләчәк булган начарлыкларны


пәрдәләп, мөселманнарның күңелең рәхәт итү,
Эчләреннән мөселман булганнарның Исламда
ныклы итү вә аларга иярүчеләрне дә Исламга тарту,

Мөселманлыклары әле тулы булмаганнарның да


мөселманлыкларыны нык вә гүзәл ителүен теләгәндер.

Ганимәтләрне бүлгәндә, кайбер зәгыйф күрешле


кешеләр вә мунафыйклар, Расулуллаһ гәдәләтле
эшләмәде дип сүз йөретеп ифтира иттеләр.
Пәйгәмбәребез аларга бик кыенсынып куйды. Бу хаксыз
сүз каршысында сабырлык белән аларга кисәтү ясады.
Соңыдан дөясенә менде вә дөядән бер төй алып шулай
диде: “Ганимәттән бер нәрсәдә миндә калмады, менә
шушы төй кадәре дә дәхи. Хәттә биштә бер булган
минем хаккым да сезгә бирелгәндер. Ганимәттән кем
хаксыз буларак бер җеп дәхи алган булса, кыямәттә бу
аның өчен бер ут булыр.”

Вә Әнсарның җылавы

Расулуллаһның ганимәтләрне Курәишкә күп итеп


бирүе, кешеләрнең иң кыйммәтлесе булган Әнсарның
кайберләре арасында да сүз йөретүгә сәбәб булды.
Курәиш кабиләсеннән яңы мөселман булганнар,
сугышка беренче тапкыр керәләр иде. Үзләре исә ничә
еллардыр, сугышларда вә җиһад хезмәтләрендә
булганнарыны уйлап; “Бу гәҗәп бер хәлдер. Курәишкә
ничек күп мал биргәндә безне исә онытты. Пәйгәмбәр
инде хәзер үз кавеменә вә кабиләсенә кавышты. Безнең
белән Мәдинәгә һич кайтыр мы икән хәзер!”диючеләр
дә булган иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез бу сүзләрнең йөрүен ишеткәч,


аларны җыеп күңелләрендәге бу шик шөбһәләрен юк
итәр өчен диде ки; “Әй Әнсар! Мин бу хәрәкәтне
Курәишне Исламга табан тартар өчен аларның күңелене
Исламга җылытыр өчен эшләдем. Сез исә доньялык, әз
генә нәрсә өчен газапландыгыз. Мин исәсезнең
иманыгызга кәфил булдым.

Әй Әнсар! Алар дөя вә сарык алып өйләренә


кайтканда, сез исә Аллаһ Расулене алып өлкәгезгә
кайтырга разый түгелсезме? Сезнең кавышканыгыз,
аларның кулыны кергәннән тагы да хәерле вә
өстендер.”

Расуле Әкрәмнең бу соравы, бөтен Әнсарның


башындагы шөбһәләрен себереп түкте. Барысыда;
“Разыйбыз.... разыйбыз я Расуләллаһ!”диделәр.

Моннан соң, Расулуллаһ диде ки, “Барлыгым Аның


кодрәт кулында булган затка ант итеп әйтәмен ки, әгәр
һиҗрәт булмаса иде, мин Әнсардан бер кеше булуымны
теләр идем. Әгәр бөтен халык бер якта, Әнсар да икенче
якта булса, мин Әнсар ягында булыр идем. Әй
Аллаһым!Син Әнсарга рәхмәт ит. Аларның улларыны
вә улларының улларыны гафу ит.”

Тирә вә төптән әйтелгән бу сүзләр Әнсарның


рухларына кадәр сеңде. Күз яшләрен тота алмадылар.
Шулай ки, сакаллары дәхи күз яшеннән юешләнгәнче
җыладылар. Вә барысыда бердән; “Без Расулуллаһка
разыйбыз. Без ганимәт буларак сиңа разыйбыз. Безнең
максатыбыз, синең ризалыгыңдыр. Синсез безгә донья
малы кирәк түгелдер!”диделәр.

Пәйгәмбәребез дә аларның бу хәленнән разый


калды, бала-чагалары өчен дә хәер дога кылды. “Сезнең
белән кыямәт көнендә очрачагыбыз урын Хаузы-Кәүсәр
булсын.”боерды. Шулай ук Әнсары-Кирамда хуш вә
күңелле буларак таралдылар.

Расуле Әкрәм, сугыш эшләрене вә ганимәт


мәсәләләрен бетергәч, Гыранедә ихрамга керде. Кич
белән Мәккәгәкилеп таваф итте. Янә кич белән
Гыранәгә вә аннанда Мәдинәгә кайту юлын тотты.
Бөтенесе Мәдинәгә сау-сәләмәт барып керделәр.

Шагир Кәгбның Мөселман Булуы


Кәгб ибне Зухәер, мөшрикләр арасында танылган
мәшһур бер шагир иде. Сөйләгәне шигырлары белән
Пәйгәмбәребезгә вә сахабәләренә тел тидергән, бик нык
рәнҗеткән иде. Аның өчен Пәйгәмбәребез; “Кем аны
очратырса үтерсен. Инде аның каны хәләлдер.”дип
боергән иде. Бу шәхес Мәккә фәтхендә, Кәгбәнең
япмасының астына кереп качсаларда үтереләчәге
Расулуллаһтан әмер ителгән, каны хәләл
кылынганнарның бересе иде.

Кәгб, үтереләчәгене ишеткәч качкан иде. Гәрәбстан


да кабиләләр арасында Ислам бик тиз тарала башлагач,
Кәгб өчен сыеначак урын калмады. Кая барсада аңа
”безгә килмә” диләр иде.

Мөселман булган Кәгбның кардәше, үзенә бер хат


язып; Расулуллаһка килүене, мөселман булып гафу
соравыны сөйләп шулай диде; “Расулуллаһның янына
һич бер кеше килмәгән ки, үзе Аллаһтан башка бер илаһ
юк икәнлегенә вәМүхәммәднең (с.г.в.) Расулуллаһ
икәнлегенә шәһәдәт итсен дә Расулуллаһ та аның
мөселманлыгыны кабул итмәсен. Бу хат сиңа барганда,
әгәр сиңа җаның бик кирәкле булса мөселман бул,
Расулуллаһның янына ашык”.дигән иде.

Хат үзенә килеп җиткәч, Кәгб Хз. Әбу Бәкергә хәбәр


җибәреп, “Мәдинәгә килеп мөселман булачагы ны,
үзенедә саклау астына алуыны” сорады. Танылганы
хәлдә үтерелүеннән курка иде. Яшерен рәвештә
Мәдинәгә килде. Хз. Әбу Бәкергә сыенды. Хз. Әбу
Бәкердә аны хозуры Расулуллаһка чыгарды. Вә кем
икәнлегене сөйләмичә “Я Расуләллаһ! Бу әдәм бәйгат
итәчәк.”диде.

Аның өчен Кәгб үзен белдермичә, шундук


Расулуллаһның кулын тотып, гафу сорады. Янә үзенең
кем икәнлеген сөйләмичә, башкасыны хәбәр биргән
төсле итеп “Я Расуләллаһ! Кәгб ибне Зухәер эшләгәнән
кәбәхәтләреә бик үкенә вә мөселман булырга синнән
әман сорарга килгән. Мин аны сезгә китерсәм аңа әман
биреп, аның тәүбәсене вә мөселманлыгыны кабул
итәрсезме?”диде.

Пәйгәмбәребез; “Әйе”диде.

Моны ишеткән Кәгб ибне Зухәер; “Әшһәду әллә


иләһә иллаллаһ вә шәһәду әннә Мүхәммәдән габдуһу вә
Расулуһу.”диеп шәһәдәт әйтеп иман итте.

Кәгб үзене танытканы вакыт Әнсардан бере калкып;


“Рөхсәт бирегез Я Расуләллаһ! Шул Аллаһ дошманы
ның башын кисәем!” диде.

Пәйгәмбәребез; “Ваз кич, ул үзенең хәленнән үке


неп Хакка юнәлгәндер.”диде.

Кәгб, әлегә кадәр эшләгәннәренә бик үкенгән иде.


Чөнки үзене коткарырга теләгән бу бөек Пәйгәмбәр
хаккында бик начар нәрсәләр уйлаган, шигырлар
сөйләгән вә язган иде. Бу тапкырда бөек хозурда;
“Банәт Суад” дип аталган Пәйгәмбәр әфәндебезне
мактаган мәшһур озын касидәсене укырга башлады. Бу
касидә гәдәткә күрә, шагирның сөеклесе Суадның
айрылганыннан, аны ташлавыннан, вәфасызлыгыннан
тойган тәсирене, калбенең сызлауларын, бик
ялкынланып аңлатыу белән башлап сөеклесенең
матурлыгыны, татлы күркәм тавышыны тагыда җанга
вә күңелгә яткан сүзләр белән сөйләгәннән соң асыл
максатына килер, сүзен Пәйгәмбәребезгә китерер, аны
мактаганнан соң, аңардан әлбәттә гафу өмет ителер дип
гафу сорар.

Кәгб; “Шөбһә юк ки Расулуллаһ тугры юлны


күрсәткән бер нур, начарлыкларны бетерер өчен
ачылган Аллаһның кылычларыннан бер
кылычтыр.” Мәгәнәсендәге бәетләрне укыганда,
Пәйгәмбәр әфәндебез янындагы сахабәләргә ишарәт
итеп; “Тыңлагыз!”боерды.

Пәйгәмбәребез бу касидәне бөек бер тәм белән


тыңлады. Бу бәетләр Фахры Каинатның бик күңеленә
яткан, ул вакытта янында бүләк итәчәк бер нәрсәдә
булмагач, өстендәге җилетын чыгарып шагир Кәгбка
бүләк иткән. Ул сәбәбтән бу касидәгә “Касидә-и
бурдә”диелер.
Хз. Муавия хилафәте заманында бу җилетны
Кәгбтан сатып алырга теләде. Бирмәде. Хз. Кәгб вафат
иткәч, мубәрәк җилетны Хз. Муавия егерме мең
дирһәмгә варисларыннан сатып алды. Бу Җилет
үзеннән соң килгән халифәлләргә күчкәннән соң
ниһаят, Госманлы хөкемдары Явыз султан Сәлим хан,
Мысырны фәтх итүе белән башка аманатлар белән
бергә Истанбулга китерде. Бугенке көндә дә бу
Пәйгәмбәр әфәндебезнең мубәрәк җилеты “Топ капы”
сараенда калган аманатлар белән бергә сакланып зыярәт
ителәдер.

Хатәм-е Таийның кызы


Пәйгәмбәр әфәндебез, һиҗрәтнең тугызынчы елы
ның рабигул-ахир аенда Хз. Галины Әнсарның
алдынгыларыннан 50се атлы, 100е дөяле буларак, 150
кешелек бер кувәт белән Таий кабиләсенең поты Фулс
ны егарга җибәрде. Басылачак заман, берлекләрне
таратып, һәр тарафтан кинәт бергә басыгыз дип әмер
итте. Атлар янга, запаска куеп дөяләргә менделәр. Бәни
Әсәдләрдән, Харис исемендә бер затның юл күрсәтүе
белән юлга чыктылар.

Ниһаят муҗаһидләр таң агара башлаганда,


берлекләрне(отряд) һәр тарафтан һөҗем итәчәк шикел
дә таратып, Хатәм-е Таийның гайләсенең булган урынга
кинәттән басып керделәр. Үтерә алганнар үтерелде,
әсир ителгәннәр әсир ителде. Муҗаһидләргә Таий
гайләсенең бер җиредә яшерен калмады. Бу арада Хз.
Гали вә аркадашлары бөтен потларны кисеп сабып
төшерделәр вә мәшһур пот Фулс янына барып аныда
таратып туздырып бәрделәр.

Таий кабиләсенең рәисе Адий ибне Хатәм, куркуын


нан үзе кебек християн булган Суриядәге Шам
гәрәбләре янына качты.

Хз. Гали күп кенә ганимә вә әсирләр белән


Мәдинәгә кайтты. Бу әсирләрнең арасында, юмартлыгы
вә якшылыгы белән мәшһур булган Хатәм-е Таийның
кызы Саффанә дә бар иде. Мәдинәгә баргач, Саффанә
Расулуллаһ белән күрешергә вә үзенә хөрлек бирүләрен
сорады.

“Я Расуләллаһ! Атам үлде, кардәшем дә югалды.


Аның эшләгән якшылыгы хөрмәтенә миңа иминлек
бир. Минең атам гайләләрне карар, әсирләрнең әсир
бауларын чичәр, ачларны туйдырыр, киемсезләрне
кидерер, ашлар ашатыр, сәләмләшүне кылар,
теләүчеләрнең теләгәннәрен кире какмас иде. Менә мин
ул Хатәм-е Таийның кызы булам”диде.

Пәйгәмбәребез; “Әй хатын! Болар чыннанда


мөминләрнең сыйфтыдыр. Эх атаңда мөселман булса
иде дә аны рәхмәт белән искә алма идек. Сиңа
теләгәннәреңне бирербез. Китәргә ашыкма. Кавемеңнән
сине йортыңа алып барып җиткерәчәк ышынычлы
кешеләр булганчыга кадәр көт. Аннары миңа хәбәр
бирерсең.”диде.

Саффанә бинти Хатәм мөселман булды.


Мөселманлыгыны да Ислам гамәллләре белән гүзәлләш
терде вә килештерде. Кавеменнән таныган кешеләре
килгәч Расуллулаһка килеп; “Я Расулуллаһ, кавемемнән
кайбер кешеләр килгән. Алар минең өчен ышанычлы
кешеләрдер. Мине үз йортыма исән-сау алып
кайтырлар.”диде.

Пәйгәмбәребез дә, Саффанәгә киемнәр, ат вә дөя,


юл акчасы вә ризыгы биреп кешеләре белән бергә
Шамга җибәреп озатып калды.

Адий ибне Хатәмнең мөселман булуы

Саффанә Шамга килеп, Расулуллаһның үзенә эшлә


гән мөгамәләләрне кардәше Адийгә аңлатты. Адий;
“Пәйгәмбәр хаккында күрешең нәрсәдер?”дип сорады.

Саффанә дә шулай җәвап бирде; “Мин синең, хәзер


үк ул затка барып кушылуыңны телим. Әгәр ул
пәйгәмбәр исә, аңа иярү белән башкалардан өстен булу
вә фазиләт казанырсың. Юк әгәр хөкемдар исә аның
сәбәбе белән Ямәндәге салманатыңны югалтмассың.
Хур вә хакир хәлгә төшмәссең. Инде карар бирегә сиңа
калгандыр.”

Адий; “Валлаһи минең күрешем дә будыр.”диде.

Вә Адий, Шамнан чыгып, Мәдинәгә барды,


мәсҗидкә керде. Расулуллаһ аны күргәч эшене бик тиз
эшләде. Адийны үз өенә алып китте. Юлда бер карт
хатын белән каршылаштылар. Картхатын төрле
нәрсәләр сорап Расулуллаһның вакытын алды.

Адий үз үзенә, “Бу зат мәлик түгелдер. Маликләр


юлда факирләргә карамаслар, аларның ихтияҗлары
белән юлда мәшгул булмаслар”дип уйлады. Өйгә баргач
Расулуллаһ, Адийгә тиредән мендәрен биреп, аның
өстенә утыруын теләде. Адий утырудан чикенде вә
мендәрде кире Расулуллаһка сузды. Факат бөек
Пәйгәмбәр кабул итмәде. Адий мендәргә, Расулуллаһта
җиргә утырды. Адий “бу хөкемдар эше түгелдер”дип
уйлады. Бер аз утыргач Расулуллаһ өч тапкыр Адийгә;
“Мөселман булырсаң котылырсың.”дип хитаб итте.

Адий; “Мин дин белән яшим”диде.

Расулуллаһ; “Мин синең динеңне, синнән якшырак


беләмен.”боерды.
Адий бу сүзләрнең мәгнәсене аңлый алмады вә
“Минем динемне миннән тагыда якшырак
беләсеңме?”дип сорады.

Расулуллаһ; “Әйе.”дип җәвап бирде.

Соңыдан бөек Расул, аңа, Мәсих динендә булмаган,


гәрәб кагидәләренә күрә эшләнгән кайбер нәрсәләрне
аңлатты вә сүзләрене шулай бетерде; “Син кавемеңнән
дүрттә бер ясак аласың. Менә бу синең динеңә күрә
хәләл түгелдер.”боерды.

Адий; “әйе тугрыдыр.”диде вә үз-үзенә “Мухаккак


ки бу зат Пәйгәмбәрдер. Чөнки ул мәшһул булган
нәрсәләрне дә белә.”дип уйлады.

Вә Расулуллаһ соңыдан аңа шулай диде; “Әй Адий!


Синең бу дингә нигә кермәгәнеңне беләмен. Син бу
дингә керүчеләрне факирләр вә мескеннәр күрәсең.
Факат Аллаһка ант итеп әйтәм ки; маллар алар өчен
шулай күбәячәк ки, аны алачак кемсә табылмаячак. Син
дошманнарны мөселманнарга карата күп күрәсең.
Факат Җенабы Хак динене кувәтләячәк вә бу бөек дин
һәр тарафка таралып, һәр тарафка иминлек корачактыр.
Ул кадәр киңәячәк вә кодрәт шәүкәт казаначак ки; бер
үзе Кадисиядән чыккан хатын хаҗга барачак, юлда
Аллаһ куркуыннан бер курку тоймаячактыр. Син башка
җирләрдә мәликләр султаннар күрәсең. Аллаһка ант
итәм ки, бер көн аларның сарайлары фәтх ителәчәктер.”

Артык Адий инанган вә мөселман булырга карар


биргән иде. Адийнең бер сүзе булды: “Әшһәду әллә
иләһә илләллаһ вә шәһәду әннә Мүхәммәдән габдуһу вә
Расулуһу”.

Күп үтмичә Расулуллаһның хәбәре тахаккук иткән,


Ислам өлкәләрендә иминлек вә тынычлык таралган
халык хозур вә рәхәткә кавышкан. Адий Расулул
лаһның биргән хәбәренең барысыныда күрде вә
аларның эчендә яшәде. Заманы белән Адий ибне Хатәм,
бик мәшһур булып әсхаб арасында бик сөелгән иде.
Ислам белемнәрен өйрәнеп галимнәр арасына
кушылды. Һәркем аңа бернәрсә сорарга килер иде.

Мәшһур Адий ибне Хатәм дигән зат инде, бу


кешедер.

ТӘБУК ГАЗАСЫ
(Һиҗри: 9, Милади:630)

Тәбук Мәдинә белән Шам арасында бер җир булып,


һиҗрәтнең 9нчы елы, Рәҗәб аенда бер шәһәршәмбе
көнендә Хз. Пәйгәмбәребез бу урынга бер сәфәр
хәзерләгәндер.
Бу тарихта, Византия Иранны сугышып җиңгән иде.
Исламның таралуын тыярга вә Исламга бер удар
ясарга,максаты белән Византияның 40 меңлек гәскәр
хәзерләгәне хәбәр килгәч, мөселманнарда тирән бер
тәсир вә кызулык барлыкка килде.

Ул елда Гәрәбстанда ныклы корылык вә кытлык


булган иде. Хурмалар харап булган, дөяләр үлгән,
хайваннар нык кырылган иде. Мөселманнар бу сәфәргә
ат, дөя, ризык ягыннан бик авыр хәзерләнгәннәре өчен,
хәзерләнгән бу гәскәргә, “Җәйшул Усрәх” (Авырлык
гәскәре)дип атаганнар вә сугышынада “авыр сугыш”-
диелер.

Расулуллаһ, Мәккәгә вә калган Гәрәб кабиләләренә


сугышка катнашсыннар өчен хәбәр җибәрде. Һавалар
бик кызу, шартлар бик авыр иде.

Әсхабның юмартлыкта ярышуы


Расулуллаһ, элекке сугышларга бару вакытын
яшерен тоту гәдәте булган хәлдә бу юлы бу сәфәрне
бөтен мөселманнарга белдерде. Чөнки бу калган
сугышлардан башка булып, озын юлчылык, кувәтле бер
дошман аларны көтә иде. Бу сәбәбтән, якшы бер
хәзерлек белән дошман каршысына чыгар өчен
торышны әсхабына белдерде. Байларны гәскәрне
коралландыруга чакырды. Менә бу хосуста әсхаб бер
бересе белән ярышалар иде.

Хз Госман (р.г.) 300 хәзер припаслы дөя белән 1000


алтын бирде. Хз. Госманның бу хәрәкәтеннән соң
Расулуллаһның йөзе сөенеч белән тулып мәсрур (рәхәт)
булып калды. “Әй Госман! Аллаһ синең булган вә
булачак гонаһларыңны гафу иткәндер.”дип үзен дә
сөендерде.

Хз. Гомәр (р.г.), иалының яртысыны бирде. Расулул


лаһта аңа бәрәкәт догасы кылды.

Хз. Әбу Бәкер (р.г.) исә кулында нәрсәсе бар исә


барысыныда бу юлга вакыф итте. Аны, үзеннән дә
яшергән кебек Пәйгәмбәр әфәндебезгә ысулына күрә
бирде.

Расулуллаһ; “Я Әба Бәкер! Өй халкыңа нәрсә кал


дырдың.”дип сорагач,

Хз. Әбу Бәкер; “Аларга Аллаһ вә Расулене калдыр


дым.”диде.

Баштан эченнән; “Әбу Бәкер мине һәр заман уза.


Миндә бу хәер ярышында аны узыйм әле.”дип ният
иткән булган Хз. Гомәр, Хз. Әбу Бәкернең хәер
ярышында узене янә үтеүен күргәч; “Валлаһи, Әй Әбу
Бәкер! Атам анам сиңа фида булсын. Хәер юлында ничә
тапкырлар ярыштык ки, гел син мине уздың киттең.
Мин хәзер аңладым ки, сине бер ярыштада уза
алмаячакмын.”диде.

Вә шулай ук әсхабы-кирамнан һәр бере көченнән вә


хәленнән ни җитте исә шулай малларын инфак иттеләр.
Абдуррахман ибне Ауф 100 окка алтын, Хз. Талха вә
Хз. Габбас күп кенә нәрсәләрен инфак иттеләр. Асым
ибне Адий 1000 окка хурма китереп тапшырды.

Күп кенә хатыннар да мөмкинчелекләренә күрә һәр


нәрсәләрене Расулуллаһка җибәрделәр. Кайбер
хатыннар, кулларындагы беләзекләрне, колакларын
дагы алкаларны, муен төймәләрен мәсҗидтә Расулул
лаһның алдына куялар иде. Расулуллаһта аларга дога
кылар иде.

Пәйгәмбәребез эшене бик нык вә тиз эшләде.


Сәфәргә чыгар өчен гәскәрен Сәниятул Вәдәг да
җыйды. Хатынлар бала-чагалар Пәйгәмбәребезне вә
гәскәрне озатыр өчен монда кадәр килгәннәр иде.
Гәскәрләр дәфтәрәгә дә сыймаячак кадәр күп иде. Бу
урында намаз кылдырырга Хз. Әбу Бәкерне вазыйфалан
дырды. Вә Мәдинәдә дә үзенең урынына вәкил итеп
Мүхәммәд ибне Мәсләмәне калдырды.
Пәйгәмбәребез белән бергә Сәниятул Вәдәг ка кадәр
килгән Хз. Галигә Расулуллаһ; “Монда мухаккак йә син
калачаксың йә мин калачакмын.”боерып Әһле Бәйтнең
ихтияҗларын карау өчен үзен Мәдинәдә калдыргач, Хз.
Гали җылап; “Я Расуләллаһ! Мине хатыннар вә балалар
янында вәкил итеп ме калдырасың?”диде.

Пәйгәмбәребез; “Миңа күрә Син, Хз. Мусаның


янында Харун урынында булуны кабул итмисеңме?
Бары-тик миннән соң Пәйгәмбәр юктыр.”боерды.

Аның өчен Хз. Гали шундук кире борылып, шундый


тизлек белән китте ки, аягының астыннан тузаннар
гына очып калганы күренде.

Тәбук Сәфәренә Чыгу


Пәйгәмбәребез, Талха бин Убәйдуллаһны, гәскәрең
уң ягына, Абдуррахман бин Ауфныда сул як канатның
командирлары итеп билгеләде. Байракларныда өләште,
иң зу знамя Хз. Әбу Бәкергә бирде вә иң зур байракны
да Зубәер ибне Аввамга бирде. Вә һәр кабиләнең
байракларыны знамяларыныда кабилә рәисләренә
биреп, 10 мең ат, 15 мең дөя белән 30 мең кешелек
муҗаһид шәһәршәмбе көнне сәфәргә чыктылар. Тәбук
ка барганчы 19 урында кунып, анда мәсҗидләр салды
лар. Соң туктаганнары урын Тәбук мәсҗиденең
урыныдыр.
Гәскәрнең туктаган урынында бер су бар иде. Факат
бу су бик әз ага иде. Зур гәскәрнең ихтияҗларын
күрергә җитми иде. Муҗаһидләр әкерен аккан судан бер
савытка тутырдылар. Фахры Каинат Гәләйһиссәләм ул
су белән йөзене кулыны юганнан соң, аны кире суның
чыккан урынына түкте. Соңыдан ул суның чыккан
урынына очы тимер булган өч таяк кадады. Кадар
кадамас, өч җирдән су мул итеп агып килеп чыкты.
Муҗаһидләр суларыны алдылар. Су шулай күбәйде ки,
бөтен мөселманнар ихтияҗларын күрделәр. Аллаһның
бөек Пәйгәмбәре, Муаз ибне Җәбәлгә; “Синең гомерең,
бу урыннардагы бакчаларны, багларны күрергә
җитәдер.” дип боердылар.

Тәбуктагы бу су, ул вакытта муҗаһидләрнең


ихтияҗларына җиткән кебек, соңыдан бу урында күп
булып гөл бакчалар булырга сәбәб булды вә моны Муаз
ибне Җәбәлдә Расулуллаһның әйткәне кебек үз күзләре
белән күрде. Бу әлбәттә Аллаһның бөек Пәйгәмбәренең
мөгҗизәләреннәндер.

Пәйгәмбәребез, Тәбук мәсҗиденең кыйбласыны үз


кулы белән бер таш куеп, ул ташка табан юнәлеп; “Бу
безнең кыйблабыздыр.”диде.

Мөселманнарга өйлә намазын кылдырганнан соң


җәмәгәткә борылып; “Шам әнә тегендәдер. Ямән исә
әнә тегендәдер!”боерды.
Бөек Ислам гәскәренең бик кызу җәй астында,
Тәбук хәрәкәтеннән бер ничә көннәрдән соң, гәскәр
белән бергә сугышка чыкмаган Әбу Хусаймә гайләсенең
янына борылып кайткан иде. Аның ике гайләсе бар иде.
Аларның һәр бересе өйләрене су сибеп суыткан, ризык
пешереп хәзерләгән, суында суытып аны көтеп торалар
иде. Әбу Хусаймә өе янына килеп, ишегенең диварына
таянып үзе өчен хәзерләнгән ризыкларга вә
хатыннарына карап куйды. “Субхәнәллаһ! Үткән вә
киләчәк гонаһлары гафу ителгән Пәйгәмбәр (г.с.) шул
кызу көннәрдә эссе һавада муенында кылычыны
коралыны ташысында, Әбу Хусайме күләгә астында,
хәзерләнгән ризык, ике гүзәл хатыны янында бөтен
мөлкәте эчендә утырып торсын. Инсафмы бу?!
Валлаһи! Расулуллаһка барып кавыш мыйча , һич
берегезнең өенә кермим. Юлга ризыгымны хәзерләгез
хәзер үк.” диде.

Теләгәне кебек ризыгын вә юл әйберләрен хәзер


ләделәр. Әйберләрен алып, дөясенә менеп, Пәйгәмбәр
әфәндбезне эзләргә дип Әбу Хусаймә юлга чыкты.
Юлда Умәер ибне Вәһбкә җитеште. Ул да
Пәйгәмбәребезне табарга дип юлга чыккан. Икесе
юлдаш булдылар. Тәбуккә якынайгач Әбу Хусаймә
Умәергә; “Әй Умәер! Мин гонаһкармын. Син исә
гонаһсызсың. Мин Расулуллаһның янына синнән
алдарак барыйм.”диде. Умәер дә ярар дип кабул итте.
Әбу Хусаймә хайваның ышырып куып алып китте.
Расулуллаһ Тәбукта гәскәре белән тукталып
урынлашкан иде. Әбу Хусаймә Расулуллаһка якынай
ганда, мөселманнар; “Карагыз әле бер атлы килә.”дип
хәбәр иттеләр.

Пәйгәмбәребез; “Әбу Хусаймә түгелме икән. Аның


булуын теләр идем”диде.

“Я Расуләллаһ! Валлаһи ул Әбу Хусаймәдер”


диделәр.

Әбу Хусаймә килеп дөясеннән төшеп, Пәйгәмбәре


безнең янына килеп сәләм бирде.

Пәйгәмбәребез; “Әй Әбу Хусаймә, син һәләк булуга


якынайган идең.” боерды.

Әбу Хусаймә дә булып беткәннәрне аңлаткач,


Пәйгәмбәребез аңа хәер дога кылды.

Җәйнең бу кызуында чүлләрне ярып, Тәбуккә


килгән Ислам гәскәренә каршы дошман чыга алмады.
Рум гәскәре мөселманнарның кувәтене күреп кире
чигенде.
Моннан соң, Пәйгәмбәр әфәндебез, Тәбуктә әсхабы
ны җыеп, алга барырга теләкләре бармы-юкмы
икәнлеген сорады.

Хз. Гомәр; “Әгәр әмер Аллаһтан килә исә, әйдәгез


барыйк.”диде.

Пәйгәмбәребез дә; “Әгәр бу хосуста әмер Аллаһтан


булса иде мин сездән сорап тормас идем.”диде.

Хз. Гомәр шулай диде; “Румлылар, саннары бик күп


булган халыктыр. Анда мөселманнардан бер кешедә
юктыр. Күрәсез ки; сез вә сезгә инанганнар, аларның
якынларына кадәр килгәннәрдер. Безнең бу кадәр
якынаюыбыз аларны куркыткандыр. Урынлы күрсәгез
бу ел моннан борылып кайтыйк. Күрик аннары
киләчәктә Аллаһ нәрсә күрсәтер.”

Бу киңәшләшеү барганда, Шам ягында тагун чире


булганы хәбәр килде. Аның өчен Расуле Әкрәм; “Тагун
булган җиргә кермибез” боерды.

Бөтен болардан соң Расулуллаһ; “Алар солох өчен


кулларыны сузарлар исә, Син дә аларга суз. Вә Аллаһка
тәвәккул ит.” аятене күз алдына алып аларның артына
төшмәде. Монда 20 көн калдылар.
Кайбер кабиләлләр килделәр. Алар белән аңлашу
төзелде. Үзлләренә дингездә дә корыда да әман
бирелде.
Мунафыйкларның бозыклыгы

Мунафыйклар, үзләренең бер кемнең дә белмәгәне


не, эшләгән эшләренең яшерен эшлиләр дип уйлыйлар
иде. Шулай уйласалар да Расуле Әкрәм, бөтен
мунафыйкларны белер иде. Ләкин ачыктан иглан итмәс
иде. Бары-тик бик якшы сер тота белгән Хз. Хузәйфә
мунафыйкларның исемләрен белер иде. Хз. Хузәйфә,
Расуле Әкрәмнең махрәме әсрары иде.

Заман заман эчләрендәге намыссызлыкны вә


хасталыкларыны тышка чыгарудан чигенмәгән
мөнафыйклар, Тәбук сугышына чыкмадан алда вә
чыкканнан соң да мунафыйкча сүзләр сөйләп вә
хәрәкәттә булдылар.

Мунафыйклар, мөселманнар арасына фетнә кере


тергә, айрылык ясарга максаты белән, Куба мәсҗиденә
каршылык буларак Мәдинәнең кырыенда бер мәсҗид
ясадылар. Моңардан ният вә максатлары: Әсхабны, Хз.
Пәйгәмбәребезнең артыннан аерырга, мәсҗиденнән
ерагайтырга, җәмәгәтне таркатырга, бозыклык
чыгарырга иде. Христиан бер Мәдинәле булган Әбу
Амир мунафыйкларны бу эшкә котырткан; “Сез зур бер
мәсҗид салыгыз вә эченә мөмкин кадәр корал
тутырыгыз. Мин дә Рум кайсеренә барамын. Сезгә
ярдәмгә ныклы бер Рум китерермен. Шуның белән
Мүхәммәдне вә Әсхабыны Мәдинәдән чыгарыр
быз.”дигән иде. Араларында якшы итеп аңлашкач, бу
фасыйк Шамга киткән, калган мунафыйклар да
мәсҗидләрене тамамлаганнар иде.

Мунафыйклар мәсҗидләрене төзегәннән соң,


Тубукка чыгачак бер вакытта, Пәйгәмбәр әфәндебезгә
килеп, кыш вакытларында, картлар вә хасталар сезнең
мәсҗидкә кадәр баруы авырырак булучыларга бер
мәсҗид төзегәннәрене сөйләгәннәр, Пәйгәмбәр
әфәндебезнең дә анда килеп намаз кылдырып бу
мәсҗидне ачуын сораганнар иде. Пәйгәмбәребез дә бу
арада вакытының юклыгын сөйләп аларның бу
теләкләрене үтәмәгән иде. Мунафыйклар, хакыйкатта
бу мәсҗидне начарлык кылар өчен склад кебек
кулланырга да планлаштырганнар иде. Мондый начар
ният вә максат белән эшләнгәне өчен моңа “Мәсҗиде
Зырар”диелде.

Мунафыйклар, Тәбук сәфәренә чыкканда, мондый


кызу вә эссе көннәрдә юлга чыга алмыйбыз дип
халыкны котыртырга вә мәгнәвиятларын бозарга
тырыштылар.
Аларга; “Җәһәннәмнең кызулыгы тагыда катырак
тыр” дип боерылды.

Мунафыйкларның башы Абдуллаһ ибне Гобәйдә;


“Рум дәүләтене Мүхәммәд уенчыкмы дип уйлый? Аның
әсхабы белән бергә әсир төшәчәкләрене күзем белән
күргән кебек булам.”диеп барысының да күңеленә
курку салырга уйлый иде. Аның болай сөйләшүе
мөселманнарның җаннарына тия иде. Ышанычы ярты
гына булучылар, аның бу сүзләрендә чынлык бармы
юкмы икәнлеген эзлиләр иде. Асылда аның сүзләрендә
һич дөреслек бер кайчанда булмаганына күрә ул
ялганчыларның таа үзе иде.

Нияте бозык булучыларның кайберләре, чынлыкта


сәбәбләре булмаган хәлдә юкны барны сөйләп,ничек тә
сәбәб табып бу Тәбук сәфәренә бармадылар. Ышанычы
вә игтикады там булучылар исә үзләренә
сөйләнгәннәргә игтибар итмиләр, Аллаһ юлында җиһад
вә газага бик теләкле буларак якшы итеп хәзерләнә
бирәләр иде. Шулай ки, кайберләренең аты дөясе вә
хәзерләнергә әйберләре булмаганы өчен бик кайгырып
җылыйлар иде.

Бер ара сәфәр вакытында, Расулулаһның дөясе


каядыр китеп югалган иде. Гзскзр арасында бозык
булучыларның бересе; “Мүхәммәд Пәйгәмбәрмен ди.
Җирләрдән вә күкләрдән хәбәр бирер. Ә үзенең дөясене
кайда икәнлеген дә белми. Мондый кеше ничек
Пәйгәмбәр булыр.”дигән иде.

Ул вакыт Расуле Әкрәм әсхабына; “Бер шәхес минем


хаккымда шулай болай сөйли” диеп аның бу сүзләрене
аңлатты. Вә “Мин Валлаһи бер нәрсә белмим, Бары-тик
Җенабы Хакның белдергәнене белермен. Менә хшзер
беләм ки, дөя әле фәлән җирдә җүгәне агачны ботагына
эләгеп туктап калган. Барып аны алып килегез”диде.
Дөяне китерделәр. Расуле Әкрәм юлда икән аның
дөясене караучылар Аммар ибне Ясир белән Хузәйфә
ибне Йәмәни булдылар.

Мунафыйклардан 12 кеше үз араларында Пәйгәмбәр


әфәндебезне үтерергә карар бирделәр. Төннә Акабә
дигән җирдән үткәндә кинәттән өстенә ташланып
үтерергә дип карар алдылар. Аларның бөтен бу начар
ният вә максатларын Аллаһ Расуленә Җәбраил (г.с.)
тарафыннан белдерде. Сак булып ул урынга килгән
вакытта, Расуле Әкрәм бер карангылык күрде. Бу
карангылык бүтән карангылыкларга окшамый иде.
Чөнки җирләрендә тормыйлар иде. Яшеренгә
мунафыйкларның күләгәсе туфракта билгеле булып
күренә иде. Аның өчен Расуле Әкрәм Хз. Хузәйфәгә
аларны күрсәтеп аларны таратырга кушты. Хз.
Хузәйфәдә аларны кыска вакытта барып таркатты.
Аларның мунафыйк икәнләрене, үтерергә дип начар
ният белән килгәннәрене Хз. Хузәйфәгә хәбәр бирде.
Иртәнгесе көн, Усәйд ибне Худайр (р.г.) бу вакыйганы
ишеткәч, гәскәр эчендә ни кадәр мунафыйк бар исә
аларны астырырга теләде. Ләкин Расулуллаһ моңа
разый булмады. Вә :”Телләре белән кәлимә-и шәһәдәт
әйтәләр икән, аларга тагарруз (каршы) итәргә дөрес
булмас”дип боерды.

Мәсҗиде Зырарның ектырылуы

Тәбук сәфәреннән кайтканда, юлда, Мәсҗиде Зырар


вә аны иөзүчеләр хаккында Пәйгәмбәр әфәндебезгә
вәхи килде. Индерелгән Курьән аятләрендә Җенабы Хак
боера ки ;

“Шулар бар ки, зарар бирергә, кяферлек итәргә,


мөминләр арасына тәфрика(айрылык) керетергә вә
ионнан әввәл Аллаһка вә Расуленә каршы сугышкан
кемсәне көтәр өчен бер Мәсҗид төзеделәр. Моның
белән бергә ниятебез бары-тик якшылыкка дип
сөйләделәр, кирәк исә антта итәрләр иде. Факат Аллаһ
шаһид ки, болар шик вә шөбһәсез ялганчылардыр.
Аның эчендә һич кайчан намазга басма. Әлбәттә ки
беренче көннән нигезе таквалык өстенә төзелгән
мәсҗид, эчендә кыямга тагыда лаектыр. Аның эчендә
шундый ирләр бар ки, гаят чиста булырга омтылырлар.
Аллаһ та якшы чиста булучыларны сөяр. Алай булгач
бинасыны Аллаһ куркуы вә Аллаһ ризалыгы өстенә
төзелгәнме тагыда хәерле? Юк исә бинасыны ярык вә
ыгылырга якын бер ярның кырыена төзеп тә аның белән
бергә җәһәннәмгә тәгәрәгәнме? Аллаһ залимнәр
төркемене һидаяткә ирештермәс. Аларның биналары
калбләрендә бер нифак төене булып калачак, калбләре
теленгәнчегә кадәр.”(Тәүбә 107-110).

Пәйгәмбәребез Мәдинәгә килгәч, Малик ибне


Дахшам белән Меан ибне Адий вә тагы бер ничә кеше
җибәреп мәсҗидне егып ягарга әмер итте. Алар да
барып әмер белән ул Зарар мәсҗиден егып яктылар.
Мәсҗид егылып ягылгач, аның мунафыйк җәмәгәте
таралып, таркалып китте.

Тәбук Сәфәренә Катнашмаганнар


Мәшруг бер сәбәбе булмасада бәлки һавалар бик
кызу булганы өчен кайбер мөминләрдә Тәбук сәфәренә
чыкмаганнар иде. Сәфәргә чыкканда Пәйгәмбәр
әфәндебез бу затларны берәм берәм сораган; “Һәр хәл
дә берәй сәбәбләре булганы өчен килә алмаганнар
дыр”диелгәч, тыныч булганнар иде. Сәфәр беткән
Аллаһның Расуле вә гәскәре Мәдинә-и Мунәввәрәгә
кайтканнар иде. Расуле Әкрәм Әфәндебез сәбәбләре
булганы өчен сәфәргә безнең белән чыга алмаган
мөминләргә сәфәргә чыкканнар кебек әҗер булганын
белдерде. Бары-тик газадан каынган мунафыйкларга вә
ихмалкарларга (сәбәбсез чыкмаганнарга) борылып
кармады. 80гә кадәр мунафыйк килеп хаста булганнары
өчен сәфәргә чыга алмаганнарын сөйләделәр Пәйгәм
бәр әфәндебез һәр беренә заһирләренә күрә хөкем
кыларак, аларның эчке доньясын Аллаһка тапшырды.

Сәбәбсез буларак сәфәргә катнашмаган мөминләр


исә бик нык үкенү эчендәләр вә җаннары кысылган вә
Пәйгәмбәребезгә ни сөйләячәкләрене уйлыйлар иде,
әммә ялган сөйли алмаслар иде. Сөйлли алмадыларда.

Кәгб ибне Малик аңлата

Бу затлардан бересе дә Кәгб ибне Малик башыннан


үткән ул авыр көннәрен шулай аңлатыр.

Расулуллаһ сәфәрдән кайткач аның хозурына барган


да мине әче бер елмаю белән каршылады. Пәйгәмбәр
ебезгә; “Әй Аллаһның Расуле! Котылыр өчен бер ялган
сөйләсәм Бөек Аллаһ аны ачыкка чыгарыр вә Расуле дә
миңа ачуланыр. Мәшруг бер сәбәбем булмаганыны мин
игтираф(кабул итеп ачыклыйм) итәм вә сездән гафу
сорыйм.”дигәч: Менә Кәгб хакыйкатны сөйләде.” Боер
дылар. Минең кебек тугрыны сөйләгән тагы ике кеше
чыккан иде. Алар Мәрарат ибне Рәби вә Хилал ибне
Умәйя иде. Пәйгәмбәр әфәндебез; өебезгә барып,
Аллаһү тәгәләнең безгә хөкеме килгәнчегә кадәр
көтәргә әмер итте.

Аннары Расуле Әкрәм Әфәндебез, халыкны безнең


белән күрешеп сөйләшүне дә тыйды. Бер кем дә безнең
белән сөйләшми иде. Без инде өебездә бикләнеп, күз
яшләре эчендә тәүбәбезнең кабуле өчен Хәзрәти
Аллаһка ялбарып тордык. Мин калган ике аркадашым
нан яш булганым өчен тышка чыга идем. Факат мине
күргән мөминнәр һәр җирдә миңа карамаска
тырышалар, йөзләрен дәхи миннән боралар иде. Артык
түзә алмадым. Яңыдан Аллаһның Расуленең хозурына
чыгып, Аңа булган баглылыгымны сөйләдем. Факат
Расулуллаһ сөйләшмәскә дәвам итте.

Бу шикелдә тулы кырык көн үтте. Соңыдан


Расулуллаһ хатынларыбыздан да ерак калуны әмер итте.
Бу арада теге ике кардәшемдә гафу ителер өчен Җенабы
Хакка ялбарып күз яше түгәләр иде. Беренең җылаудан
күзләре күрми башлаган, икенчесе дә гафу ителгәнче
дип үзен мәсҗиднең терәгенә бәйләгән иде.

Халыктан айрылганның илленче көнендә, хаккыбыз


да назил булган “Киредә калган өч кешенең дә тәүбәләр
ене (Хз. Аллаһ) кабул итте. Җир йөзе киң булуына
карамастан аларга тар булган, воҗданларыда үзләрен
кысканнан кысты....”(Тәүбә118) аяте җәлиләсендә
аңлатылганына күрә җир йөзе ни кадәр киң булуына
карамастан безгә тар килде, калбләребездә кайгырудан
нык кысылдыгы вә Аллаһү тәгәләдән башка сыеначак
бер зат юк икәнлеген аңлаган бер вакытта, Сел тауы
тарафыннан берсенең: “Сөенеч сиңа әй Кәгб!”дип
кычкырганыны ишетер ишетмәс сәҗдәгә бардым. Бөек
бер тынычлыкка вә рәхәткә кавыштым. Сөенеч вш
куаныч эчендә Аллаһ Расуленең хозурына барыпсәләм
бирдем, сәләмемә күңелле җәвап кайтарды.

Сөенечтән мубәрәк йөзе ай кебек нурды иде. Мине


тәбрик итеп шулай боердылар; “Әй Кәгб! Анаңнан
тууыңнан бирле иң хәерле көнең бу көндер.”

Тәбук газасы белән Исламның кодрәт вә шәүкәте


һәр тарафка тагыда якшырак аңлашылды. Бу шикелдә
Ислам дине башта Аллаһның ярдәме белән соңыдан
Пәйгәмбәребез вә Ислам муҗаһидләренең иман гыйр
фан вә тырышлыклары белән көннән көн таралганнан
тарала җәелгәннән җәелә вә бөтен доньяга яктылык
бирәчәк булган бинаның нигзеләре салына иде.

Инде Византияда христианнар, бу кодрәт вә


шәүкәтнең алдында баш ияләр, вә Исламга тәслим
булалар иде.

Кайбер мөһим вакыйгалар


Нәҗашиның җеназа намазы
Пәйгәмбәр әфәндебез, үзенеңдә шәхси буларак кат
нашканы соңгы харб (сугыш) Тәбук газасыннан соң,
тирә-яктан килгән илчеләрне кабул итеп, аларга кирәк
булган тәглиматларны бирү белән мәшгул иде. Диннең
кәмилләшүен күрүдән бик мәмнун (разый, кәнәгәт) вә
сөенечле иде.

Расуле Әкрәм әфәндебез , рәҗәб-е шәриф ае эчендә


бер көн Хабәш хөкемдары Нәҗашиның(Асхамәнең)
вәфатыны әсхабына хәбәр бирде вә әсхабы белән бергә
аның җеназа намазыны гыябән кылды. Чөнки ул
яшерен буларак мөселман булган иде. Нәҗаши
Пәйгәмбәребезгә егерме көнлек ераклыкта вафат иттеге
хәлдә бер мөгҗизә буларак аның вафатыны Пәйгәмбәр
әфәндебез шундук әсхабына хәбәр биргән иде. Вә бер аз
соңыдан да Нәҗашинең вафат иткән хәбәре илчеләрдән
килде.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең улы Хз.


Ибраһимның вафаты
Һиҗрәтнең сигезенче елы, зил хидҗә аенда Расуле
Әкрәмнең Мариядан туган булган улы Хз. Ибраһим,
Һиҗрәтнең унынчы елында Рабигул Әввәл аеның 10.
сишәмбе көне вафат итте. Вафат иткәндә 16 айлык иде.
(18 дип тә сөйләүчеләр бардыр).
Расулуллаһның балаларыннан кайберләре бала чак
тан ук кайберләре әни булгач вафат иткәннәрдер. Әле
исән булган улы Ибраһим чирләгән иде. Пәйгәмбәребез
чирле улының йөзенә карап; “Аллаһның такдиренә
култан ни килер, я Ибраһим!”диде. Күзләреннән яшләр
акты. Ниһаят әмре Хак вакыйг булды. Күзләре яшләр
белән тулган Пәйгәмбәребез; “Күзләр яшләнер, калб
хөзенләнер(кайгыга батар). Аллаһның тәкдиренә разый
булудан башка бер ни сөйли алмыйбыз. Әй Ибраһим!
Сине югатудан тирән бер кайгы эчендәбез.”боерды.

Янында булган сәхабәләрнең, “Сездәме җылыйсыз я


Расуләллаһ?, болай җылаудан халыкны сез тыймаган
идегезмени?” дип хәтерләтүләренә каршы Пәйгәмбәр
әфәндебез; “Мин бары-тик үзендә булмаган хасләтләр
не сөйләп, үлгәннең янында кычкырып бакырып
җылаудан тыйдым. Мин сезне гонаһ булган ике
бакырыштан(нигмәткә кавышкандагы уен бакырышы
белән шәйтан кавалыннан, мусибәт вә фәләкәт(кайгы
хәсрәт килгән вакыттагы йөзне башны тартып йолыкып
шәйтан шаматасыннан) тыйдым. Минең бу җылавым
исә мәрхәмәттәндер. Мәрхәмәт итмәгәнгә мәрхәмәт
ителмәс.”боерды.

Пәйгәмбәр әфәндебез улының җеназасыны кылып


туфракка бирде. Каберенә бер билге өчен таяк кадап;
“Файдасы юк, зарарыда юк. Калганнарга билдә булыр”
диде. Бер савыт су китертеп кабернең өстенә сипте.
Ул вакытта кояш тотылды. Бөтен халык кояш
тотылуын; “Ибраһимның вафаты өчен тотылды”дип
тәфсир иттеләр. Аны ишеткән Пәйгәмбәребез дә аларга
шулай аңлатты; “Кояш һәм ай, Аллаһның аятләреннән
ике аят ки, җолар бер кемнең дә ни үлеме ни дә тууы
өчен тотылырлар. Боларны тотылган итеп күргәнегездә
шундук мәсҗидкә сыеныгыз. Кусуф(тотылу) беткәнчегә
кадәр дога кылыгыз вә намаз укыгыз.”боерды.

Хз. Умме Голсемнең вафаты


Шәгбан аенда, Расуле Әкрәмнең кызы вә Хз.
Госманның мөтәрәм зәүҗәсе(хатыны) Умме Голсем бу
доньяга күзләрен йомып мәңгелек галәмгә күчте. Умме
Голсемнең җеназа намазыны Пәйгәмбәр әфәндебез
кылдырды. Каберенең башына утырды. Күзләре яшәр
де.

Пәйгәмбәребез, Хз. Госманга бик җылаганы бер


вакытта очрап; “Әй Госман! Нидер бу хәлең? Нигә бу
кадәр җылыйсың?дип сораган. Ул да; “Анам атам фида
булсын сиңа я Расуләллаһ! Минең башыма килгән
кемнең башына тагы килгәндер. Расулуллаһның кызы
вафат итте. Сезнең белән арабыздагы кайнаталык вә
кияүлек элемтәсе дә өзелде булды. Аның өчен җы
лыйм.”дигән иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез; “Юк, арадагы бу баг вә
элемтәне үлем өзмәс. Бары-тик талак өзәр.”боерды.

Мунафыйкларның рәисе
Абдуллаһ ибне Гобәйнең үлеме

Тәбук сугышыннан ике ай соңырак шәввал аенда,


мунафыйкларның башы Абдуллаһ ибне Гобәй үлде. Улы
бик дөрес мөселман иде. Җәһәннәм утыннан саклар
өчен ялбарып Пәйгәмбәр әфәндебезнең күлмәген алды.
Атасыны аның белән төреп дәфен итте.

Пәйгәмбәребез улының хәтере кырмас өчен,


хаккында дога вә истигфар кылды.

Ул арада Хз. Гомәрнең; “Я Расуләллаһ! Ул яшәгәне


вакытта сине гел яманлар вә синең өчен гел шулай
болай ди иде. Аңа истигфар итеп намазыны
кылдырачаксыңмы?”диде исә дә янә дә Расуләллаһ
җеназа намазыны кылды.

Пәйгәмбәребез соңыдан болар турында шулай диде;


“Аллаһ миңа мунафыйклар өчен җикмеш тапкыр
истигфар итсәм дә кабул ителмәячәгене белдерде.
Нишлим, җикмештән күберәк итим дә Бөек аллаһ
теләсә кабул итсен.”
Бу кадәр дә мәрхәмәтле бер зат тарихта күрелмәгән
дер.

Бер аз соңыдан мунафыйкларга намаз кылынмасын


вә каберләренә барылмасын дигән вәхи килде. Җенабы
Хак; “Андый көфер белән киткәннәрнең һич бересе
өчен дога вә истигфар итмә, намазыны кылма, каберенә
барма.”боерды.

Абдуллаһ ибне Гобәй Әһле Ислам өчен бөек бер


бәлә иде Аның үлеменнән соң, үзләрене адаштырачак
вә бутаячак бересе булмагыны өчен калган
мунафыйклар мөселман булдылар. Аларның саны 300
тирәсендә иде.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең Исламны тәблиг


өчен муршидләр җибәрүе

Һиҗрәтнең тугызынчы елы солох вә тынычлык


елыдыр. Һиҗрәтнең 10 елында Ислам диненең шөһрәте
Гәрәб ярым урауыны күптән ташкан вә башка өлкәләргә
барып җиткән иде. Алардан илчеләр килә вә Расуле
Әкрәм белән күрешәләр иде.

Хз. Пәйгәмбәребез, кешеләрне хакка чакыру вә


халыкка Ислам динен өйрәтү өчен тирә-якка
муршидләр җибәрер, алар да көләч йөз, татлы тел белән
халыкның күңелене фәтх итәрләр иде. Расулуллаһ
җибәргәне муршидләргә шундый тәглимат биргәндер:
“Җиңеләйтегез, авырлаштырмагыз. Сөендерегез,
нәфрәт иттермәгез. Бер булыгыз, ихтилафка төшмәгез,
халыкка йомшак булыгыз, каты шитдәт күрсәтмәгез.”

Расуле Әкрәм, Халид ибне Вәлидне Нәҗранга


җибәрде. Аларда Исламны кабул иттеләр. Хз. Халид
араларында калды вә аларга Курьәне Кәримне өйрәтте.
Алардан бер төркемнедә Расулуллаһ янына җибәрде.

Пәйгәмбәребез аларга шулай сорады; “Җаһилия


вакытында дошманны ничек итеп җиңә идегез?”.

Диделәр ки; “Берләшер идек, аерылмас идек. Бер


кемгә дә золом итмәс идек”.

Пәйгәмбәр әфәндебез бу сүзләрне тәсдыйк итте вә


аларның башына Зәед ибне Хусәйнне тәгәенләде.

Вә Хз. Галине Мәзҗихкә җибәрде вә аңа сугышма


дип кисәтте. Бары-тик дошманлык итәрләрсә хәрб
ителәчәк иде. Һәм аңа шулай диде; “Аллаһның синең
сәбәбең белән берсенә һидаят бирүе, синең өчен
кояшның өстенә туып батканы һәр нәрсәдән дә
хәерлерәктер.”

Хз. Гали барып аларны Ислам диненә дәгвәт кылды.


Алар исә ук белән җәвап кайтардылар. Аның өчен әсхаб
сафка тезелеп дошман өстенә һөҗем итеп аларны
һәзимәт иттеләр(туздырдылар). Аларның артыннан
кумыйча көтеп тордылар. Чөнки аларны һидаяткә
кавыштырырга гына телиләр иде. Вә соңырак та аларга
килеп иреште. Исламга янә дәгвәт иттеләр, аларда бу
дәгвәтне кабул иттеләр.

Пәйгәмбәр әфәндебез, Ямән өлкәсенә Мугаз ибне


Җәбәлне вә Әбу Муса әлӘшгарины җибәрде.

Мугаз ибне Җәбәлгә; “Син әһле китап булганбер


кавемгә барачаксың. Аларга Аллаһның бер булганыны,
Мүхәммәд (с.г.в.) нең аның колы вә Расуле икәнлекне
тәблиг ит. Әгәр алармоңа инансалар, биш вакыт
намазның фарыз булганын хәбәр бир. Аеруча зәкәттә
өсләренә фарыздыр ки, син аны байлардан алып
факирләргә бирерсең. Мәзлумның(золом күргәннең)
бәддогасыннан саклан. Аның белән Аллаһ арасында
пәрдә юктыр.”боерды вә “Әй Мугаз!Сиңа бер мәсәлә
белән килсәләр ни белән хөкем итәчәксең?”дип сорады.

Мугаз да; “Аллаһның Китабы булган Курьән белән


хөкем итәрмен.”диде.

Пәйгәмбәребез; “Әгәр Аллаһның Китабында таба


алмасаң ни белән хөкем итәрсең?”дип сорагач,
Хз. Мугаз; “Аллаһның Расуленең сөннәте белән
хөкем итәрмен.”диде.

Пәйгәмбәребез; “Әгәр анда да дәлил була алмасң ни


эшләрсең?” дигәч,

Хз. Мугаз; “Ул вакыт Аллаһ вә Расуленең


хөкемләренә карап чагыштырып, иҗтихад кылып карар
бирермен”диде.

Аның бу җәвабыннан Пәйгәмбәр әфәндебез бик


мәмнун вә разый булды. Мубәрәк кулыны аның
күкрәгенә куеп шулаһ диде; “Аллаһү тәгәләгә хәмд
булсын ки, Расуленең Расулене(илчесенең илчесене)
аның разый булачагы нәрсәгә муаффак кылды.

ХЗ. ӘБУ БӘКЕРНЕҢ ХАҖ ӘМИРЛЕГЕ

Инде Мәккә фәтех ителгән, мөшрикләр тулысынча


бетерелгән вә бөек Курәиш иманга килгән иде. Калган
кабиләләрдә берәм берәм иманга киләләр иде.
Гәрәбстан ягында мөселманнарга каршы киләчәк бер
мөшри кабиләсе калмаган иде. Бөтен гәрәб кабиләләре
мөселманлыкны кабул итеп тугры юлны тапканнар иде.
Наср сурәсендә бирелгән ул бөек сөенечләр чынлыкка
ашкан иде. Хаҗ заманы килде. Мәккә фәтех ителгәч
беренче тапкыр рәхәт бер шикелдә хаҗ кылыначак иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез, хаҗга барырга җыенган 300
кеше белән хаҗ әмире буларак Хз. Әбу Бәкерне Мәккәгә
җибәрде. Артыннан тәблиг өчен Хз. Галины җибәрде.
Хз. Гали Кәгбәне таваф вә зыярәт эшләренең ничек
булачагыны Пәйгәмбәр әфәндебездән алган тәблигка
күрә барысына да ачыклады. Пот пәрәстләр нең хаҗ
итеүе, Кәгбәне ялангач таваф кылу тыелды.

ВӘДӘГ ХАҖЫ
(Һиҗри:10, Милади:632)

Һиҗрәтнең унынчы елында Пәйгәмбәр әфәндебез,


Мәккәгә барачакларыны вә хаҗ кылачакларыны
сөйләгән иде. Зил кәгдә аенда хаҗ хәерлнекләре
башланды. Теләге булган мөминләрнең килүе өчен, һәр
тарафка хәбәрләр җибәрелде. Ун меңләрчә мөселман
бөек бер шәук вә теләк белән Мәдинәгә җыелды.

Зил хидҗә аена биш көн калганда, Пәйгәмбәр


әфәндебез госел коенды, хушбуй сөртенде, чәчене
тарады.Өйлә намазы кылганнан соң, Әһле Бәйте вә
әсхабы белән бергә Мәдинәдәг чыгып Зул Хуләйфәгә
барды. Монда кундылар. Иртәнгесе көн өйлә
намазыннан соң ихрамга керде вә тәлбия әйттеләр.
Пәйгәмбәребез янындагылар белән бергә кушлук
вакытында Мәккәгә бардылар.
Кәгбәне күргәч; “Әй Аллаһым! Син, бу бәйтнең
шәрәф вә шаныны, газаматыны вә якшылыгын вә
мөхәбәтене арттыр.”боерды.

Кәгбәне җиде тапкыр таваф итте вә хаҗәрул әсвәдне


сәләмләде. Макамы Ибраһим дә ике рәкәгәт намаз
кылды. Соңырак зәмзәм суын эчте. Сафа белән Мәрвә
арасында җиде тапкыр сагьи эшләде. Пәйгәмбәр әфәнде
без, Сафа түбәсендә Бәйтуллаһка карап тәһлил вә
тәкбир әйткәннән соң; “Аллаһның берлеген, бөтен мулк
вә хәмднең аңа икәнлеген, хаятны вә үлемне ул бар
иткәнен, кодрәтене, вәгдәсене үтәп ярдәм иткәнене вә
дошманнарныда җиңеп хәзимәт белән таркатканыны
аңалтып догалар кылды.

Зил хидҗәнең сигезенче көне Минага китте. Тугы


зынчы көндә Гарафатка килде. Хаҗга килгән
мөселманнар да төркем төркем килеп Гарафатта
җыелдылар. Заман март ае иде. Гарафә көне җомгага
туры килгән иде. Хаҗ җомга көненә туры килде исә
Хаҗ-ы Әкбәр булыр. Вә шуның белән 124мең дип
риваят ителгән мөминләр белән Хаҗ-ы Әкбәр кылын
ды.

Пәйәмбәр әфәндебез, Гарафәт тауы янында Кусва


дөясенең өстендә бик тәсирле вә бәлиг хотбә белән
халыкка, дини хөкемләрне тәблиг итте. Анда өйлә белән
икенде намазыны берләштереп кылды.
Җаһилият дәверендә, халык үзләренең җаена күрә
айларның урыныны алыштырганы өчен, һиҗрәтнең
тугызынчы елында Хз. Әбу Бәкернең әмирлегендә
кылынган хаҗ Зил кәгдә аенда кылынгандыр.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең һиҗрәтнең унынчы елында
кылынган хаҗ исә асыл заманында, Зил хидҗә аенда
булгандыр. Вә шуның белән Расулуллаһ, айларның,
хаҗның заманыны урынына җирләштергән вә кыямәткә
кадәр киләчәк мөселманар өчен хаҗ хаҗ гамәле чын
рәвешенә кайткандыр.

ВӘДАГ ХОТБӘСЕ
Хз. Пәйгәмбәребез Мүхәммәдул Мустафа(с.г.в.)
Әфәндебез 1400 ел элек, соң хаҗында сөйләгәне бу
хотбәсе, кешелек тарихынынң иң бөек сөйләшүене
тәшкил итәдер. Җиһанның иң бөек асыл кагидәләрене
эченә аладыр. Кеше хакларының югарыга куюда, кеше
шәрәф вә үзене белгертүдә, чын хөрриятне иглан
итәдер. Һәр төрле начарлыкка, рибачылыкка, әхлаксыз
лыкка сон нокта куядыр, кешелек өчен солох,
тынычлык, хозур вә бәхет юлларын күрсәтәдер. Һәр
кешегә моны өйрәнергә, моңа иярергә вә таратырга
кирәктер. Чын котылу бары-тик бу юлдадыр.

Мәула-и Зул Җәләлнең кешелеккә иң соң вә иң бөек


һидаят асылы, чыганагы, котылышка юл күрсәтүче
буларак җибәргән Пәйгәмбәр әфәндебез с.г.в.), сәгәдәт
вә сәләмәт юлларының ачкычларыны, соң буларак тагы
бер мәртәбә кешелеккә тәблиг вә тәслим иткән, бу
тарихи вә бөтен җиһанга булган сөйләп аңлатуында,
Аллаһү тәгәләгә хәмду сәнәдән соң боерганнардыр ки;

“Әй инсаннар!(кешеләр)

Сүземне якшы тыңлагыз! Белмим, бәлки бу елдан


соң монда бүтән күрешә алмабыз.

“Әй инсаннар!

Бу көннәрегез сезгә ничек мукаддәс(изге) исә, бу


айларыгыз ничек мукаддәс исә, бу бәлдәгез(шәһәр)
ничек мукаддәс исә, Раббыгызга кавышканчыга кадәр
каннарыгыз, малларыгыз, нәсел-нәсәбләрегез дә шулай
ук мукаддәстер, һәр төрле азудан вә ташкынлыктан
магсун(сакланган), берберегезгә харамдыр.

Әй Әсхабым!

Иртәгә Раббыгызга кавышачаксыз вә бугенке һәр


хәл вә хәрәкәтегездән соралачаксыз! Сак булың, миннән
соң иске адашуларыгызга кайтып берберегез нең
башыгызны кисмәгез!... Бу васиятемне монда
булганнар, монда булмаганнаргада җиткерсен. Булырга
мөмкин ки, монда булмыйча да үзенә сөйләнелгән
кемсә, монда булып ишеткән кешедән тагыда якшырак
аңалап үтәргә мөмкин.

Әй Әсхабым!

Кемнең янында аманат әйбере бар исә аны


хуҗасына бирсен. Бурыч әлбәттә үз җиренә бирелергә
тиеш. Арендаланган әйбер асыл хуҗасыныкыдыр, кире
бирелер. Һәдияләр(бүләк) һәдия белән каршыланыр.
Башкаларга кәфил булучылар, кәфаләтнең җәваплы
гында өстенә алган булыр.

Җаһилияттә булган һәр төрле риба мулгадыр(аягым


ның астындадыр). Ләкин бурычның асылыны бирү
кирәк. Үзегез золом итмәгез, золомда күрмәгез.
Аллаһның әмере белән рибачылык (процент) тыелган
дыр. Җаһилияттән калган бу чиркен гәдәтнең һәр
төрлесе аягымның астындадыр. Беренче бетергәнем
риба Абдулмутталибның улы абзыем Габбасныкыдыр.

Әй Әсхабым!

Җаһилият дәверендә булган кан-нәсел дәгвалары


сугышлары, бетерелгәндер. Беренче бетергәнем кан
дәгвасы ; Абдулмутталибны егәне(внук) Рабианың дәг
васыдыр. Җаһилияттән калган гореф вә гәдәтләр дә
бетерелгәндер. Әммә, Кәгбәгә карата сиданәт(хезмәт
челек) вә Хаҗга килгәннәргә сакилек(су тарату) гәдәте
бакидер.

Гамдән(беләрәк) үтерелгән, кысас ителәчәктер. Таяк


вә таш белән үтерелгән дә беләрәк үтерелгәнгә
окшатылыр. Таяк вә таш белән үтерелгәннең йөз дөя
дият хаккы бардыр. Моны арттырган җаһилият дәвере
кешесе кебектер.

Әй кешеләр!

Артык шәйтан, сезнең шул туфракларыгызга үтеп


керергә вә салтанатын анда төзергә мәнгелеккә
мөмкинчелек тапмаячактыр. Факат, сезгә бу санаган
нарымнын тышында, бәләкәй дип күргәнегез эшләрдә
аңа иярсәгез, ул аны мәмнун(кәнәгәт) итәчәктер.
Динегезне саклар өчен болардан сакланыгыз.

Әй кешеләр!

Харам айларның урыннарын үзгәртеп тәьхир итү


(соңга калдыру) инкарчылыкта нык алга китүдер.
Кяферләр шулай адашалар. Аллаһның харам кылганы
айларның санына туры китерер өчен аны бер ел харам
бер ел хәләл дип саныйлар. Шуның белән Аллаһның
харам кылганыны хәләл саныйлар.
Заман, Аллаһ(җ.җ) нең күкләрне вә җирне яратканы
көннән бу көнгә хәтле бер ук хәлдә дәвам итә.
Хакыйкаттә Аллаһ катында айларның саны, күкләр вә
җирләрне яратканы көннән бирле ун икедер. Бу
хакыйкат Аллаһның китабында мәүҗудтер, бардыр. Бу
айлардан дүртесе харамдыр. Болардан өчесе
берберсенең артыннан килер; Зил кәгдә, Зил хидҗә вә
Мухәррәм айлары. Ә дүртенчесе Җәмәдиял Ахир белән
Шәгбан арасында булган Рәҗәб ае, ул аерым килгән
харам аедыр.

Әй кешеләр!

Хатыннарга хәер белән мөгамәлә итүегезне вә


Аллаһтан куркуыгызны сезгә киңәш итәм. Чөнки алар
әмерегез астындадыр. Сез хатыннарны Аллаһның
аманаты итеп алдыгыз вә аларның намысларыны вә
гыйффәтләрене Аллаһка сүз биреп хәләл итендегез.
Шуны белегез ки, сезнең хатыннар өстендә хакларыгыз,
аларның да сезнең өстегездә хаклары бардыр.

Сезнең хатыннар өстендә хакларыгыз; ятагыгызны


ятлардан саклаулары вә рөхсәтегез булмыйча ошат
маганыгыз бер кешенең өегезгә кереп утыруына рөхсәт
бирмәүләредер. Һич бер хатын иренең рөхсәте
булмыйча өеннән бер нәрсә бирә алмас!(Әсхабтан кай
берләре; Ризыкныдамы бирә алмас?дигәч, Расулуллаһ
шулай боерды “Ризык кешеләрнең иң өстен малыдыр.)
Әгәр хатыннарыгыз бу тыелганнарның бересен эшләр
сә; алардан аерым ятыгыз вә яраламыйча күгәртмичә
сугып булсада бу эштән аларны ваз кичерегез. әгәр
сезгә итагат итәрләр исә, аларның өстенә барырга
башка юл эзләмәгез, бик итенмәгез.

Хатыннарыгызның да сезнең өстегездә хаклары;


мәгруф булганча(шәригәткә күрә) һәр төрле ризык вә
кием салым белән аларны тәмин итүдер.

Әй мөминнәр!

Сүземне якшы тыңлагыз, якшы аңлагыз вә якшы


саклагыз! Мухаккак ки Раббыгыз бердер. Атагызда
бердер. Барыгызда Әдәмнәндер, Әдәм(г.с.) исә туфрак
тандыр. Мөселман мөселманның кардәшедер вә шуның
белән бөтен мөселманнар кардәштер. Аллаһ каршында
хәерлегез, Аллаһтан иң күп куркканыгыздыр. Гәрәб
башкадан, Башкасыда гәрәбтән, кара тәнлеләр ак
тәнледән, ак тәнле дә кара тәнледән бер нинди дә
өстенлеге юктыр. Өстенлек бары-тик таквалык белән
генәдер. Дин кардәшегезгә нинди дә булса бер хаккына
керү хәләл түгелдер. Мәгәр ки күңел хушлыгы белән
биргән булсын.

Үзегез дә хаксызлык итмәгез! Хаксызлыкка башта


эймәгез.
Әй Әсхабым!

Нәфесләрегезгәдә золом итмәгез. Нәфесләрегезнең


дә өстегездә хакы бардыр.

Әй кешеләр!

Аллаһтан куркыгыз. Халифә буларак башыгызга


борыны колагы кисек бер кол сайланган булса,
Аллаһның китабы белән хкем итсә аны тыңлагыз вә аңа
итагат итегез.

Әй кешеләр!

Аллаһ, һәр хак иясенә хаккыны Курьәндә биргән


дер. Варис өчен васияткә кирәк юктыр. Мирасчының
тышында булганнарга васият итсә, тәрәкәнең (калган
малның) өчтә бер өлешендә җаиздер.

Әй кешеләр!

Һәр гонаһлы үзенең гонаһына җәвап бирер. Һич бер


атаның гонаһ гаебенә баласы җәзаланмас. Һич бер
баланың да гаеп вә гонаһына атасын җәзага тартырыл
мас.

Әй кешеләр!
Сезгә ике аманат калдырам ки, сез аңа ныклы
ябышсагыз һич юлыгызда адашмассыз! Ул аманат,
Аллаһның китабы вә аның Расуленең сөннәтедер.

Әй мөминнәр!

Аллаһтан куркың! Биш вакыт намазыгызны кылың!


Рамазан аендагы уразагызны тотың! Сездән булган
әмирләрегезгә итагат итең ки, Раббыгызның җәннәтенә
керерсез.

Әй кешеләр!

Мин барыгызданда алдарак Кәүсәр чичмәсенә бара


чакмын. Сезнең күп булуыгыз белән калган өммәт
ләрдән ифтихар итәрмен (шат булырмын). Минең
йөземә кызыллык китермәгез. Мин бер ничә төркем
кешеләрне коткарачакмын. Бер ничәләре дә
коткаруымны сорарлар,

Мин; “Я Рабби! Болар минем әсхабымдыр, боларда


өммәтем”диячәкмен.

Аллаһү тәгәлә исә; “Син аларның синнән соң


нәрсәлләр эшләгәннәрен белмәссең!”диячәк.
Моннан соң Рауслуллаһ, озынча Дәтҗалны аңлатты.
Ниһаят шулай диде:

“Аллаһның җибәргәне һәр Пәйгәмбәр, өммәтене бу


дәтҗал белән куркытты. Нух вә аннан соң килгән
пәйгәмбәрләрдә бу дәтҗал белән өммәтләрене
куркыттылар. Дәтҗал сезнең дәвирдә чыгачак. Шаят
Дәтҗалның гәләмәтләреннән бер өлешене беләсез исә,
Раббыгызныда белми түгелсез. (Расулуллаһ бу сүзне өч
тапкыр кабатладылар.) Сезгә мәглумдер ки,
Раббыгызның бер күзе сукыр түгелдер. Хәлбуки
Дәтҗалның бер күзе сукырдыр. Аның сукыр булган
күзе йөзем бөртеге кебек тышка атылып торадыр.

Әй нас!

Иртәгәсе көндә сездән мине сораячаклар. Нәрсә


әйтәчәксез? Рисаләтемне тәблиг иттемме? Илаһи
вазыйфамны үтәдемме?”

Бөтен әсхабы кирам; “Әйе”диделәр.

Вә Расуле Әкрәм мубәрәк шәһәдәт бармагыны күккә


күтәреп соңыдан җәмәгәткә юнәлтеп;

“Шаһид бул я рабб! “Шаһид бул я рабб! “Шаһид


бул я рабб!”диде.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең вәдәг хотбәсене монда
аңлатырга тырыштык. Шәхес буларакта вә җәмгиятләр
өчен дә сәлах, сукун вә тынычлык, хозур; Расулуллаһ
әфәндебезнең соң вәдәг хотбәсендә бәян кылдыгы, кеше
хакларының бу хакыйки кагидәләрнең принцеп ларына
баглы булу белән тәмин ителер.

Тарихта да сабит булгандыр(аңлашылгандыр) ки;


Ул бөек Пәйгәмбәрнең вәгәз иткәне бу кагидәләргә,
кануннарга баглы булган җәмгиятләр, шәхесләр,
мөселман милләтләр мәсгуд, бәхетле, хозурлы хаят
яшәгәннәрдер. Моңа каршы булучыларда фәләкәткә,
һәләкәткә, хозурсызлыкка күмелгәндер вә күмеләдер дә.
Буген дә бөтә доньяның бу хозурдан мәхрум булуы; бу
принцепларга баглы булмаудан киләдер. Шул
хакыйкаттыр ки, асыл хозур донья вә ахирәттә бәхетле
яшәүдер. Бу да исә Ислам нигезләренә, асылларына
булган баглылыкны кувәтләндерү белән генә мөмкин
дер. Котылыш та бары-тик бу юлдадыр.

Нинди бәхет бу юлда булганнарга.

ҺИҖРӘТНЕҢ УН БЕРЕНЧЕ ЕЛЫ


Инде Исламият Гәрәбстанда ныгынды. Ислам дине,
ярым утрауның дине булды. Хәзер чират, тыштагы
өлкәләргә Исламны тарату иде. Дөреслектә Пәйгәмбәр
мен дип килеп чыгып хозурсызлык итәргә тырычу
чылар да бар иде. Бу ялганчыларның эше озакка барма
ды. Үзләрен тәпәләп, шәр вә начарлыкларын да юк
иттеләр. Төрле җирләрдән Ислам динене ишеткән вә
кабул итүчеләрдән Пәйгәмбәр әфәндебезгә төркемнәр
килә иде. Болар Пәйгәмбәр әфәндебезне күрәләр,
зыярәт кылалар, өйрәнергә теләгән нәрсәләрен сорап,
җәвапларыны алалар иде.

Расуле Әкрәм вәдәг хаҗыннан соң Мәдинәгә


кайтты. Көн яктан(юг) тарафыннан бер авырлык килер
дип һич уйламый иде. Бары-тик уйлаганы Төн як(север)
иде. Халтд ибне Вәлиднең җиңүеннән соң качып
китүчеләр, яңыдан килеп монда атларын уйнатсалар бу
якшы булмаячак иде. Румлылар бөек бер гәскәр белән
мөселманнарның алганы җирләре кире алыр өчен дә ки
лүләре мөмкин иде.
УСАМӘ ГӘСКӘРЕ
Менә моның өчен Пәйгәмбәр әфәндебез; Хз. Әбу
Бәкер, Хз. Гомәр, Әбу Гобәйдә вә Сагд (р.ганһум) кебек
эчендә әсхабның бөекләре булган бер гәскәр хәзер лады.
Бу гәскәрнең командиры итеп Усамә ибне Зәедне куйды.

Хз. Усамә, Пәйгәмбәр әфәндебезнең чыгарганы бу


сонгы гәскәргә командир итеп куелган вакытында 19
яшендә иде. Шундый яш кешенең командир ителеп
куелуы, төрле сүзләргә сәбәб булды.
Бу хәл Пәйгәмбәр әфәндебезгә барып җиткәч,
минбәргә чыкты вә шулай хитаб итте: “Усамәнең
командирлыгына тел тидерсәгез, аңардан алдагы
атасының да командирлыгына берелдегез димәктер.
Атасы Зәед командирлыкка лаек булганы кебек улы да
лаектыр. Атасы ничек иң сөйгәннәремнән исә Усамәдә
иң сөйгәннәремнәндер. Сезгә кирәк булган минем әйткә
немә күрә аның әмеренә багланудыр. Чөнки ул
якшылык вә бу эшкә әһел иясеннәндер.”

Гәскәр хәзерләнгән иде. Хәрәкәт әмерен көтә иде.


Расуле Әкрәм гәскәрнең башына үткән Усамәгә шулай
дигән иде; “Атаңның шәһид булган урынына бар вә
дошманнарны атлардан таптат.”

Бер көннән соң да Пәйгәмбәр әфәндебез хасталанып


ятакка төштеләр. Шуңа да карамастан ятагыннан торып
байракны Хз. Усамәгә бирделәр. Хз. Усамә дә байракны
үпкәннән соң, Хз. Бурәйдәгә бирде вә Мәдинәнең
тышына чыгып гәскәрнең караргаһын корды. Монда
кыска бер вакыт булсада көтәләр, бер аз соңыракта
хәрәкәт итәчәкләр иде.

Рабигул Әввәл аеның 12 дүшәмбе көне Хз. Усамә,


Пәйгәмбәр әфәндебезнең дә кушканына күрә кушлык
вакытында гәскәргә хәрәкәт әмерен бирде. Ләкин шулай
ки бу арада да Пәйгәмбәр әфәндебезнең иртихале
хәбәре килгәне өчен гәскәр хәрәкәт иттерелмәде.
Байрактар булган Хз. Бурәйдә дә байракны алып барып
Пәйгәмбәр әфәндебезнең өенең капкасына кадап куйды.

Хз. Әбу Бәкер халифә итеп сайланнан соң, Хз.


Бурәйдәгә байракны Хз. Усамәнең өенә куярга вә
газа(сугыш) вакытына кадәр ачылмасыны әмер итте. Бу
димәк була ки, Расулуллаһның хәзерләгәне гәскәр
вазыйфасыны үтәячәк иде.

Хз. Усамә үзенә бирелгән вазыйфаны җиренә


җиткерер өчен шундук байракны алып шәһәрнең
тышына чыгып гәскәрнең караргаһын яңадан корды.
Моны ишеткән мөселманнар да хәзерләнеп яңадан
гәскәргә килеп кушылдылар. Кайбер мөселманнарда
Усамәнең бик яш булганын сөйләп алыштыруын сөйлә
деләр.

Хз. Әбу Бәкер(р.г.); “Мин аны ничек алыштырыйм,


аны Расулуллаһ тәгьин итте.” дип җәвап биргәч, аларда
теләкләреннән ваз кичтеләр.

Хз. Әбу Бәкер, шәһәрнең тышына чыгып Хз. Усамә


не атына мендергәннән соң, аның белән бергә бара
башлады. Хз. Усамә атның өстендә иде. Хз. Әбу Бәкер
сә җияү бара иде. Хз. Усамә моннан бик тәьсирләнеп;
“Әй мөминләрнең әмире! Йә син дә мен йә мин дә җияү
бараем.”диде
Хз. Әбу Бәкер (р.г.); “Мин менмәячәкмен, син дә
төшмәячәксең. Аллаһ юлында бер аз минем дә аягым
тузанлансын.” боерды. Билгеле бер урынга кадәр гәскәр
белән бергә килгән Хз. Әбу Бәкер (р.г.) Хз. Усамәгә
шулай диде: “Аллаһ сәләмәтлек бирсен. Бар! Пәйгәмбәр
әфәндебез сиңа ничек әйтте исә шулай эшлә. Башка
төрле хәрәкәт итмә!”.

Хз. Әбу Бәкер(р.г.), эшләнәчәк эшләрнең күп булуы


сәбәбле Хз. Усамәдән Хз. Гомәрне калдыруын сорады.
Хз. Усамә дә моны кабул итте вә Хз. Әбу Бәкер, Хз.
Гомәр белән бергә Мәдинәгә борылдылар. Гәскәр Шам
тарафына китте.

Мөшрикләр соң заманнарда анда бик рәхәтләнгән


нәр иде. Хз. Усамә аларның барысында туздыргач,
атасының үтергән кешесен табып аны да үтерделәр. Бик
күп ганимәт алынды. Гәскәрләр дә куандылар.

Вә шулай итеп Пәйгәмбәр әфәндебезнең соң буларак


хәзерләгәне вә халифәнең дә беренче җибәргән гәскәре
Усамә гәскәре булды. Аллаһ та аларга ярдәм итеп
музаффәр кылды, җиңүгә ирештеләр.

ПӘЙГӘМБӘР ӘФӘНДЕБЕЗНЕҢ
ИРТИХАЛЛӘРЕ (доньядан китүе)
(Һиҗри :11,Милади :632)
Пәйгәмбәр әфәндебез бу фани доньядан китәчәк
заманның якынайганын аңлады. Сафәр аеның 19 кичен
дә бер кемгә дә белгертимчә Баки каберстанына барып,
анда яткан әсхабыны сәләмләп вә; “Якында без дә
арагызда булырбыз”.диде.

Каберлектән кайткач хасталыгы артты. Хз. Гайшә


аңа үзенең баш авыруын сөйләп, “Вай башым!”диде.

Моңа каршы Пәйгәмбәребез дә шулай диде: “Я


Гайшә! Синең түгел, асыл да минең вай башым. Синең
баш авыртуың бетәр китәр. Баш авыртуы минекедер.”
дип иртихаленең якынаюына ишарәт итте.

Хасталык көннән көн арта иде. Шуңа да карамастан


мәсҗидкә чыгып имам булып намаз кылдыра иде. Бөе
көн чыга алмагач Хз. Әбу Бәкернең җәмәгәткә имам
булуын әмер итте. Хз. Әбу Бәкер җәмәгәткә өч көн
имам булды.

Расулуллаһның нәрсәсе бар исә


аны садака буларак бирүе

Расулуллаһ, чирләгән вакытында әзваҗы-


таһиратының (пак хатыннары) янында чират белән кала
иде. Хасталыгы авырайгач, рөхсәт алып Хз. Гайшә
(р.ганһә) өендә калып анда ял итә иде. Җиде дирһәм
акчасы бар иде. Боларны садака буларак бирүләрене
янындагыларга сөйләгән иде. Хасталыгы белән мәшгул
булып торгач янындагылар моны онытканнар вә бу
акчаны таратмаганнар иде. Бер ара хәле бер аза
җиңеләйгәч; “Акчаларны нишләттегез?”дип сорады.

Хз. Гайшәдә; “Урынында тора”диде.

Аларны китертте. Учына алып; “Болар кулымда


икән үлсәм әгәр, Аллаһ хаккындагы игтикадым ничек
булыр?”диде вә барысыныда факирләргә садака буларак
тараттырды.

Вафатында һич акчасы юк иде. Бер аз өй әйберләре


вә малы бар иде. Зәүҗәләренә хиссәләрене биргәннән
соң, калганнарын мусафирләргә (кунак) килгән һәйәт
ләргә(кунак), юлчыларга сарф ителүен васыят итте.
Нәрсәсе бар исә өммәтенә калдырды.

Калган әйберләре дә шулар иде: “Киеме, ике палас,


бер шаршау, бер ничә су толымы, тарак, кайчы, мисвак
вә ятканы ятак(кровать). Бу әйберләр зарури ихтияҗ
лары иде. Бер дә көмеш мөһере бар иде. Мөһернең
өстендә; “Мүхәммәдур Расулуллаһ”язылган иде.
Бу мөһерне соңыдан Хз. Әбу Бәкер, Гомәр, Госман
(р.ганһүм) кулландылар.

Расулуллаһ, кызы Фатима


белән аерым күрешүе
Хз. Фатима, һәр көн килеп, Хз. Гайшәнең өендә
яткан әтисенең хәлен белер иде. Хаятта булган бер генә
баласы иде. Бер тапкырда Хз. Фатима; “Кем белер
нинди авырлыклар эчендәдер әтием.”дигәч,

Расулуллаһ аңа; “Әй әтисенең сөекле кызы! Бүген


нән соң әтиең авырлыклар күрмәс.” Диеп, Расулуллаһ
бу фани доньядан күчәчәгенә ишарәт итте.

Янә бер тапкырда, Пәйгәмбәр әфәндебез, кызы


Фатиманы янына чакырып, колагына бер нәрсәләр
сөйләде, Хз. Фатима җылады. Тагын бер нәрсәләр
сөйләгәч, йөзе елмайды.

Хз. Гайшә сорады. Хз. Фатима шулай җәвап бирде;


“Башта үлем хәбәрене ишеткәч кайгырдым вә
җыладым. Соңыдан, Әһле Бәйтемнән беренче яныма
килүче син булачаксың. дигәч, аңа якында кавышача
гым өчен сөендем.”диде.

Вә Хз. Фатима, атасыннан алты ай соңрак рәхмәте-


рахманга кавышты. Факат үзеннән соң Расулуллаһның
төсен йөреткән Хз. Хасан белән Хз. Хусәйнне
калдырңды.

“Аллаһның сәләме, бәрәкәте вә мәгфирәте аларның


бачасына да булсын.”
Расулулланың хасталыгында кылган
нәсихәтләре
Каинатның әфәндесе, хаста булган чагында бер ничә
тапкыр әсхабына насихәтләр ясады. Әнсар белән
Мухаҗирләрнең кардәш буларак яшәүләрен сөйләде вә
шулай диде;”Минем бу доньядан китүемне сөйләшеп
тартышып торасыз икән. Һич бер Пәйгәмбәр өммәте
эчендә мәңге калдымы ки, мин дә калыйм. Мин Хак
тәгәләгә кавышачакмын вә моңа барыгыздан да тагы да
лаекмын. Мин сезгә шәфкатле вә мәрхәмәтлемен. Сез
дә янә миңа кавышачаксыз. Очрашыу урыныбыз Хау
зы-Кәүсәрнең кырыедыр. Һәр кем анда минең белән
очрашыра теләсә кулыны вә телене начарлыклардан
сакласын.

“Әй кешеләр!

Гонаһ вә мәгсият, нигмәтнең үзгәрүенә сәбәб булыр.


Әгәр халык якшы вә итагаткәр булырса, Әмирләр вә
баштагылар шундый булыр. Әгәр халык фаҗир,
гонаһкәр, булса аларда шуңа күрә булыр.”
Расуле Әкрәм, Мәсҗиде Нәбәвинең минбәренә
утырып; “Аллаһү тәгәлә бер колыны ахирәт белән донья
арасында ирекле ите калдырды. Кол да ахирәтне
сайлады.”диде. Бу сүзләр белән Пәйгәмбәр әфәндебез
үзен каст итеп доньядан күчүенә ишарәт итә иде.
Хз. Әбу Бәкер, Расулуллаһның нәрсә әйтергә
теләгәнен аңлаган вә шулай диде; “Аналарыбыз вә
аталарыбыз фида булсын сиңа я Расуләллаһ!”.

Пәйгәбәр әфәндебез аның бу сүзләрен кисеп


халыкка нәсихәт итә башлады. Хз. Әбу Бәкердә бик
разый вә кәнәгәт икәнлеген сөйләде. “Аркадашлыкта вә
малында миңа әмин кеше Әбу Бәкердер. Әгәр бер дус
теләсә идем Әбу Бәкерне дус итнер идем. Факат Ислам
кардәше итендем.” боерды.

Мәсҗидкә ачылган бөтен капкаларны яптырды.


Бары-тик Әбу Бәкернең капкасыны ачык калдырды.

Бер көн Хз. Әбу Бәкер иртәнге намазыны кылдыр


ганда, Расулуллаһ үзендә бер аз җиңеллек хис итеп
мәсҗидкә килде. Мөселманнарның андагы хәле аны бик
сөендерде. Алларны шундый җәмәгәт итеп күрүенә бик
шат иде. Үзеннән соң Хз. Әбу Бәкер кебек бересенең
үзенә халифә калдырачагына бик сөенеч белән елмай
ды. Әсхаб исә Расулуллаһның килүенә шул кадәр
сөенеп әз калса намазларын бозачаклар иде. Расулуллаһ
инде терелде-дип сөенәләр иде. Хәттә Хз. Әбк Бәкер
бер аз кире чигенте. Пәйгәмбәребез аны сыртыннан
алга табан этеп аңа ияреп намаз укыды. Намаз беткәч
әсхабына борылып кувәтле бер тавыш белән шулай
хитаб итте:
“Әй инсаннар!

Ут ягылды. Фетнә төн караңгылыгы кебек


якынайды. Мин Курьәннең хәләл иткәнене хәләл, харам
кылганында харам кылдым.”

Расулуллаһ, әсхабының тәрбиясе өчен әз дә булса


кире дә калмады. Хәттә үлем түшәгендә дә.

Расулуллаһның васыят яздырырга теләүе

Расуле Әкрәм хасталыгы авырлашкан вакытта бер


нәрсә яздырыр өчен каләм кәгаз сорады. Тирә-
ягындагылар аңлый алмагач; “Чир тәсиреннәнме икән
сорый” дип сөйләшүчеләр булды. “Хасталыгы хәлендә
аны рәхәтсез итмик”-диделәр. Аның өчен яздырырга
теләгәне язылмыйча калды.

Нәрсә яздырырга теләгән иде?

Бөекләрнең бәяны шулай ки; “Мән калә лә иләһә


илләллаһ Мүхәммәдур Расулуллаһ, халисан вә мухли
сан дәхаләл җәннәтә(Һәр кем ки ихластан аллаһтан
башка иләһ юк вә мүхәммәд аллаһның расуле диярсә
җәннәткә керер.)” яздырачак иде. Моңа сәбәб бар иде.
Чөнки моңардан алда Кәлимәи Тәүхидтән аңлаткан
иде.

Расулуллаһның Мубәрәк Авызыннан Иң Соң


Ишетелгән Сүз

Каинатның бөек әфәндесе, һиҗрәтнең ун беренче


елы Рабигул Әввәл аеның 12 дүшәмбе көне (8июн 632)
духа вакытында, доньгәләменнән ахирәт гәләменә
интикал итте, күчте. Мубәрәк авызыннан ишетелгән иң
соң сүз; “Иләр рәфикил әглә, Иләр рәфикил әглә (Иң
бөек дуска, иң бөек дуска) дигән сүзләр булды.

Фәрештәләр сәләмләп сөенергә, мөминнәр дә


кайгырып җылый башладыр.

Мәматың да(үлемең дә) хаятың кебек пак я


Расуләллаһ.

Мәңге саләт вә сәләм: Пәйгәмбәр әфәндебезгә, аның


әһле бәйтенә вә бөтен әсхабына булсын.(Амин)

СОҢ ВАЗЫЙФАНЫҢ ҮТӘЛҮЕ

Әсхабы Кирам бу әче хәбәрне күз яшләре эчендә


каршыладылар. Мәдинә шәһәрен кайгы каплады.
Кайберләре дә моңа ышанырга теләмәде.
Хз. Гомәр, кайгыруының нык булуыннан, үлем
хәбәрене кабул итмәде. Пәйгәмбәр әфәндебезгә булган
баглылыгыннан кылычыны чыгарып; “Кем Мүхәммәд
үлде диде исә башыны очорамын.”дип фәръяд итә иде.

Ниһаят вакар, тыныч хәле белән Хз. Әбу Бәкер


килде. Пәйгәмбәребез, Хз. Гайшәнең өендә өсте
капланган хәлдә иде. Тезләнде, үбеп җылый башлады.
Янә маңгаеннан үбеп; “Валлаһи Расулуллаһ вафат
иткәндер. “Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун”
диде вә шулай боерды; “Бу бөек кешене, нәфсемне
кулында тоткан Аллаһ вафат иттерде. Саләт вә сәләм
булсың сиңа әй Аллаһның Расуле! Мәматыңда хаятыңда
да ни кадәр гүзәлсең .”

Хз. Әбу Бәкер (р.г.) күз яшләрене сөртеп мәсҗидкә


китте. Халык мәсҗидтә җыелган, барысыныңда күзендә
аптыраш, пошыну хәлендә иделәр.

Әсхабы Кирам, Хз. Әбу Бәкерне күргәч, аны урап


алдылар. Факат Хз. Гомәр һаман кызу хәлендә иде әле.
Хз. Гомәр янына килде вә шулай диде; “Тынычлан әй
Гомәр”.

Соңыдан Аллаһка хәмдү сәнә әйтте, Расулене


мактады вә шулай сөйли башлады: “Әй кешеләр, кем
Мүхәммәд (с.г.в.) гә табына исә белсен ки Мүхәммәд
үлгәндер. Кем дә Аллаһка гыйбәдәт итә исә, белсен ки
Аллаһ тере вә әбәдидер (мәнгедер)”.

Вә соңырак Ал-е Гыймран сүрәсенең 144 нче аятене


укыды.

Аяте Кәримәнең мәгнәсе: “(Сезгә хакыйки вә әбәди


юл күрсәтүче булган) Мүхәммәд, бары-тик Рәсулдер.
Аңардан электә күп кенә Рәсулләр килеп китте. Әгәр
ул үлсә яки үтерелсә(Сез нурны ташлап
карангылыкка) борылыпмы китәчәксез? Кем ки
артын борылып китсә белсен ки Аллаһка бер нәрсә
белән дә зарар бирмәс. (борылып китүченең үз
зарарынадыр) Аллаһ шөкер итүчеләрне бүләклән
дерәчәктер.”

Бу арада, әсхабтан бер групп җыелып мөсел


маннарның башында рәис, халифә сайлау мәсәләсен
сөйләшә башладылар. Сөйләшү вә киңәшләшү
нәтиҗәсендә Хз. Әбу Бәкер халифә вә әмир итеп
сайланды.

Хз. Пәйгмбәребез чирле булган чагында, имамлыкка


Хз. Әбу Бәкерне куйган иде. Бу да аның халифәлеккә вә
әмирлегенә ишарәт иде. Хз. Гомәр; “Бир кулыңны.”диде
вә аңа бәйгат итүчеләрдән беренче булды. Моны күргән
барысыда бәйгат иттеләр. Вә бу мәсәләдә шулай хәл
ителде.
Мөселманнар башларына Хз. Әбу Бәкерне халиф
итеп сайлагач соң вазифаны үтәргә юнәлделәр.
Пәйгәмбәр әфәндебезне Хз. Гали юуды. Аңа Хз. Габбас,
улы Фазыл, Усамә бин Зәед белән хезмәтчесе Шукран
(р.ганһүм) ярдәм иттеләр. Вә соңырак мамыктан өч
тукыма белән кәфенләделәр.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең җеназа намазын башта


фәрештәләр кылдылар. Соңыдан чират белән әһле
бәйтнең ирләре, хатыннары вә балалары кылдылар.
Аннары калган мөминләр ирләр, хатыннар,балалр
чираты белән төркем төркем килеп кылдылар.
Җеназаның бу шикелдә кылынуы Пәйгәмбәр
әфәндебезнең васыяте иде.

Хз. Гали; “Имамсыз ялгыз җеназа намазы кылыны


рмы, дип шөбһә ителмәсен өчен, Аллаһның Расуле һәм
хаятындада һәм вәфатындада сезнең имамыгыздыр.”
Боерды.

Расулуллаһның җеназа намазы кылынганнан соң,


кайда дәфен ителәчәге турында киңәшләштеләр.
Кайберләре Мәккәгә, кайберләре мәсҗиденә, кайбер
ләре “Бакыйәл Гаркад” каберлегенә әсхабының янына,
кайберләре дә пәйгәмбәрләрнең макамы, урыны булган
Кудус шәһәренә дәфен ителүен тәклиф иттеләр. Хз. Әбу
Бәкер; “Пәйгәмбәрләр үлгәне урында дәфен ителерләр”
Хәдисе шәрифне аңлаткач, бәхәс бетте вә Хз. Гайшәнең
өендә дәфен иттеләр.

Расуле Әкрәмнең бу мубәрәк каберене, әнсардан


Әбу Талха казыгандыр. Бу урынга “Рауза-и Мутаххара”
диелер.

Иң күркәм нәтиҗә

Пәйгәмбәр әфәндебез вафат итте. Ләкин мөселман


нарга шундый ныклы нәрсәләр калдырды ки, алар аңа
нык ябышсалар, һич бер нәрсә аларга зарар бирә алмас.
Алар да башта Аллаһның Кәламы Курьәнил Кәрим вә
суннәте сәниядер.

Аеруча Әсхабы-Кирамны калдырды ки, аларда


динне тараттылар. Золомны бетереп гаделлекне урын
наштырыр өчен бәлдәләрне(шәһәрләрне) фәтех иттеләр,
донья өстенә Ислам кояшының нурын тараттылар. Вә
шуның белән Аллаһның дине тамамланды вә Аның
вәгдәсе хакикат булды.
Әсхабы-Кирамның Расулуллаһны сөеүе

Тарих, әсхабы-кирамның Пәйгәмбәрне сөйгәне кебек


башка бер сөю күрмәгәндер. Шул хәдисәләр моны
күрсәтә:
Рәҗи дигән коеның янында шәһид ителгән
мөселманнар арасыннан исән калып соңыдан
мөшрикләргә кол итеп сатылган Зәед ибне Деснә вә
Хубәеб ибн Адийны мөшрикләр үтерергә теләгәннәр
иде.

Әбу Суфиян аңа шулай диде: ”Хәзер синең


урыныңда Мүхәммәд(с.г.в.) булуын теләр идеңме?
Аның башы киселсен, син дә өеңә гайләң янына
кайтасың!”.

Зәед шулай җәвап бирде: “Мин гайләмнең янында


булганда, Расулуллаһның аягына бер энә кадалуына да
разый булмам”.

Моны ишеткән Әбу Суфиян шулай диде: “Кешеләр


арасында Мүхәммәд (с.г.в.) нең әсхабы кадәр рәесене
сөйгән башка бер кавем күрмәдем.”

“Хубәеб ибне Адий, шәһид ителгән вакытында шул


шигырны сөйләде: “Шөкер ки мөселман буларак үләм,
шулай булгач һич тә курыкмыйм. Минем белән нәрсә
булса да булсын барысы да Аллаһ өчендер. Әгәр Аллаһ
теләсә телгәләнгән һәр әгзаны мубәрәк кылар”.

Ибне Исхакның белдергәненә күрә; Әнсардан бер


катын Ухуд сугышында ирене, атасыны вә кардәшләр
ене югалтыр. Ягни барысы да шәһид булдылар. Бу
хәлне аңа хәбәр биргәч ул шулай сорар: “Расулуллаһ
ничек?”.

Әсхаб әйтер ки; “Расулуллаһ исән-саудыр.”

“Миңа аны күрсәтегез, күрәем.” Дияр вә күрер.

Аның исән-сау икәнлеген өйрәнгәч күңеле тынычла


ныр вә шулай дияр: “Бөтен кайгы хәсрәтләр Ул исән
булгач кечкенә калыр.”

Расулуллаһның Севбан исемле хезмәтчесе бар иде.


Расулуллаһны шул кадәр нык сөя иде ки, аңардан ерак
калырга һич түзә алмас иде. Ягни аңардан баәка яши
алмый иде.

Бер көн Расулуллаһка бик кайгылы буларак килде.


Расулуллаһ аның хәлене сорады.

Севбан шулай җәвап бирде: “Я Расуләллаһ! Бер


җиремдә авыртмый, бары-тик сезне бер ничә көн
күрмәдем. Аның өчен эчем хәсрәт белән тулды. Сезне
бик сагындым. Ахирәттә сезнең дәрәҗәгез бик югары
булу сәбәбле, анда сездән ерак калачагымнан курыктым.
Аерылыу куркуы мине бу хәлгә төшерде”.

Шул вакытта, Аллаһү тәгәлә шул аятләрне индерде:


“Кем Аллаһка вә Пәйгәмбәргә итагат итәр исә, менә
алар инде; Аллаһның үзләренә нигмәт биргән
пәйгәмбәрләр белән, сыйддыклар белән, шәһидләр
белән, салихлар(изгеләр) белән бергә булачаклар. Һәм
алар нинди якшы аркадашлар булыр”.

Бу аят ингәч Севбанның хәсрәте китте бетте.


Яңыдан элекке хәленә кавышты.

Хз. Билалның үлеме якынайгач гайләсе вә балалары


бик нык кайгыралар иде. Ә Хз. Билалда шулай ди иде:
“Нинди якшы хәл. Иртәгә байрам бар байрам,
Аллаһның сөеклесе Мүхәммәд(с.г.в.) вә аның әсхабы
белән бергә булачакмын.”

Иманның тәме вә мөхәббәтнең кыйммәте хаккында


Фахры Каинат әфәндебез шулай боера: “Шул өч нәрсә
кем дә бар исә иманның тәмен тулысынча алыр;

Аллаһ вә аның Расулене һәр нәрсәдән тагы да


күберәк сөю,
Кешеләрне дә бары-тик Аллаһ өчен сөю,
Җәһәннәмгә керүне начар күргәне кебек кире
көферлеккә кайтуныда шулай начар күрү.”

ПӘЙГӘМБӘР ӘФӘНДЕБЕЗНЕҢ ШИКЕЛЕ


ВӘ ШӘМАИЛЕ
Пәйгәмбәрләр вә бөтен тарихи шахсиятләр арасын
да шикел вә шәмаиле, иң кечкенә ноктасына барган
чыга кадәр беленгән вә нәселдән нәселгә күчеп килгән
бер пәйгәмбәр вә тарихи шәхсият буларак бары-тик без
нең пәйгәмбәребез Мүхәммәдул Мустафа саллаллаһу
гәләйһи вә сәлләм бардыр.

Кияве Хз. Галигә күрә Пәйгәмбәребезнең шикел вә


шәмаиле шулай иде:

Һәр олылык, Расулуллаһта җыелган иде.

Йөзе айның ун дүрте кебек якты иде. Тәне кызыл


белән кушылган ак вә гүзәл иде.

Ни дә озын ни дә кыска, урта буйлы иде. Чәче бөдрә


дә түгел тигез дә түгел. Әгәр чәче үз-үзеннән икегә
аерылырса, аларны берләштермәс иде. Берләшкән булса
аларны аермас, шулай калдырыр иде. Чәчене озатырса
колак йомшакларыны үтәр иде.
Маңгае ачык вә киң иде.Кашлары озын вә җәя иде.
Кашларының очлары нечкә, аралары бик якын иде,
ләкин кушылмаган иде. Ике кашының арасында бер
тамыр бар иде ки, кызган вакытта кабарыр күренер иде.

Борынының ике каш арасында башланган урыны


югарырак вә борынының очы да нечкә иде. Борынының
үлчәүле вә аерым нурлы булуы игтибарлы караучылар
ның күзеннән һич тә качмас иде.

Сакалы куе иде. Яңаклары төз иде, йомры вә шеш


түгел иде. Авызы тәбигый бер зурлыкта иде. Тешләре
энҗе бөртекләре кебек иде. Күкрәгеннән карынына
кадәр сызык кебек төшкән нечкә төкләре бар иде.
Муены озынча иде. Көмеш кебек ак вә пак иде.

Бөтен әгзалары төгәл иде. Бик тулы да бик зәгыйфтә


түгел иде, икесенең уртасы, тыгыз итле иде. Карыны вә
күкрәге бер тигездә иде. Арка вә ике көрәк арасы киң
иде. Эре гәүдәле, эре сөякле иде. Чиченгән вакытта
тәненнән нур бөркер иде. Тәне җөнле түгел иде, бары-
тик кулбашларында бер аз бар иде.

Беләк сөякләре озын, учлары киң иде. Кул вә аяк


бармаклары калынча вә озынча иде. Аякларының асты
төз түгел, чокырлы иде. Аяклары бераз итле иде.

Йөрегәндә, аякларыны җирдән җанлы күтәрер, ике


ягына салынмас, адымларыны киң атар, югарыдан аска
төшәр кебек алга иелер, авырлык вә тынычлык белән
йөрер иде. Карарга теләсә караячагы тарафка бөтен тәне
белән борылып карар иде. Тирә-ягына кирәк булмыйча
каранмас иде. Җир йөзенә каравы күк йөзенә каравын
нан күберәк иде.
Ике көрәк сөяге арасы калку вә пәйгәмбәрлекнең
мөһере билгеле булып тора иде.

Кавем вә кабилә ягыннан да кешеләрнең иң олысы,


шәрәфлесе иде.

Аны бергә бер күрүшеләр, мәгнәви һәйбәтеннән


тетерәрләр, үзене якыннан таныгач аңа иң тирән бер
сөю белән бәйләнерләр иде. Аның югары хәсләт вә
хәлене аңлатырга теләгән кеше: “Мин, аңардан алда да
соңыракта аның кебекне вә охшашыны күрмәдем!”
диюдән үзен тота алмас иде.

РАСУЛЕ ӘКРӘМНЕҢ МӘКАРИМЕ


ӘХЛАГЫ

Пәйгәмбәр әфәндебез, гүзәл әхлакны тамамлар өчен


җибәрелгәндер. Аның өчен һәр хәле вә һәр сүзе
фазыйләттер.

Хз. Пәйгәмбәребез, кешеләрнең иң гүзәл әхлаклысы


иде. Чөнки ул Курьән әхлакы белән әхлакланган иде.

Һич бер чиркен сүз сөйләмәс һич бер чиркен


хәрәкәттә дә булынмас иде. Начарлыкны начарлык
белән каршы какмас гафу итәр мәрхәмәт итәр иде.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең авызыннан һич бер заман хак
вә тугры сүздән башкасы чыкмас иде.
Расуле Әкрәмнең сүзе гаят ачык вә төзген иде,
сөйләшүләре һәр төрле ноксанлыктан вә артыклыктан
ерак иде. Аны тыңлаган кеше сүзләрен ятлый ала иде.
Хз. Гайшә (р.ганһә) шулай боерыр: “Расулуллаһның
кәламы (сөйләшүе) гаят ачык иде вә аның белән
утырган кеше аның сүзләрене шундук ятлый ала иде....”

Шулай сөйләшә иде ки, бересе теләсә сүзләрен


саный алыр иде....

Әсхабтан кайберләре Пәйгәмбәребезгә; “Без сездән


тагыда әдәби буларак сөйләшкән кешене күрмәдек”
дигәндә Пәйгәмбәребез; “Бу гаять тәбигый, Курьән
минең тел белән килде. Шундый тел ки фасих Гәрәбчә”
боерды.

Бер көн, Хз. Әбу Бәкер (р.г.) Расулуллаһка шулай


диде; “Бөтен Гәрәбстанны йөреп чыктым. Аларның
фасих сөйләшүләрен тыңладым. Сезнең кебек фасих вә
бәлиг сөйләшүчене күрмәдем”.

Пәйгәмбәребез аңа шулай җәвап бирде: “Мине


раббым әдәбләндерде. Һәм дә нинди гүзәл шикелдә”.

Бөек әдип Җаһыз, Расулуллаһның фәсахәте хаккын


да шулай сөйләр: “Аллаһ Расуленең сүзләренең эченә
гүзәллек вә сөю куйгандыр. Расулуллаһ сөйләшкәндә,
бер кемдә аның кабатлавына ихтияҗ тоймас иде.
Сүзләрендә җитешсезлек юк иде. Хата ясамас иде.
Каршысына фәсахатта бер кем дә чыга алмас иде. Аны
бер кем дә хитабәттә үтә алмас иде. Бик кыска сүзләр
белән озын хотбәләр укыр иде. Ул бары-тик тугрыны
сөйләр иде. Һич бер кем дә Расулуллаһның сүзләреннән
тагыда фаидәле, тагы да тугры бер сүз ишетмәгәндер.”

Ул әсхабы белән тәм белән сөйләшер, сохбәт итәр,


хәттә шаяртырда иде. Балаларның башын сыйпап яра
тыр вә сөендерер иде.

Бай, фәкыйр, мескен, кол димәс һәр кемнең хәтерен


сорар күңелене алыр иде. Фәкыйрләр белән бергә
утырыр иде. Коллар арпа ипие белән булса да
чакырсалар һич тә тартынмыйча барыр, алар белән
бергә утырыр иде.

Толлар, ятимнәр, зәгыйфләр кемсәсезләр белән бергә


йөрүдән, аларның ихтяҗ вә теләкләрене үтәүдән һич тә
гарләнмәс, бу кебек кешеләрне бер кайчанда хур күрмәс
иде.

Пәйгәмбәребез туфрак өстенә утырыр вә алдында


булган ризыкны ашар иде. Бер кемнеңдә күңелене
кырмас иде.
Иң ерактагы мәхәлләдән бер кеше чирләсә, барыр
аны зыярәт кылар вә хәл хәтерене сорар иде.

Һәр кемгә сәләм бирер, каршылашкан кешенең ку


лын кысар иде.Һәр кемгә татлы сүз сөйләр, ачык көләр
йөз күрсәтер иде. Бер вакытта да ташкынлыкны сөймәс
иде. Тәвазуг, түбән күңелле иде.

Бер көн әдәмнең бересе зыярәтенә килгәндә,


хозурында тетерәгән иде. Аңа: “Аркадаш курыкма, мин
хөкемдар түгелмен. Мин Курәишнең коры икмәк аша
ган бер хатынның улымын” дигән иде.

Гади, ләкин бик чиста киенер иде. Чисталыкны бик


яратыр иде. “Чисталык иманнандыр” боерыр иде.
Пычраклыктан вә начар исләрдән һич хушланмас иде.
Мәсҗидкә чиста килүләре өчен әсхабыны гел тәнбиһ
итәр иде.

Гаилә тормошында да күркәм холыклы иде. Өендә


һич буш утырмас иде. Бу доньяда дүрт нәрсәдән һич
хушланмам, алардан Аллаһка сыгынамын:
Куркаклык, саранлык, ялкаулык, бер дә
пычраклык.” боерыр иде.

Хезмәтчеләренә дәхи бер тапкырда “уф! Аман!”


дигәне ишетелмәде.
Иң күп шәфкаткә мохтаҗ булган мескеннәнргә,
кемсәсезләргә, ятимнәргә, балаларга мәрхәмәт күрсәтер
иде.

Бер көн бер баланы кочагына алып сөйгәндә, бер


бәдәви, “Сез балаларны бик яратасыз. Минем ун балам
бар. Бересене дә кочагыма алганым юк”дигәч,

Пәйгәмбәр әфәндебез аңа: “Синең йөрәгеңдә


мәрхәмәт юк исә мин ни эшлим инде. Мәрхәмәт
итмәгән мәрхәмәт күрмәс.”боерды.

Аның сөйүе чиксез иде. Кешеләргә, хайваннарга


каршы дәхи мәрхәмәтле булуны өйрәткәндер. Бер
тапкырда тышта калган бер мәченең тавышын ишеткәч,
үзе тышка чыгып алып керде. Чирләгән хайваннарның
дәвалау белән дә мәшгул булыр иде. Сусыз калган бер
эткә, аяк киеме белән коедан су чыгарып биргән
гонаһкар бересене дәхи җәннәт белән сөендерде. Бер
мәчене ач калдырган хатынның газап күрәчәгене
белдерде. Сусыз калган бер агачны сулаган кешегә
савап язылган икәнлегене хәбәр биргән иде.

Пәйгәмбәр Әфәндебездән бер нәрсә сорадылармы,


бер вакыттада юк димәс иде. Соралган әйбер әгәр
янында бар исә аны шундук бирер, үтәр, булмаса вәгдә
итәр иде. Юмартлыкның барысыда аңарда бар иде.
Ул, һәр хосуста фазыйләт үрнәге иде.

Ул, бөтен галәмнәргә рахмәттер.

Саләт сиңа, сәләм сиңа, Әй Аллаһның Расуле!

Сине хаккы белән белгән вә мактаган, Галәмнәрнең


Раббысы Аллаһү Тәгәләдер. Син, «Рахмәтән Лил
галәмин»сең! Син Хатәмул Әнбия”сың!

Син, «Леу ләкә, леу ләкә, ләмә халактул әфләкә»


дигән газиз хитабның мухатабысың.

Син «Мүхәммәд Мустафа»сың. Аллаһүммә салли


гәлә сәийдинә Мүхәммәдин вә гәлә әлиһи вә сахбиһи вә
сәллим.
ХУЛӘФАИ РАШИДИН
(дүрт бөек халифә)

Хуләфаи –Рашидин; Пәйгәмбәр әфәндебездән соң


чират белән халифә булган Хз. Әбу Бәкер, Хз. Гомәр,
Хз. Госман вә Хз. Гали (разыйаллаһү ганһүм әҗмәгыйн)
затларга бирелгән исемдер. Әсхабы гузин вә өммәтнең
иң олы кешеләренең дәрәҗә вә фазыйләтләре дә
халифәлек чиратына күрәдер.
Пәйгәмбәр әфәндебездән соң Мсөелманнарның дин
вә донья эшләрене идарә итүчеләргә «Халифә» вә
«Әмир» диелер. Расулуллаһның беренче халифәсе Хз.
Әбу Бәкер разыйаллаһү ганһ’дыр. Сахабә-и Кирам, Хз.
Әбу Бәкергә күбрәге Халифә-и Расулуллаһ, Хз. Гомәр вә
аңардан соң килгән халифәләргә исә Әмирул Муминин
дип эндәшкәннәрдер.

Расулуллаһ әфәндебезнең иртихаленнән соң (донь


ядан киткәннән соң) әсхабы кирам, Мөселманнарның
дин вә донья эшләрене йөретүдә үзләренә әлбәттә бер
баш, бер халифә кирәклегене уйлап, әле Фахры Каинат
ны кәфәнләмәдән дә алда, Хз. Әбу Бәкерне халифә
сайлап аңа бәйгат иттеләр, иярделәр. Чөнки әсхабы
кирам, идарә урынын кыска бер вакыт өчен булса да
һич буш калмасын, башта ул кеше беленсен вә аның
әмере астында дин вә донья вазыйфәләренең үтәлүе
кирәклегендә барысыда бергә иттифак хәлендә иделәр.

Хуләфаи Рашидин, Расулулллаһ әфәндебезнең


Пәйгәмбәрлек вазыйфасыннан булган;

-Аллаһү тәгәләнең әмер вә тыюларын өйрәтү,

-Дин вә донья эшләрен диннең гаясенә, максатына


туры килгән рәвештә әмер итеп йөретү,
-Муршид буларак кешеләрне тәрбия итеп камиллек
кә ирештерү

кебек баштагы өч вазыйфаны берлектә үтәделәр.


Соңыдан килгән халифәләр исә бары-тик салтанат
(әмирлек) вазыйфасын башкардылар. Калган
вазыйфаларыннан гыйлем йөрәтү вә Ислам хакларыны
тәртипләү вазыйфасыны мәзһәб имамлары, кешеләрне
тәрбия итеп камиллеккә ирештерү вазыйфасыны
тасаввуф олылары, бөекләре үтәделәр.

1-ХАЗРӘТИ ӘБУ БӘКЕР РАЗЫЙАЛЛАҺҮ ГАНҺ

Хз. Әбу Бәкеренис Сыйддык разыйаллаһү ганһ,


пәйгәмбәрләрдән соң әсхабы кирамның вә кешеләрнең
иң фазыйләтлесе, Расулуллаһның беренче халифәседер.
Хз. Әбу Бәкер ашарә-и мубәшшарәнең(җәннәт белән
сөенддерелгән) кешеләрнең беренчеседер. Пәйгәмбәр
әфәндебезнең хатыны, мөминнәрнең әнисе булган Хз.
Гайшәнең атасыдыр. Үз исеме Габдуллаһ бин Әбу
Кухафәдер, атасының исеме Госман булып Әбу Кухафә
куньясе, кушаматы белән мәшһурдыр. Анасы Уммул
Хаер кушаматы белән танылган Селма бинти Сахр’дыр.
Һәм ата ягыннан һәм дә ана ягыннан Аллаһ Расуленең
бабаларынннан булган Муррә’дә Пәйгәмбәр әфәндебез
нең пак нәселләре белән берләшәдер.
Хз. Әбу Бәкер, Фил вакыйгасыннан соң М. 573
елында доньяга килгәндер. 38 яшендә Мөселман булган
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) Мөселман булмадан да элек
Расулуллаһның якын аркадашы иде. Исламиятне кабул
итүенә кадәр үткән 38 яшлек тормошында да һич бозык
вә хурафалардан (ялган вә батыл дин ягни потпәрәст
лек) ләрдән качынган, сакланган, гомерендә һич эчке
кулланмаган, гыйффәте белән һәм гүзәл әхләгы белән
танылган бер кеше иде. Кавеме арасында ул да
Пәйгәмбәребез кебек бик сөелер вә хөрмәт ителер иде.
Факирләргә ярдәм итәр, мохтаҗ булганнарны көзәтер
иде. Дөрес вә ышанычлы бер сәүдәгәр булуы белән дә
мәшһур иде. Курәишнең үткәне хаккында бик әз
кеәенең белгәне “Нәсәб” гилемен белә иде.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең, Хз. Әбу Бәкер белән, якын


аркадашлыгы вә бу сәбәбтән дә Аны бик ярата иде.
Аеруча Хз. Әбу Бәкер тугрылыкны күреп аера белүе
белән дә бик мәшһур иде. Һәм бу сәбәбтән дә
Пәйгәмбәр әфәндебез нүбүввәт серене беренче аңа
сөйләргә, ачарга уйлады. Сабах вакытында Хз. Әбу
Бәкергә барырга һәм бу серне аңа ачарга дигән максат
белән өйдән чыкты.

Ул кичтә Хз. Әбу Бәкердә шулай уйлаган иде:

“Миңа, ата-бабаларымның сайлаганы дин һич тә


ятмый. Чөнки, бер кемгә дә файдасы да зарарыда
булмаган, көче кувәте булмаган бер потка, һәйкәлгә
гыйбәдәт итәргә акыллы бер эш түгел. Җирне вә
күкләрне яраткан зат моңа разый булмас. Моны исә,
Мүхәммәд саллаллаһү гәләйһи вә сәлләмнән башка
бересе белән киңәшләшергә дөрес булмас. Чөнки аның
акыллы вә тугры күрешле икәнлеге һәр кемгә мәглүм
дер. Иртәгә хәл белеп аның янына бараем вә бу мәсәлә
не аңа сораем. Ул нәрсә әйтәрсә, шулай итим!”.

Бу фикер белән Хз. Әбу Бәкер сабахлады һәм таң


аткач, Пәйгәмбәр әфәндебезгә барырга дип өеннән
чыкты ки юлда Пәйгәмбәребез белән каршылаштылар.

Бер берсенә; “Сүзләшмәдән күрештек”диделәр.

Расуле Әкрәмнең; “бер тәкдим өчен сиңа килә идем”


диюенә каршы Хз. Әбу Бәкердә;

“Мин дә бер фикер сорар өчен яныгызга килә


идем”диделәр.

Расуле Әкрәм; “Сөйлә Әй Ибне Әби Кухафә.”

Хз. Әбу Бәкер; “Син һәр эштә алдынгысың Әй


Мүхәммәд! Башта син сөйлә!”

Һәм Пәйгәмбәр әфәндебез: “Кичә миңа бер фәрештә


күренеп, Хак Тәгәләдән “Халыкны дингә дәгвәт ит”
дигән әмер китерде. Мин уйланып калдым. Буген сиңа
килдем. Сине Ислам диненә дәгвәт итәм. Нәрсә
әйтерсең?”диде.

Хз. Әбу Бәкер, элгәре сәүдәгәрлек белән шөгәллә


нер, сәүдә өчен юлга чыгар иде. Бер кичтә төшендә
күктән ай төшеп кочагына кергәнен һәм дә аны алып
кымып кочаклаганын күргән иде. Төшеннән
тулкынланып уянып сабах булгач йөгереп яһүди
галимнәреннән берсенә төшен аңлатканда, яһүди
галиме “Бу буталчык төштер, юралмас.”дигән иде.
Ләкин бу төш Хз. Әбу Бәкернең уены бер дә
ташламады. Яһүдинең әйтүе аны тынычландырмады.
Икенче вакытта Шамга барганда, Бусрага туктаган,
күргән төшене андагы рахип Ямлихага аңлатты вә
араларында шундый сөйләшеү булды;

Рахип; “Син каянсың?”

Хз. Әбу Бәкер; “Хиҗазданмын, Курәиштәнмен.”

Рахип; “Эшең нидер?”

Хз. Әбу Бәкер: “Сәүдәгәрмен”

Рахип көлемсерәп: “Төшеңдә бөек сөенчеләр бар


дыр. Түләсәң сиңа аны юрыйм” диде.
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) аңа ун ике алтын бирде.

Рахип; “Күктән төшкән ай ахыр заман Пәйгәмбәре


дер. Якын заманларда чыгар. Син аның тормышында
вәзире, соңыданда халифәсе булачаксың. Әй гәрәб
кардәшем! Аны күргән вакытта миңа хәбәр ит. Әгәр
исән булсам аның белән күрешермен. Әгәр үлгән
булсам аңа сәләмемне сөйләрсең. Мин дә аның диненә
хәзер үк кергәнмен вә аның өммәтеннән булганмын.
Ахирәттә мине шәфәгәтеннән онытмасын.”диде.

Хз. Әбу Бәкер; “Миңа бер хат язып бир.”диде.

Рахип ун ике сатыр хәлендә бер хат язып бирде.


Хатында Хз. Мүхәммәдкә (с.г.в.) гә сәләм биргәннән
соң; “Син ахыр заман Пәйгәмбәресең. Галәмнәрнең
Раббысының Расулесең. Бу хатның Әбу Бәкер бин Әби
Кухафә белән сиңа җибәрәмен. Мин сиңа иман иттем,
мине өммәттеңә кабул әйлә. Әбу Бәкер миңа төшене
юратты. Бу төшкә күрә Әбу Бәкер синең вәзирең вә
соңыданда халифәң булырга тиеш. Әгәр исән булырсам
хозурыгызга килеп шәрәф алырмын вә алдыгызда йөреп
җиһад итәрмен. Әгәр җитешмәсәм ахирәттә мине дә
шәфәгәтеңнән онытма.”дип язган иде.

Хз. Әбу Бәкер, Рахипкә; “Әгәр юравың тугры чыкса


йөз алтын тагын бирәчәкмен, диде.
Шамнан Мәккәгә кайтканнан соң ун ике ел үткән
иде ки Хак Тәгәлә, Хз. Мүхәммәд (с.г.в.) гә пәйгәмбәр
лек бирде.Вә Пәйгәмбәребез беренче буларак Хз. Әбу
Бәкерне Исламга дәгвәт кылды.

Бу вакытта Пәйгәмбәребез мүбәрәк кулыны Хз. Әбу


Бәкернең күкрәгенә куеп күргән төшен хәтерләтте;

“Пәйгәмбәрлегемә мөгҗизә вә дәлил, күргәнең теге


төшдер ки бер яһүди галименнән юраттырдың ул галим:
Буталчык бер төштер юралмас диде. Соңырак Шам
сәяхәтендә рахип Ямлиханың тугры юраганыны, ул
заманнан бирле ун ике ел үткәнен, ун ике алтын
биргәнен, йөз алтын тагын вәгдә иткәнен вә рахипның
язган хатын хәтерләтте”, Бу гәдәттән тыш булган хәл
каршысында аның кальбене фәтех итте, ачты.

Хз. Әбу Бәкер бармагыны күтәреп “Әшһәдү ән ләә


иләәһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдуһү
вә расулуһү дип шәһәдәт әйтеп Мөселман булды.

Вә шулай итеп Пәйгәмбәребезнең Исламга дәгвәтен


беренче кабул иткән кеше Хз. Әбу Бәкер
булгандыр.Аның хаккында Расулуллаһ; “Кемне Исламга
дәгвәт иттем исә барысыда кире кактылар. Факат Әбу
Бәкер һич икеләнмичә кабул итте” боергандыр.
Хз. Әбу Бәкер Мөселман булганнан соң шундук
үзенең бик сөйгән аркадашларына китте. Аларның да
мөселман булуларына өндәде. Әсхабы Кирамның
алдынгыларыннан вә җәннәт белән сөендерелгән
Госман бин Гаффан, Талха ибне Гобәйдуллаһ, Зубәер
ибне Аввам, Габдуррахман бин Ауф, Сагд ибне Әби
Ваккас, Әбу Гобәйдә бин Җәррах кебек шәхесләрнең
мөселман булуларына ул сәбәбче булгандыр.

Хз. Әбу Бәкер(р.г.) һәр кичтә, төннең өчтә берендә


торып сабахка кадәр гыйбәдәт белән мәшгул булыр иде.
Бу сәбәбтән “Иртә торучыларның атасы” мәгнәсендә
булган “Әбу Бәкер” ләкабыны Пәйгәмбәр әфәндебез аңа
үзе бирде.

Хз. Әбу Бәкернең Расулуллаһ әфәндебезгә гәдәттән


тыш сөюе вә садакат, бәйлелеге бар иде. Аның бу сөюе
сүзләр белән аңлатып булмаячак кадәр бөектер.

Бер байрам көнне Хз. Әбу Бәкер кыйммәтле әйбер


ләрен киеп урамнан бара иде. Җәбраил (г.с.) Хз. Әбу
Бәкернең Пәйгәмбәребезгә карата йөрәгендә булган сөю
дәрәҗәсен аңлар өчен бер сукыр кеше кыяфәтенә кереп
ул үткән юлның кырыена барып утырды. Хз. Әбу Бәкер
аның алдыннан үткәндә; “Хз. Мүхәммәд (с.г.в) гә
булган сөю хөрмәтенә миңа бер нәрсә биргән кешене
Аллаһ гафу итсен”диде. Хз. Әбу Бәкер моны ишеткәч
өстендәге кыйммәтле киемен чыгарды да бирде вә “бу
сүзне тагын бер кат сөйлә”диде. Җәбраил (г.с.) бу сүзне
тагын бер кабатлагач, өстендәге күлмәгендә чыгарып
бирде. Соңга кадәр аяк киемен дә биргәч өстендә
каплаячак кадәр генә әйбере калды.

Соңыдан Хз. Әбу Бәкер (р.г.) Билал Хабәшине күреп


калып өеннән кием китерүен сорады. Хз. Билал өйгә
барганда Пәйгәмбәреребез белән каршылашты.

Расулуллаһ Хз. Билалның кая барганын аңлап; “Әй


Билал, Әбу Бәкернең янындагы сукыр кеше Җәбраил
(г.с.) дер. Әбу Бәкернең миңа булган сөюүен үлчәр өчен
ул шикелдә килгәндер”боердылар.

Билал (р.г.) киемнәрне Хз. Әбу Бәкергә өеннән алып


барды. Җәбраил (г.с.) Расулуллаһның хозурына барып;
“Мин Әбу Бәкерне сынадым. Бу киемнәр минем эшемә
ярамас”диде. Пәйгәмбәребез дә бу сүзләрне Хз. ӘБу
Бәкергә ишеттерде вә киемнәрен кире бирергә теләде.
Хз. Әбу Бәкер: “Мин ул киемнәрне сиңа булган сөю
юлында бирдем. Аларны теләгән урынга бирегез”.диде.

Пәйгәмбәр әфәндебез дә Хз. Әбу Бәкерне бик сөяр


иде. Шуңа күрә аңа; “Син Аллаһү тәгәләнең җәһәннәме
ннән атиксың, азатсың, сөенергә теләгән кеше Әбу
Бәкернең йөзенә карасын.”диюе моның бер
галәмәтедер.
Хз. Әбу Бәкер Пәйгәмбребезнең иң якын дусы иде.
Аңардан һич аерылмас иде. Аларның бу бергәлеге
Мәккәдән Мәдинәгә булган һиҗрәттәдә дәвам итте. Аңа
магара(пещера) аркадашы булды. Вә “икенең , икен
чесе”дип Ислам тарихына керде. Магарада өч көн
калганнан соң, икеседә берәр дөягә менеп бергә
юлларына дәвам иттеләр. Мәдинәгә барганчы Пәйгәм
бәребезнең бөтен хезмәтен ул күрде. Мәдинәдәге
мәсҗидне төзегәндә бергә эшләделәр. Һич бер хезмәт
тән вә фидакарлыктан кире калмады.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең китергәне, белдергәне


бөтен нәрсәне һич икеләнмәдән, тартынмадан инанып
тәсдыйк вә кабул иткәне өчен “Сиддыйк” дигән
дәрәҗәле исем алды. Юмартлыктада әсхабның иң ал
дынгыларыннан булды, Аллаһ вә Расуленең юлында
бөтен нәрсәсене биргәндер.

Хз. Әбу Бәкер (р.г.) Расулуллаһ әфәндебез белән


бөтен сугышларда да катнашты. Бәдирдә, Ухудта,
Хәндәктә сугышның иң дәһшәтле вә кыен
вакытларында да Пәйгәмбәребезнең янында булып,
Пәйгәмбәребезгә берәр зарар килмәсен дип үз тәнене
калкан итте. Хәндәктә бөек батырлыклар күрсәтте.
Тәбук сәфәрендә байрактар булды.

Исламның башлануыннан 21 ел соңрак, Мәккә


шәһәре алынгач, Мәккә халкы төркем-төркем
Пәйгәмбәребезнең хозурына Исламны кабул итәр өчен
агыла башлаганнар иде. Пәйгәмбәребез Сафа тавына
утырган һәм аларның бәйгатын кабул итә иде. Хз. Әбу
Бәкер дә (р.г.) атасының янына килеп; “Әй Әтием! Инде
Исламны кабул итәргә вакыты килде. Әйдә сине
Расулуллаһка алып бараем”, диде. Әбу Кухафәдә кабул
иткәч, Хз. Әбу Бәкер аны Пәйгәмбәребезнең хозурына
китерде. Инде Әбу Кухафә бик карт вә күзләредә күрми
иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез аларны күргәч мүхәббәт тулы


бер тавыш белән; “Әй Әбу Бәкер! ник карт атаңны
ардырып монда кадәр китердең? Без аның янына барыр
идек” диде.

Ихлас, таква вә садакат кояшы булган Хз. Әбу


Бәкер; “Я Расуләллаһ, атамның сезнең яныгызга килүе
тагыда тугрыдыр”диде.

Әбу Кухафәнең мөселман булуы белән Хз. Әбу


Бәкернең бөтен гайләсе, Пәйгәмбәр әфәндебезнең
өммәте эчендә һич бер гайләгә насыйп булмаган бөек
бер шәрәф вә фазыйләткә иреште. Чөнки бер гайләдә
дүрт буын мөселманлык һәм сахабәлек таҗыны
киделәр. Әбу Кухафә, улы Хз. Әбу Бәкернең халифә
булган көннәрен күрде. Хз. Гомәрнең хиләфәте
вакытында доньядан китте.
Хз. Әбу Бәкер (р.г.) Пәйгәмбәр әфәндебезнең соң
хасталыгында өч көн имам булып, ун җиде вакыт намаз
кылдырган, өч вакытында да сөекле Пәйгәмбәребез Хз.
Әбу Бәкергә оеп, ияреп аның артында намаз кылдылар.
Хз. Әбу Бәкер Һ. 11 (М.632) елында Пәйгәмбәр әфән
дебезнең вафат иткәне көн, әсхабы кирамның иттифак
белән(сүз берлеге) халифә буларак сайланды.
Пәйгәмбәр әфәндебезнең вәкиле, Мөселманнарның
рәисе булды. Мөселманнарны башлыксыздан,
таркалудан коткарды. Бәйгат эше бетеп халифә буларак
сайлангач минбәргә чыгып бер хотбә укыды. Хотбә
сендә боерды ки:

“Әй кешеләр! Сезгә халифә булдым, әммә бу сездән


тагында хәерле икәнлегемне күрсәтмәс. Идарәмдә
тугры булсам миа ярдәм итегез. Тугрылыктан әгәр
яңылышырсам мине төзәлтегез. Тугрылык аманат,
ялганчылык хыянәттер. Арагыздан зәгыйф булганыгыз
аның хаккыны көчледән алганчыга кадәр минем
янымда иң күвәтлегездер. Көчле булганыгыз исә,
аңардан көчсез булганның хаккыны алганчыга кадәр
минең янымда иң зәгыйфдер.

Бер милләт, Аллаһ юлында җиһадтан йөз борар исә


Аллаһның газабына дучар булыр, һәләк булыр. Бер
милләтнең, халыкның эчендә начарлык таралган, һәм
өстен, якшы күрелсә Аллаһ ул халыкны бәләгә төшерер.
Аллаһ вә Расуленә итагат иттем исә миңа итагат итегез.
Бу итагаттән аерылдым исә миңа итагат итәргә мәҗбур
түгелсез. Әйдәгез намазга башлыйбыз. Аллаһның
барыбызгада рәхмәте булсын.”

Халифәлеге вакытында Ямән, Нәҗид вә Ямамә


кебек урынларда чыккан ялганчы пәйгәмбәрләрне
бетерде, иртидат(диннән борылучылар) итүчеләрне һәм
дин әмерене зәгыйф караучыларны якшы гына юлга
куйды.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең вафатыннан соң ут кебек


гәрәб ярым уртавына таралган гыйсьян, баш күтәреү,
иртидат кебек хәлләрне бөек бер осталык һәм үткен
зиһен белән Хз. Әбу Бәкер бер ел эчендә бастырды вә
һәр нәрсәне үз юлына куйды. Хз. Әбу Бәкернең бик
азим, тырышлыгы вә нык карарлыгы булмаса иде
кешеләрне өметсезлеккә төшергән бу кадәр хәлләр
каршысында тору вә аларны идарә итүбик кыен булыр
иде. Ләкин ул Аллаһның ярдәме белән шундый
катмарлы вакытта да мөселманнарны сәләмәтлеккә
алып чыгуда бик оста һәм үткен булды.

Аның заманында, Халид бин Вәлид (р.г.) ның әмер


ендәге Ислам гәскәрләре, Византия вә Иран гәскәрләре
бер ничә сугышлар булды вә һәр тапкырда да җиңүләр
казанып, Ислам туфрагын киңәйткән, инде мөселман
лык бөтен алгы азияда вә мысырда бик тиз тарала
башлады. Бөтен бу уңышлар халифәнең кыюлыгы,
зирәклеге, якшы идарәсенең бәрәкәте белән булгандыр.

Хз. Әбу Бәкер, әсхабның алдынгылары белән


җыелып бер берлек төзеп Курьәни Кәримнең аят вә
сүрәләрне җыйдылар вә моңа “Мусхаф”дип әйтелде.
Соңыдан бөтен әсхаб чакырылып аларның хозурында
Хз. Гомәр тарафыннан “Мусхаф” укылды вә Хз. Әбу
Бәкергә тәслим ителде.

Бер көн Хз. Гомәрнең янында Хз. Әбу Бәкернең


исеме ишетелгәч, Хз. Гомәр шулай диде; “Гомеремдәге
бөтен гамәлемне Хз. Әбу Бәкернең, бер көн вә бер
кичәсендәге гамәленә тигез булуын теләр идем. Аның
ул бәхетле кичәсе ки, һиҗрәттә Расулуллаһ белән бергә
магарага(пещера) китте. Магарага баргач: “Аллаһ өчен
я Расуләллаһ, аман эчкә кермәгез! Башта мин керәем.
Эчтә берәр зарарлы нәрсә бар исә, аның зарары миңа
тисен, мубәрәк затыгызга бер авыру, сызланыу тимә
сен” диде вә эчкә керде. Магараның эчен себереп
тазартты. Уңда сулда бик күп кенә тишек тошоклар
күрде. Өстендәге киемен ертып, бүлгәләп ул
тишекләрне каплады, томалады. Бер ике тишек калды.
Аларны да аягы белән каплап соңыдан Расулуллаһны
эчкә чакырды. Расулуллаһ эчкә керде һәм мүбәрәк
башын Хз. Әбу Бәкернең кочагына куеп йоклады. Бу
арада Хз. Әбу Бәкернең аягын елан чакты. Расулуллаһ
уяныр дип куркып, сабыр итте, һич тә хәрәкәт итмәде.
Елан агуының авыртуыннан, күз яше Расулуллаһның
мубәрәк йөзенә тамгач Расуле Әкрәм уянып; “Нәрсә
булды әй Әбу Бәкер”диде.

Хз. Әбу Бәкер; “Аягым белән каплаган тишектән бер


елан аягымны чакты. Аягымны алыр идем, ул елан
чыгып сезгә зарар китерер дип курыктым”диде.

Расулуллаһ Әфәндебез “аягыңны ал әле”диде. Хз.


Әбу Бәкер аягын алгач зур вә агулы елан килеп чыкты.
“Әй елан, минем мәгара аркадашыма, сердәшемә
авырлык китерергә Аллаһү тәгәләдән куркып, миннән
оялмыйсыңмы?”диде.

Елан; Әй Аллаһның Хабибе, кешеләрнең, җиннәр


нең Пәйгәмбәре! Сиңа бары-тик кешеләр түгел,
хайваннар, кошлар, еланнар, кырмыскалар, барысыда
гашыйктыр. Хәттә мин, күзем яшле, бөекләребездән
югары сыйфатларыгызны тыңладым, мубәрәк йөзегезне
күрергә гашыйк булдым. Бу мәгарага киләчәгегезне
белә идем. Аның өчен озак заманнан бирле бу кысык
мәгарада көн-төн димичә килүегезне көтә идем. Ләкин
сезнең юлдашчыгыз сезне күрергә мөмкинчелек
бирмәгәч, миннән курку вә оялу хисе китте. Бу эшкә
кыюлык иттем.”дип гафу сорады.
Расулуллаһ Әфәндебез еланны гафу итте. Хз. Әбу
Бәкернең ярасына мубәрәк төкереген сөртте, мөгҗизә
буларак ул ярада шундук төзәлде.

Имам Фахретдин Рази, (рахмәтуллаһи гәләйһи)


белдерә; “Бер көн ике җиһан султаны, кешеләрнең вә
җиннәрнең Пәйгәмбәре гәләмнәрнең Раббысының
хабибе Мүхәммәд Мустафа (с.г.в.) хәзрәтләренә бер
көмеш йөзек бүләк ителгән иде.

Пәйгәмбәребез, Хз. Әбу Бәкергә: “Я Атик, бу


йөзекне бер куемчы(ювелир)га алып барып аның өстенә
«Лә иләһә илләллаһ» сүзен яздыр”дип боерды. Хз. Әбу
Бәкер йөзекне алып барып бу куемчыга “Лә иләһә
илләллаһ Мүхәммәдун Расулуллаһ”яз диде.

Хз. Пәйгәмбәребез бары-тик “Лә иләһә илләллаһ”ны


яздырырга кушкан иде, ләкин Хз. Әбу Бәкер Аллаһү
тәгәләнең исеменнән Расуле Әкрәмнең мүбәрәк исемен
аерым калуын якшы күрмәде. Бу куемчы да Хз. Әбу
Бәкер әйткәнен язды.

Хз. Әбу Бәкер бу йөзекне куемчыдан алып


Пәйгәмбәр әфәндебезгә барганда Хак Тәгәлә, Җәбраил
(г.с.)-гә :Тизерәк җитеш Хабибемнең йөзегенә Әбу Бә
кер исеменедә яз, чөнки ул минем исемем белән
хабибемнең исемен аерым калуын якшы күрмәде. Мин
дә Хабибемнең исеменнән Әбу Бәкернең исемен аерым
калуын теләмәдем, диде.

Җәбраил (г.с.) шундук җитешеп, әле ул йөзек Хз.


Әбу Бәкернең кулында икән, аңа сиздермичә Әбу Бәкер
исемене дә өстәп язып куйды. Соңыдан Хз. Әбу Бәкер
(р.г.) килеп йөзекне Пәйгәмбәребезгә тапшырды.

Пәйгәмбәр Әфәндебез йөзекне карадылар. Йөзекнең


өстендә “Ләә иләһә илләллаһ, Мухәммәдун Расулуллаһ,
Әбу Бәкер Сыйддык” язылган иде. Хз. Әбу Бәкергә
бары-тик “Лә иләһә илләллаһ”яздырырга кушылган
иде. Ә күрделәр ки артык язылган, хикмәте нәрсәдер
дип сорадылар.

Хз. Әбу Бәкер бик оялды, тирләде. Бер сүздә җәвап


бирмичә басып калды. Күп тә үтмичә Җәбраил фәрештә
килеп Хак Тәгәләдән сәләм биргәннән соң ; “Әбу
Бәкернең йөзектә үхзенең исеменең язылганын
белмидер, аны мин яздым.”диде вә булган хәлләрне
аңлатып бирде.

Әнәс бин Малик (р.г.) аңлата :Расуле Әкрәмнән Хз.


Әбу Бәкернең өстенлекләрен ишеттем, хайран калдым.
Фахры Каинат әфәндебез бу гәләмнән ахирәт гәләменә
күчкәннән соң, аны төшемдә күрдем, алдында бер табак
бар иде. Я Расуләллаһ! Аллаһның сезгә биргән ниг
мәтеннән миңа да сый-хөрмәт итсәгез! дидем. Миңа бер
хөрмә бирделәр. Тагын сорадым. Тагын берне бирде
ләр. Тагын тагын сорагач шулай итеп тугыз хөрмә
булды.

Уяндым, тугыз хөрмә иде кулымда. Мәсҗиде


Нәбәвидә иртәнге азан укыла иде. Мәсҗидкә барып
иртәнге намазны Хз. Әбу Бәкер (р.г.)ның артында
укыдым. Башымны күтәргәч, Хз. Әбу Бәкернең
аркасыны михрапка таяп утырганын күрдем.

Төшемдә Расуле Әкрәмнең алдында күргән хөрмә


табагы Хз. Әбу Бәкернең алдында тора иде. Әй Аллаһ
расуленең халифәсе, Аллаһның сиңа биргән нигмәтләр
еннән миңа да сый-хөрмәт итсәң-дип сорадым. Бер
хөрмә бирде. Тагын сорадым. Янә берне бирде. Тагын-
тагын сорагач тугыз хөрмә булды. Тагын сорадым. Әй
Әнәс, бу кичтә Расуле Әкрәм, сиңа моңардан күберәк
бирсә иде мин дә бирер идем, диде.

Әсхабы Кирамнан Җабир бин Абдуллаһ (р.г.) аңла


та: Бер гәрәб бәдәви (чүлдә яшәгән кеше) дөягә менеп
Хз. Галиның хозурына килгән иде. Дөясеннән төшеп
сәләм бирде. “Я Әмирәл Муминин! Хз. Әбу Бәкер
җәннәтәдерме? Миңа хәбәр бир”диде.

Хз. Гали аның бу соравына бик көрсенде. Анаң сине


тудырмаса иде. Расуле әкрәмнең тормошында да йә дә
соңыракта һич бер кемдә Хз. Әбу Бәкернең җәннәттәме
юкмы-дип сорарга батырчылыгы җитмәгәндер. Әсхаб
тан, Мухаҗирин вә Әнсар арасында, Хз. Әбу Бәкернең,
Расулуллаһның тормышында вәзире, вәфатыннан соңда
халифәсе булганында шөбһә итүче юктыр. Игтикады
болай булмаган кеше даләләттәдер, адашудадыр.

Әй Бәдәви Гәрәб! Расулуллаһ Хз. Әбу Бәкерне атасы


урынына күрә иде. Хз. Әбу Бәкер җәннәт халкы ны, күк
йөзендәге бер йолдыз җир йөзен яктыртканы кебек
яктыртыр. Җәннәттә Хз. Әбу Бәкернең нурыннан
яктырылмаган һич бер сарай, бакча, бүлмә юктыр.
Җәннәт халкы үз сарайларыннан башларын чыгарып:
“Әй Ризван! Бу нур нәрсәдер?”дип сорарлар.

Ризван: Хз. Әбу Бәкернең нурыдыр, һәр бер урынга


һәр бер бүлмәгә керер, дип җәвап бирер.

Хз. Гали дәвам итеп: “Әй Бәдәви Гәрәб! Хз. Әбу


Бәкер вафатына якын мине чакырды. Миңа: “Күземнең
нуры, дустым, газизем”дип сөйләгәч, вафатым якынай
ды, вафат иткәч Расуле Әкрәмне юганың ул мүбәрәк
кулларың белән мине дә юу, юуып кәфенләгәч табутка
куеп Расуле Әкрәмнең Рауза-и Мутаххарасы капкасы
ның алдына куй. “Я Расуләллаһ! Әбу Бәкер капка
алдыгыздадыр, рөхсәт сорый”дип сөйлә. Әгәр капканың
йодагы ачкычсыз ачылса, мине Әфәндебезнең арка
тарафына итеп күмәрсең. Юк исә Баки каберстанына
күмәрсез”диде.
Васияте буенча барысында эшләдем. Рауза-и
Мутаххараның капкасына кадәр китердем. Хз. Әбу
Бәкерне китердек -дип сөйләдем. Капканың йодагы үз-
үзеннән ачылып китте. “Хабибне хабибенә кавыш
тырың! Сөеклесен бик сагынгандыр.” дигән тавыш
ишеттем”дип боерды.

Хз. Әбу Бәкер (р.г.), Ярмүк сугышы барган чакта


чирләде (Һ.13, М.634). Чирле булган сон көнләрендә
Пәйгәмбәр әфәндебезне төшендә күрде. Пәйгәмбәр
әфәндебез аңа; “Я Әба Бәкер! Сине бик сагындык,
кавышу вакыты якынайды.” боерды.

Ул да; “Мин дә сине сагындым Я Расуләллаһ!”диде.

Пәйгәмбәр әфәндебез; “Бу өммәт өчен гадил,


садыйк, җирдә вә күктә һәр кемнең ризалыгын алган,
заманының иң чистасы булган Фарукны(Хз. Гомәр)
халифә итеп сайла!”боердылар. Ягни Хз. Гомәрнең
халифә булуын васият итеп калдырды. Ике ел өч ай ун
көн халифә булды. Һиҗрәтнең 13нче елында 63 яшендә
вафат итте. (М.634).

Хз. Әбу Бәкер (р.г.)ның вафатында, аның табуты


янына басып Хз. Гали әфәндебез шулай диде:
“.....син давылларның вә иң кувәтле бураннарның
уйната алмаганы бер тау идең. Расулуллаһның телендә
син: “Тәнендә зәгыйф, Аллаһның динендә кувәтле
идең”. Күңелдә түбәнчел, Аллаһ катында вә җир йөзен
дә урының югары иде. Синдә бер кемгә дә начарлык
юктыр, бер кемдә синдә бер кимчелек тапмагандыр.
Синең катыңда кувәтле үзеннән хак алганчыга кадәр
зәгыйф, зәгыйфтә хаккыны алганчыга кадәр кувәтле
иде. Аллаһ синең савабыңнан безне мәхрум итмәсен.
Синнән соң безне аздырмасын....”

Расулуллаһ (с.г.в.) Әфәндебез Хадисе Шәрифләрен


дә Хз. Әбу Бәкер (р.г.) хаккында:

Әбу Бәкернең иманы, бөтен мөминнәрнең иманы


белән үлчәнсә, Әбу Бәкернең иманы авырырак булыр
иде.

Әбу Бәкер миннән, мин дә аңарданмын. Әбу Бәкер


донья вә ахирәт кардәшемдер.

Өммәтемә өммәтемнең иң мәрхәмәтлесе Әбу


Бәкердер.

Әбу Бәкерне сөю өммәтемә ваҗибтыр.


2-ХЗ. ГОМӘР РАЗЫЙАЛЛАҺҮ ГАНҺҮ
Хз. Әбу Бәкер (р.г.)тан соң әсхабы кирамның иң
бөеге булган Хз. Гомәр разыйаллаһү ганһ, Исламның
икенче халифәседер. Хз. Әбу Бәкер Сыйддык тарафын
нан, Һ.13(М.634) елында халифә сайланып «Әмирул
муминин» исемене алды. Гашәрә-и мубәшшәрәдән
(җәннәт белән сөендерелгән) ун кешенең бередер.
Һиҗрәттән 40 ел алда Мәккәдә туды. Тугызынчы атасы
булган Кәгбта, нәселе Пәйгәмбәр әфәндебезнең нәселе
белән берләшәдер. Атасы курәш кабиләсенең алдынгы
кеәеләреннән Хаттаб, әнисе Хантәме бинти Хишамдыр.
Кушаматы Әбу Хафстыр.

Мәккәдә туып үскән Хз. Гомәр (р.г.) нәсел


шәҗәрәсен бик әйбәт белә иде. Яшлегендә атка менәр,
көрәш тотар вәатасының сарыкларын көтәр иде.
Соңырак сәүдә эше белән шөгәлләнде вә төрле илләргә
китте. Курәишнең илчесе(посол) иде. Хиҗаз төбәгенең
иң бөек базар урыны булган Указ да күп тапкырлар
көрәштә беренче булды. Матур сөйләшүдәге өстенлеге
вә атка менүдәге осталыгы белән бик мәшһүр иде.
Эяргә тотынмыйча атка менә иде. Сул кулыныда уң
кулы кебек куллана иде. Нык гәүдәле, бик батыр, кыю
вә бик кувәтле иде.

Хз. Гомәр (р.г.), коры арпа ипие ашар, гади кием


кияр иде. Даны вә мәшһүрлыгы бик киң булса да
ашауын эчеүен үзгәртмәгән, доньяга алдырыш итмәгән
кәнәгәт булып бик гади вә түбәнчел тормош иткәндер.
Азагы үкенү вә кайгыру булган бер эш эшләмәгәндер.
Бик гадил, габид, мәрхәмәтле, киң күңелле иде.

Һәр заман күреше тугры, хакны батылдан аерганы


өчен вә бик гаделлегеннән үзенә «Фарук» бирелгәндер.

Аның халифә булган вакытында Курьәнил Кәрим вә


Хадис-е Шәрифләрнең өйрәтелүе өчен һәр тарафта
мәктәбләр, мәдрәсәләр ачылган вә бу урыннарда дәрес
укытыр өчен түләүле мугаллимнәр, мәдәррисләр
билгеләнгән иде. Хз. Гомәр, кешеләрнең белмәгәннәре
мәсәләләрне хөкемнәрне сорап өйрәнә алсыннар өчен
мөфтиләр билгеләп куйды.

Хз. Гомәр вакытында беренче тапкыр кеше саны


саналды. Балаларга акча түләнде. Сатучылар, сәүдәгәр
ләр сатып алучыларны алдатмасын өчен махсус көзәтү
әгзасы(органы) ясатты. Аның заманында почта
эшмәкәрлеге якшыртылды. Халык тыныч ял итсен өчен
төнләрдә деҗурный сакчылар куйдырган кеше Хз.
Гомәрдер. Мысырдан(Египет) Мәдинәгә дингез юлы
белән беренче тапкыр ризык(продукты) китерткәндә Хз.
Гомәрдер.

Макамы Ибраһимны бугенге урынына ул куйды.



Хз. Гомәр вакытында бик күп фәтихләр, ачылыш
лар булды. Шул кадәр ки, аның заманында 8000 җамигь
мәсҗидтә җомга намазы кылына иде. Кая гына гәскәр
җибәрсә, алар җиңүгә ирешеп сау-сәләмәт булып
ганимәт белән әйләнеп кайталар иде. Хз. Гомәрнең
гәскәренең җиңелгәне күрелмәгәндер. Бик хазыр, бик
оста вә гадәләтле хәрәкәт итәр иде.

Хз. Гомәр (р.г.), дәүләтне идари өлкәләргә (область)


бүлде. Бу боларның иң олылары; Хиҗаз, Сүрия,Әл-
Җәзирә, Басра, Куфә, Мысыр, Филистыйн, Иран,
Хоросан вә Кирмандыр. Һәр бер өлкәгә идарәче мөдир
билгеләде. Шулай ук өлкәләр өязләргә, өязләрдә авыл
хуҗалыгы идарәсенә бүленде. Бу өлкәләрне,бүлемнәрне
идарәгә кеше куйганда бик оста бик нечкә эш итә иде.
“Әдәмгә эш түгел, эшкә күрә әдәм табыгыз”


Хакларны көзәтер өчен бик гадел хакимият әгзасы


корды. Бәйтулмал(гос.казна) өчен аерым җир вә
җәваплы кешеләр тәгаен кылды. Беренче тапкыр акча
бастырды. Мысырда мөдир булган Амр ибне Ас
Акдингезне Кызыл дингезгә кушарга канал ачу өчен
рөхсәт сорагач, Хз. Гомәр аңа тиешле рөхсәтне бирде.
Хз. Гомәр (р.г.) сугышка киткәннәрнең өйләренә
кеше җибәреп, хәлләрене соратырга вә вакыт-вакыт
кичләрен шәһәрне үзе карап йөрүе гадәтеннән иде. Бер
кичтә шулай йөрегәндә бер өйнең яныннан үтеп бара
иде. Өйнең өчендә бала җылаган тавыш вә каты
сөйләшкән катын тавышы килә иде. Колак биреп
тыңлады, хатын; “Халифә иремне сугышка җибәрде, без
монда ашсыз сусыз калдык. Иртәгә балаларны
җитәкләп алып барып халифәнең капкасы алдында
калдырачакмын” ди иде.

Хз. Гомәр күп түзә алмады. Барып бер аз май, бер


капчык он сыртына салып алып килде. Балалар
йоклаган иде. Ут ягып аш пешерде. Балаларны уятып
ашатып эчерде. Соңыдан хатыннан гафу сорады. “Әлегә
кадәр сезнең бу хәлегезне белми идем. Ихтияҗыгыз
булса, шундук безгә белдерең”дип чыгып китте.

Хатын, Хз. Гомәрнең бу кадәр тәвазугы вә гадәләте


каршысында бик хайран клды вә аңа Халифә Гомәрнең
урынына син лаексыңдиде вә хәер-догалар кылды.
Белми иде ки бичара хатын каршысындагы ул зат Гомәр
иде.


Хз. Гомәрнең гәскәре Иранны фәтх иткән кичәдә Хз.


Госман аның хозурына килеп сәләм бирде. Ул вакытта
Хз. Гомәр ашыгып-ашыгып хат яза иде. Хатны язып
бетергәч янып торган чәмне сүндереп, икенче бер чәмне
кабызды вә килгән кунагы белән сөйләшеп күрешә
башладылар.
Хз. Госман янган чәмне сүндереп икенче бер чәмне
кабызуның сәбәбен сорагач; “Сүндергәнем чәч бәйтул
малныкы(госказна), ул минеке түгелдер. Аны мин
мөселманнарның эшен күрер өчен яндырган идем,
аларның эшен күрү өчен язган хатым бетте. Хәзер
синең шәхси эшем өчен сөйләшәбез, аның өчен мин
үземнең чәмне яндырдым”диде.


Гаделлегенә бөтен донья хайран калыр иде.


Гадәләтне яратканы өчен хатер вә күңелгән карамаган,
үз улына дәхи гонаһ эшләгәч, Аллаһү тәгәләнең хөкеме
булган хад җәзасыны аңа үзе үз куллары белән бирде.
Хз. Гомәрнең бу гәделлегенә күләгә төшерер өчен бер
яһүдинең уйлаган мәкере белән барып чыккан бер хәл
вакыйгадыр. Ул да шулай булды;

Хз. Гомәрнең зәгыйф бер улы бар иде. Үзен табиб


дип йөреткән бер яһүди Хз. Гомәрнең улының янына
килеп хәлене сорады. Ул да бик зәгыйфмын дип шикаят
итте.

Яһүди, моның дәвасы бик җиңелдер диде.

Хз. Гомәрнең чиста кальбле улы, даруның нәрсә


икәнлеген сорады. Яһүди, минең белән бар мин сиңа
аны бирермен дип аны үз өенә алып китте. Бер шишә
шәраб тутырды. Бу шәрбәтне эч, синең дәртеңә дәва
будыр, шундук сиххәтле булырсың, диде.

Хз. Гомәрнең улы ялган нидер, шәраб нидер белмәс


иде. Шәрабның барысында эчте. Яһүди кызыны китер
де. Шәрабның тәсире белән исергән булгач, кызы белән
мунәсәбәттә булды. Айныгач, эшләгән бу эшенә бик
үкенде вә тәүбә итте. Өенә кайтты. Кыз исә йөкле
калган иде. Баласы тугач Яһүди, бер ничә яһүдинедә
чакырып бергә Хз. Гомәрнең хозурына килделәр.

Әй Халифә, синең улың минем кызым белән берлә


шеп бу бала туды. Без моны карый алмыйбыз, диде.

Хз. Гомәр улыны чакыртты. Улына бу эшнең дөрес


ме юкмы икәнлеген сорады.

Улы да башына килгәннәрне аңлатып бирде.

Хз. Гомәр яңы туган балага нафака акчасы бүлде.


Соңыдан улына шәригат кушканча йөз таяк суга
башлады, кырык таяк суккач, әсхабы-кирам:

Я Әмирал Муминин! Улың зәгыйфтер, бу кадәр


таякка түзә алмас, аны безнең өчен гафу ит! диделәр.
Чөнки Хз. Гомәрнең улының тавышы Расулуллаһның
тавышына бик окшар иде. Әсхабы гузин аны Рауза-и
Мутаххарага алып барып, аңардан калын тавыш белән
Курьәнил Кәрим укытып, тыңлыйлар иде. Хабибе
Әкрәмне искә алып күзләре яшләнер иде. Тавышы
хөрмәтенә гафу ит диделәр.

Хз. Гомәр: “Аллаһү тәгәлә хаккында хәтер булмас.


Доньяда җәзасын күрү ахирәттәге җәзасыннан тагы да
хаерледер.”диде.
Сиксән таяк суккач улы вафат итте. Хак тәгәләнең
хөкеме җиренә җитсен дип егерме таяк тагын сукты.
Хад җәзасы булган йөз таяк тамам булды.

Соңырак Хз. Гомәр(р.г.); “Җенабы Хак: “Вәлә


тәьхузкум биһимә раьфәтун фи динилләһ(сурә-и нур:2)
Аллаһның хөкемен йөретүдә сезне җәлләү хисе тотма
сын”дип боера. Мин әллә бу хискә бирелдемме икән,
Аллаһ хозурында хәлем ничек булыр?дип уйлап җылый
башлады. Улының җиһаз, кәфен эшләре күрелеп дәфен
ителде.

Ул кичтә Әсхабы Кирамнан бересе Хз. Гомәрнең


улыны төшендә Расулуллаһның хозурында күрде. Хз.
Гомәрнең улы ул сахабинең янына килеп: Аллаһү тәгәлә
атамнан разый булсын, аталык вазыфасын җиренә
җиткереп үтәде. Хәзер Расуле Әкрәмнең хизмәтеннән
бердә аерылмыйм. Донья авырлыкларын нан да
котылдым, хозур вә рәхәт эчендәмен” диде.
Иртәнгесен ул сахаби төшен Хз. Гомәргә аңлатты.
Хз. Гомәр Аллаһү тәгәләгә шөкер сәҗдәсе кылды.


Хз.Гомәр(р.г.), Кудусне фәтех иткәндә, үзе дә Кудус


тарафына барганда юлда хезмәтчесе белән икесе бер
дөягә чиратлап менәләр иде. Кудус шәһәренә кергәндә
чират хезмәтчегә туры килде. Ул да кыенсынып “Я
Әмирал Муминин! Сез Әмирсез, сезнең дөя өстендә
шәһәргә керүегез тагы да дөресерәк булыр,бөтен шәһәр
олылары вә халкы карап тора, чиратымны сезгә бирәм,
дисә дә Хз. Гомәр кабул итмәгән; “Ислам кебек бер дин
белән безне газиз кылгач Аллаһ, без газизлекне дәрәҗә
вә султанлыкта эзләүчеләрдән түгелбез” җәвабыны
бирде. Гәскәрләре өч материкны тетрәткән, кувәтле,
гадәләтле, ләкин шундый хәл белән килгән Ислам
халифәсен күрү, хайран калуларына сәбәб булды.



Бер кичен Хз. Гомәр Мәдинә-и Мунәввәрәдә гизә


иде. Бер хатын өенең өчендә кызына: “Сөткә бер аз су
куш”ди иде.

Кыз: “Әмирул Муминин “Сөткә су кушмагыз” димә


гән идеме?”

Хатын: “Әмир монда юк ки, кайдан күрсен”.диде.


Кыз: “Хз. Гомәр монда юк исә дә Раббыбыз безне
күреп тора”.диде.

Хз. Гомәр ул өйгә билге куйды. Өенә кайтып улына:


“Синең өчен бер кыз таптым, аны сиңа алаем”боерды.
Иртәгесен ул хатынның өенә китте. “Кызыңны улыма
бирермесең” боерды.

Хатын: “Моны уйларгада батырлыгым юк иде.”


диде.

Хз. Гомәр: “Кызыңның бер сүзен бик ошаттым.


Аның өчен килдем”.боерды.

Ул кызны улы Асымга алды. Асымның кызыннан


Абдулгазиз туды. Абдулгазизның улы, тарихта аңа
икенче Гомәр диелгән “Гомәр бин Абдулгазиз” Әмәви
дәүләте халифәсе булды. Аның заманында бүре белән
сарык бергә йөриләр иде.


Хз. Гомәр: “Диҗле елгасының кырыенда бер


көтүченең сарыгы югалса, Аллаһ аны миннән
сораячагыннан куркамын.”дип әйтә торган иде.

Өйлә кызуында шишенеп, зәкәт буларак бирелгән


бәйтул-мал дөяләрен бөйләр иде.
“Я Әмирал Муминин! Ни өчен мәшәккатләнәсез!
Беренә әмир итегез, бәйләсен”диделәр.

Ул исә: “Болар факирләрнең хаккыдыр. Хак Тәгәлә


мине боларны карарга әмер итте. Эшләрне үзем күрүем
тагыда хаерледер. Ахирәттә болар миннән соралачак
тыр”-дип җәвап бирде.

Хз. Гомәр тарафыннан һиҗрәтнең 17нче елында,


Пәйгәмбәребезнең Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт ителгән
ел вә ай, тарих башлангычы буларак кабул ителде вә
шуннан алып һиҗри календар аның заманында башлан
ды.


Хз. Гомәр (р.г.) заманында бер сәүдә кәраваны


Мәдинәнең якынларына килеп туктаган иде. Бик ары
ганнары өчен барысыда тирән йокыга талганнар иде.
Хз. Гомәр бу кәраваннан хәбәрдар булып, әсхабы-
кирамнан Абдуррахман бин Ауф белән бергә барып таң
атканчы бу кәраванны, тирәсендә йөреп бер нинди дә
зарар тимәсен-дип сакладылар. Кәравандагылар бары-
тик иртә белән моны күреп аңладылар. Үзләрене иртә
беләнгә кадәр шулай саклап торган кеше кем иде икән
дип кызыксындылар. Иртә белән алар кәраваннан
ераклашканнарын күргәч, араларыннан бересе артла
рыннан көзәтеп барды. Хз. Гомәр мәсҗидкә кереп намаз
кылдырганнан соң аның мөселманнарның халифәсе
икәнлеген өйрәнеп, кәравандагыларга килеп сөйләде.
Кәравандагылар; “Аның Мөселман булмаган нарга
ярдәме бу кадәр булгач, Мөселманнарга шәфкаты вә
ярдәме никадәр күптер. Аның дине чыннан да хак дөрес
диндер”,диделәр. Соңыдан барысыда Хз. Гомәрнең
янына килеп мөселман булдылар.


Бер җомга көнне Хз. Гомәр (р.г.) Мәдинәдә минбәр


гә чыккан, хотбә укый иде. Иранга җибәргән гәскәре
Мәдинәдән бер айлык ераклыктагы Нехавендтә бер
тауның төбендә икән, дошман гәскәре баскын итәргә
дип тауга тырнашып менәләр иде. Бу торошны кальб
күзе белән күреп торган Хз. Гомәр, гәскәр командиры
на: “Я Сарияту Әл-Җәбәлә, Әл-Җәбәлә(Әй командир,
тауга кара, тауга)”дип командирга әмер итте. Аның бу
тавышын ишеткән командир, гәскәре белән бик тиз
тауга менеп, тауның арткы ягыннан менеп килгән
дошман гәскәрен тауның аскы ягына табан бәреп
кырып җиңүгә ирештеләр.



Хз. Гомәр бер тапкыр ат сатып алырга теләгән иде.


Атны тәҗрибә итәр өчен бересен атка мендергән һәм ул
кеше атны тәҗрибә иттергәндә ат егылып имгәнде. Вә
Хз. Гомәр бу атны алырга теләмәде, хуҗасына кире
кайтарды. Ләкин атның хуҗасы риза булмады.

Бу мәсәлә Казый Шурәехка барып җитте. Казый


Шурәех шул хөкемне бирде: “Әгәр ат, хуҗасының
ризалыгы белән тәҗрибә иттерелергә чыгарылды исә
хуҗасына кире кайтарылырга мөмкин. Киресенчә булса
кайтарылмас.” диде.

Хз. Гомәр(р.г.); “Менә хак вә гаделлектә будыр” ди


де вә атның хаккыны үтәде.



Хз. Гомәр заманында бүре сарыкка ташланырга


батырчылык итә алмас иде. Шәһид ителгән көндә, бер
көтүче, сарыклары янында торганда бер бүре сарыкка
ташланды.

Көтүче шундук фәрьяд кычкырып, “Ваһ Хз.


Гомәр”диде вә җылады. “Иннә лилләһи вә иннә иләйһи
раҗигун” аяте кәримәсен укыды.

Калган көтүчеләр аңа: “Хз. Гомәрнең вафат иткәнен


кайдан белдең?”дип сорадылар.

Көтүче дә; “Хз. Гомәр заманында бүре түгел әле


сарыкка ташланырга, аңа карарга да батырчылык итә
алмас иде. Хәзер бүренең сарыкка ташланганын
күрдем. Моннан Хз. Гомәрнең вафат иткәнен аңладым”.
диде.

Хз. Гомәр, һиҗрәтнең 23нче елында 63 яшендә Әбу


Луьлу исемле бер мәҗуси кол тарафыннан шәһид
ителде (М.644). Шулай ки; Мугирә ибне Шугбәнең
колы булган Фируз Әби Луьлу исемле мәҗуси(аңа
христиан диючеләрдә бардыр), Хз. Гомәрнең хозурына
килде. Әфәндесе үзеннән күп, авыр салым(налог)
сораганын шикаят итте.

Хз. Гомәр: “Ни кадәр сорый?”диде.

“Һәр көн ике дирһәм сорый”,диде.

Хз. Гомәр; “Профессияң нәрсәдер?

Мәҗуси: “Балта остасы, скульптор, тимерче»диде.

Хз. Гомәр: “Синең бу осталыкларыңа күрә бу акча


күп түгелдер” диде вә соңыдан аңа “син җил тәгәрмәне
ясаганыңны ишеттем. Миңа да берне ясада акчасын
түлим сиңа” диде.

Әбу Луьлу: “Сиңа шундый бер тәгәрмән ясаячак


мын ки, ул көнчыгышта да көн батыштада телләргә
дәстан булып калачактыр” диде.
Хз. Гомәр; (Тирә ягындагыларга) “Бу кяфер миңа
начарлык уйлый, үтерергә тели” диде. Аркадашлары;

Әмер итегез, үзен үтерик, диделәр.

Хз. Гомәр: “Үтермәдән алда кысас эшләнмәс”, диде.

Әбу Луьлу моннан соң форсат эзләде. Зилхидҗәнең


23нче көнне, сабах намазын кылганда форсат табып Хз.
Гомәрне алты урыннан кылыч белән яралады. Аеруча
ун кешене тагын яралады. Соңыдан бу ярадан тугыз
кеше шәһид булдылар. Яраларның тәсире белән җиргә
төшкән халифә, Абдуррахман бин Ауф (р.г.)ка иртәнге
намазны кылдырырга әмер иттеләр, ул да имам булып
иртәнге намазны җәмәгәткә кылдырды.

Хз. Гомәр (р.г.)ны күтәреп өенә кайтардылар. Кем


мине яралады дигән сорауга, гайри муслим дигән җәвап
алгач;

“Аллаһү тәгәләгә хәмду-сәнә булсын ки бу өммәт


тән бересенең кулыннан үлгән кеше булмадым, бер
мәҗусинең кулыннан шәһид ителгәннәрдән
булдым”.диде.

Табиб килеп яраларын текте. Әгәр һич хәрәкәт итмә


сә өч-дүрт көннән соң терелә башлар диде. Әсхабы-
Кирам тирәсендә җыелдылар. Хиләфәт эше вә кайбер
дини мәсәләләрдә васыятләр итте.

Һәм тере һәм дә үлек икән халифәлек минем өстә


булуын теләмим. Ашарә-и Мубәшшәрәдән алты кешене
сөйлим. Болар халифә булырга лаек кешеләрдер.
Араларында киңәшләшсеннәр, бересен халифә итеп
сайласыннар, диде. Бу алты кеше Госман ибне Аффан,
Гали ибне Әби Талиб, Талха ибне Гобәйдуллаһ, Зубәер
ибне Аввам, Сагд ибне Әби Ваккас, Абдуррахман ибне
Ауф Ризвануллаһи Тәгәлә гәләйһим әҗмәгыйн хәзараты
дыр.

Бу арада әсхабтан бер кешене Хз. Гайшә р.ганһәнең


янына җибәрде. Рауза-и Мутаххарага Расуле Әкрәмнең
янына барырга, ул хабибкә илтиҗа итәргә рөхсәтегезне
бирәсезме?дип сораттырды.

Хз. Гайшә р. ганһә җылады: “Гаделлек кояшы


Гомәрдә китә, ул Расулуллаһ янындагы урынны үземә
дип уйлаган идем, факат аңа бүләк иттем. Хз. Гомәргә
сөйләгез, Расуле Әкрәмнең һәм атамның хозурына
баргач минем сәләмемне сөйләсен. Бу аерылыу заманы
әле озак барырмы икән дип сорасын.”диде.

Хз. Гомәр моны ишеткәч улы Абдуллаһка; “Минем


җеназам кылынгач, Хз. Гайшәнең хозурына бар. Рауза-и
Мутаххарага күмелеүем өчен тагын рөхсәт сора. Бәлки
мин тере булганда миннән оялып кына рөхсәт биргән
булгандыр.”диде.

Намаз вакыты килде, муәззин азан укыды. Хз. Гомәр


табибка: “Хәзер намазга торсам нәрсә булыр?”-дип
сорады.

Табибта: “Урыныңнан кымылдасаң тегелгән җепләр


чичелер, сак булыгыз”диде.

Хз. Гомәр: “Намазны калдырганчы эчем ярылсын,


валлаһи намазны ташлаган кешенең Исламда хаккы
юктыр.”диде.

Намаз вакытының соңы килде. Тахарәт алыр өчен


торып кымшанды. Ярасыннан баулары чичелеп төште.
Дусларына: “Бәхил булыгыз, бәхил булыгыз,
хаккыгызны хәләл итегез, яңыдан күрешүебез
кыямәттәдер” диде вә ярасыннан каннар ага ага намазы
ны кылды.

Әсхабы Гузин арасында иңләүләр башлады. Хазрә


ти Гомәр соң сүз буларак кәлимә-и шәһәдәт әйтеп
рухын Хак Тәгәләгә тәслим итте. Җиһаз, кәфен эшләре
күрелде. Намазы кылынды. Соңыданда улы Абдуллаһ
яңыдан Хз. Гайшә р.ганһә янына барып атасының
Рауза-и Мутаххарага күмелүенә рөхсәт сорады. Хз.
Гайшә җылады.
Әй Әмирал Муминин, хаятыңдада вафатыңдада
гаделлекне ташламыйсың. Ул урынны сиңа фида иттем,
диде. Хазрәти Гомәрнең җеназасыны Рауза-и
Мутаххарага алып килделәр. Бересе алгарак барып:

Әссәләму галәйкә я Расуләллаһ! Гомәрне китердек.


Әгәр рөхсәтегез бар исә Рауза эченә дәфен итәбез, диде.

Бөтен Әсхабы Кирам, Расулуллаһ (с.г.в.)нең


тавышын ишеттеләр; “Минең хабибемне яныма
китерегез”, боерды. Раузаның ишеге ачылды. Хз. Әбу
Бәкернең сул ягында бер кабер ачылган иде. Шунда
дәфен иттеләр.

Ун ел ике ай ун бер халифәлек вазыйфасын башкар


ды.

Хз. Гомәр (р.г.) хаккында Пәйгәмбәр әфәндебез


шулай боера;

 Аллаһү Тәгәлә хакны Гомәрнең теленә вә йөрәгенә


урынлаштырды.

 Әгәр миннән соң пәйгәмбәр килсә иде, Гомәр


пәйгәмбәр булыр иде.
 Мин кеше һәм җин шәйтаннарының Гомәрдән
качканнарыны күрдем.

 Гомәр җәннәт әһленең яктылыгы вә Исламның


нурыдыр.

3-ХАЗРӘТИ ГОСМАН РАЗЫЙАЛЛАҺҮ ГАНҺ

Әсхабы Кирамның иң бөекләреннән, Пәйгәмбәр


әфәндебезнең кияве вә өченсе халифәседер. Ашә
рә-и Мубәшшәрәдән(доньяда икән җәннәт белән
сөендерелгән ун сахабидән) берседер.

Хз. Госман (р.г.), М. 577 елында Мәккәдә туды.


Атасы Аффан булып, Курәиш кабиләсенең Бәни
Умәйя нәселеннәндер. Әнисе исә Әрва бинти
Курәездер. Һәм ата һәм ана ягыннан нәселе
Абдулмәнафта Пәйгәмбәр әфәндебезнең пак нәселе
белән берләшәдер. Пәйгәмбәр әфәндебезгә ике
тапкыр кияү булу белән шәрәфләнгәч, ике нур иясе
мәгнәсендә булган үзенә «Зиннурәен» кушаматы
бирелде. Хз. Рукыядән Абдуллаһ исемле улы туды
вә бу сәбәбтәндә үзенә Әбу Абдуллаһ диелде.
Мөселман булмадан алда сәүдәлек белән мәш
гул иде. Бай бер сәүдәгәр булып, күркәм вә якшы
холыклы кеше иде. Кабиләсе арасында якшы яктан
танылган вә зур игтибарга ия иде. Исламияттән
алда Хз. Әбу Бәкер белән якын аркадаш вә дус иде.
Аңа каршы эчендә бер мәхәббәте бар вә эшләре
буенча да аның белән гел киңшәләшә иде.

Ул да Хз. Әбу Бәкер кебек җаһилият дәверенең


начарлыкларыннан ерак торгандыр. Хз. Әбу Бәкер
мөселман булганнан соң, Хз. Госман да аның өндә
ве һәм чакыруы белән мөселман булды.

Мөселман булуыны үзе шулай аңлата; “Минең


бер Каһин(күрәзәче) апам бар иде. Бер көн аның
өенә барган идем. Миңа әйтте ки: Сиңа бер хатын
насиб булачак ки, ни дә син аңардан алда шундый
бер хатын күрдең, ни дә ул сиңәрдән алда шундый
бер ир күргән булыр. Матур йөзле вә заһидә бер
хатын булып, бер бөек Пәйгәмбәр кызы булса
кирәктер.

Мин апамның бу сүзләренә бик гәҗәбләндем.


Янә миңа диде ки: “Бер Пәйгәмбәр килде. Аңа
күктән вәхи инде.”
Мин дә әйттем ки: “Әй апам, мондый бер сер,
шәһәрдә әле һич ишетелмәде. Шулай булгач бу
сүзне ачык сөйлә.”

Ул вакыт апам әйтте ки: ”Мүхәммәд бин


Абдуллаһка Пәйгәмбрлек килде. Халыкны дингә
дәгвәт итәр. Күп тә вакыт үтмәс ки, аның дине
белән бөтен галәм нурланыр. Аңа каршы килүче
нең башы киселер.”

Апамның бу сүзләре миңа бик тәсир итте. Уйла


нып калдым. Әбу Бәкер белән арабызда ныклы
дуслыгыбыз бар иде. Бер беребездән һич аерылмас
идек. Бу мәсәләне күрешер өчен, ике көн соңырак
Әбу Бәкернең янына киттем, апамның сөйләгәннә
рен аңа аңлаттым.

Әбу Бәкер миңа әйтте ки: “Кара Госман! Син


акыллы бер кешесең. Һич күрмәс, ишетмәс вә бер
нәрсәгә фаидасыда зарарыда тимәгән бер ничә таш,
пот вә һәйкәл ничек инде Аллаһ булсын?”

Мин дә аңа: “ Тугры сөйлисең, апамның сүзе


дөрестер” дидем вә апамның сөйләгәннәрен әйт
тем.
Хз. Әбу Бәкер Хз. Госманга Исламиятне аңлат
каннан соң аны Пәйгәмбәребезнең хозурына алып
барды.

Пәйгәмбәребез Хз. Госманга шулай диде: “Я


Госман! Хак Тәгәлә сине Җәннәткә кунак булырга
дәгвәт итә. Син дә кабул ит. Мин бөтен кешеләргә
һидаят юлбашчысы буларак җибәрелдем.” диде.

Хз. Госман Пәйгәмбәр әфәндебезнең югары хәл


ләре вә ачык көләр йөзле сүзләре каршысында үзен
дә тота алмыйча, тулы хисле бөтен йөрәге белән
“Әшһәду ән лә иләһә илләллаһ вә әшһәду әннә
Мүхәммәдән габдуһу вә Расулуһу” дип шәһәдәт
әйтеп Мөселман булды. Соңыдан да Шамга барган
вакыттагы күргән төшен шулай аңлатты:

“Я Расуләллаһ! Без Муан белән Зерка дип атал


ган җир арасында идек. Бер ара анда йокыга
киттек. Шул вакытта “Әй йоклаучылар. Уяныгыз!
Ахмәт Мәккәдә зуһур (килеп) чыкты.”дигән
чакыру тавышын ишеттек. Мәккәгә килгәч тә
сезнең Пәйгәмбәр буларак җибәрелгәнегезне ишет
тек.

Расулуллаһ (с.г.в) кызы Рукыяне Хз. Госманга
биргәннән соң бер вакытлар үткәч кызына;
“Госман бин Аффан ничек?”дип сорады.

“Хаерле, якшы күрдем.”диде.

“Әй җаным кызым! Госманга бик хөрмәт ит.


Чөнки ул әсхабым арасында, әхлагы миңа иң күп
окшаган улдыр!” боерды.

Хз. Госман, Пәйгмбребезнең вәхи кәтибләрен


нән (язучы) иде. Матур язар, матур сөйләшер вә
бик кувәтле хатыйб иде. Дәвамлы Курьәнил Кәрим
укыр, Аңардан төрле мәсәләләр чыгарыр иде. Һәм
шулай ук аны бик якшы яттан белә иде. Намазда
бер рәкәгәттә бөтен Курьәнне укыган дүрт кешедән
берсе улдыр.

Хз. Госман, Хз. Гомәрнең билгеләгәне групп


тарафыннан Һ.23, М. 644 елында халифә буларак
сайланды. Хз. Госман холыкы вә ояты белән мәш
һурдыр. Мәгрифәт гыйлемендә дә бик тирән иде.
Шул кадәр оятлы иде ки, фәрештәләр дәхи аңардан
оялырлар иде.
Хз. Госман заманында; Хз. Әбу Бәкер тарафын
нан кәгаз өстенә яздырылып вә аңа мусхаф исеме
бирелгән Курьәни Кәримнең беренче нөсхасыннан,
алты нөсха тагын яздырып күбәйтелде. Бу
Мусхафлар; Мәдинә, Мәккә, Шам, Багдад, Ямән вә
Бахрәенгә берәр нөсха җибәрелде. Бу сәбәбтән аңа
Наширул Курьән(Курьәнне таратучы) дигән исем
бирелде. Куфи язуы белән язылган бу Мусхафлар
да , хәрефләрдән башка һич бер нокта вә ишарәт
юктыр. Бу җиде нөсхадан көнебезгә кадәр
килгәннәре; берсе Мәккәдә Кәгбәдә, берсе Каһирә
дә Милли киапханәдә, берсе дә Узбекистанның
Ташкент шәһәрендә Ислам китапханәсендә
сакланадыр.

Хз. Госман бөтен көче белән Курьәнил Кәримне


күбәйтеп таратырга тырышканда, бер шәхес килеп
нигә тәббәт сүрәсе ихлас сурәсеннән алда
язылганын сорады. Хз. Госман да мубәрәк кулы
белән аның күзен сөртеп Ләухул Мәхфузда язылган
шикелен күрсәтте. Анда да шул ук язылганын
күргән вә бу кәрәмәттән бик тәсирләнгән ул зат
калган гомерен гыйбәдәте тагат белән үткәрде.

Хз. Госман мохтаҗларга мул ризык ашатыр, үзе


дә өйдә алар ашаганын ашар иде. Халифә булганда
дөягә менер, хезмәтчесендә артына утыртыр иде вә
һич тә кыенсынмас, оялмас иде бу эштән.
Каберстаннан үткәндә утырыр бик җылар иде,
хәттә сакалы юешләнер иде.

Хз. Госман бер тапкырда Расулуллаһның өендә


һич ризык юклыгын ишетте. Шундук симез бер
сарык суйдыртып, бер капчык он вә бал алып Хз.
Гайшәнең өенә китерде.

Хз. Гайшәгә дә шулай диде; “Әй Муьминләрнең


әнисе! Уйлыйм ки Расуле Әкрәм моны калган
хатыннары белән бүлешер. Һич бүлмәсен чөнки
мин аларга да шул ук ризыкны иттем инде”диде.

Пәйггәмбәр әфәндебез өенә киле бу хәлне күр


гәч; “Я Рабби! Госманның үткән вә киләчәк, ачык
вә яшерен булган бөтен гонаһларыны гафу ит”дип
дога кылды.


Тәбук сәфәре булган чакта, Византияга каршы


чыгачак гәскәрнең бик якшы хәзерләнүе кирәк иде.
Чөнки аның озын бер юлчылык, кувәтле бер дошман
гәскәре аларны көтә иде. Ул елда Гәрәбстанда яман
кытлык вә королык булган, хөрмә агачлары харап
булган, дөяләр үлгән вә хайваннар кырылган иде. Менә
бу сәбәбтән авырлыклар эчендә хәзерләнгән гәскәргә
Җәйшул Усрех(авырлык гәскәре) дип аталган иде.
Пәйгәмбәр әфәндебез гәскәрләрне җиһазландырыр өчен
бөтен сахабәләргә хәбәр салган иде.

Хз. Госман (р.г.) сәүдә өчен хәзерләгән кәраван


дөяләренең барысында вә өстәп мең алтын бирде.
Пәйгәмбәр әфәндебез аңардан бик кәнәгәт булып,
сөенеп шулай дога итте: “Я Рабби! Мин аңардан разый
булдым, син дә разый бул”.диде.

Абдуррахман ибн Ауф исә Расулуллаһның хозурына


дүрт мең дирһәм китерде вә; “Я Расуләллаһ! Янымда
сигез мең дирһәм бар иде, дүрт меңен өйдә балаларымы
калдырдым. Дүрт меңендә Раббыма бурыч итеп бирдем.
(ягни садака бирдем). (Садаканың каршылыгын Аллаһү
тәгәлә үзе бирәчәге өчен шулай дигәндер). Расулуллаһ
(с.г.в.): “Аллаһү тәгәлә балаларыңа калдырганында
бурыч биргәнеңнедә мубәрәк кылсын, бәрәкәтләндер
сен”- дип дога кылдылар.

Госман ибне Аффан вә Абдуррахман ибн Ауф (р.


ганһүмә) Аллаһ юлында эшләгән бу хаерләре хаккында
Аллаһү тәгәлә Бәкара сурәсенең 262 аятендә: “Мал
ларыны Аллаһ юлында кулланучылар, биргәннәре бе
лән каршыдагыларны авырлыкта калдырмаслар.
Аларның әҗерене, аларның Раббы бирер. Алар өчен
куркуда кайгы да юктыр.”

Хз. Әбу Бәкер (р.г.) хилафәте дәверендә Хз. Госман


(р.г.) Шамнан йөз дөя йөкле бодай кәраваны китергән
иде. Ул вакытларда Мәдинә-и Мунәввәрәдә кытлык бар
иде. Әсхабы Кирам галәйһимурризван, Хз. Госманның
кәраваны килгәнен, сатулык бодай икәнен ишеттеләр.
Барып сатып алырга теләделәр. Бер пот бодайга җиде
дирһәм бирделәр.

Хз. Госман; “Сатмыйм”диде. Сәбәбене сорадылар.

“Сездән тагын да күберәк бирүче бар. Кем күберәк


бирер исә, шуңа бирермен” диде. Әсхабы Кирам пошо
нып кайтып киттеләр. Бергә җыелып Халифәнең хозу
рына бардылар.

“Әй Расулуллаһның Халифәсе! Хз. Госманның бү


ген маллары килде. Бер пот бодайга җиде дирһәм бир
дек, бирмәде. Сездән тагыда күберәк бирүче бар аңа
бирәмен диде. Расулуллаһның әсхабына шулай җәвап
бирү дөрес булырмы? Бу кытлык заманда, Мухаҗир вә
Әнсар кебек өстен кешеләргә бирмичә, тагыда күберәк
акча сорарга аңа килешәме инде? диделәр.

Хз. Әбу Бәкер (р.г.) : “Сез Госман хаккында начар


уйламагыз әле, арагызда бер тиргәшүдә булмагандыр.
Ул Расулуллаһның Мәьва җәннәтендә рәфикыдыр
(дусты). Ул Расулуллаһны кияве шәрәфен казангандыр.
Һәр хәлдә сез аның сүзен яңылыш аңладыгыз, бергә
барый әле диде. Вә бергә торып Хз. Госманның янына
киттеләр.

Я Госман! Әсхабы Кирамы синең сүзеңә кайгырган


нар, диде.

Хз. Госман (р.г.) : Эйе я Халифәту Расулуллаһ!


Алардан күберәк бирүче булган зат бергә җиде йөз
бирә. Болар исә бергә җиде генә бирә алалар. Без бодай
ны бергә җиде йөз бирүчегә бирдек, диде.

Моннан соң йөз дөя йөге булган бодайны Мәдинә-и


Мүнәввәрәдәге ихтияҗлыларга таратты һәм йөз дөяне
дә корбан чалып таратты.

Әбу Бәкеринис сыйддыйк моңа сөенеп бетә алмады.


Калкып Хз. Госманның маңгаеннан үпте. Әсхабы
Кирамның синең сүзеңдәге нечкәлекне аңламаган
нарын алдан сизгән идем, диде.

Хз. Әбу Бәкер (р.г.) ул кичтә Расулуллаһны төшендә


күрде. Матур киемнәр кигән, мүбәрәк башына чалма
ураган, кулында бер ничә рамашка белән елмаеп
бакчадан килә иде.
Хз. Әбу Бәкер (р.г.); “Я Расуләллаһ! Кайдан килә
сез? диде.

Расулуллаһта; “Госман ибн Аффанның зыяфәтен


нән киләм. Бик хаерле садака бирде. Аллаһү тәгәлә дә
аңа дүрт йөз йөк миск вә амбәр бирде, боерды.



Хз. Госман дәверендә Африканың төньяклары, Ана


толияның эчке тарафлары, Төркистан вә тагын ничә
җирләр Ислам гәскәренең кулына керде. Ислам
дәүләтенең чикләре бик киңәйде.

Хз. Гомәр (р.г)ның хиләфәт заманы булган 10 ел


белән Хз. Госман (р.г.)ның 12 елының вә бигерәктә
беренче алты елы бик рәхәт тыныч хозурлы үтте. Ислам
дәүләтләренең барысындада дине хөкемнәр утыртылды.
Фәтих ителгән дәүләтләрнең тирә яклары да сөенеп
сөенеп Ислам динен кабул иткәч мөселманнарның саны
бик күбәйде, миллионнарны ашты.

Ләкин бу кадәр киңлек вә күплек сәбәбе белән дә


фикерләрнең дә аерылуы күбәйде. Уй төрләре, аң
шикелләре арасында аерылу баш күрсәтте. Мөселман
кылыгына кергән мөнафыйкларның кабартуы белән
халифәгә каршы чыккан гыйсьян йөзеннән, Хз. Госман
(р.г.)ның хиләфәтенең соңгы алты елы карышыклар
өчендә гөрелтеләр белән үтте.

Шәрр(начар), планнарыны, Абдуллаһ ибне Сәбә


исемле Ямәнле бер мөнафыйк Яһүди эшли иде. Бу
Яһүди һәр тарафта куйган кешеләр белән гел элемтә дә
тора, фетнәнең таралуы өчен кулларыннан килгән бөтен
нәрсене эшлиләр иде. Исламиятне эчтән егарга максат
куйган Абдуллаһ ибне Сәбә, башта Басра вә Куфәдә
яшерен бер берлек корды. Соңыдан Мәдинәгә килеп,
анда бер ничә төрле фетнәләр чыгарып бутарга теләсә
дә килеп чыкмыйча, Мысырга качты. Мысырда да бу
фикерләрене һәм эшләрене дәвам иттерер өчен үзе
кебек фетнәче кешеләрне тирәсенә җыеп “Сәбәия” фыр
касыны корыдылар. Бу яшерен берлек белән, җаһил
надан вә башы буш кемсәләрне алдатып бер бандит
группасы җыйды. Гасыйлардан ун өч мең кеше белән
Мәдинәгә һөҗем иттеләр вә Хз. Госманның халифәлек
не ташлауын тәклиф иттеләр.

Хз. Госман (р.г.) исә; “Пәйгәмбәребезнең миңа


кидергәне киемне мин кулым белән чыгармам” диде.
Сахабә-и Кирамның вә Табигыйне Кирамның барысы
ныңда иҗтиһадлары шундый иде. Факат гасыйлар
моның белән генә тынмадылар. Һиҗрәтнең утыз
бишенсе елында Мәдинәгә килеп, Хз. Госманның өен
урап алдылар. Бу хәл кырык көн дәвам итте, Хз. Хасан
вә Хз. Хусәен белән Хз. Талха (р.г.) халифәнең
капкасында сакчы булып тордылар.

Әсхабы Кирамның бөекләреннән булган Абдуллаһ


ибне Сәләм аңлата ки; “Уратытып алынган Хз.
Госманның хәлен белергә бардым. Сәләм бирдем. Хз.
Госман сәләмемне алды. Утырдым, аз соңырак Хз.
Госман; “Кардәшем, бу кичтә төшемдә шул тәрәзәдән
Расуле Әкрәмне күрдем.

Миңа; “Госман, сине урап алдылар, шулаймы?”дип


сорады.

Мин дә, әйе я Расуләллаһ, дидем.

Расуле Әкрәм; “Сине сусыз калдырдылар, шулай


мы?”дип яңадан сорадылар.

Мин дә, әйе я Расуләллаһ, дидем.

Вә Расуле Әкрәм дә миңа бер касә белән су бирде вә


мин дә ул суны эчтем. Хәттә суның суыклыгын
күкрәгемдә сизгәнчегә кадәр кандым.

Соңырак Расуле Әкрәм миңа; “Теләсәң сине аларга


галиб, өстен итик. Теләсәң ифтарны безнең яныбызда
ачарсың”диде. Мин дә Расуле Әкрәм янында ифтар
итәргә сайладым”диде.
Хазәнул Кушәйри әйтә ки: Абдуллаһ ибне Сәләм,
Хз. Госманның яныннан чыккач, Хз. Госман аны урап
алган бәндәләрнең каршысына чыгып аларга: “Сезне
миңа каршы котырткан ул ике кешене китерең дә
аларны күрәем” диде. Кызыл дөя яки ишәк кебек ике
әдәм, Хз. Госманның каршысына чыктылар.

Хз. Госман (р.г.); “Сезгә Аллаһ вә Расуленә ант


иттереп сорыйм. Расуле Әкрәм Мәдинәгә килгән вакыт
та, Румә коесыннан башка эчәргә татлы су булмаганда
“Румә коесыны кем сатып алыр, үзенең чиләгене
Мөселманнарның чиләге белән бергә тотарса, Җәннәт
тәге чиләге моннан хәерле булыр” дип боерганда, мул
акча биреп аны сатып алган вә халыкка вакыф иткән
кеше мин түгелме ни? Хәзер сез аннан миңа бер йотым
суны да тыясыз”диде.

Алар; “Әйе, тугрыдыр” диделәр.

Соңырак Хз. Госман (р.г.) янә: “Аллаһ вә Исламият


хаккы өчен сезгә сорыйм: Тарлыкта булганда Ислам
гәскәрене тулысынча үз малым белән җиһаз итмәдем
ме?” диде.

Алар; “Әйе, тугрыдыр” диделәр.


Хз. Госман (р.г.); “Аллаһ вә Исламият исеменә ант
иттереп сорыйм; Мәсҗид мөселманнарга тар булган
вакытта, Расуле Әкрәм: “Җәннәттә тагын да хаерлесене
алыр өчен фәләннең җирен алып кем Мәсҗидкә
кушар?” дигән дә аны алып Мәсҗидкә кушкан кеше
мин түгелме? Шуңа карамастан хәзер сез минем
мәсҗидтә миңа намаз укырга тынгы бирмисез” диде.

Алар; “Әйе, тугрыдыр” диделәр.

Хз. Госман; “Аллаһ вә Исламият исеме белән ант


иттереп сорыйм: Расуле Әкрәм, Әбу Бәкер, Гомәр вә
минем белән Ухуд тавында утырганда, тау салланып,
тетерәп ташы тәгәрәгәндә вә Расуле Әкрәм ташны аягы
белән тотып: “Әй Ухуд тавы! Тукта тор! Чөнки өстеңдә
бер Пәйгәмбәр, бер сыйддык вә ике шәһид бар”дип
боермадымы?”диде.

Аларда: “Валлаһи тугры сөйлисең”диделәр.

Вә моннан соң Хз. Госман (р.г.); “Аллаһү Әкбәр”


дип тәкбир әйткәннән соң: “Кәгбәнең Раббы хаккы өчен
шаһид булыгыз ки, мин шәһидмен”диде.

Вә гасыйлар күрше стенасын тишеп эчкә керделәр.


Хз. Госман уразалы булып Курьәне Кәрим укый иде.
Гасыйлар Хз. Госманның өстенә тагланып аны шәһид
иттеләр. Бу арада хатыны Наилә р.ганһәнеңдә
бармаклары киселде.

Абдуллаһ ибне Сәләм, Хз. Госман шәһид ителгән


вакытында янында булучыларга: “Хз. Госман соң була
рак ул ваытта нәрсә сөйләде?”дип сорады.

Диделәр ки: Хз. Госман, “Я Рабби, өммәте Мүхәм


мәд арасындагы тәфрика(аерылык)ны бетер, аларны
берләштер”дип өч тапкыр дога итте.

Абдуллаһ ибне Сәләм әйтә ки: “Хз. Госман бу


шикелдә дога итмәсә иде, кыямәткә кадәр мөселманнар
бер арага килә алмас иде.”

Хз. Госман (р.г.) һәр вакыт гәделлек белән эш итте.


Мөселманнарның рәхәте өчен бөтен көчене куйды.
Фетнә вә гыйсьян итүчеләрнең бөтен сорауларына
каршы төпле дәлилләрен күрсәтте. Ләкин фетнәчеләр
нең максаты мөселманнарның берлегене бетерергә,
бозыклык чыгарырга булгач кабул итмичә аны шәһид
иттеләр.

Гасыйлар Хз. Госманның өен вә Бәйтул малны тала
дылар. Мәдинә-и Мунәввәрәне канга батырдылар.
Халифәнең җеназасы өч көн дәфен ителмәде. Ниһаят
Зубәер ибне Аввам (р.г.) вә ун җиде кеше җеназа
намазын кылып, Баки каберстанына дәфен иттеләр.

Хз. Госманның шәһид ителгән хәбәре, бөтен Ислам


дәүләтене кайгыга күмде. Һәр тарафта олы хозурсыз
лыклар башлады. Ислам дошманнары фетнәне чыгарды
лар, эчләрендәге пычырак чирләрене тышка костылар.
Хз. Госман шәһид ителгәнгә кадәр ныклы берлек эчендә
булган мөселманнар арасында ифсат ителгән (бозылган)
кемсәләр хариҗи вә сәбәия кебек фыркаларга
бүленделәр.

Пәйгәмбребезнең белдергәне вә әсхабы кирамның


ияргәне тугры юлдан аерылмаган мөселманнар исә,
фетнәне юк итәр өчен бик гайрәт иткәннәр, тугры
юлдан һич тә аерылмаганнар.

Хз. Госман (р.г.) ун бер ел алты ай ун дүрт көн


халифә булды. Һиҗрәтнең 35нче елында, 80 яшене
үткән хәлдә шәһид ителде.(М.656)

Пәйгәмбәр әфәндебез Хз. Госман хаккында боера ки

 Һәр Пәйгәмбәрнең җәннәттә бер аркадашы


бардыр. Минем аркадашымда Госмандыр.
 Госманнан күктәге фәрештәләр дә хая(оят)
итәрләр.
 Бөтен фәрештәләр минем белән ифтихар
итәрләр. Мин дә Госман белән ифтихар итәрмен.
 Госманның шәфәгәте белән Җәһәннәмне хак
иткән җикмеш мең кеше хисапсыз Җәннәткә
керер.

4-ХАЗРӘТИ ГАЛИ РАЗЫЙАЛЛАҺҮ ГАНҺ

Хз. Гали разыйаллаһү ганһ, әсхабы кирамның бөек


ләреннән булып Пәйгәмбәребезнең абзыйсы Әбу
Талибның улыдыр.

Пәйгәмбәр әфәндебезнең кияве булу белән дә


мәшһурдыр. Мөселманнарның дүртенче халифәседер.
Һич потка табынмыйча Мөселман булганы өчен
“Кәррәмәллаһү вәҗһәһ”; каһарманлыгы вә батырлыгы,
кыю булу сәбәбе белән дә “Кәррар” вә “Әсәдуллаһил
Галиб” кушаматын алган, аеруча Аллаһның язмышына
тулысынча риза булганы өчен дә “Муртәза” исемен
алгандыр. Ашәрә-и Мубәшшәрәдән (җәннәт белән
сөендерелгән) ун кешенең дүртенчеседер.
Һиҗрәттән егерме өч ел алда (М.599) елында Мәккә
дә туды. Хз. Гали, Хз. Госман шәһид ителгәч Һиҗри 35
Милади 656 елында Зил хидҗә аенда Мәдинә-и
Мунәввәрәдә әсхабы-кирамның иттифакы белән халифә
итеп сайланды. Халифә булуына бер калшылыкта
булмагач иҗмагы өммәт белән бу макамга, дәрәҗәгә
килде.

Хз. Галинең атасы Әбу Талиб фәкыйр булып,


гайләсе күп иде. Ул елларда авыр кытлык хөкем сөрә
иде.

Пәйгәмбәр әфәндебез Абзыйсы Габбаска “Әй


Абзый! Кардәшеңнең балалары күп хәле дә фәкыйрдер.
Аңа ярдәм итик. Гайләсене җиңеләйтик. Һәр беребез
берәр баласыны үзебезгә, карау астына алыйк” дип
тәклиф итте. Әбу Талиб та бу эшне кабул иткәч, Хз.
Гали биш яшеннән башлап Расулуллаһның янында
яшәде вә Расуле Әкрәмнең тәрбиясе һәм өйрәтүе белән
үсте.

Балалар арасыннан Пәйгәмбәребезгә беренче


ышанган кеше улдыр. Гүзәл әхлакның җанлы мисалы
иде. “Аллаһның арслан”дип танылган иде.

Тормышының соңына кадәр Пәйгәмбәр әфәндебез


нең яныннан һич аерылмады. Пәйгәмбәр әфәндебезнең
гыйлмән вә әхләкан варисы иде.
Хз. Гали (р.г.) бик фидакарь кеше иде. Аның
Пәйгәмбәр әфәндебез өчен күрсәткән фидакарлыгы бик
күптер. Хак Тәгәләдән һиҗрәт әмере килгәч, Хз.
Галинең дә Пәйгәмбәр әфәндебезнең ятагында ятуы
Аллаһ тарафыннан әмер ителгән иде. Вә аеруча Расуле
Әкрәмгә бирелгән аманатларны да тапшырыу өчен
вазыйфасы тапшырылган иде.

Һиҗрәт кичендә Кяферләр, Расулуллаһның өене


урап алганнар иде. Шәйтанда араларында иде. Хак
Тәгәлә шәйтан белән бергә бөтен кяферләргә йокы
бирде. Болар йокыда икән Расуле Әкрәм, өйдән чыгып
Хз. Әбу Бәкер белән бергә һиҗрәт иттеләр.

Хәбәрләрдә әйтелгәненә күрә, Хак Тәгәлә, Микаил


вә Исрафил гәләйһис сәләмгә “Кяферләр бердән Хз.
Галигә һөҗем итмәсеннән өчен янында булыгыз”! дип
боерды. Бу ике бөек фәрештә Хз. Галинең янына килде
ләр. Микаил (г.с.) Хз. Галинең баш очына, Исрафил
(г.с.) аяк очына килеп бастылар.

Хз. Гали (р.г.) халифә булып сайланганнан соң


мөселманнар, Хз Госманны үтерүчеләрне шундук тотып
җәзаландырырга телиләр иде. Фетнә казаны кайный
башлагач, Хз. Гали Кәррамаллаһү вәҗһеһ, башта ныклы
бер хакимият корып, соңыдан җинаятче ләрне
җәзаландырачак иде.

Бу хосуста ягни шундук җәзаландырыу белән


соңыдан җәзаландырыу мәсәләсе, Әсхабы Кирам
арасында якшылык нияте белән, иҗтиһат нәтиҗәсе
буларак тавыш чыкты. Иҗтиһатның төрле булуы сәбәб
ле каршы каршыга килгән ике гәскәр арасында ныклы
аңлашу корылды ки, Абдуллаһ ибне Сәбә исемендәге
Ямәнле бер яһуди бер мунафыйк, төннә группасы белән
бергә Басралыларга һөҗем итте. Төнге карангылыкта
кемнең кем икәнлеге беленмәде. Шуның белән сугыш
өч көн дәвам итте.

Җәмәл (дөя) вакыйгасы буларак беленгән бу хәдисә


дә, Хз. Гайшә-и Сыйддыка Разыяллаһү ганһә әсир
алынгач, Хз. Гали аңа ихтирам вә хөрмәт итеп, үз
гәскәре арасында булган Мухәммәд ибн Әбу Бәкер(ки
Хз. Гайшәнең кардәше) белән Мәдинәгә кайтарып
җибәрде.

Бер ел соңыдан Сыффын дигән җирдә, Хз. Гали


(р.г.), Хз. Мугавия (р.г.)-ның гәскәре белән 100 көндә 90
тапкыр сугыш булды. Хз. Галинең гәскәреннән 25000,
каршы тарафта 45000 кеше шәһид булды. Каршы
тарафтан булган тәклифкә күрә арада солох, барыш
ясалды. Әбу Мусел Әшгари Хз. Гали тарафыннан, Амр
ибне Ас исә Хз. Муавия тарафыннан хаким итеп
билгеләнделәр. Бу Хакимләрнең карары белән аңлашу
корылгач, Хз. Галинең гәскәреннән 7 000 кеше аерыл
ды. Боларга “Хариҗи”дип әйтелде.

Хз. Гали гәдәттән өстен буларак бик бәлигъ вә


фәсих сөйләшә иде. Пәйгәмбәр әфәндебездән соң аның
дәрәҗәсендә фәсих вә бәлигъ буларак хотбә укучы
аңардан башкасы юк иде. Гәрәб теленең кагидәләрене
куючы беренче ул иде. Бу сәбәбтән Курьән Кәрим
телене һәр кемнән дә иң якшы шикелдә белә иде.
Дәвамлы Пәйгәмбәр әфәндебезнең янында булу сәбәбле
дә Куръәннең хокемләрене иң якшы белүче ул иде.
Тәфсир белән элемтәле бик күп риваятләр калдырган
дыр. Билхасса аятләрнең сәбәбе нузуле хаккында күп
кенә риваятләр бардыр. Бу мәузугда әйтә ки; “Валлаһи
бер аят юктыр ки ул кырдамы таудамы, көндезме,
төнләме ингәнен белмичә калмадым.”

Хз. Гали Әһле Бәйттән булу сәбәбле Пәйгәмбәр


әфәндебезнең сөннәтене һәр кемнәндә якшырак вакыф
иде, белә иде. Бу хосуста һәр кемнең мөраҗәгәт капкасы
иде. Шулай ук Әсхабы Кирамның иң бөек фикых
галимнәренннән иде. Шишелә алмаган авыр
мәсәләләрне аңа гына тапшыралар иде. Хәттә Хз. Гомәр
(р.г.) әйтә ки; “Әгәр Гали булмаса Гомәр һәләк булыр
иде.”
Хз. Гали дүрт ел сигез ай ун бер көн халифә
вазыйфасын башкарды. Һиҗри 40 (М. 660) елында
Рамазаны шәриф аеның 17 җомга көне, иртәнге намазга
барганда Ибне Мулҗем исемле бер хариҗи тарафыннан
башына кылыч белән сугылып шәһид ителде.

Хз. Галинең урынында олы улы Хз. Хасан калды.


Бары-тик алты айдан соң, урыныны атасы вакытында
Шам идарәчесе булган Хз. Муавиягә калдырып чиген
де. Вә шуның белән Исламда “Хуләфа-и Рашидин”
дәвере бетте булды.

Хз. Галинең фазыйләте хаккында бик күп хәдис-


шәрифләр бардыр. Болардан кайберләре;

“Мин гыйлемнең шәһәремен. Ул шәһәрнең капкасы


да Галидер.”

Галигә карау гыйбәдәтер. Галине рәнҗеткән, мине


рәнҗеткәндер.”

“Кызым Фатиманы Галигә бирергә Раббым миңа


әмер итте. Аллаһү Тәгәлә һәр Пәйгәбәрнең нәселене
үзеннән, минем нәселемнедә Галидән бар иткәндер.”

“Әһле Бәйтем Нух (г.с.)нең көймәсе кебектер. Аңа


менгән котылыр, менмәгәндә һәләк булачактыр.”


Әсхабы-Кирамның барысыда Расулуллаһ Әфәнде


безнең берәр сыйфатының варисы вә әхлагының
мисалыдырлар. Мәсәлән;

 Хз. Әбу Бәкернис Сыддыйк (р.г.), иман серенә


варис вә аның мисалыдыр.

 Хз. Гомәрул Фарук (р.г.), гадәләтнең варисы вә


мисалыдыр.

 Хз. Госман-ы Зин -Нурәен (р.г.), оятының варисы


вә мисалыдыр. 99 кызда ни кадәр оят бар исә Аңардагы
оят барысыннанда күберәк вә камил иде.

 Гали-ул Муртәза (р.г.), Пәйгәмбәр әфәндебезнең


кыюлык сыйфатының варисы вә мисалыдыр.

Бер кеше бу затлардан бересенә карата авыр сүз


сөйләр, тел тидерерсә ул сүзләр бу затларга түгел, ә
сыйфатның асыл хуҗасы булган Пәйгәмбәр әфәндебез
гә карата булыр. Әйтелгән сүз ул затларда калмас.

Хз. Муавия (р.г.) да, Расулуллаһ Әфәндебезнең


донья салтанатының варисы вә мисалыдыр. Кем ки аңа
карата авыр сүз сөйләп тел тидерер исә, ни кадәр бай
булсада соңыдан ач вә начар үлем белән китәр
доньядан.

You might also like